Логотип
Проза

Яшьлегем ялгышы

 «Еракта үсеп килгән кызчык минем баламмы, түгелме?»  Үз гомере буена бу сорауга җавап эзләп, ир күпме газапланды! Төнен дә, көнен дә тынгы бирмәгән шул газап аша яшьлек хатасы өчен җәзаны да җитәрлек алды кебек инде Рәдиф...

 «Еракта үсеп килгән кызчык минем баламмы, түгелме?»
 Үз гомере буена бу сорауга җавап эзләп, ир күпме газапланды! Төнен дә, көнен дә тынгы бирмәгән шул газап аша яшьлек хатасы өчен җәзаны да җитәрлек алды кебек инде Рәдиф. Үзеңнән соң бу җирдә дәвамың каламы-юкмы – моны белү һәркем өчен дә бик мөһим. Ә утыз елга якын бергә гомер иткән хатыны Ризәлә белән алар тамырсыз агач кебекләр – балалары булмады. Авырга калгач, Ризәлә: «Әлегә без яшь, аякка басасыбыз бар», – диде. Хатынын бала төшертергә җиңел генә чыгарып җибәргәненә Рәдиф әлегә хәтле күңелендә үкенеч тоя. Барма, йөрмә дигән сүзне тыңламаган хатынны бәйләп куясы бар иде! Аныкы гына түгел, ә Рәдифнеке дә иде бит ул тумый калган бала! Ә Ризәлә бер селтәүдә барысын да үзе дөрес санаганча хәл итте. Башкача балага уза алмаган кысыр хатын үзе дә терсәген тешләде дә бит, тик соң иде инде. Дәваланып та карады, өшкеренеп тә. Тик ана булу бәхете тумаган баласының гомере белән бергә киселгән иде инде.
«Минекеме ул бала?» – төнге йокыларын алган бу сорау дистә еллар буена Рәдифнең миен бораулады. Хатынына да үзенең яшьлек хатасы хакында ачыла алмады – кысыр калган Ризәләнең тагын депрессиягә биреләсен белә иде. «Минекеме?..» Күп еллар элек кызлар яшәгән тулай торакка килеп йөргән солдаттан авырга калган Дәлия хәбәр иткән иде: «Синең балаң туды. Кызың! Исеме Алсу!» Хәрби хезмәтен тәмамлар алдыннан Рәдиф качып-посып Дәлия янына кызын күрергә килде. Бүлмә ишеген шакуга Дәлия чыкты һәм тиз генә үз артыннан ишекне ябып куйды. Тулай торак бүлмәсе бәләкәй – барысы да уч төбендә сыман күренә. Ишек ачылып ябылган шул арада Рәдифнең үткер күзләре күреп өлгерде: балалар караватында нәни кызчык кыймылдый, ә диванда җәелеп ир заты йоклап ята. Кеше күрмәсен, аны-моны ишетмәсен дигәндәй, Дәлия Рәдифне коридорга төртеп чыгарды һәм сәламенә дә җавап бирмичә пышылдады: «Соң инде! Кияүгә чыктым!» «Минекеме бала?» – Рәдифнең бу соравына да Дәлия җавап бирүне кирәк тапмады һәм көтелмәгән кунакны тизрәк төрткәләп чыгару ягын карады. Шулай итеп, Рәдиф баласын күкрәгенә кысып сөя дә алмыйча, кире борылып китте. Рөхсәтсез частеннан киткәне өчен солдатны чак төрмәгә утыртмадылар. Ә иң кыены – баланың үзенекеме-түгелме икәнлеген төгәл белмәү иде. Дәлиядә куна калучы үзе генә түгел икәнлеген Рәдиф яхшы белә иде. Кайчан күрмә – чибәр, зифа буйлы Дәлия ялгыз түгел иде. Аның янына тыеп булмаслык ярату тартты дип тә әйтә алмый Рәдиф. Солдат егетнең тәнендә-канында кыргый дәртнең котырынган чагы, ә Дәлия назларын кызганмый иде... Мәхббәттән түгел, ә очраклы назлардан гына туган шул бала Рәдифнең гомерлек тынычлыгын алды. Ризәлә белән балалары булмавы да утка май өстәде. Баласыз калу хәсрәтен бөтен тирәнлеге белән тойганда, бигрәк тә Ризәлә белән аңлаша алмаганда, Рәдифнең Дәлия янына чыгып китәсе, кызы белән икесен эзләп табасы, барысын да ачыклыйсы килә иде. Тик хәтеренә диванда яткан ир, Дәлиянең үзен төрткәләп ишектән чыгаруы күз алдына килүгә, бу теләген тыя килде. Кеше тормышына кысылып, ни кыла аласың син хәзер? Синекеме-түгелме, чит ир кызны үз баласы итеп үстерә булыр. Ә кемнән туганын да белмәгән кызчык аны үз әтисе санар.
Урамнардан үткәндә кеше баласына күтәрелеп карамаска, икесе өчен дә авыр бу теманы кузгатмаска тырышып яши-яши, дистә-дистә уртак еллары узды Рәдиф белән Ризәләнең. Бәхетле чаклары да булды. Кыен чаклары да. Тик бәхетле саналган кыска гына шул мәлләрне дә балалары булмау хәсрәте томалый килде. Фатирлары, машиналары бар, тормышлары түгәрәк иде. Ә шулай да дөньяларының бер ягы, юк, бер яртысы җимерек-китек иде. Үз гаепләре белән баласыз калулары икесенең дә җанын телгәләде. Инде кысыр калуы тәмам билгеле булгач, Ризәлә, әллә асрамага бала алабызмы, дип тә уйлады. Рәдифнең риза булуына карамастан, үзе үк бу уеннан баш тартты: «Кирәкми кеше баласы!» Бу яктан булдыра алмаган Ризәлә башка яктан өлгәшергә тырышты: үз эшенә баш-аягы белән чумды. Урта кул җитәкчесе Рәдиф тә акчага интектермәде. Тик бар яктан да мул күренгән тормышларына ни яки кем җитмәвен үзләре генә беләләр иде. Дөньяда ялгыз хатын-кызлар бик күп. Араларында ир-егет күңелен ымсындырырлык чибәрләре, гаилә корып, бала табарга әзер торганнары да күп. Олыгайган көнендә баласыз каласы килмәгән Рәдифнең дә күңелен шайтан котырткалап алгалады. Әллә инде яшьрәк хатын табып, Ризәләне ташлыйсымы? Тик иренең уйларын укыган кебек, Ризәлә, ташласаң, үз-үземә кул салам дип куркыта килде. Теге чакта төптән уйламыйча хатынын авырын төшертергә чыгарып җибәргән өчен Рәдиф аның алдында әле булса үз гаебен тоя иде. Ир белән хатын бер түбә астында яшәгән ике япа-ялгыз җанга әверелгән иде. Еллар буе бәгырен суырган шул ялгызлыктан җаны бик туңган чакларында Рәдиф теге вакытта караватта күргән кызны үзенеке итеп күзаллады. Бу вакытта ул балага биш яшь, ун яшь... Бу вакытта ул бала мәктәптәдер... Бүгенге төндә Алсу кызчыгы песи баласыдай бөгәрләнеп татлы йокыга талгандыр... Бу уйлардан ирнең күңеленә әз булса да җылы үрләде.
Дөньякүләм интернет челтәре йортларга керү белән, Рәдиф кызын эзләргә кереште. Исем-шәрифәсен белгәч, фәлән шәһәрдә яшәүче Алсуны табу аңа кыен булмады. Дуслыкка чакырып тәкъдим ясаган Рәдиф ерактагы кызның җавабыннан артына авып китә язды: «Мин сезне беләм. Сез минем әти!» Утыз ике яшьлек Алсуның фотосын күрү белән, Рәдифнең бөтен икеләнүләре җилгә очты: экраннан аңа нәкъ үз әнисенең яшь чагына тартым чибәр хатын карап тора иде. Шул ук түгәрәк мөлаем йөз, шул ук сөрмәле күзләр, шул ук туры, ачык караш... Гаҗәпләнүенең чиге булмаган Рәдиф хәтта мәрхүмә әнисенең яшь чагындагы сурәтен алып экран читенә куйды. Һәм бу ике йөзне аера алмады... Алсу белән әбисе шулхәтле дә охшаш иделәр. Рәдиф кызы белән интернет челтәрләре аша, скайп аша, телефон аша аралаша башладылар. Ничәмә «әти» белән үскән Алсу да үзенең чын атасын чиксез юксынган-сагынган иде. Әнисенең ялгышы аша үз әтисен күрмичә, аның тәрбиясен белмичә үскән кызның күңеле дә язгы ташкын булып ерылды. Әнисенең беренче иреннән аерылгач та Рәдифне эзләүләрен. Тик таба гына алмауларын. Әнисенең эчә башлавын. Ирдән иргә йөрүен. Ул алып кайткан чираттагы «әтиләрнең» Алсуны ничек кагуын. Унҗиде яшьтә әнисез дә калып, дөньяда дөм ятим калуын. Һөнәрле булу өчен көндезләрен укуын, ә төннәрен идән юуын. Яшь кенә булуына карамастан, бик күп сынаулар аша үтүен. Булачак ирен очратуын. Уллары тууын... Сөйләде дә сөйләде.
Ә Рәдифнең телефонын кыскан яңагын әллә бәхет тамчылары чылатты, әллә кызынмы, үзенме кызгану тойгысы мөлдерәмә ташыды... Ир өнсез генә Алсуыннан кичерүен сорады: «Гафу ит, балам. Булдыралсаң, кичер әтиеңне...» Алсу табылуга, Ризәлә белән бер җайга салынган бар тормышы асты өскә килде Рәдифнең. Моңарчы таныш булмаган хисләр – баласы өчен дулкынлану, борчылу, сөенү... тагын әллә нинди ят тойгылар күңелен яулады. Әнә бит ничек − кайчандыр уйламыйча кылган яшьлек ялгышы аңа моңарчы тәтемәгән ата бәхете булып әйләнеп кайтты түгелме? Язмышы аны кызгандымы, гафу иттеме... Рәдиф кызын күреп сөйләшү турында хыяллана башлады. Шулай баш әйләндергеч хыяллардан очып йөргән бер көнне Рәдиф саклыгын югалтты – аның кызы белән телефоннан гөрләшкәнен ишек төбендә шым гына кайтып тыңлап торган Ризәлә давыл кузгатты: «Әх син, карт тәре! Синең сөяркәң бармы әле?!» Алсуның сөяркә түгел, ә кызы икәнлегенә Ризәләне бик озак ышандырырга туры килде. Тик кызы булуын белгәч тә Ризәлә тынмады, ә киресенчә, тагын да ныграк кабынып китте: «Син балаң булуы хакында миңа – хатыныңа әйтмәдең! Син мине алдап яшәдең!» Рәдифнең акланулары юкка булды. Үзе кысыр булгангамы, Ризәлә иренең баласы барлыгын күтәрә алмады. Башта ишек ачмыйча берничә көн буена диванда баш күтәрми елап ятты. Аннары, чыгып, боздай салкын тавыш белән Рәдифне кичерә алмавын, аерылышырга теләвен белдерде.
«Ризәлә, сөен! Кызыбыз бар, оныгыбыз бар! Юкка яшәлмәде, димәк! Ничек шуны аңламыйсың?!» – Рәдифнең ачыргаланып, өзгәләнеп үтенүе җавапсыз калды. Ризәлә үзе теләп тагын ялгызлыкны сайлады.
...Язның кояшлы бер көнендә чәчләренә чал кергән урта яшьләрдәге ялгыз ир ышанычлы адымнар белән аэропорт бинасына таба атлады. Хәер, ялгызмы соң ул бу дөньяда? Бүген аның тормышында иң дулкынландыргыч, иң бәхетле көн! Ул бүген беренче тапкыр кызын, киявен, оныгын – балаларын җыеп, газизләрен күкрәгенә кысачак!

Фото: Изображение от prostooleh на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар