Логотип
Проза

Ялгыз аккош



(бер мәхәббәт тарихы)

− Кадерле кияү һәм кәләш! Бүген сезнең тормышыгызда иң бәхетле, иң  истәлекле, иң матур  көн.  Мәхәббәт кавыштырган ике йөрәк бүген күкләрдә һәм җирдә никахын беркетте. Бүген сез уртак киләчәгезгә нигез салдыгыз. Нигез ташыгыз нык булсын, гомерлек булсын! Менә әле каршыбызда бер-берегезгә сыенып, якты елмаеп басып торган кебек, бер-берегезгә елышып кына яшәгез. Арагызга җил дә кермәсен...  
      Туйны алып баручы Мөнирә,  бәхетле елмайган яшьләргә карап, тагын-тагын да  дулкынландыргыч, тагын да җылырак сүзләр әйтте. Аның артында басып торган диджей егет талгын гына  уйнаган музыканы бер көчәйтте, бер әкренәйтте. “Шулай итеп яшәгез, дистә-дистә еллардан соң бу туйны бергә-бергә сагынып искә алырлык булсын...” Бу сүзләрдән соң  купшы, көяз киенеп яшьләрне котларга җыелган  кунакларның да күңелләренә хәтирәләр өермәсе кагылып үтте, ахры. Озак еллар бергә гомер иткән парлар бер-берсенә  кыска гына мәгънәле караш ташлады. Кемнеңдер карашы уйчанланды... Кемдер тын гына көрсенеп куйды. Берәүләр  бер-берсенә җиңелчә төртеп алды. Кемнәрдер бер-берсенә серле елмайды... Һәркемнең үзенә генә билгеле, онытылмаслык гайлә тарихы, үз  мәхәббәт истәлеге  бар шул.

      Заманча затлы, купшы киенгән, озын кара чәчләрен соңгы мода белән җыйган, сылу гәүдәле  Мөнирә, бүгенге бәйрәмнең бизәге булса да,  каршында торган гүзәл яшьләргә карап сокланып туя алмады.  Сокланмаслыкмени?! Көмеш күлдә йөзеп йөргән нәфис аккошны хәтерләткән ап-ак күлмәкле кәләш кызы бүген чибәрләрдән чибәре. Сөйгәненнән күзләрен алмаган  таза буйлы, сөлектәй егет... Һәрбер пар үзенчә матур, үзенчә сөйкемле. Күзләрендә янган мәхәббәт уты  бүген матур күрсәтә аларны.  Туй кичәсен ничә тапкыр гына үткәрмәсен, Мөнирәгә һәрбер пар аеруча гүзәл булып күренә.  Һәм ул яшьләргә чын күңелдән бәхет тели. Менә әле дә, җыелган кунакларга сүз биргәч,  Мөнирә үзалдына уйланып  басып тора: “Бәхетле булыгыз, матурларым! Бәхетле генә булыгыз!..” 

      Мөнирә бүген үзе дә никтер аеруча дулкынланды. Бер-берсеннән бәхетле карашын аермаган яшьләргә карап,  алар өчен сөенсә,  икенчедән, үз язмышы турында уйлап,  йөрәген  сагыш сызып үтте. Кайчан ул шушы гүзәл кәләш  урынында, кер тимәгән  ап-ак туй күлмәгендә, ярәшкән пары янында  бәхетле елмаеп, кулга кул тотынып басып торыр? Кайчан аның үзенә дә   тансык итеп “кәләш” дип дәшерләр? Кайчан  сөйгәне Мират аның озын, нәфис бармакларына алтын балдак кидерер һәм татлы пышылдар: “Син бүгеннән минеке, бәгърем!”  Кайчан булыр аның кабатланмас  үз туе?! Кайчан алар, шатлык-кайгыны, авырлык-җиңеллекне  бүлә-бүлә,  тормыш сукмакларыннан бергә-бергә атларлар?! Мөнирәнең яраткан кешесеннән, бары тик аңардан гына  бер итәк сөекле балалар табасы, аларны шатлык-куанычта гына үстерәсе килә...  Ә әлегә ... татлы да, бераз  моңсу да хыялларында адашкан бу чибәр кыз чит бәйрәмдә басып тора,  туйлар үткәрә, үзен урап үткән бәхетне  башкаларга  тели... 
    Бәйрәм кичәсе тәмамлангач, кунаклар һәм бүген кавышкан яшьләр белән якын туганнар кебек саубуллашкач,  бер ялгызы өенә кайтып кергән Мөнирәгә   чит туйда   күңелендә уянган тойгылар   һаман да тынгы бирмәде. Менә шулай, һәр кичәдән соң түз генә... Юк, бу һич тә башкалар бәхетенә   көнләшү түгел!  Кеше бәхетенә сокланып, үзеңнекен дә булдырырга теләү. Һәрбер тере җан, ир-егет булсынмы, хатын-кызмы, үз парын, үз ярын табып, кавышырга хыяллана.  Гомерлек, сүнмәс  мәхәббәт хакында өметләнә. Ходай кешене ике куллы, ике аяклы, ике күзле, ике колаклы итеп яраткан.  Ә никтер бер генә йөрәк биргән...  Шул икенче  пар йөрәкне эзләп табар өчен бер генә йөрәкле итеп яралткандыр кешене Аллаһы Тәгалә.  “Син! Син!” − дип типкән шул йөрәкне эзләп табарга да мәңгелеккә кавышырга... 
    Инде ике ел буена очрашып йөргән Мираты никах укытырга тәкъдим ясагач, Мөнирә бәхетеннән күкләрдә йөзде.  Йөзеннән елмаю китмәде. Төп эшендә аны танымадылар. Ниһаять, бер-берсен сөйгән ике йөрәк  бергә булачаклар, кавышачаклар! Күпме хыялланды бу турыда Мөнирә! Утыз бер яшенә җитеп, моңа хәтле ир-егетне күрмәде түгел кыз. Тик Миратка бәйләнгән кебек, беркемне дә шашып ярата алмады. Акылдан язгандай гашыйк  булырлык иде шул Мират.  Гәүдә-сынга  да  чибәр, үз-үзен тотышы да тәрбияле. Белемле дә.  Ә башларны әйләндерерлек хатлары... Социаль челтәрләрдәге виртуаль танышлык   шулай үзенең иң зур мәхәббәтенә әверелер, дип уйламаган иде Мөнирә башта. Миратның гади генә: ”Танышабызмы?” −  дигән тәкъдименнән башланды аларның мөнәсәбәтләре. Хатлар аша берникадәр аралашкач, алар очрашырга сүз куештылар. Әлбәттә, зифа буйлы,  озын кара чәчле, чем-кара күзле кызны беренче караштан ук ошатуын Мират яшермәде дә. Хатлар аша берсеннән-берсе татлырак комплиментлар яудыра башлады. Башта бу хатларны көлемсерәп кенә укыган Мөнирә бераздан аларны көтеп ала башлады. “Мин синең кебек кызны гомерем буена эзләдем! Син мине матурлыгың белән әсир иттең! Мин гомерем буена синең колың булырга хыялланам...” Челтәрләрдәге “вирта” танышуларга,  исәрлек, җилбәзәклек  санап,  элек илтифатсыз гына караган кыз шул виртуаль мәхәббәт ятмәсенә үзе  ничек килеп эләгүен аңламый да калды. Ә Мират үзенә бәйли белә иде шул... Бераздан аларның тойгылары виртуаль мөнәсәбәтләргә генә сыя алмыйча, чынбарлыкка ташып чыктылар... Казанда яшәгән Мират, ике атна саен сәбәп табып, Чаллы юлын тапады. Бер-берсен үлеп сагынган яшьләр кунакханәдә очрашып, сөюләрен исбат иттеләр... Мират  аерылган гайләсендә ике улын калдырганын яшермәде. Ник аларны ташлау сәбәбен Мөнирәгә ачмады. Мөнирә дә,  артык сораулар биреп, аның җанына тимәде. Аларга бергә булырга бер каршылык, бер киртә дә юк иде кебек. Мөнирә – әти-әниләренең бердәнбер сөекле, укымышлы кызлары.  Төрле яктан яхшы тәрбия алды.  Хисапчы булып эшләгән төп эшеннән башка ял көннәрендә тамада вазифасын башкара.  Яшәргә яхшы  фатиры, йөртергә затлы  машинасы бар. Кулыннан килмәгән эше юк.   Мират кына үзе турында бик ачылып бетмәде. Кызны “үз территориясенә” чакырмады.  Әйе, Мират  Ходайны таныган, үзен иманлы санаган кызга  никах укытырга үзе тәкъдим ясады.  Тик бу коры сүзләр булып кына калды. Күпме вакыт үтсә дә, ниятен тормышка ашырырга Мират бер адым да атламады. Ә Мөнирә көтте. Башта, үз бәхетенә ышана алмыйча, сөенеп-куанып көтте. Ә соңрак, уала башлаган өметен югалтмаска тырышып, үз-үзен ышандырырга тырышып көтте. Ә соңрак бу көтүгә йокысыз, күз яшьле  төннәр өстәлде...  
        Билгесезлеккә түземе калмаган Мөнирә Мират турында якын ахирәте  Айбикә белән бүлеште. Сердәше өчен башта ихлас күңелдән сөенсә, кешеләрне, бигрәк тә ир-егетне  яхшы аңлый белгән Айбикә Миратның смс-хатларын укыгач, башын чайкады. Психолог булып эшләгән, мөнәсәбәтләрнең  күбесен күргән, күпләргә ярдәм иткән кыз ахирәтенә дөреслекне ачмый кала алмады. “Күрәсеңме, ул нинди татлы телле? Андыйлар,  гадәттә, тормышны сәхнә урынына күрәләр,  алдашалар. Үзләренә гашыйк иттереп,  ышандыралар, хатын-кыз белән файдаланалар да, ташлыйлар... −  күзләренә яшьләр төелгән дустын кызганса да, Айбикә хакыйкатьне ярып салды. – Нияте чын булса, ул сине туганнары, ата-анасы белән таныштырырга тиеш. Бәйрәмнәргә, туган көнеңә әз булса да игътибар өчен бүләкләр бирер иде. Ә болар  кая барысы да? Нәрсәгә өметләнсең син, тилекәй?! Сандугач булып сайрарга бар  егетләр дә булдыра. Күпләрнең теле озын.   Сүзен эш белән исбат итәме? Юк! Никах турында да вакытны сузар өчен генә авыз чайкаган булырга тиеш... Хатыны белән дә аерылмаган, мин уйлавымча. Синең намуслы кыз икәнеңне белеп, алдап йөртә...”
       Мөнирәнең ахирәтенә ышанасы килмәде. Юк! Андый түгел аның Мираты! Нигә соң ул үзе башлап никах турында сүз кузгатты?  Бары тик ачылып сөйләшергә, барысын да аныкларга гына кирәк!    Нинди киртә тора аларның арасында? Нигә алар әлегәчә бергә түгел?    Һәм шул сорауны Мөнирә, күз яшьләрен түгеп,  бер очрашканда Миратка бирде: “Нигә без һаман да  бергә түгел?” Мират бу мизгелне көткән иде, булса кирәк, артык югалып калмады: “Син бик яхшы кыз. Тик мин беркайчан да өйләнмәячәкмен...” Ә кәмсетелгән, җәберсетелгән Мөнирә идәнгә ятып ауный-ауный  елады...  Аерылганда Миратның намусы уяндымы, гафу ит мине, булдыра алсаң, дип ике сүз ташлап чыгып китте. “Гафу ит...” Кичерер дә хатын-кыз, аның күңеле бик йомшак.  Кичерер ул... Ә тапталган хисләр?.. Ә йөрәктән кан саркыган яра?.. Гафу ит, дип кенә төзәләме болар? Ә  кешеләргә югалган ышаныч тереләме, гафу ит, дип кенә?! Ә ничек яшәргә? Ничек яшәргә!  Шундый инде ул мәхәббәт, күкләргә дә күтәрә ала, җиргә дә китереп сылый...
        Йөрәгенә сөюе казаган хәнҗәр шундый  үткер, шундый  тирән иде, Мөнирә ул ярадан  сынды... Мәхәббәт күлендә йөзеп йөргән гүзәл аккош парым дип сыенган кош кара козгын булып чыкты. Ул аның канатларын сындырды, күзләрен чукыды... Мөнирә якты дөньяны күрмәс булды, яшәргә теләге калмады. Иң изге хисләрен пычрак аяклары белән тападылар, дөньяга ышанычын алдылар, өметен кистеләр... Сөю дә рәнҗи белә шул, һай ничек кенә рәнҗи белә! Кемнеңдер берәүнең  изге тойгыларыннан файдаланып йөргән  кеше галәмәте бервакыт рәнҗү төшмәс диме икән...     Ни тере, ни үле кыз янына ахирәте Айбикә үзе йөрде. Депрессиядән чыгарырга дару эчерде.  Һәм сөйләде, сөйләде... Үзе генә булдыра алганча, җай гына сөйләде дә, сөйләде...  Башта Мөнирәнең йөрәгендә кайнар таш булып көйдереп, басып  торган, авыр “ташларны” әкренләп “ваклый-ваклый” тышка чыгартты, әйдә, сөйлә барысын да, җиңелрәк булыр... Җыйма эчеңә... Аннан әкрен-әкрен генә ахирәтенең игътибарын, үзенә дә сиздермичә, читкә юнәлтергә тырышты. Ике дус   элек аяклары басмаган урманда  арыганчы йөрделәр. Төне буена учак янында сөйләшеп утырдылар. Палаткада кундылар. Елгага карап тын гына утырдылар... Ә Мөнирә,  авыр чакта  үз дөньясын ташлап,  янында булган дус кызына яңа караш, яңа хөрмәт белән карады. Ярый әле, син бар, дускаем... 
      Мөнирә тагын үз-үзендә яшәргә көч тапты, әкренләп терелде. Тик  саф мәхәббәткә, ир-егеткә ышанычы гына юк хәзер аның. Бик авыр дәрес бирделәр шул. Андый “мәктәпне” Мөнирәнең башкача үтәсе килми.  Бервакыт эрерме икән аның таштай каткан бәгыре? 
      Тагын Мөнирә   туйлар үткәрә, бер-берсен табышкан  парлы аккошлар алдына басып, аларга бәхет тели, гомерлек мәхәббәт тели, иминлек тели.  Ә үзе  искиткеч  гүзәл, сылу, ләкин ялгыз аккош хәлендә үз күлендә  үзе генә   йөзә бирә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кунеллэрне айкый торган хикэя. Эллэ нинди яна эйбер дэ тугел, тик болай итеп Физалия Дэулэтгэраева гына яза ала. Рэхмэт бик зур.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сокландыргыч! Тормышның асылы тасвирланган әсәр. Рәхмәт, Физәлия!

      Хәзер укыйлар