Логотип
Мин ачкан дөнья

Баласыз бал ае

«Ял итәргә икәү генә барыйк инде! Баланы әби-бабасына илтсәк була бит», — дип күндердем иремне. Шулай итеп, өч яше тулмаган сабыебыз яраткан әби-бабай кочагында калды, ә без кояшлы Италиягә юл тоттык.

Казаннан туп-туры Римини шәһәренә очтык. Италиягә бару турында ничек кенә хыялланмадым мин, әмма менә хәзер бу илнең туфрагына аяк басуыма ышана да алмый торам... Җәйге челләне яратмаганга көзне сайладык – пляжда аунамыйча, мөмкин кадәр күбрәк йөрергә иде исәп.


Римини

Римини – Әдрән диңгез буендагы туристлар шәһәре. (Отельгә дүрт йолдызның ни сәбәпле бирелгәнен аңламадык. Чагыштыру өчен: Төркиядә шул ук отельләр күпкә матуррак һәм уңайлырак.) Отельләр тирәсен­дәге кибет сатучылары инглизчә сөйләшә, итальянча тел сындырып торасы юк. Өстәвенә, сатучылар­ның күбесе йә урысча сукалый, йә алар ватандашларыбыз ук булып чыга. Монда килгәнче өч атна буена итальян телен юкка гына өйрәнеп утырдым микәнни?! Ипилек-тозлык өйрәнә алдыммы-юкмы, итальяннарга туган телләрендә эндәшүем була, йөрәкләренә бәлзәм ягылгандай, авызлары ерылып, карашлары җылынып китә иде.

Шәһәр эчендә автобуста йөрер өчен чат саен торучы «Tabaccio» кибетләрендә билет сатып алырга кирәк, шуны махсус тартмада тиштереп, автобуска узасы. «Куян» булып барам димә! Контролерлар сагалап кына тора, штраф та салырлар, виза бүлегенә сезне фаш итүче мәгълүмат та җибәрерләр. Чит илдә закон бозып йөрмәгез дип әйтергә телим. Без исә бер тапкыр да автобуска утырмадык – иртәдән кичкә кадәр Римини урамнарын җәяү урадык. Аяк табаннары янып чыкмыйча отельгә кайтып торыш юк (Кулдагы кәгазь картаны әйләндердек-боргаладык та, аны читкә куеп, телефонда навигаторны көйләп, шуның белән генә йөрдек – бик уңайлы икән.) Түләүле экскурсияләрдә ашыга-ашыга йөрү­ләрдән баш тартып, Италияне үзебез генә өйрәнергә булдык. Теге яки бу бинага карап, кызык фактка юлыгып, үзара фикер алышу, мантыйкны җигеп, аның хакта әллә ниләр уйлап чыгару никадәр кызык!

Ә хәзер уйдырма түгел, чын мәгъ­лүмат белән уртаклашыйм. Император Августның триумфаль аркасының диварлары дүрт метрдан калынрак гап-гади арка бөеклеккә, тантанага һәйкәл булып тора. (Казанда Бауман урамындагы сәгать янында очрашулар билгеләнгән кебек, монда да очрашу көткән гашыйклар тезелешкән.) Арканың Рим Аллалары Юпитер һәм Аппо­лон сурәте төшерелгән фасады – Римга, Нептун һәм Рома сурәтлесе – Риминига карап тора. Бу сурәтләр нигәме? Апполон император Августка Антоний белән Клеопатрага каршы сугышта җиңәргә булышкан, диңгездәге бәрелешләрдә исә Нептунның ярдәме тигән, ди. (Элек менә ничек булган, ә!) Аркадан узып, шәһәрнең үзәк урамына килеп эләктек. Кибет тәрәзәләрендә ясатылган чәчле, модага туры китереп киенгән халык чагыла – һәркем башкаларны күзли, үзен күрсәтә.

Алга таба киттек. Тиберий күперен тикмәгә генә Шайтан күпере дип йөртмәгәннәрдер – испаннар, готлар һөҗүмен, җир тетрәүне, ташкынны, Икенче бөтендөнья сугышы һөҗүмнәрен кире кага алган ул!

Күпер аша машиналар уза, кешеләр уза. Уйлап кара­саң, аяк астыңда ничәмә гасырлык тарих ята, ә син аның аша елганы кичеп чыгасың да дөнья кууыңны дәвам итәсең. Ә без ашыкмыйбыз. Туктадык. Үзебез генә туктап калмадык, Вакыт галиҗәнап­ларын итәген­нән тотып, елга дулкынында чайкалган акчарлакларга карап, үзебезне хәзерге мизгел кочагында итеп тойдык. Без. Шушы секундта. Борынгы Тиберий күпере өстендә. Италиядә... Басып торабыз. Кан тамырларыбызга кадәр тоемлап. Моны аңыбызга сеңдереп. Һәм... Юлыбызны дәвам итеп, шәһәр эченә йотылабыз.

Кавур мәйданы Римининың мәдәни үзәге санала. Мәйдан уртасына басып, әйләнә-тирәдәге биналар белән хозурланырга керештек – XIII–XVI гасырларда салынган сарай фасадлары, Павел V һәйкәле, XVI гасырда ак мәрмәрдән уелган «Күркә» фонтаны (соңгысы заманында Леонардо да Винчины сокландырган дип сөйлиләр! Суы эчәргә яраклы – без дә пластик шешәбезгә суын агызып алдык). Әнә тегендә Театро Коммунале – 1857 елда Джузеппе Вердиның «Гарольд» операсы белән ачылган мәшһүр театр.
 
Италиядәге һәр бина, һәр ишегалды, һәр юл билгесе безгә кызык, һәрберсенең үз тарихы бар!

Телеңне йотарлык туңдырма белән сыйланган арада аякларга да ял бирдек бераз. Интернетта казынып алдык. Рубикон елгасы нәкъ Римининың төньягында ага икән. Озынлыгы бары тик егерме тугыз километр гына булса да, кешелек тарихында кала алган!
Гай Юлий Цезарьның «Рубиконны кичү», ягъни «авыр карар кабул итү» дигән канатлы сүзе монда туып, бөтен Җир шарын әйләнеп чыккан! Һәркемнең тормышта үз Рубиконы була. Цезарь үзенекен кичеп, әнә, Римны кулга төшергән. Ә без?..
 
Флоренциягә сәяхәтне без Казанда ук планлаштыр­дык — отельгә урнашуны да, поездга билет алуны да интернет аша хәл иттек. 

Римини биш Оскар иясе Федерико Феллини рухы белән ныгытып сугарылган. Атаклы режиссерның балачагы-яшьлеге биредә узганлыгын шәһәр бар көченә файдалана – аның исемен йөртүче музей, аэропорт, парк исеме, кинематография фестивале, аның фильмнары турында сөйләүче баннерлар туристларга бик ошый. Күпмедер вакыттан соң үзеңне режиссерда кунакта дип хис итә башлыйсың.


Флоренция

Флоренциягә багышлап ничәмә мәкалә укылды, интернеттагы фотолар каралды, һәм менә ул – хыял­ның чынга ашу мизгелләре башлана: без Римини тимер юл вокзалында! Иң баштан Болонья шәһәренә барасы, шуннан башка поездга күчәсе. Кая, ничек барырга кирәклеге аңлашыла – адашып бетәрбез дип курыккан идем, кирәк булганда баш та эшли, онытылган инглиз һәм итальян сүзләре дә искә төшә икән үзе тагын. Алга китеп сөйлим әле – кайтыр юлга чыккач, маҗарага тарыдык! Билетыбызда күрсәтелгән вакытта, безгә кирәкле перронда туктаган поезд... безнеке булып чыкмады! Поездның соңарып килүе табигый икән монда. Контро­лер туташ бер станциядә төшереп, кире Боло­ньяга билет алырга кушты. Аннан исә алдан алынган билетларыбыз белән Риминига илтүче поездга утырырга өлгердек – өч сәгать дәвамында кулланыла ала икән ул. Бусы өчен рәхмәт.

Безнең отель шәһәр уртасында, вокзалга бик якын урнашкан. Дүрт көн торасы отельне бик тиз табып алдык. Кечкенә генә бүлмә кичен кайтып аварга, иртүк чыгып чабарга көйләнгән. Европаның үзе сыман иске, ләкин пөхтә, нәкъ фильмнардагы шикелле! Сумкала­рыбызны ташлап, Флоренциягә «чумдык».

Флоренция – Данте Алигьери, Франческо Петрарка, Джованни Боккаччоларның туган шәһәре, яңарыш чорының башлангыч ноктасы! (Бу җөмләне кабат укыгызчы! Алигьери, Петрарка... җыр кебек агыла бит!) Ренессанс архитекторлары Филиппо Брунеллески, Леон Батиста Альберти күп гасырлар дәвамында байтак шәһәрләрнең төзелешенә тәэсир иткән. Без дә тәэсир­ләнеп, Санта Кроче базиликасына кереп киттек. Әлеге базилика (XIV гасырда төзелә) – шәһәрнең иң зур чиркәүләреннән берсе. Дивар буйлап каберташлар тезел­гән. Сән­гать әсәре саналган кабер ташлары янына кил­сәк... Биредә 300 атаклы сәнгать, фән, сәясәт әһелләре­нең кенотафлары (кабер тактасы куелып, кешесе җирлән­мәгән) һәм каберләре урын алган. Мәшһүр язучы Стен­даль әлеге чиркәүгә кергәч, биредәге матурлыктан һушсыз калып, йөрәге еш-еш тибә, башы әйләнә башлаган дип сөйлиләр. Хәзер бу халәт Стен­даль синдромы дип атала (авыручы­ның сәнгать әсәрен юк итү теләге дә уянырга мөмкин!). Сез көләрсез, әмма шәһәр хастаха­нәлә­рендә мондый синдром белән килүчеләр өчен махсус бүлек ачылган! Гадәттә, бу синдромга мәгърифәтле, сәнгатьне аңлаучы һәм аны яратучылар дучар була. Күбрәк япон туристларын китерәләр дип сөйлиләр. Боларны истә тотып, шәһәрне «йотарга» планлаштырмадык, әкрен-әкрен, күргәннәрне үзләштереп хозурландык.

Флоренция турында «күк астындагы музей», диләр. «Аһ!» итеп йөрдек. Иң ошаган урыннар турында сөйлим әле. Питти сарае (1377–1446 елларда төзелә). Уффицци га­ле­реясы Питти сараена караганда популяррак санала. Керү билетын алу өчен сәгатьләр буе чиратта тору ки­рәк­леге шул хакта сөйли (алдан интернеттан сатып алырга була – тик... бәясе кыйбатрак). Әмма сез рәсем белгече булмасагыз, нәкъ Питти сараена барырга киңәш итәм. Сарайның Боболи бакчасына да керергә теләдек, әмма аның сезоны ябылган иде инде. Питти сараена керү билеты алганда, анысына да билет алып калсагыз, үкенмәссез.

Флоренция банкиры Лука Питти сарайның хуҗасы булган. Ул сарайны атаклы Медичиларның барлык йортларыннан да зуррак итеп төзетә. Язмыш кызык итә – Лукка Питти биредә байлыгында йөзеп өлгерми, ә менә Медичилар һәм башка династиялар туйганчы торып кала. Сарайда XVI–XVII гасырларның фламанд мәктәбенә караган картиналар саклана. Ничәмә залдан үтәбез... Сандро Боттичелли, Рафаэль Санти, Рубенс, Ван Дейк, Понтормо һәм башка исемнәрне укыганда, йөрәгең кысылып куя. Дөньяның байлыгы хозурымда!

Бераз ял итеп, җиргә төшик. Отелебез бөтен дөньяга атаклы Сан-Лоренцо күн базары янында урнашкан дип әйтмәдем бит әле! Биредә күннән тегелгән чын итальян сумкасы, акча янчыклары, каешлар... тагын әллә ниләр бар! Үзебезгә, туганнарыбызга бүләкләр алып, банкротка чыга язсак та, бик канәгать калдык!

Җил-җил атлап Нәфис сәнгать академиясе (1561 елда ачылган) янына килсәк... безнең ише матурлыкка чумарга теләүче туристлар озын чиратка тезелгән икән! Ике-өч сәгатьсез керәм димә! Адымнарыбыз белән чиратның башыннан койрыгына кадәр үлчәп чыккач, билет кассасына юнәлдек. Икенче көнгә дип алынган билетларның бәясе кыйм­мәт­рәк булу да куркытмады – күңел тилереп гасырлар матурлыгына аш­кынгач, нишләмәк кирәк, түлисең.

Академиядә картиналар да, сыннар да байтак, әмма аларга зур игътибар бирмисең кебек, чөнки алдыңда кешелек талантына һәйкәл – 1504 елда Микеланджело ясаган сын – Давид басып тора. Микелан­джело аны башка сән­гатьчеләрдән үзгә ясаган – Голиафны җиңгәннән соң түгел, көрәшкә кадәрге торышын сурәтләгән. Аны күрүгә, музейдагы башка экспонатларны карамадык та...
Флоренциягә бара калсагыз, Давид сынын күрми китмәгез. Кеше сәләте белән горурлану тойгысы күңелегезгә чыкмаслык булып оялар. 

Сынны ясау тарихы болайрак: XVI гасыр башында башка бер сынчы бу мәрмәр кисәген бозып ташлый. Озак еллар буе тик яткач, «бозылганны бозып булмый» дип, мәрмәрне егерме алты яшьлек Микеланджелога тапшыралар. Баш күтәрми эшләгән сынчы халык хозурына биш метр биеклегендәге «Давид»ны тәкъдим иткәч, шул ук мизгелдә Италиянең бөек сынчысы исеменә лаек була. Соңрак Микелан­джело бер сонетында (әйе, ул шагыйрь дә булган әле!) «Мәрмәр кантары­ның эченә матурлык алдан салынган була, аны шуннан азат итәргә генә кала» дип әйтер.

Санта-Мария-дель-Фьоре соборы яныннан беренче тапкыр узганда авызыбыз ачылып калды. (Хәер, икенче, өченче мәртәбә узганда да бу хәл кабатланды.) Зур! Йөз илле өч метрга туксан метр! Төзелеш проектына караганда, собор эченә шәһәрнең бөтен халкы сыеп бетәргә тиеш булган – ул вакытта 90 000 кеше! Собордан күзне алып булмый. Ул 1296 елдан башлап, алты гасыр төзелгән. 1380 елда аны түбә белән каплыйсы гына кала, әмма... бина бик зур булганлыктан, бу эш ул заман төзүчеләренең кулыннан килми. Кырык ел узгач кына соборны мәшһүр Брунеллески гөмбәзе каплый. (Рәхмәт йөзеннән, аңа собор янында һәйкәл дә куйганнар.) Безгә билет өчен түләп, өскә менәргә һәм шуннан шәһәргә карарга тәкъдим иттеләр. Менмәдек. Әм­ма әлеге соборның үзен һәм шәһәрне күрер өчен башка җиргә киттек.

Сан-Миниато-аль-Монте базили­каның эчке матурлыгын карап чыгуга урамга ашыктык. Биредә төрбә­ләр урнашкан – бик искеләр арасында былтыр гына урнаштырылганы да очрады. Зиярәт ителеп, пөхтә тотылганы да бар, вазалары авып, таш­лары ком-тузан белән капланганнары да... Төрбәләр­дәге язуларны укы­ганда, үлемнең сиңа бернинди катнашы юк дип хис итәсең... Ул әле бик еракта дигән уйларыңны алмаштырып... башыңа шул фикер­нең нәкъ капма-каршысы килеп бәрелә... Төр­бә­ләр арасында йөргәндә – бакыйлык, уч төбендәге шәһәргә карашыңны күтәргәндә – фанилык турында уйга батасың.

Көн саен Арно елгасы аша тыз-быз йөреш – ике ярны тоташтыручы һәр күперендә булдык. Шуларның берсе – бөтен дөньяга билгеле Понте Веккьо (Иске Күпер) – Рим заманыннан бирле тора. Күпернең өске өлеше Васарино коридоры дип атала, ул Палаццо Веккьо һәм Уффицци гале­реясын Питти сарае белән тоташтыра. Бүген анда автопортретлар галереясы урнашкан (аны сирәк ачалар). Электән күпердә азык-төлек кибет­ләре шаулап торса, XV гасыр ахырында, бирегә зәркәнчеләр күчен­гәч, аны Алтын Күпер дип йөртә башлыйлар. Банкрот­лык төшенчәсе нәкъ биредә барлыкка килгән икән – сатучы бурычка баткач, хәрбиләр килеп, кибет сәкесен (banco) ватканнар (rotto). Сәкесе булмагач, зәркәнче эшли алмаган. Без алтын кибетенә сугылып та тормадык – бәяләре арзан түгел, тәрәзәләренә генә күз салдык – үзеңә алтын сайлый калсаң, кибеттән мәңге чыгасың юк. Кичләрен монда урам музыкантлары концерт куя. Моннан да романтиграк кичә була аламы соң? 

...Кичке утларда елга җемелди, күпер өстендәге таш җиргә кешеләр утырышкан, музыкантлар итальянча җырлый... Истән чыгармыйк, без бал аенда бит! Баласыз бал ае яңа хис-кичереш­ләргә, яңа тойгыларга, яңа мәгълү­матка бай булды. Кечкенә бала җитәкләп, без йөргән кадәр йөреп кара син! Кызыбызны бик сагындык – һәр кич саен интернеттан әби-бабасының көне буена төшергән фото-видеоларын карый-карый ела­мадык кына. Баласыз бал ае өчен ике атна чамасыз күп дигән фикергә килдек...

Тагын бер кызык әйбер аңладык – отельгә кайтырга чыккан саен: «Әйдә, өйгә таба борылыйк», – дип әйтеп йөргәнбез ләбаса. Бергә уздырган беренче сәяхәтебезнең ачышы бу. Өебез – икебез бергә булган җирдә икән ул.


1. Император Ав­густның триумфаль аркасы безнең эрага кадәр 27 нче елда төзелеп, XVIII гасырда торгызылган. Ул Рим аркаларының иң борынгысы! 

2.  Тиберий күпе­ренең төзелеше император Август заманында безнең эраның 14 нче елын­да башланып, император Тиберий вакытында 21 нче елда тәмам­лан­ган (ашыкмаганнар!).

3.  Сан-Миниато-аль-Монте базиликасына оза-ак барып арыдык. Аның каравы, калкулыкта урнашкан базиликадан ачылган манзара безнең өчен зур бүләк булды. Әнә Санта-Мария-дель Фьоре соборы – нәкъ открытка-альбомнардагы күренеш! 

 

«Сөембикә», № 3, 2015.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    "Өебез – икебез бергә булган җирдә икән ул" - менә бу фикер шундый яраттырды)

    Хәзер укыйлар