Логотип
Психолог киңәшләре

Егетләр белән танышканда кызларга нинди киңәшләрне истә тотарга?

Үзең булып кал, үз-үзеңне хөрмәт ит һәм тормышыңдагы һәр карарны уйлап кабул ит. Чөнки матур мөнәсәбәтләрнең башы – иң элек үзеңне кадерләүдән башлана.

Яңа танышулар, беренче очрашулар, күңелдә туган хисләр... Яшьлек чорында егет белән танышу һәм аралашу – тормышның кызыклы, шул ук вакытта җаваплылык таләп итә торган мизгелләрнең берсе. Яңа кеше белән танышканда үзеңне ничек тотарга, нинди сыйфатларга игътибар итәргә һәм күңелеңне ничек сакларга? Бу сорауларга җавап эзләгәндә, түбәндәге киңәшләрне истә тоту файдалы булыр.

Яңа танышкан кешеңә ошарга тырышып, үзеңне башка кеше итеп күрсәтергә кирәкми. Үз фикерең, кызыксынуың, холкың һәм тормышка карашың – шәхесеңне билгеләүче мөһим сыйфатлар. Чын күңелдән кызыксынган кеше сине ясалма образ өчен түгел, ә нинди булуың өчен хөрмәт итәргә һәм кабул итәргә тиеш.

Беренче очрашуда ук кеше турында төгәл фикер формалаштыру мөмкин түгел. Шуңа күрә танышу чорында ашыкмаска, әңгәмәдәшнең сүзләренә генә түгел, гамәлләренә дә игътибар итәргә кирәк. Ул вәгъдәләрен үтиме, башкалар белән ничек аралаша, өлкәннәргә һәм якыннарына карата мөнәсәбәте нинди? Кешенең чын асылы еш кына нәкъ менә шундый вак-төяк кебек тоелган гамәлләрдә чагыла.

Һәр кешенең шәхси чикләре, үз карашлары һәм хисләре бар. Аларны хөрмәт итү – сәламәт мөнәсәбәтләрнең төп шарты. Егетләр белән аралашканда үз фикереңне белдерүдән курыкма, күңелеңә хуш килмәгән тәкъдимнәргә «юк» дип әйтә бел. Үз-үзеңне хөрмәт итү – башкалардан да шундый ук мөнәсәбәт таләп итүнең нигезе.
Яхшы мөнәсәбәтләрнең нигезендә ачык һәм эчкерсез аралашу ята. Әңгәмә вакытында үз фикереңне белдер, кызыксынуларың турында сөйлә, әңгәмәдәшеңне дә игътибар белән тыңла. Иң мөһиме – аралашу берьяклы булмасын. Бер-береңне танып белүгә ике як та омтылырга тиеш.

Кешене беренче күрүдә үк тышкы кыяфәтенә карап бәяләү дөрес түгел. Матурлык – беренче тәэсирнең бер өлеше генә. Ә озак вакытлы, ныклы мөнәсәбәтләр өчен тәрбия, җаваплы була белү, ихтирам, игътибар һәм тормыш карашы күпкә әһәмиятлерәк. Кешенең нинди булуын аның тышкы кыяфәте түгел, ә холкы һәм гамәлләре күрсәтә.

Яңа танышың кеше белән очрашканда шәхси куркынычсызлык мәсьәләсенә дә җитди карарга кирәк. Беренче очрашуларны кеше күп йөри торган җәмәгать урыннарында үткәрү хәерлерәк. Кайда булуың турында якыннарыңа хәбәр ит, шәхси мәгълүматларыңны һәм яшәү урыныңны таныш булмаган кешегә ашыгып җиткермә. Саклык чараларын күрү – шикләнү билгесе түгел, ә үзеңә карата җаваплы мөнәсәбәт.

Егетләр белән танышу, яңа мөнәсәбәтләрләргә керү тормышның бер өлеше генә булырга тиеш. Дуслар, уку, кызыксынулар һәм киләчәккә корган планнар турында онытмаска кирәк. Вакытны һәм игътибарны бер кешегә генә багышлау дөрес түгел. Иң элек үзеңне яратырга, кадерләргә, шәхес буларак үсәргә омтылырга кирәк.

Шуны да истә тотарга кирәк: мөнәсәбәтләр куркуга, басымга яки алдауга түгел, ә үзара ихтирамга, ышанычка һәм ихласлыкка корыла. 
Онытма: синең кадерең кемнеңдер сиңа булган мөнәсәбәте белән генә билгеләнми. Үзең булып кал, үз-үзеңне хөрмәт ит һәм тормышыңдагы һәр карарны уйлап кабул ит. Чөнки матур мөнәсәбәтләрнең башы – иң элек үзеңне кадерләүдән башлана.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар