Инфантиль ирләр белән әни ролен башкаручы хатын-кызлар нәкъ менә шулай барлыкка килә дә...
Психология ягыннан караганда, ир-ат белән хатын-кызлар стрессны төрлечә кабул итә һәм төрлечә кичерә. Ир-атлар, гадәттә, мөһим карарлар кабул итәр алдыннан сөйләшми. Аның дәшмәве фикер туплавын, уйларын тәртипкә китерүен аңлата. Мондый вакытларда ир-атның ялгызын гына калдыру, аңа комачауламау мөһим. Аңа уйларга, барысын да исәпләргә, фикерләргә, нәтиҗә ясарга мөмкинлек кирәк. Хатын-кыз моны аңларга һәм кабул итәргә, ир-атны коткарам дип тырышмаска, артыгын төпченмәскә тиеш. Хәзергә аның янәшә булуы, барысы да яхшы буласына ышануы гына да җитә. Бу очракта ир-атның дәшмәвенә артык игътибар итмичә, үз эшләрең белән мәшгуль булу яхшырак.
Ә бездә киресенчә – мондый вакытта хатын-кыз артыгын борчыла башлый, бик күп сораулар яудыра, төпченә, ир-атның ситуациясен, кайчагында хәтта аның үзен дә үзгәртергә тырыша. Шул рәвешле мөнәсәбәтләрдә үзенең бөтенләй башка рольгә күчүен, ир-атның алга таба хәрәкәтен, үсешен тоткарлавын абайламый да кала.
Инфантиль ирләр белән әни ролен башкаручы хатын-кызлар нәкъ менә шулай барлыкка килә дә. Әниләр бит барысын да үзләре хәл итә һәм һәрвакыт коткара. Кадерле ханымнар, мондый хаталарны ясамагыз! Янәшәдәге ир-атка ышаныгыз һәм үз эшегезне генә карагыз.
Хатын-кызларның дәшмәвенә килгәндә, бу – хисләрнең тынып калуын, бик көчле эчке сызлануны аңлатырга мөмкин. Хатын-кызлар үзләренең кичерешләрен, хисләрен ачыктан-ачык белдерә, аңа бу турыда сөйләшү мөһим. Шул рәвешле алар җаннарындагы сызланудан, үзләрен борчыган проблемалардан арына, үз-үзенә ярдәм итә. Ә дәшми торып, ир-атка үзенең шушы кичерешләрен җиткермәкче була. Кайчак бу аның үз-үзен сакларга омтылышы да: кит, әлегә миңа тими тор, дип әйтүе.
Дәшмәүнең башка сәбәпләре дә булырга мөмкин: көчсезлек, ир-ат белән мөнәсәбәтләрен җайлар өчен көч түгәргә теләмәү; хатын-кызның башкача әйтер сүзе булмау, үзен ишетмәүләреннән, бәлки, үз сүзләрен үзенә үк каршы куллануларыннан ул инде арыган; үз юлын эзләве. Бәлки, бу юлда ул әлеге ир-атны инде күрмидер, юллар аерылган, нәрсәнедер ачыклауның мәгънәсе калмаган.
Хатын-кыз теле белән генә түгел, тәне белән дә дәшмәскә мөмкин. Ике арада конфликтлар килеп чыкмасын, үзеңне чиргә китереп җиткермәс өчен, монысына аеруча игътибар итәргә кирәк.
Бу нәрсәдән килеп чыга? Хатын-кыз үзенә куркыныч янавын тоя, җаны тыныч түгел. Аны ишетмиләр, күңелендә үпкә хисләре бик зур, әмма көчсезлеген күрсәтәсе килми, һәм дәшмәү – аның саклану реакциясе. Әгәр мондый очракта хатын-кыз шушы ир-ат янында кала икән, ул авырый башларга, тазарырга яки, киресенчә, ябыгырга мөмкин.
Монда инде хөрмәтле ханымнарга киңәш бер генә: тәвәккәлрәк булырга, сәламәтлегең һәм үз халәтең өчен җаваплылыкны бары үз кулыңа алырга.
Дәшмәү – манипуляциянең бер төре дә була ала. Аны хатын-кызлар да, ир-атлар да куллана.Мәсәлән, берәр нәрсә аныңча булмаса яки берәр нәрсә эшләнмәсә, ул дәшми башлый. Бу күрмә-мешкә, ишетмәмешкә салышу алымы, ягъни игнор – һәркем өчен дә иң авыр әйбер. Яннарында була торып та, сине күрмәгәнгә, ишетмәгәнгә салышалар, сине юк дип күрсәтәләр. Монда инде күптәнге тетрәнүләр, әйтик, балачакта сине кире кагулары калкып чыгарга мөмкин. Моны кичермәс, тоймас өчен, кеше барысына да риза; партнеры таләп иткәннең барысы белән дә килешә, фәкать дәшмичә генә газапламасын.
Дәшмәүнең бу төре, ким дигәндә, үз парыңа карата гаделсезлек күрсәтү, ә күп дигәндә, мондый манипуляциянең ахыры гаилә өчен бик аяныч тәмамланырга мөмкин.
Аннары һәр кешенең үзенчәлекле булуын да истән чыгарырга ярамый. Кайчагында дәшмәү – ир-атта да, хатын-кызда да – характер, темперамент яки тәрбия үзенчәлеге дә булырга мөмкин. Ә кайчагында ул гап-гади арудан гына да була ала. Көне буена шулкадәр күп сүз әйтелгән, күп эш башкарылган, өйгә кайткач, бер сүз дә әйтмичә, тын калып ял итәсе генә килә. Дәшмәвең якыннарыңны борчуга салмасын өчен, бу хакта аларны кисәтергә генә кирәк.
Шулай да, бер-беребезне аңлаганда, кабул иткәндә, ишеткәндә, җылы мөнәсәбәтләр булдыру һәм саклау күпкә җиңелрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк