Чираттагы яллар сентябрьнең соңгы көннәрендә генә башланды. Кая китәргә, кайда ял итәргә дип ай буе баш ваттык та, самолетта Төркиягә очасы урынга... яңа маршрут уйлап таптык: ерак сәфәргә тәвәккәлләп машинада чыгып киттек. Грузиягә! Һәм, әлбәттә, Төркиягә дә! Ул безгә әллә никадәр сюрпризлар әзерләгән булып чыкты.
Безне юллар, юллар чакыра...
28 сентябрь, иртәнге 10. Ниһаять! Рюкзакларда җылы свитерлар, курткалар һәм... купальник та. Азык-төлек белән тулы сумкалар. Ике термос тулы кайнар аш. Калган ике термоста кофе, чәй... Плед, кечкенә мендәр... Ноутбук. Загранпаспорт, канистрада запас бензин... Грузиягә бару идеясен мин уйлап таптым бит, мин кызыктырдым. Моннан биш ел элек Батумига самолетта очып барулар сагындырып искә төшә иде. «Ә машинада бару – бөтенләй башка! Күпкә кызыклырак», – диделәр. Мин дә өйдәгеләрне шулай дип ымсындырдым. Анда диңгез, анда таулар, Төркия дә кул сузымында гына, янәсе. Егетләр генә (ирем Илдар белән улыбыз Алмаз) кире уйлый күрмәсен дип куркам. Җомга соң гына эштән кайттык, шимбә юлга җыенып үтте, якшәмбе иртәсендә моңарчы аяк та басып карамаган ерак юлга кузгалдык. «Грузия чигендә тәүлек буе чиратта утыралар», «серпантин юллар хәтәр», дигәннәре куркыта куркытуын. Алай да тәвәккәлләдек.
Казан–Ульяновск–Сызрань–Саратов–Волгоград... Бүгенгә маршрутны шулай күзаллап (алардан соң инде гел ят шәһәрләр чөнки), шул юлларда йөреп кайтучылардан: «Волгоградны узгач, кыйммәт тә булмаган кунакханәләр бар», – дигән сүзләрен искә төшереп, машина тәрәзәсеннән көзге табигатькә, агачларның алтын-сары, кызыл, шәмәхә, әфлисун төсендәге яфракларына сокланып барам. Буа, Чүпрәлеләр дә инде артта калды. Ульяновскины узуга яңгыр да туктады. Сызраньда гына глушилкалар тәмам аптыратты, навигатор юлны дөрес күрсәтмичә, адаштырып бетерде. «Татнефть» бензин заправкалары күренүгә туктыйбыз. Үзебезнеке бит! Сул яклап зәңгәр Идел озата бара, уң якта – урманнар, авыллар... Пирамидаль топольләр... Казаннан Волгоградка кадәр 1010 километр. Андый ераклык куркытмый да: кышкы юлдан машинада Мәскәүгә дә бардык бит әле. Караңгыда Волгоград утлары балкып күренде. Ерактан Мамай курганындагы Ватан-ана һәйкәле шәйләнде. Юл буе тезелеп отельләр, мотельләр, хостеллар калды... Алмазмы соң инде туктап торучы! Аңа бүген – менә хәзер булсын! Ә минем күзләр йомыла, йомыла...
29 сентябрь, иртәнге 5. Алтын капкалары белән Таиландны хәтерләтүче шәһәр каршы алды. Калмыкларның башкаласы Элистада икәнбез. Туры барсаң – Кавказга, сулга каерсаң – Әстерханга, уңга китсәң – Кырымга барып чыгасың. Безгә – турыга. Барабыз, барабыз... Дала да дала... Иге-чиге юктыр кебек бу калмык җиренең. Бензин заправкалары да анда-санда гына. 130 чакрымнар узгач, йортлар күренә башлады. Юл күрсәткечкә «Арзгир» дип язылган. Ставрополь краеның шул авылы янында, ниһаять, туктадык. Поход өстәлен буш кырга чыгарып куйдык, өйдән алган ризыкларны тездек. Казаннан чыгып киткәнгә тәүлек булганда, керфек тә какмый рульдә барган Алмаз, бер сәгать черем итеп алу да җитә, дип, юл мендәрчегенә башын терәде... Төгәл бер сәгатьтән янә кузгалдык. Навигатор озакламый Будённовскига җитәсебезне күрсәтә. «1995 елда терактлар булып шаулаган шәһәр» дигән уй мине көйдереп үтә... Юлда «Моздок», «Беслан» дигән язулар күзгә чалынып кала... Димәк, Төньяк Осетиядә без. Сүз уңаеннан, без тукталган Арзгирдан Владикавказга 350 километр чамасы гына. И-и, безнең өчен ул берни түгел! Казаннан авылга кайтканда эх тә итми узабыз бит әле шуның кадәр араны. Һәм менә шулай һәр барасы җирне, шәһәрне чакырымнарда карыйбыз да, үзебезнең авылга кайтасы юл километражына күчереп чагыштырабыз...
Биек таулар кочагында, Терек елгасы буенда зур шәһәр күренә. Владикавказ! Төньяк Осетиянең башкаласы. Безгә Верхний Ларска, Россия–Грузия чигенә юл тотасы. Тик... Телефонда элемтә юк, навигатор, башны бутап, бөтенләй башка юлдан алып китә... Дөрес эзгә төшкәнче ярты сәгатьләп вакыт югала.
Верхний Ларс. Мондагы таула-а-ар! Мәгърур да, шомлы да, матур да... Тау битләренә кесәлдәй томан сыланган. Тау түбәләре болытларга тоташып, тагын да серлерәк күренә. Алда да, артта да машиналар. Километрларга сузылган чират. Ярый әле фуралар чираты – аерым. Контроль уздыру пунктына якынлашабыз. Трассада әйләнгәләп йөргәндә запас бензинны тотып бетерүебез яхшы булды: канистрада бензин алып чыгу тыелган. Машина йөртүче чикне аерым уза, пассажирлар – аерым. Россия чик сакчылары тикшерүеннән соң бер өч километр узгач, Грузия контроль пункты башлана. КППда утыручы грузин кызы паспортыма күз салып: «Грузиядә булганыгыз бармы?» – дип сорый. «Бар, – дим, елмаеп. – Мин журналист, ул сәяхәт турында яздым да әле...» «Бераз көтегез», – дип читкә җибәрә. Пошаманда калдым. Нигә шундук үткәрмәде, дип борчылам. Әллә сәяси язма дип шикләнде микән? Биш минуттан: «Узыгыз», – диде. Әмма шул биш минут әйтерсең мәңгелек. Грузия җиренә аяк баскач кына тынычландым. Илдар аңлатты: артык мәгълүмат, эмоцияләр кирәкми икән анда. Чикне чыккан Алмаз «Skoda»сында безне көтә иде инде. «Рубль»ләрне «лари»га алмаштырып, машинага Грузия страховкасы алып, телефонга яңа симка куеп, атаклы Хәрби-Грузин юлыннан сәфәребезне дәвам итәбез. Чикне узуга, Казбек тавына гаҗәеп манзара ачыла. Серпантин юллар, кыялар, тарлавыклар, үткелләр... Кайчандыр Пушкин, Грибоедов, Лев Толстой, Чехов, Маяковский үткән тарихи юл. Инде күз бәйләнә торган эңгер-меңгер узып, тәмам караңгылана. Тбилисига 200 километр чамасы икәнен ачыклауга, арысак та, җанланып тагын чагыштыра башлыйбыз. И-и, Казаннан Алабугага кадәр генә ара бит, янәсе! Дарьял тарлавыгы, Степанцминда артта кала. Сәгатькә 70 километр тизлек белән тау мәгарәләре аша сак кына хәрәкәт итәбез. Юлда каршыңа ат йә сыер чыгу, сарык-кәҗәләр очрау шулай ук гайре табигый хәл түгел. Тар тасмадай юл, элмәкләр ясап, кыялар читеннән өскә күтәрелә, машина таудан болытларга күчә сыман. Тар һәм текә борылмаларда сак булырга кушкан элмә такталар юлның хәтәрлеген кабат искәртә. Караңгыда бормалы юллардан бару тагын да куркыта. Күзләрне чытырдатып йомам. Өч сәгатьтән артык киеренке халәттә барганнан соң, кичке 9 ларда Тбилиси утлары күренә. Казаннан чыгып киткәнебезгә 35 сәгать.
Тбилиси. Кызы-ы-ык! Монда светофорга да карап тормыйлар,ахрысы, машиналар теләсә ничек чаба! Кая, кай тарафка китәргә? Очраган отельләргә тукталып, кулай бәядәгеләрен сайлап йөри торгач, менә дигән кунакханәгә юлыктык. Үзәктә. Машинабыз – тәрәзә каршында гына. Тбилиси көзен аеруча чибәр, диләр. Скверларга алтын яфраклар яткан. Көзге вак инжирлар, саперави виноградлары, чурчхела, кыздырган каштан хуш исләре, күкерт мунчалары пары исенә кушылып, шәһәргә үзенә бер штрих өсти. Тбилиси белән танышуны тарихи үзәктән башладык. Кура елгасы аша салынган дулкын рәвешендәге пыяла күпер иске шәһәр белән яңа шәһәрне тоташтыра. Без «Мимино», «Кин-дза-дза» фильмнары сценаристы Резо Габриадзе исемендәге марионеткалар театры урнашкан сәгатьле башня янында. Нишләп шулкадәр халык җыелган дисәк, туристлар сәгатьле театр манарасында күрсәтелгән спектакльне тамаша кыла икән. Көн саен көндез 12 дә һәм кичке 7 дә курчак фәрештә чыгып, кыңгырауларны чыңлата, һәм «Тормыш цикллары» спектакле башлана... Без дә койрыгына эләгәбез. Аннары Ботаника бакчасына күтәреләбез. Каршыда Тбилисидагы бердәнбер Джума мәчете кала. Абанотубани кварталында, Кура елгасының уңъяк ярында, таш корылмаларның гөмбәзләре күренә. Болар – күкерт мунчалары. Зәңгәр төстәге Орбелиани мунчасы аеруча матур. Сероводород чыганаклары булмаса, V гасыр патшасы Вахтангның ауда аткан фазаны чишмәгә килеп төшеп, шунда пешеп чыкмаса, патша бу урында шәһәр салырга алынмас та иде, бәлки. Җир астыннан бәреп чыккан кайнар чишмәләр урынында Тбилисига (тбили – җылы дип тәрҗемә ителә) нигез салынган. Заманында Пушкин да ял иткән биредә, Дюма да күкерт мунчаларында юынган. «...Мин атаклы тифлис мунчаларына киттем. Сероводородлы кайнар су кыяга уеп ясалган ваннага агып төшә. Тифлистагы кебек шәп мунчаларны моңарчы ни Россиядә, ни Төркиядә күргәнем юк иде әле...» – дип язган Александр Пушкин.
Түбәндә – Инжир шарлавыгы. Ул тау елгасына агып төшә. Елга аша салынган күперләрдән чыгып, вертикаль винт баскычлардан өскә күтәрелсәң, кыя башындагы төрле төстәге йорт-верандаларга килеп эләгәсең, һәм берничә адым атлауга инде без Ботаника бакчасында. Ул йортлар кыяга чак эләгеп торадыр, упкынга барып төшәрдер сыман. Әмма борчылырга урын юк, алар ныклы итеп салынган.
Сололоки калкулыгына канат юлыннан фуникулёда күтәрелдек. Түбәндә – Кура елгасы, төрле төстәге йортлары, яшел парклары белән Тбилиси җәйрәп ята. Илдар шәһәр панорамасын кадрга югарыдан эләктерергә теләп, әле уңга, әле сулга каерыла. Җилкәсенә аскан барсеткасы комачаулаганын күреп, бер читкә алып куям... Әнә Грузиянең символы булган «Грузия-Ана» («Картли Ана») һәйкәле. Хатын-кыз сынының сул кулында – касә, уң кулында – кылыч. Тирән мәгънә салынган аңа: Грузия дусларын ул шәраб белән каршылый, дошманнарын кылыч көтә. Нарикала крепосте, кечкенә кафелар, сувенир кибетләре... Өстән шәһәрнең матур манзарасы ачыла. Без баскычлардан җәяүләп кенә төшәбез. Шактый җир киткәч, фотога төшерү белән мавыккан Илдар барсеткасы юк икәнен абайлаган. Димәк, кайдадыр фотога төшергән җирдә калган... Ә анда – бөтен документлар, акчалар... Ашыгып, баскычлардан кабат югарыга күтәреләбез. Пошаманга калып, канат юлы станциясенә йөгерәбез. Ура! Фуникулёрны каршылап-озатып торучылар: «Борчылмагыз, монда бер әйбер дә югалмый: туристлар табып китерде, – дип елмаеп, барсетканы тоттыра.
...«Коры күпер» дип йөртелгән вак-төяк базары – чын мәгънәсендә шәһәрнең сувенир лавкасы! Антиквар әйберләр, совет чоры пластинкалары, китаплар, фотоаппаратлар, кораллар, тәмләткечләр, картиналар... Ни генә юк!
Шота Руставели проспектында Парламент бинасы янында – көн саен митинг, плакатлы кешеләр... Сайлау алды көннәре...
Арып-талып, грузин кухнясы кафесына керәбез. Хинкали, имертен хачапурие... Хинкалины зур пилмән дип ялгышалар. Юка төче камыр, йомшак фарш, кинза кушылган хуш исле шулпа. Грузин рестораннарында беркайчан да ярымфабрикатлар булмый. Көтәсең инде: нульдән башлап әзерлиләр. Хинкали ашауның да үз тәртипләре бар. Бер читеннән тешләп, башта шулпасын эчәләр. Койрыгын ашый күрмәгез – шоколад фольгасын ялау белән бер ул, диделәр.
...Үзебез тукталган Авлабари районыннан – Тбилисиның кечкенә Парижыннан Батумига кузгалганда яңгыр сибәли башлады. Әйтерсең, Тбилиси елап озата... Моңсу. Кинәт... Монда безнең күңелгә якын тагын бер урын бар икән бит әле! Мимино һәйкәлен күреп алабыз! Бала-чагалар сыман куанып, фотога төшәргә ашыгабыз. Кикабидзе, Мкртчян, Леонов, режиссер Данелия дә бар... Җылы, якты фильмны искә төшереп, шатланабыз. Һәм шул хис юл буе озата бара безне.
2 октябрь, Батуми. Тбилисидан Батумига 360 километр. Казаннан Байсардагы капка төбебезгә кадәрге ара! И безнең өчен дүрт сәгатьлек юл инде! Гори, Боржоми, Кутаиси юлда кала. Таулар, тоннельләр, тау башындагы авыллар, тау итәгендә җәйрәп яткан болыннар, сусыл үлән утлап йөргән сыер-сарык көтүләре, субтропик урманнар, бамбук ешлыклары... Тәрәзәдәге картиналар алышына бара. Шундый сурәтләр калейдоскобы күзләрне иркәли. Бераздан шуңа зәп-зәңгәр диңгез, зәп-зәңгәр һава өстәлә. Кара диңгез буендагы Батумига – Аджария башкаласына якынлашабыз. Ачык тәрәзәдән диңгез, таулар һавасы бөркелеп керә. Бөтенләй башка архитектура. Дубайны хәтерләтүче шәһәр ул. Диңгез яры буйлап сузылган Батуми бульвары, пальмалар, җырлаучы фонтаннар...
Берничә отельне бәяләре, урнашкан урыны буенча чагыштырып карап, заманча кунакханәне сайладык. Ресепшенда утыручы егет Арчил ташламалар да ясагач соң! Номерыбызда компьютерда эшләп утыру зонасы, ял зонасы, ашау зонасы... Һәркайсы күңелгә хуш килерлек. Алтынчы каттагы балконыбызга диңгез кереп тора кебек: 60 метрдан пляж башлана. Кемнәрдер иртән диңгез яры буйлап йөгерергә чыга. Ә аэропорт шундый якын – самолетлар диңгезгә төшеп утырмагае дип уйлап куясың.
Безнең бәхеттән, берничә көнгә сузылган яңгырларны кояшлы эссе көннәр алыштырды. Октябрь башында +30 градуслы челлә! Аякларны авырттыра-авырттыра пляждагы кайнар чуерташлардан чак атлап, дулкыннар кочагына ашыгабыз. Хуҗалыкчыл Алмаз, әллә зурракларын мунча ташы итеп алып кайтабызмы, дип көлдерә. Салкын судан тәннәр чымырдап китә, тик озакка түгел! Җәй буе кояшта кызган диңгез әле нык суынып өлгермәгән. Катерлар, яхталар артыннан тау-дулкыннар килеп, аударып чумдыра, иреннәрдә тозлы су тәме кала. Илдар белән Алмаз, пляжда коткаручылар булмаудан файдаланып, ярдан еракка йөзеп китәләр.
Аджария хачапурие, күккә ашкан биек Вавилон манарасы, гашыйклар Али белән Ниноның бер-берсенә якынаеп та кушыла алмавын чагылдырган статуя, «Алфавит», «ДНК молекуласы» манаралары, диңгез порты, аэропорт янында күшәп йөргән сыерлар, «Орта-Джами» мәчете... Тәртипсез машина йөртүчеләргә өрә-өрә кисәтү ясап, көн саен балаларга юлны чыгарга булышкан этне дә биек йорт диварына куелган зур муралдан таныйбыз: дөньяны шаулаткан эт – Купата лабаса!.. Менә шулай күңелгә кереп калды Батуми.
5 октябрь, Трабзон. Батумидан Төркияне ярты сәгатьлек юл гына аерып тора. Сарпи поселогына 20 чакрым нибары. Аннары инде Грузия – Төркия чиге. Батумидан Трабзонга 205 чакрым гына! Күңел инде Истанбул, Анталия, Аланияләргә, Искешәһәр, Испарталарга ук очты.
Чиктә контроль үткәрү пунктында халык булмас дип өметләнгән идек тә... Чира-ат! Якшәмбе көнне юлга чыгучылар тагын да күбрәк, ахрысы. Батуми белән Трабзон арасында 20 минут саен маршрут автобуслары йөреп тора, Төркиягә эшкә йөрүчеләр дә бар.
Илдар белән пограничниклар тикшерүен үттек, ниһаять. Озын коридорлар Төркия җиренә алып чыкты. Төркия флагы җилферди, янәшәдә генә мәчет, Кара диңгез... Алмазның машинасы гына юк та юк. Тиз генә килеп әйтте: «Өч-дүрт сәгатьсез чыгып булмас, миннән алда егермеләп фура», – ди. Багажникта хәйран әйбер шул: рюкзаклар, сумкалар, поход кирәк-яраклары, әллә ничә термос, азык-төлек пакетлары... Ә бу кадәр багажны рентген аша уздыралар икән. Һәр фураны энә күзеннән тикшереп чыгару өчен шактый вакыт китә... Көтеп торудан да авыррак нәрсә юктыр... Сәгать ярымнан безнең Skoda күренде. Җиңел автомобиль чиратсыз узсын, дип, фура шоферлары үзләреннән алда җибәргән икән.
Инде Төркия буйлап җилдерәбез. Кемальпаша, Хопа, Ризе... Алда – Трабзон. Ул инде бөтенләй башка Төркия. Тыныч, җайлы, ыгы-зыгысыз. Төрекчә сөйләшүләр, азан тавышлары... Шәһәр үзе кай ягы беләндер Истанбулны хәтерләтә. Карадениз, Колат-Даг, Узунгёль, Узун Сокак... Бу сүзләргә тиздән без ачасы яңа дөнья сыйган. Узунгёль күле – Төркиянең иң матур урыннарыннан берсе. Таулар кочагында утырган шул исемдәге авылны исә «Төрек Швейцариясе» дип йөртәләр. Шәһәрнең үзәгендәге Мәйдан паркында Төркиянең беренче президенты Ататөрек Мостафа Кемаль һәйкәле. Узун Сокак җәяүлеләр урамында симет сатып утыручы бабай үзен фотога төшергән өчен (бәлки, үзе белән төрекчә сөйләшкәнгәдер?) безне төрек бублигы симет белән сыйлый. Юл уңаенда гына китапханәгә сугылабыз. Без – татарлар, Казаннан, дигәч, йөзләре яктырып китә...
Карадениз, ягъни Кара диңгез Трабзонына кил дә, диңгездә йөзмә димени! Тик пляж кайда? Алмаз, яр буенда полиция патруле янында туктап, якынрак пляжга ничек барасын инглизчә сораша. Төрекчәгә күчеп, кайдан килгәнебезне дә әйтә. Полиция хезмәткәрләре Россиядән икәнебезне белгәч, туп-туры йөзеп китсәгез, Севастопольгә барып чыгасыз, дип көлешәләр, пляжның кайда икәнен аңлаталар. Элегрәк Трабзон белән Сочи арасында паром да йөргән. Ул маршрут кабат яңартылачак диләр.
VI гасырда төзелгән беренче христиан монастыре Панагия Сумелага махсус бардык. Таулы бормалы юллар... Машинаны махсус билгеләнгән тукталышта калдырып, маршрут автобусында тагын да югарырак күтәреләбез. 300 метр биеклектәге текә кыяга уеп ясалып, биек таулар камалышында, табигый мәгарәдәге упкын өстендә чак эленеп тора сыман ул монастырь. Чып-чын могҗиза!
...Истанбулга – 1055, Анталиягә 1200 километр чамасы, дип, Алмаз чакырымнар саный. Бу юлы аларга ук барып булмас – көннәребез азая. Ә телефоным мине туган якка күчерә. Классташлар җибәргән видеода – моңсу җырлап авыл өстеннән торналар оча. Сөнгә җитәрәк, Сикия тамагында торналар төшә торган урын бар, дип, бер көтү торналарны төшергәннәр. Үзәгем өзелеп кайтасым килә башлый, авылымны сагынам.
7 октябрь, иртәнге 10. Сау бул, Трабзон! Алда – Сарпи, Батуми, Тбилиси, төнге серпантин юллар... Таудан төшкән ташлар юл уртасына яткан, ярый маневр ясап өлгерде Алмаз: таш тәгәрмәчләр уртасында калды. Юкса кыядан упкынга оча идек! Чикне узу, Верхний Ларс... Менә анда инде төнге 2 дән көндезге 11 гәчә «бөке»дә утырырга туры килде. Ә Владикавказдан соң егетләр рольләрне алмашты: Илдар – рульдә, Алмаз – штурман. Ставрополь краеның очсыз-кырыйсыз далалары ялкыта башлады. Бер уен уйлап таптык: юлда очраган машиналарның кайсы нинди регионныкы икәнен тиз генә әйтергә! Гел Ставрополь, Краснодар, Әстерхан, Дагстан, Чечня номерлары гына. Ә инде Волгоградка җитәрәк 16 кодлы машинаны күргәч, эчкә җылы йөгерде: үзебезнеке, Татарстанныкы! Казаннан мең чакрымдагы Волгоградны да инде үзебезнеке итеп тоябыз. Саратов, Сызрань, Ульяновскилар артта кала...
10 октябрь төнге 2. Казан! Без өйдә! Ә машина спидометрында без узган чакрымнар. Автосәяхәт вакытында ике дәүләт чиген үтеп, 5500 километр юл узганбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк