Логотип
Мин ачкан дөнья

Актерлык осталыгы... эшмәкәрләргә дә кирәк

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Фәнис ҖИҺАНША яңа гына ерак сәфәрдән кайтып төште. Без аның кай якларда булуы, нишләп йөрүе белән кызыксындык.

− Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай каласына анда яшәүче татар эшмәкәре чакыруы буенча бардым. Турфирмаларда һәм төзелеш фирмаларында эшләүчеләргә «актерлык осталыгы» буенча дәресләр бирдем. Әлеге тренингка фирма хезмәткәрләре генә түгел, ә бәлки игъланны күреп, анда ял итүчеләр дә килгәннәр иде.Мастер-классларның максаты – хезмәткәрләргә, клиентлар белән эшләгәндә, үз-үзләрен ничек дөрес тотарга өйрәтү иде. Дәресләр импровизацияләргә дә бай булды, партнерлык ышанычына корылган күнегүләр белән үрелеп барды.  Шатлыгымның чиге булмады: инглизчәм бик начар, дәресләрне ничек җиңеп чыгармын, дип курыккан идем. Куркуым беренче минутлардан ук юкка чыкты. Чөнки килүчеләрнең күпчелеге үзебезнең татарларыбыз – Татарстаннан һәм  Башкортстаннан чыккан милләттәшләребез иде! Аларга соклануымны яшерә алмыйм. Биремнәрне шундук эләктереп тә алдылар, башкарып та чыктылар. 



 Шуңа күрә безнең дәресләр бик җылы мөнәсәбәттә узды. Театр тарихы, театр яңалыклары, гомумән, татар дөньясы, татар сәнгате яңалыклары белән үрелеп барды. Ахырда мин аларга Лена Шагыйрҗанның «Аллаһ ярдәм бирсен сезгә, кешеләр» дигән поэмасын укыдым. Монда шигырь дә башка яңгыраш ала икән...
Әлбәттә, 2-3 сәгать эчендә генә «ораторлык осталыгы» буенча бөтен белемнәрне дә биреп бетереп булмый. Шуңа күрә бу очрашулар даими булыр дигән фараз бар. Шундый уйлар белән таралдык. Дөресрәге, көзгә кадәр дип саубуллаштык. 



Буш вакытларда,  мин актерлык осталыгы буенча дәрес биргән турфирма хезмәткәрләре Дубай, Абу-Даби каласын, күчмә гарәпләр – бәдәвиләр яшәгән җирләрне күрсәттеләр. Менә шулай дәресләрем күңелле сәфәр белән үрелеп барды.  Милләттәшләрем арасында йөргәч, үземне ватанымнан киткән кебек тә хис итмәдем. Бары чүлгә алып чыгып «ыргыткач» кына, кайда икәнемне аңладым... (Бу бүләк-сәфәр өчен кардәшләремә аерым зур рәхмәт!)



Бу урында бераз белгәнемне языйм, Әмирлекләргә барырга җыенучыларга бер киңәш тә бирим әле. Сафарига барырга туры килсә, Шейх дачасына күрми китмәгез. Бушка дөядә йөри һәм гәрәпләрнең горурлыгы булган лачыннар белән дә якыннанрак таныша алачаксыз. Хәтта ничек итеп ау оештырганнарын да күрергә була! Лачын – Берләшкән гарәп Әмирлекләренең символы бит. Ул аларда яхшы машиналардан, яхталардан, йортлардан да кыйммәтрәк тора ала. 



Казанда – ак буранлы кыш, ә анда 22-24 градус җылы! Халык диңгездә су керә. Бер көнне генә шторм булды, калган көннәрне диңгез искиткеч иде. 



...Мине туган ягыма алып кайтасы самолет һавага күтәрелгәндә, Фарсы култыгы өстендә сызылып кына таң атып калды. Ястык болытлар өстеннән очканда яз көне күңелемдә туган хыялны  искә төшердем. Бу җирләргә кабат килү турында иде ул хыял. Менә чынга да ашты хыялым! 



 Минем белән анда булган, һәр көнемне вакыйгаларга бай иткән, искиткеч шәхесләр белән очрашулар оештырган, мине хөрмәтләгән һәркемгә «Сөембикә» журналы аша карлы Казаннан рәхмәтләремне җибәреп калам. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Иииии! Сэяхэт иту бик кунелле эйбер инде ул! Моселман иллэренэ бигрэк тэ!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мин Фәниснең барлык язмаларын укып барам. Буш сүз юк. Бик матур тел. Мәнеле кеше. Кая гына барса да, татар дигән исемне йортә. Горур йортә. Ижатында унышлар телэп калабыз. Яна ролләр алып килсен. Бу яна ел. Ихтирам белэн Кэрим.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Менэ ичмасам! Ял да итэргэ олгергэн Хэм вакытын да бушка сарыф итеп йормэгэн! Кая гына барса да татарларны эзлэп табарга тагын узе)) эллэ чит жирлэрдэге татарлар Фэнисне эзлэп табалар))) ничек кенэ булса да,шулай узеннен ватандашларын белэн очрашулар оештыру - бу инде Бик зур Эш!! Кайда гына булсан да,узеннен татар икэнлегенне онытмау кирэк шул! Э Безнен халык кайда гына яшэми !!! Афэрин,Фэнис!! Син чын татар жанлы кеше,талантлы артист!! Унышлар телим!! Хэм сэяхэтен турында укучылар ,тамашачыларын белэн тагын да уртаклашырсын дигэн ометтэ калам!!

        Хәзер укыйлар