Фәридәнең баскычлардан төшеп-менү түгел, тигез җирдә йөрерлек тә хәле юк иде... Табиб аңа торып йөрергә, хәтта ашханәгә дә үзенә барырга кушты.
(ТОРМЫШ ЯЗГАН ХИКӘЯТ)
Фәридәнең баскычлардан төшеп-менү түгел, тигез җирдә йөрерлек тә хәле юк иде... Табиб аңа торып йөрергә, хәтта ашханәгә дә үзенә барырга кушты.
– Моңарчы ашларыңны бүлмәңә ташып, сине кадерләп кенә тордык, инде үзеңә барып ашарга туры килер, – диде табиб, елмаеп.
Кулыннан тотып диваннан торгызды да бүлмә буйлап йөртеп карады. Аякларының хәлсезлеге бер нәрсә – йөри-йөри ныгыр, ә менә тын кысылуы, йөрәк хәлсезлеге белән нишләргә?
– Йә, ничек? Бик авыр түгелме? Җиңел булмас инде ул. Йөрәк бит! Тизрәк тереләсең килсә, аякка басмыйча ярамый. Чыгып йөрергә вакыт, әйдә, бүгеннән башлыйбыз. Ашыкма, акрын гына йөр. Баскычтан төшкәндә-менгәндә тотын. Егыла күрмә! Туктап-туктап ял ит.
– Тырышырмын инде. Авырлыкка түзәргә өйрәнгән мин, монысына да түзәрмен, – диде ул табибка.
– Ярый, Аллага тапшырдык. Төшке ашка үзең барасың, ялгыз гына түгел, кеше белән йөрергә тырыш, – диде табиб чыгып киткәндә.
Фәридә бераз ятып хәл алды, аннан ашыкмыйча гына киенеп, бүлмәсеннән чыкты. Ярый әле икенче катта гына. Ул килгәндә, беренчедә урын беткән иде. Бу шифаханәдә күбесенчә операцияләрдән соң, сәламәтлекләрен тергезергә килгәннәр дәвалана. Ярасын тотып, бераз бөкрәя төшеп, акрын гына атлап йөрүчеләр байтак иде. Ашханәгә беренче мәртәбә килгәнгә, аны диетсестра шундук күреп алып, инде ашап утыручы өч ир-егет янындагы буш урынга алып килеп утыртты. Ярый, үзе кебекләр икән әле. Исәнләштеләр. Фәридәгә дә ашларны берәм-берәм китереп тезделәр. Янәшәсендә утыручы урта яшьләрдәге ир, аеруча игътибар күрсәтеп, әле тегесен, әле монысын алып биреп торды. Ул берничә көн алдан килгән булганга, инде хәлләнә башлаган. Хәрәкәтләре дә төгәлрәк һәм җитезрәк иде.
Ашаганнан соң бергәләп саф һавага чыктылар. Аяк астында шыгырдап торган ак кар хәтерләрне яңартты. Яшь чаклардан уратып кайтарды. Ак фетр итекләрдән коры карны шыгырдатып клубтан кайткан чаклары исенә төште.
Әлегә күп йөрергә ярамаганга, бераздан кереп киттеләр. Хәрәкәтләнү күбрәк булды бугай – тәндәге һәм эчтәге җөйләр авырта башлады. Җитмәсә, йөрәк тигез типми – бер-икене тибеп ала да китә дулап, китә дулап, бераздан туктап куя, аннары яңадан аралаш тибә башлый. Операциядән шулай калды. Ул көнне исенә төшерсә, чәчләре үрә тора.
* * *
Операция өстәлендә үтереп авыртудан уянып китте Фәридә. Наркозның тәэсире бетеп килә иде. Шулай да тулысынча айнымаган иде әле. Наркозны күп бирмәгез, уянмавым ихтимал, мин эчә торган кеше түгел, аракыны авызыма да алганым юк, дип, үзе әйтте (эчкән кешене наркоз тиз алмый икән). Шуңа күрә аны чамалап кына бирделәр. Башта аңламыйча торды: бу нинди түзеп булмаслык авырту, йөрәк турысын кем казый шулай итеп? Аның ыңгырашуын ишеткәч, операция ясаучы хирург:
– Уянып килә, тизрәк төгәлләргә кирәк. Иркенәергә вакыт юк, – диде ярдәмчеләренә.
– Ханым, бераз түзегез инде, хәзер тәмамлыйбыз. Бар да әйбәт бара, борчылмагыз, хәзер бетә. Хәзер, хәзер, – дип, Фәридәне дә тынычландырырга ашыкты.
Шунда гына үзенең кайдалыгын аңлап алды, исән калганына шатланды. Тик авыртуга ничек түзәргә?!
Менә операция тәмам. Инде аңында булганга, соңгы эшләрне аңа сөйли-сөйли, тынычландыра-тынычландыра башкарды табиб. Үз эшен бетереп, ясалма сулыш алдыру аппаратын өзгәч, үзенә суларга кушты:
– Сулагыз, сулагыз! Инде сезнең чират.
Фәридә сулый алмый бәргәләнә, зәңгәрләнеп килә башлады. Табиблар шунда гына эшнең нидә икәнен аңлап алды: тын юлларын томалап торучы марля алынмаган икән. Тиз генә аны суырып чыгардылар. Шуннан соң гына сулый башлады.
Аны реанимация бүлмәсенә кертеп салдылар. Аңына килсә дә, наркозның тәэсире көчле иде әле. Берзаман аркасы ташка әйләнде, җилкә мускулларын көзән җыера: авыртуга чыдар хәл юк. Ыңгырашуын ишеткән шәфкать туташы янына йөгереп килде.
– Спи-на, спи-на! – диюдән артыгын әйтә алмады Фәридә. Әллә баш эшләми, әллә тел әйләнми шунда.
Шәфкать туташы хирургны чакырып китерде.
Анысы тегеләй дә, болай да борып, арканы тишеп куелган трубканы да тартып карады – эшнең нидә икәнен аңлый алмады. Аптырагач, шәфкать туташы Фәридәнең аркасын тотып карады: арка мускуллары җыерылып килгән дә таш кебек каткан иде.
– Мондый арка белән ничек операциягә керттегез! Алдан бер-ике көн массаж ясарга кирәк иде, – диде шәфкать туташы. Табиб, кулын куеп карагач, үзе дә моңа ышанды. Ниндидер укол ясарга кушты. Уколдан соң гына Фәридә тынычланып йокыга талды.
Берзаман бүлмәдәге тавышка уянып китте. Күзен ачып, тирә-юньгә күз салды. «Кайда соң мин? Ник монда ятам? Нинди тавыш бу?» Караса, ике шәфкать туташы талашыпмы-талаша. Тавышны сәламәт чагында да күтәрә алмаган Фәридәнең әле яңа гына тирән җәрәхәт алган йөрәге чыдамады: тибешенең рәте-чираты булмыйча, хаоска – тәртипсез тибешкә күчте.
Аннан соң ни булганны хәтерләми – үлеп киткән. Клиник үлем диләр бу турыда. Ярый әле хирург янәшәдә генә булган. Тиз генә кабат операция бүлмәсенә алып кереп электрошок ясаганнар. Шуның белән кабат җан керткәннәр, теге дөньяга җибәрмичә, коткарып калганнар.
* * *
Күзләрен ачып җибәргәндә, хирург та, шәфкать туташы да янында иде. Аңына килүен күргәч, йөзләренә елмаю чыкты.
– Менә маладис, менә рәхмәт. Куркытып та карадың безне. Башка алай борчыла күрмә, кабатланса, коткарып кала алмабыз, – диде табиб.
Йөрәк тибешен, кан басымын үлчәде дә, канәгать калып, реанимация бүлмәсеннән чыгып китте.
Ул киткәч, күзләрен ачыбрак караса, бераз читтәрәк – туктаусыз тәгәрәгән яшьләрен сөртеп торучы энесен (куркудан һәм жәлләүдән агарып калган: министр димәссең дә!), зур урында утыручы, шулай ук күзләренә яшь тулган якын дустын, елап шешенеп беткән кызын абайлап алды Фәридә. Аларны, бигрәк тә кызын шул хәлдә күргәч, яңадан йөрәге сыкрый башлады. Аннары көч-хәл белән:
– Ләйсәнне чыгарып торыгыз. Үзегез дә еламагыз, миңа авыр, – диде.
Якыннары артык борчымаска булды, иртәгә килербез, дип, саубуллашып китеп бардылар. Алар инде аның шулай сөйләшүенә дә риза иде.
Көн арты көн үтте. Хәле яхшыра барды. Бер көн операция ясаган хирургы кереп:
– Бер дә борчылмагыз, операция уцышлы үтте. Кан салырга кирәк булмады. Берочтан үпкәгездәге бер-ике кара тапны кисеп алдык. Бала чакта үпкә ялкынсынуы белән чирләгәнсез икән, шуның эзләре калган. Куркырлык бернәрсә дә юк. Боларны авыру карточкасына язып тормыйбыз. Белеп торыгыз дип кенә әйтүем, – диде.
Берничә көннән аны «Ливадия» шифаханәсенә озаттылар. Аннан тәмам сәламәтләнеп кайтырга тиеш. «Ливадия» – күптән таныш шифаханә. Аның баш табибы да бик җайлы кеше. Бар да әйбәт булачак.
Ул яктан җаны тыныч иде Фәридәнең.
* * *
Кичке ашка барырга чыкса, ишек төбендә – ашханәдә янәшә утырган теге ир. Рәсим исемле. Күптән түгел генә инфаркт кичергән. Үзен инде яхшырак хис иткәнгә, Фәридәгә дә булышасы, хәлен җиңеләйтәсе килә. Аның бөтен гамәле Фәридәне үз итүен сиздереп тора иде. Күрше бит, күрше хакы – Алла хакы.
Авыр минутларда җылы мөнәсәбәт күрсәтсәләр, күңел үсенә, яшисе килә башлый икән ул. Көчле авыртулар басып киткән җанны-тәнне дәрт биләп ала. Яшәү дәрте. Әллә ниләр эшләп ташлардай буласың. Тик... әлегә көч-дәрман юк, бер генә нәрсә дә сиңа буйсынмый. Уйламыйчарак кинәт ясаган һәр хәрәкәт көчле авыртуы белән тирән җәрәхәтне сиздереп тора.
Боларны исәпкә алмасан, барын да ташлап, мәңгелеккә китеп баруың да бар. Шуңа күрә һәр хәрәкәт үлчәүле, һәр адым санаулы.
Һәр чирнең табигатен дә белеп бетергән кеше юк бит әле. Кайчакларда тигез генә, бернинди сикәлтәләрсез узып бара торган чир дә бер сәбәпсез, үзеннән-үзе, кинәт кенә юлын йә сукмагын үзгәртеп җибәрергә мөмкин. Аның «уенда» ни икәнен кем белгән? Кайчакларда бу үзгәреш өчен адымыңны тизләтеп җибәрү дә җитә кала. Артыгын кыландыңмы, беттең: йөрәк сикерә, кан басымы уйный башлый, хәл китә. Тормыш фәлсәфәсе дә шундый: уйламыйча, ашыгып яки үчләшеп эшләнгән гамәлнең шулай ук катлаулы нәтиҗәләргә китерүе көн кебек ачык.
Көннәрдән бер көнне аның белән дә шундый хәл булды. Кичке аштан соң саф һавада йөрергә чыккан җиреннән, инде ярыйдыр дип уйлап, адымнарын тизләтеп алды, баскычтан бүлмәсенә күтәрелгәндә дә туктый-туктый менмәде, тыны кысылса да, тоташ адымнарга юл куйды. Шул җитә калды: бераздан башланган йөрәк сикерүе төнге унбер-уникеләргә тәртипсез тибүгә күчте. Бәхетенә, сөйләшкән тавышлар ишетеп, үрмәләп булса да коридорга чыгып егылды. Коридордагылар, күтәреп алып, караватына кертеп салды. Берәүләр табибка йөгерде, икенчеләре аның янында калды. Ул арада баш табибка да хәбәр иттеләр. Ниндидер дарулар биреп карадылар, ярдәме булмады. Ашыгыч ярдәм машинасы чакыртып, шәһәрнең 15 нче хастаханәсенә алып киттеләр. Андагы хәлләрне күргәч, хәле тагын да авырайды: беренчедән, каршы алырга тиешле табиб ярты сәгатьтән соң гына төште; икенчедән, авыру тарихы язып җибәргән кәгазь булуга да карамастан, болай да үлем хәлендәге Фәридәне тилмертеп, табиб унбиш-егерме минут буе авыру тарихын сөйләтте. Аларны сөйләү түгел, сүз әйтергә дә авыр иде. Әле аннан соң да бернинди ярдәмсез ярты сәгатьләп көтеп утырды. Ахыр чиктә, аңын җуя башлап, утырып торган кушеткасына ауды. Шуннан соң гына кемдер җитәкләп бишенче катка – кардиология бүлегенә җәяү алып менеп китте. Аякларын көчкә сөйрәп, сулый алмыйча буыла-буыла ярымаңсыз менеп җиткән Фәридәне коридорга, ярыкларыннан җил белән кар өреп торган тәрәзә буендагы караватка китереп салдылар. Өстенә керләнеп һәм исләнеп беткән, җәй көне яшь баланы төрә торган шакмаклы юка одеял яптылар. Шуның белән эш бетте. Берәр сәгатьтән ниндидер укол ясадылар да иртәнгә кадәр берүзен калдырып киттеләр. Табиб бер мәртәбә дә янына килеп карамады.
* * *
Төне буе йоклый алмады Фәридә. Декабрьнең иң салкын көннәре. Суык коридорда, ябыштырылмаган тәрәзә буенда, беренчедән, шакырдап катты; икенчедән, теге уколның әлләни ярдәме тимәде; өченчедән, иртәнге сәгать унны узып китте: ник бер кеше килеп карасын. Унберенче яртылар тирәсендә шәфкать туташы килеп, баштанаяк юка одеялга төренгән Фәридәнең бит турысын гына ачып карады да:
– Үлмәдеңме әле? – дип сорады.
– Исән әле, – диде Фәридә, көч-хәл белән. Шул арада коридор җанланып китте.
– Менә ул, исән әле, – дип тынычландырды тегеләрне.
Тиз генә Фәридәне каталкага күчереп салдылар да биш урынлы буш бүлмәгә кертеп яткырдылар. Янына тагын ике-өч хатынны керттеләр. Буш палата булган икән кичен үк. Ул арада табиб белән профессор да кереп җитте. Хәлне сорашып, ник кем икәнегезне әйтмәдегез дип, тиз генә тегесен-монысын билгеләүгә, шәфкать туташлары дәвалый ук башлады. Фәридә түзмәде, көчкә телен әйләндереп:
– Ни булды сезгә? Кичә үләргә яткырган идегез бит, – дип сорады.
– Шуның өчен эләкте кичәгеләргә. Сезне министр энегез, шифаханәнең баш табибы, эшегездән ниндидер нәчәльник, сәламәтлек саклау министры эзләтә. Зур урында эшлисез икән бит.
Бераз җиңел булып китте: ниһаять, кешечә мөнәсәбәт була икән, үләргә ирек бирмиләр инде болай булгач. Икенчедән, ачуы чыкты: кара син боларны – нинди икейөзле, ялган табиблар. Кемедер булса – карый, булмаса – егылып үл. Ходаем, киләчәктә яңадан болар кулына эләгергә язмасын!
Ирексездән, Карл Маркс урамындагы кардиоүзәкнең баш табибы Гапоненко исенә төште. Шулкадәр дә яхшы күңелле, үзенә дәваланырга яткан һәр авыру өчен борчылып, һәрберсенә ярдәм итәргә тырышуы белән башкалардан аерылып тора ул.
Әлеге бүлмә канатлы тараканнары белән үзәгенә үтте. Идәнне юып чыгарганнан соң бөтен идәнне каплап алган бу кызыл тараканнардан җанын хәтәр курку биләп алды: әгәр барысы бергә авыруларга ябышса, кешедән сөякләре дә калмастыр, мөгаен. Тумбочка, өстәл, стена, түшәм тулы бу хәшәрәтләр очып-очып караватларга төшә, көндезен дә, төннәрен дә йоклатмыйча, тешләп интектереп бетерә. Шунысы гаҗәп: моңарчы Фәридә аларның оча алганын белми иде – аңа зур ачыш булды.
Нәрсә бу? Күрмиләрме? Белмиләрме? Юк-юк, күрәләр дә, беләләр дә, чарасын гына күрмиләр.
Иртәгесен хәл белергә кергән профессор белән табибка бу хәлне сөйләп биргәч, ике урынлы палатага күчерделәр. Ниһаять, анда чиста һәм тараканнарсыз иде. Беренче төн анда да тынычсыз узды. Дәваланырга яткан бер алкаш төне буе коридорда акырып-бакырып, сүгенеп чыкты. Беркемгә йокы бирмәде. Тыючы да булмады. Бу кадәр тәртипсезлектән, шакшылыктан туеп, хезмәт күрсәтүче персонал төнгә үзләренең чиста почмакларына кереп кача, ахрысы. Берәр зарың булса да эзләп табарлык түгел аларны.
* * *
Әбәттән соң ял итәргә яткан гына иде – кинәт палата ишеге ачылып китүгә сискәнеп куйды. Ишек төбендә... Рәсим елмаеп тора. Йөзе ап-ак, үзе көчкә сулый. Кулында күчтәнәчләр. Карават янындагы урындыкка килеп утырды да, өзек-өзек тын алып:
– Син мине моннан ары болай куркытма. Минем йөрәк тә бит таштан түгел, туктап куюы бар син юкта, – диде.
Аннары яшьләнгән күзләрен тәрәзәгә күчереп, бераз тын торды да учлап даруын эчеп куйды.
– Син нишлисең, Рәсим? Үләсең бит, берьюлы бу кадәр дару эчәләрмени? – диде Фәридә, ниһаять, телгә килеп.
– Мин, бу хәлне ишеткәч, үлемнән калдым инде. Алып калдылар. Ничек борчылуымны аңлатып бирә алмыйм. Төн уртасында чыгып йөгерә идем инде, тотып кына калдылар. Аннары үзем ычкына яздым. Икенче көнне үк килә алмаганга ачуланма, яме. Гафу ит! Менә бүген генә аякта. Яттым мин дә.
– Син нәрсә, Рәсим?! Нишлисең син?! Бу араны кар ерып килергә дә кирәк бит әле. Якын җир түгел ләса. Бишенче катка ничек мендең?
– Йөгерә-йөгерә килдем, йөгерә-йөгерә мендем. Синең өчен бик курыктым! Әйтерсең, гомер буе бергә яшәгән иң якын кешем. Әгәр бер-бер хәл булган булса, артыңнан китеп бара идем, чын әгәр.
– Рәсим! Син бит бу «егетлегең» белән мине дә куркытасың. Инфаркттан соң шулай кыланырга ярыймы? Сакла үзеңне, әле бит яшисе дә яшисе. Сүз бир: моннан ары болай күтәрелеп бәрелмим дип. Куркытма берүк. Минем аркада сиңа начар булуын теләмим. Әллә миңа җиңел булыр идеме?
– Сүз бирмәсәм дә, тырышырмын. Син дә үзеңне сакла. Ниһаять, исән-сау икәнеңне күреп шатландым. Болай булгач, аякка басасың. Ихтыяр көчең зур синең. Берише җебек китеп барган булыр иде мондый хәлдән соң. Син – молодец! Һәрвакыт шулай нык бул! Һәр көрәштә дә җиңеп чык, ярыймы?
– Ярар. Сиңа да шундый ук теләкләр. Сиңа китәргә вакыт, Рәсим! Хәзер табиб керергә тиеш. Башка килеп йөрмә. Тиздән үзем кайтам. Бу сиңа – боерык. Әйтмичә генә киткәнсеңдер әле. Эзләмәсеннәр тагын.
– Табибка әйтеп тормадым. Бүлмәбездәге егеткә генә әйттем дә йөгердем. Борчылма, эзли башлаганчы кайтып җитәм мин.
Рәсим, урыныннан кузгалып, янына килде. Беренче тапкыр күргәндәге кебек, күзләрен тутырып карап торды. Бер утырды, бер торды. Нидер әйтмәк булды, әйтә алмады. Ахыр килеп, чәчләреннән сыйпап, маңгаеннан үпте дә, күчтәнәчләрен тумбочка өстенә куеп чыгып китте. Ишекне япканчы, борылып карады – күзләрендә яшь иде.
Рәсимнең үзе өчен болай борчылуы тетрәндерде, хәйран калдырды Фәридәне. Җәрәхәттән торган йөрәгенә сихәт салды, яшәү теләген арттырды. Болай булгач, сәламәтләнә ул, Аллаһ боерса. Әнә бит, Рәсим дә сихәтләнүгә «установка» биреп китте. «Тизрәк терелсен иде, ул да бит үзенекеләргә бик кирәк, сәламәт килеш кирәк» дип уйлап куйды Фәридә.
* * *
Берничә көннән, инде шактый хәлләнеп киткәч, кире шифаханәгә илтеп куйдылар. Табиблар да, бергә йөргән ханымнар да аның исән-сау әйләнеп кайтуына сөенде. Рәсимне әйтәсе дә юк. Фәридә хастаханәдә яткан берничә көн эчендә ул ябыккан, талчыккан. Рәтләп ашамаган, рәтләп йокламаган. Үзе өчен бик якын күргән кешесен төшке аш вакытында күргәч, атлаган җиреннән туктап калды. Озак кына карап торды. Аннары, тиз-тиз килеп, аркасыннан кочып, чәчләреннән үбеп алды. Мондагылар анын өчен нык борчылып йөргәнен белгәнгә, бу хәлгә тиешле нәрсә дип кенә карады, беркем дә гаеп итмәде.
Рәсимнең мондый игътибарына күңеле булып:
– Мин булмаган арада кеше азайган икән. Безнең партиянең күбесе киткән. Яңалары да килеп өлгергән, – дип кенә әйтә алды.
– Фәридә, – диде Рәсим, янына килеп утыргач, – иртәгә миңа да китәргә. Өченче көн үк китәргә тиеш идем инде. Син кайта дигәч, тагын ике көнгә озайттым. Сине күрмичә китәсем килмәде. Синсез яшәгән бер атна минем өчен күтәрә алмаслык газап булды. Табиб та ачуланып бетерде: ул кадәр кайгырырга ярамый, үз хәлең дә хәл бит әле, ди. Нишләтим соң җанымны, йөрәгемне – сыкрый да тора, сыкрый да тора. Сине юксынудан бит ул. Югалтам дип куркудан. Саклый алмадым мин сине, ачуланма, зинһар. Югыйсә, син күземә күренү белән бу вазыйфаны үземә йөкләгән идем: бу чибәр хатынны моннан тергезеп җибәрергә кирәк, дип. Булмады. Инде үз көчеңә генә таянырга кала. Бер киткәч, монда килеп йөри алмам. Мине әлегә өйдән чыгармаслар. Җитмәсә, кыш көне. Машинага да утырып булмый әле.
– Нинди машина? Нинди йөрү әле сиңа? Өеңдә, ишегалдыңда йөрергә була әле, кирәк тә, ә менә шәһәрнең бер читеннән икенчесенә чыгып китү, тукталышларда басып тору, селкенә-селкенә автобуста килү синең өчен түгел, сәламәт кешегә дә җәфа. Уйлама да хәтта. Бу хәлләрдән исән-сау калырга кирәк, кабатланмасын өчен күп көч куярга туры киләчәк. Ишетсен колагың – өеңдә генә ят, өй тирәсендә генә йөр! Аңлашылдымы?
– Бу кадәр ачуланма инде, Фәридә. Синең сүзләрне боерык итеп кабул итәм итүен, әмма бер нәрсәгә каршы килмә: икебез дә ныклап аякка баскач, һичшиксез күрешәчәкбез. Аңарчы телефон аша хәл белешеп торачакбыз. Әйе бит?!
– Сүз дә юк, хәлләрне белешеп торырбыз.
Төшке ашны ашап, урамга чыкканда икесе дә моңсуланып калган иде. «Иртәгә Рәсим китә, миңа таяныч калмый. Аннан башка күңелсез булыр инде», – дип уйлап алды ул. «Мин киткәч, кемгә таяныр инде. Ичмасам, таныш-белеш тә юк, кушып кына калдырыр идем» – Рәсимнең башына килгән уй шул булды. Хет бүген кадерләп калыйм, дип, Фәридәне култыклап алды да, шифаханә бакчасына таба алып китте. Уртак әрнүләр булган, инде дус дип әйтерлек кешеңнең терәген тоеп, саф һава сулап йөрүдән дә рәхәт нәрсә юктыр мондый чакта. Фәридәнең башында әллә нинди матур фикерләр туа башлады. Яшь чаклары кабат исенә төште.
...Тирә якта ап-ак кар көртләре,
Карлы сукмак илтә үрләргә.
Йөрәкләргә җылы наз йөгерә
Кагылып кына киткән иңнәрдән.
...Әй гомерләр! Тормыш гүзәллеген
Күрмичә дә калдык бит әле.
Яшисе бар, кадерләрне белеп,
Ашыктырма, Тәңрем, көт әле!
Озын гомер бүләк ит әле!
Шигырь юллары булып төшкән шушы уй-фикерләрен Рәсимгә дә әйтә барды. Рәсим гаҗәпкә калды.
– Синең мондый сәләтең дә бармыни? – диде. – Белмәгән идем. Шәп, шәп! – Кинәт кенә иелеп, Фәридәнең маңгаеннан үбеп алды.
Аерылышу алдыннан була торган халәт: күңел төшенке, ни турында сөйләшергә белмисең. Бераз йөргәч, арып, бүлмәләренә менделәр. Ял итәргә кирәк. Кичке ашка барырга җыенып кына торганда, кемдер ишек шакыды.
– Керегез, ачык, – диде Фәридә.
Рәсим килеп керде. Йөзендә борчылу, дулкынлану.
– Мине алырга улым килгән, машинасы белән. Иртәгә килә алмыйм, командировкага китәм, ди. Шуңа бүген алып кайтырга булган. Хуш, Фәридә! Үзеңне сакла. Без күрешәчәкбез, исән генә булыйк. Мин киттем. Сиңа шылтыратырмын, табиб аша. Башка телефон юк монда. Син дә шылтырат, яме, – диде дә маңгаеннан үбеп чыгып китте.
«Ярар, ярар, исән-сау кайтып җитегез», диюдән уза алмады Фәридә. Шулай кызулап саубуллашырбыз дип уйламаган иде. Кичен иркенләп сөйләшеп утырырбыз, дип ниятләгәннәр иде. Ходай язмаган, күрәсең.
Кичке ашка үзе генә китте. Үзе генә кайтты. Беркем белән дә сөйләшәсе килмәде. Икенче көнне дә, өченче көнне дә үзе генә йөрде. Хәле яхшыра төшкән иде. Ашату әйбәт, саф һава. Табиблар көненә берничә мәртәбә тикшереп тора. Күңеле генә тыныч түгел: уенчыгын югалткан бала кебек, шыңшый-шыңшый нидер эзли, таба гына алмый.
Рәсим киткәч яшәгән берничә көн эчендә үзеннән башка Рәсимгә ничек авыр булганын, ниһаять, аңлады ул. Күңелен бушатыр, бераз гына булса да тынычланыр өчен хат язарга утырды. Ул аны Рәсимгә җибәрмәячәк, билгеле. Тынычлыгын бозмаячак, сәламәтлегенә зыян салмаячак. Шуна күрә үзендә генә саклаячак. Очрашу насыйп булса, бәлки, кайчан да булса бер күрсәтер.
«Рәсим!
Хат язарга булдым әле сиңа. Җаным тынычланмасмы дип. Әле генә табибтан кайтып кердем. Ятим кеше кебек әйләнгәләп йөрдем-йөрдем дә, күзләремә – яшь, күңелгә моң тулып, кабат урамга чыгып киттем. Анда да син юк: баскычтан култыклап төшерүчем, җайлап кына тотып алып менүчем – син юк. Кәеф төшенке, сөйләшәсе дә, син утырган якка борылып карыйсым да килми: күңелем тулып, күзләремне яшь пәрдәсе каплар да, кеше алдында оятка калырмын, дип куркам. Мине белгән, хастаханәгә эләккәнче бергә йөргән халык әүвәл минем хәлне, аннан сине сораша. Миңа авырдыр дип уйламый. Миңа булган гаять итагатьле мөнәсәбәтеңә, үзеңә шулкадәр ияләнгәнмен икән, бөтен җирдән сине эзлим. Миңа син җитмисең, елмаюлы карашың, сәламәтлегем өчен борчылуың җитми. Нык авыр миңа. Сиңа да шулайдыр, дип уйлыйм. Син дә бәлки шулай юксынасыңдыр, мине эзлисеңдер. Бүлмәмдә дә синең тавышың яңгырамый инде. Тыйнак кына ишек шакып, читенсенеп кенә, оялып кына килеп керүләрен гел истә.
Бүген 29 декабрь. Тиздән Яңа ел. Көн гаҗәеп матур. Агачларны кар сарган. Фотога төшәр өчен искиткеч урыннар бар. Әмма син булмагач, фотога да төшәсе килми. Урман эчендәге сукмактан йөреп кайтасым килә, анда да бик матурдыр. Ялгыз шикләндерә, теләк тә юк. Хәлеңне белер өчен, вакыт-вакыт шылтыратып аласы килә, үземне тыеп калам. Табиб аша шылтыратырга була бит югыйсә. Бу көннәрдә мин шуны аңладым: һәрвакыт, бигрәк тә авыр көннәрдә, таяныч булырлык дусларның булуы зур бәхет икән.
Өйгә кайткач, бар да онытылыр, бәлки. Өй мәшәкатьләре, эш. Ходай кушып, тиздән эшкә чыга алырлык булсам иде. Эш йөрәктәге яраларны тизрәк төзәтер, сагынуларны да киметер кебек тоела. Гел аралашып яшәмәгәч, дуслык та бетәр инде.
Менә хәзер миннән калып яшәгән атнаңда ниләр кичергәнеңне яхшы аңлыйм мин. Кая барып бәрелергә белмисең, күңел тула, йөрәк яна икән. Ничек яшәдең, дип сорагач, хәлемне үзем генә белдем, дигән идең.
Син инде өйдә. Өй шартлары бөтенләй икенче. Инде тынычлангансыңдыр. Сәламәтлегең дә ныгып барадыр. Синең өчен борчылмаска да буладыр, бәлки. Алай булса, мин шатланам гына. Аллага шөкер, дип кенә торырмын. Иң мөһиме: сәламәт булу...»
Хатын төгәлләп бетерә алмады: бүлмәгә кызлары килеп керде. Хәл белергә килгәннәр. Алар белән чәйләп, сөйләшеп утырганнан соң, озатырга чыкты.
Эш кешеләре бит – кызу тоталар.
Балалары киткәч, ашыкмый гына, нинди авыр хәлләрдән дә исән калуына шатланып, күкрәкләрен тутырып салкын саф һава сулый-сулый, аллея буйлап китеп барды.
Салкын карны шыгырдатып, уйларына чумып йөргәндә, аңа янә шигырь юллары килеп иреште.
Кайтып киләм кышкы юллар урап –
Көтә бары синең күләгәң.
Әмма бер моң һаман яңгырый күк
Икәү бергә утырып көйләгән...
Котылмакчы булам бу уйлардан –
Боерыкларны йөрәк үтәми.
Синең сурәт, тынычлыгым алып,
Уйларымда йөри үтәли.
Боларны сөйләргә янында Рәсим үзе юк инде.
Кайчан да булса очрашсак, һичшиксез сөйләп күрсәтермен дип, хәтеренә уеп куйды Фәридә. Бер-ике көннән, сәламәтлекне тергезү вакыты чыгып, үзе дә кайтып китте. Инде Яңа ел җиткән иде...
Шуның белән хикәят тә бетте...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк