Логотип
Психолог киңәшләре

Бу 15 психологик ысул сезгә кешеләр белән аралашканда бик кирәк булырга мөмкин

Кешеләр күп булган җирдә нәрсәдәндер бөтенесе көлгәндә инстинкт буенча һәркем төркемдә үзенә якын булган кешегә карый...

1.​ Кешеләр күп булган җирдә нәрсәдәндер бөтенесе көлгәндә инстинкт буенча һәркем төркемдә үзенә якын булган кешегә карый (яки үзе якын итәргә теләгән кешегә).

2.​ Зур игътибар таләп итә торган нинди дә булса җаваплы эшкә тотыныр алдыннан, әлбәттә, борчыласың. Мондый вакытта тынычланыр өчен сагыз чәйнәп карарга яки нәрсә дә булса капкаларга кирәк. Безгә бернинди куркыныч янамаганда гына ашыйбыз бит – шуңа күрә нидер чәйнәүне аң астыбыз «берни булмады, бар да тыныч» дип кабул итә.

3.​ Безгә кемнеңдер ачуы чыкканда, тыныч кала алсак, бу, билгеле, әлеге кешенең ачуын тагын да кабартачак кына. Аның каравы, бу кыланмышы өчен соңрак аңа бик оят булачак.

4.​ Әгәр әңгәмәдәшегез сезнең сорауга яртылаш кына яки бик читләтеп кенә җавап бирә икән, аңа кабат сорау яудырырга ашыкмагыз. Дәшми генә күзләренә карап торыгыз. Җавабының сезне канәгатьләндермәгәнен ул аңлаячак һәм сөйләвен дәвам итәчәк.

5. Безнең йөзләр үзебезнең эчке халәтебезне генә чагылдырып калмыйча, тирә-юнебездәгеләрдә дә шундый ук хисләр тудыра ала икән. Үзеңне бәхетле тоярга теләсәң, рәхәтләнеп, ихластан елмаерга гына кирәк – шунда ук «җавап» елмаюларга күмеләчәксең.

6. Сөйләшкәндә, язганда «миңа шулай тоела», «минемчә» дигән сүзләрне кулланмау хәерлерәк: алар сүзләргә икеләнү, шикләнү төсмере бирә.

7. Бик мөһим әңгәмә алдыннан ул әңгәмәдәшеңне күптәнге якын дустың итеп күз алдына китерергә кирәк. Бездәге тынычлык, үз-үзебезне иркен тотуыбыз шунда ук каршыбызда утырган кешегә дә күчәчәк.

8. Әгәр кем беләндер очрашканда ихластан моңа сөенүебезне күрсәтә алсак, киләсе юлы безнең белән күрешүгә ул кеше үзе дә шулай шатланачак.

9. Башкаларның ниндидер зур үтенечен кире какканнан соң, гадәттә, кешеләр аларның кечерәк үтенечләрен үтәргә тиз ризалашалар.

10. Әңгәмәдәшебезнең аякларын ничек куеп утыруына карап, үзебез өчен бик күп мәгълүмат ала алабыз. Мәсәлән, аның аяк киеменең очы бездән читкә карап тора икән, димәк, ул бу сөйләшүгә тизрәк нокта куярга тели дигән сүз.

11. Җыелышка керергә торасыз ди. Анда сезне күңелсез сөйләшү көткәнен, сезне тәнкыйтьләячәкләрен тәгаен беләсез. Бу очракта ул кеше белән янәшә утыру хәерлерәк. Тәҗрибә күрсәткәнчә, ул сезгә нидер әйтеп ачуын, парын чыгарудан бөтенләй баш тартмаса да, моны күпкә йомшаграк итеп әйтәчәк.

12. Үз-үзеңә ышанычың нык булуын күрсәтергә өйрәнсәң (ә безнең күбебез моңардан нигәдер курка!), сиңа шунда ук кешеләр тартыла башлый.

13. Кешеләргә хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшлисезме? Алайса бу киңәш сезгә. Урындык артыгызга көзге элеп куегыз: сезгә мөрәҗәгать иткән кешеләр үзләрен күпкә иплерәк тота башлаячак – көзгедә үзен усал, ачуы чыккан кыяфәттә кемнең күрәсе килсен инде?!

14. Яңа танышкан кешенең күзләре нинди төсле булуга игътибар итү – бик кирәкле, файдалы гадәт. Күзләренә озаграк карап тору аркасында, аның сезгә карата шунда ук симпатиясе барлыкка киләчәк – сезне якын итәчәк.

15.​ Күзегез төшеп йөргән кеше белән беренче тапкыр очрашырга барырга җыенасызмы? Моның өчен нинди дә булса матуррак, рәхәтрәк урын сайлагыз. Соңыннан ул очрашуны искә төшергәндә, күңелегездә әлеге урын белән бәйле җылы, рәхәт дулкын да кузгалачак.

Теги: аралышу

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар