Логотип
Психолог киңәшләре

Телефоннан сөйләшү этикеты

Соңгы 10–20 елда телефон безнең тормышта зур урын алып тора. Хәзер инде кәрәзле телефоннар куллануда аерым бер этикет барлыкка килде. Әмма күпләребез ул хакта белмиме, әллә белергә теләмиме... Тирә-яктагыларны хөрмәт итү әнә шул телефонны ничек куллануда да чагыла ул. Әдәп-әхлаклы булу укымышлы булу белән генә чикләнми, иң элек үз-үзеңне дөрес тотуда күренә. Телефонны кулга алган саен, дөньяви һәм эшлекле этикет буенча консультант Ләйсән АТНАБАЕВАның киңәшләрен искә төшерик. 

Смартфоннарсыз тормышыбызны күз алдына да китермибез инде хәзер. Тиз арада кешеләр белән элемтәгә керү җайланмасыннан башка ничек эшкә йөрергә, гомумән, ничек яшәргә кирәк?! Элек ничек яшәлгән икән дип, әледән-әле аптырап куябыз. Соңгы 10–20 елда телефон безнең тормышта зур урын алып тора. Көндәлек тормышыбызга, үз-үзебезне тотышыбызга да бик нык тәэсир итте. Хәзер инде кәрәзле теле-фоннар куллануда аерым бер этикет барлыкка килде. Әмма күпләребез ул хакта белмиме, әллә белергә теләмиме... Тирә-яктагыларны хөрмәт итү әнә шул телефонны ничек куллануда да чагыла ул. Әдәп-әхлаклы булу укымышлы булу белән генә чикләнми, иң элек үз-үзеңне дөрес тотуда күренә.

Телефонны кулга алган саен, дөньяви һәм эшлекле этикет буенча консультант Ләйсән АТНАБАЕВАның киңәшләрен искә төшерик. 

Җәмәгать урыннарында телефоннан сөйләшкәндә нәрсәне истән чыгармаска кирәк?
– Беренче чиратта шуны истә тотарга кирәк: телефон аша шәхси сөйләшү җәмәгатьчелек өчен түгел. Шәхси темалар яки көнкүреш мәсьәләләре турында тирә-яктагыларга ишетелерлек итеп сөйләшергә кирәкми, моны аулак урында эшләү дөрес булыр.

Сөйләшү кинәт кенә өзелә икән, кем шалтыратырга тиеш?
– Бу очракта кагыйдә берәү генә: шалтыраткан кеше кабат шалтырата. 

Күп очракта аралашкан вакытта әңгәмәдәшләр телефон шалтыратуына бүленә. Бу дөресме?
– Шалтыратучыларга йә смс язучыларга түгел, турыдан-туры аралашкан кешеләргә өстенлек бирегез. Янәшәгездәге кеше кесә телефонына шалтыратучыга караганда күбрәк игътибарга лаек. Әгәр дә бик мөһим шалтырату икән, әңгәмәдәшегезгә аңлатып, гафу үтенегез һәм читкәрәк китеп сөйләшеп алыгыз. Дусларыгыз, якын кешеләрегез белән җыелып, кичне рәхәтләнеп үткәрергә телисез икән, телефоннардан бөтенләй баш тартыгыз. Бу яхшы традициягә дә әйләнергә мөмкин.

Шалтыраткан кешең җавап бирмәсә йә өзеп куйса, нишләргә? 
– Этикет буенча, берничә кат шалтыратып йөдәтергә ярамый. Звонок дүрт-биш тапкыр барганнан соң да, җавап бирмәсәләр, шалтыратуны өзү дөрес булыр. Берничә сәгать үткәч кенә номерын кабат җыя аласыз. Әгәр дә инде абонент сезнең шалтыратуны өзсә, вакыты булгач ул үзе сезнең номерны җыяр.

Хәзер аудиохәбәр җибәрү популярлашты. Мондый төр хәбәрне кемнәргә җибәрергә ярый?
– Аудиохәбәрне бары тик шәхси хат алышуда гына кулланырга ярый. Анда да саннар булмаса. Ышаныгыз, кирәкле мәгълүматны язып алу өчен, беркемнең дә сезнең хәбәрне ун кат тыңлап утырасы килми. Әдәп саклап, хәбәрне бу очракта текст итеп языгыз.

Телефонның тавышын тавышсыз режимга кайчан һәм кайда күчерергә кирәк?
– Гомумән, соңгы вакытларда кайда булуга карамастан, телефонның тавышлы режимын куллану тәрбиясезлек дип санала. Искәрмә өлкәннәр һәм начар ишетүчеләр өчен генә. Төрле чаралар вакытында, утырышларда, эштә (хезмәттәшләрегезгә комачауламас өчен), җәмәгать биналарында телефонны һичшиксез тавышсыз режимга күчерергә кирәк.

Урамда барганда йә җәмәгать урыннарында телефоннан сөйләшкәндә колакчыннар кулланырга ярыймы?
– Әйе, ярый. Танышыгызны очратсагыз йә сезгә мөрәҗәгать иткәннәрен күрсәгез, колакчыннарны һичшиксез салыгыз. Моннан кала, куркынычсызлык максатларында, юлдан чыккан вакытта гарнитураны салырга киңәш итәм.

Нәрсә ул «өч метр кагыйдәсе»?
– Бу бик шартлы кагыйдә, әмма үтә дә яхшы. Әлеге кагыйдә буенча, телефоннан сөйләшкәндә кешеләрдән өч метр ераклыкта булу мөһим. Дөрес, метрлы тасма тотып, ара үлчәп йөреп булмый. Шулай да аек акыл белән эш итү яхшырак – шәхси сөйләшү икән, читкә китеп дәвам итегез. Яисә сөйләшүне кичектерегез, мессенджердан куллансагыз, тагын да яхшырак.

Фото: Изображение от lookstudio на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар