(Хикәя)
Журналист, язучы, җәмәгать эшлеклесе Ирина Трифонова Казан дәүләт педагогика институтында белем алып – укытучы, Россия Халыкара туризм академиясен тәмамлап – менеджмент, Казан технология университеты каршындагы «Стиль» Россия – Италия мәктәбендә укып, кием дизайнеры белгечлеге алып чыга. Хезмәт юлы 1997 елда республикада чуваш телендә нәшер ителүче «Сувар» газетасы редакциясендә башлана. 2019 елдан – «Сувар»ның баш редакторы. Әдәби әсәрләр дә иҗат итә: ул өч китап авторы. Хикәяләре чуваш язучыларының җыентыкларында урын алган. Күп әсәрләрне чуваш теленә тәрҗемә итә. Россия Язучылар берлегенең Чуваш төбәк бүлеге әгъзасы. Татарстанда яшәүче Чуваш Язучылары берлеген җитәкли. 2004 елда «Идел белән Урал арасында» әдәби конкурсының «Иң укыла торган балалар китабы. Ел авторы» номинациясендә җиңүче була. 2025 елда «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы оештырган «Геройлар янәшәдә» – «Герои рядом» патриотик юнәлештәге ачык әдәби конкурста «Хикәя» номинациясендә Ирина призлы урынны яулый.
Өй мәшәкатьләреннән арынуга, тизрәк уңайлы кәнәфигә чумып, китапны кулга алырга хыялландым. Яраткан авторымның яңа романын кулга төшергәнгә дә шактый вакыт инде, ә мин һаман укып чыга алмыйм. Андагы геройлар әйтерсең уңайсызланып тынсыз калганнар... Эшләремне бетереп, ниһаять, җайлап кына кәнәфигә утырдым. Кирәк бит, нәкъ шул вакытта култыксага куелган телефоным шалтырап, кабынган зәңгәр экраны белән күз кысып алды. Бер-ике сәгать эчендә бер кочак төрле хәбәрләр очып килде. Күпләрен укып тормый гына үткәреп, үземә генә язылганнарына күчтем.
«Ирина, сәлам! Ничек синең хәлләр?» – дип яза Морелли фамилияле ниндидер Елена. Кечкенә генә фотографиягә текәлеп карадым, ләкин кем икәнен һич кенә искә төшерә алмадым. Фаразлап утырганда икенче хәбәр дә килеп төште.
– Танымыйсыңмы?
– Юк, – дим, җавабыма туры килгән смайлик юллап.
– Бу мин, Питердан Лена... Хәтерлисеңме, бергә Италиягә барган идек?
– Хәтерләмәскә! Ленка, чынлап та синме? – дим, чиксез шатланып. – Шундук танымаганым өчен гафу ит...
– Ә моны таныйсыңмы? – Һәм Лена миңа сөйкемле чем-кара брюнет белән янәшә төшкән фотосын җибәрә. Икесе дә бәхетлеләр! Карап туйгысыз шундый матур пар!
– Тукта... Әллә Джованни инде?..
– Нәкъ үзе!
– Менә сиңа кирәк булса! Бер-берегезне ничек таптыгыз?
– Таптык инде... Дөресрәге, ул тапты.
– Итальянец молодец!
– Әйе, ул шундый, – ди бәхетле Лена. Һәм мин китабымны да онытып, рәхәтләнеп яшьлек дустым белән сөйләшәм. Ленаның язмышы роман язарлык бит!
Менә без, студент эскәмиясеннән әле генә чыккан туризм менеджерлары, үзебезнең беренче рекламникка, ягъни танышу турына китеп барабыз. Туризм өлкәсендә чын профилар буласыбыз килә, әйтик, илнең географик үзенчәлекләре, аның тарихи истәлекле урыннары турында шәп белгечләр инде менә! Ә аның өчен үз кулларың белән бөтенесен капшап, үз күзләрең белән күреп, мәдәни истәлекле урыннарда йөреп, туризм индустриясе системасындагы чылбырның бер буыны булырга кирәк иде. Кичәге студентлар өчен сәяхәт – мавыктыргыч маҗаралар һәм офыкларыңны киңәйтү чарасы ул. Игътибар итсәгез, күп сәяхәт иткән кешеләр диван саклап өйдә ятучылардан шактый аерыла. Аларны шундук танып була. Ниндидер җиңел, үзенә бертөрле рәхәт энергия ташып торган бу романтик җаннар белән аралашу да кызык: кайда да үзләрен иркен тоталар, заман белән бергә атлыйлар, бик мавыгучаннар. Бәлки, бу шәхси фикерем генәдер, ләкин миңа очраганнар барысы да шундый иде.
Без, яшьләр, бик тиз уртак тел табып таныштык та. Яшь белгечләр Россиянең төрле шәһәрләреннән җыелган иде. Җыеныбыз бер яшьтәрәк, кызыксынулар да бертөрле. Шундук үзара дусларча җылы мөнәсәбәт урнашты. Ә Санкт-Петербургтан Ленаны беренче көнне үк үз иттем. Чибәр, акыллы кыз. Аз гына хәрәкәттән дә чем-кара чәчләре затлы ефәк сыман иңнәренә төшә. Ә күзләре зәп-зәңгәр һава төсендә. Ул кай ягы беләндер әниемне хәтерләтә иде, бәлки, шуңа ошатканмындыр аны. Әйбәт әңгәмәдәш тә әле үзе.
Тиздән безнең самолет җирдән аерылып, хыялым иленә – Италиягә курс алды. Югарыдан җир өслеге пэчворк стилендәге корама юрганны хәтерләтә, шоссе һәм юллар, елга һәм инешләр бу зур корамада нәзек җепләр белән квадратларга һәм турыпочмакларга, өчпочмакларга һәм ромбларга бүленгәндәй күренә. Берничә сәгать очыштан соң һава лайнеры капитаны илебез чикләрен үтеп, Адриатик диңгез өстеннән очуыбызны игълан итте. Могҗиза! Ун мең чакрым биеклектән ул кечерәк бер күл кебек күренә. Диңгез сулары көнчыгыштан Греция ярларын юа, ә көнбатышта – күңелне алгысыткан Италия. Һәр минут аны безгә якынайта. Күпмедер вакыттан соң самолет куәтле кош сыман түбәнәя башлады. Акрын гына курсны тигезләп, ул инде шәһәр читеннән оча иде. Аста кечерәк кенә провинциаль курорт шәһәре җәйрәп ята. Йортлар, бакчалар гаҗәеп матурлыгы, безнекенә охшамаган көньяк архитектурасы белән күзләрне иркәли. Римини безне кояшлы көне белән каршы алды. Ә бу декабрь ае иде. Очып китәр алдыннан махсус һава торышы белән кызыксындым, Италия төньягындагы туктаусыз яңгырлар, диңгез буендагы шәһәрләрне су басулар кәефне бераз кырган иде. Ә биредә – кояш, коры һава, җылы...
Риминида безне озын буйлы, каты тавышлы Марина – булачак гидыбыз каршы алды. Соңрак аның исеме инде сувенир лавкаларында һәм кибетләрдә чын-чынлап парольгә әйләнде. «Марина» дип әйтү дә җитә – сатучылар шәп ташламалар ясый. Әлбәттә, бу үзенә күрә маркетинг хәйләсе инде: бар да алдан ук килешенгән, алай да күңелле.
Тиздән аклы-зәңгәрле зур автобус килеп туктады.
– Кызлар, таныш булыгыз, бу – Джованни. Безне сәяхәт барышында ул озатып йөриячәк. Джованни, чыгыгыз әле, – дип, Марина үзләренчә – итальянча яшь егеткә эндәште.
Егет әллә оялды, әллә башка сәбәпләре бар иде – утырган җиреннән генә безгә кул изәде. Атлет гәүдәле, 25 яшьләрдәге бөдрә чәчле брюнет иде ул. Мөгаен, күпләр ошаткандыр аны. Джованни, Маринадан кала, икенче итальян дустыбызга әйләнде. Кая гына барсак та, юл буе матур җырлары белән күңелләребезне күрде. Элек тә итальян җырларыннан биһуш идем, монда инде тагын да ныграк ярата башладым. Музыка, матур пейзаж, тау һавасы – җыенысы бергә кушылып, әйтеп аңлата алмас хисләр тудырды. Джованни үзе дә шәп җырчы икән. Лена белән мин автобус йөртүче кабинасының нәкъ артына урнаштык. Ара-тирә арткы көзгедә безнең күзләр очраша. Кайчак итальян, берничә секундка гына юлдан аерылып, кызларга күз төшереп ала. Карашын берәүдә дә озаклап туктатып тормыйча, кабат бик игътибар белән шосседан бара. Миңа калса, Сан-Маринога барып җиткәнче ул һәрберебезне яхшылап өйрәнде. Ә менә Ленада аның карашы башкалардагыга караганда озаккарак тоткарланды. Бара-бара да, тагын күз салып ала. Ниһаять, чибәр рус кызы белән итальян егетенең күзләре очрашты. Ленаның яңаклары алсуланып чыкты. Оялудан күзләрен читкә күчереп, ул тәрәзә артында шуып кала барган пейзажны күзәтергә кереште. Каршыбызда – Сан-Марино! Италиядәге үзенчәлекле суверен шәһәр-дәүләт дип аңлаттылар. Монах Сан-Марино тарафыннан XII гасырда ук нигез салынган. Бу батыр йөрәкле монах Рим империясендәге рәхимсез законнарга берүзе каршы чыккан һәм тарафдарларын үз тирәсенә туплап, тау башында ныгып урнашкан. Тиздән аның армиясе римлыларны җиңгән. Тау тезмәләренең өч түбәсендә утырган өч крепость шәһәрнең символы булып ерактан ук күренеп, үзенә чакырып тора.
Джованни зур автобусны шундый оста йөртә: тау түбәләрен елан кебек чорнаган серпантин юллардан җитез маневрлар ясап, җиңел генә алып бара. Юллар тар урыннарда йөрәк сикерә башлый: кайчак менә-менә упкынга очарбыз төсле тоела. Утыргыч аркасына ябыштырылгандай утырабыз: чөнки автобус вертикаль рәвештә хәрәкәт итә. Бик куркыныч, юл буе белгән догаларыбызны укып барабыз. Сүз дә юк, искиткеч матур җирләр, ләкин тауларда яшәмәс идем мин. Тигезлектә тынычрак. Джованнига рәхмәт, маршрут картасындагы беренче шәһәребезгә исән-сау китереп җиткерде. Ленага да мактадым әле егетне. Ә ул ирен чите белән елмаеп кына куйды.
Без чыннан да XII гасырга эләккәндәй булдык: гид сөйләвенә караганда, шәһәр архитектурасы бер дә үзгәрмәгән. Шулаен шулай, ләкин урамда инде XXI гасыр бит! Лена белән тар урамнар буйлап йөрдек, һөнәрчелек лавкаларына, сувенир кибетчекләренә сугылдык. Сатучылар, сөенеп, үзләренә чакырдылар.
– Синьориналар, итекләр кирәк булса, биредән генә алырга киңәш итәм, Сан-Маринода иң яхшы осталар! – Артыбызда калын ирләр тавышы ишетелде. Әйләнеп карасак – Джованни! Күрәсең, ул күптән безнең арттан килгән. Акценты нык сизелсә дә, русча ярыйсы сукалый. Рус туристлары белән эшләү дәверендә өйрәнгәндер инде. Рәхәт булып китте.
Сан-Марино, чыннан да, оста күнчеләре белән атаклы икән, моңа үзебез дә инандык. Дөрес эшкәртелгән күннән булгач, хатын-кыз итегенең кунычы бер учка җиңел генә сыя да бетә. Мин инде түзәлмәдем, үземә матур итекләр сатып алдым.
Икенче көнне иртән Римини белән хушлашып, Венециягә юл тоттык. Гид Марина юл буе безгә судагы шәһәрнең тарихы, истәлекле урыннары, сувенир лавкалары, кафе-рестораннары турында мавыктыргыч итеп тәмләп сөйләп барды.
– Кем белә, бәлки, арадан берәрегез үзенең мәхәббәтен дә табар. Венециядә туган мәхәббәт гомерлек була, диләр, – ул Джованни ягына карап, аңа серле елмаеп күз кысты.
– Минем йөрәк буш, – дип, егет тә балкып елмайды һәм Ленага карады. Аһ, ул караш! Ярату да, соклану да, тагын әллә нәрсәләр сыйган аңа!
Юлдашым тагын колак очларына кадәр кызарды. Инде группада барысы да Джованниның Ленага гашыйк икәнен сизгән иде. Дистәләгән пар күз вакыйгаларның ничек үсүен, ахыры ни булып бетәсен кызыксынып күзәтә башлады. Сәяхәт барышында Джованни җай чыккан саен хисләрен чишәргә теләде. Җырлады, шаяртты, көлдерде. Ләкин Лена – чакма таш: керфек тә какмады.
Көн үзәгендә Венециягә килеп җиттек. Сан-Марко мәйданындагы Дожей сарае, гондоллары белән Зур канал, вапореттода (безнеңчә су трамвае) ял итәргә чакырып торучы гондольерлар... Барысы да кызык. Канал буйлап тезелеп киткән йорт диварлары диңгез суыннан яшел төскә кергән, штукатуркасы урыны белән кубып төшкән. Әмма шәһәр барыбер дә искиткеч матур. Атмосферасы ук бөтенләй башка – кинодагыча, хәтта театраль дип әйтер идем. Тагын бер үзенчәлеге: Венециянең үзәк мәйданында күгәрченнәр көтүе, аяк басар урын да юк. Ә кошлар бик әрсез, җитмәсә, кешеләрдән куркып та тормыйлар. Баш түбәңә үк килеп кунарга, алай гынамы – күчтәнәч таләп итәргә дә остарып беткәннәр.
Су трамваенда без үзәк мәйданнан башлап Лидо утравына кадәр бардык. Джованни бик теләп безнең компаниягә кушылды. Берзаман ул:
– «Ах, Венеция, Венеция, син минем йөрәгемне яуладың», – дип, Ленага карап, җырлап та җибәрде.
– Белиссимо, Джованни, браво! – дип, Лена көтмәгәндә кулларын чәбәкләп кычкырып җибәрде.
– Юк-юк, – дип елмаеп, кулларын бутап, Джованни каршы төште, – Венеция – белиссимо, музыка – белиссимо, ә Джованни – бениссимо!
Ниһаять, кызны сөйләштерә алуына ул бик шат иде.
– Италиядә шулай әйтәләр, кеше турында бениссимо, ә калган барысы да белиссимо, диләр, – Джованни тавышын акрынайта төшеп, Ленканың күзләренә яратып карап әйтте бу сүзләрне.
Трамвай причалга туктагач, ул чын джентльменнарча һәр кызга ярга чыгарга булышты, ә Ленаның кулларын җибәрәсе килмичә озаграк та тотып торды әле. Лена уңайсызланып калды. Тиз-тиз кулларын ычкындырып, балаларча каушап: «Грацие, синьор», – дип сөйләнде.
– О! – дип кенә әйтә алды гашыйк егетебез.
Планлаштырылган экскурсияләр тәмамлануга Венеция буйлап йөрергә, берәр кафега кереп утырырга булдык. Джованни да безнең белән! Ул үзе безне озатып йөрергә теләк белдерде. Шатланып ризалаштык. Исәпсез-хисапсыз күперләр белән тоташып беткән бу тар урамнарда адашып та калуың бар. Ә монда шундый гид безнең белән йөриячәк! Лена ничек кабул иткәндер, ә мин эчтән генә Джованнига рәхмәтләр укыдым.
Ә күперләр бу шәһәрнең шулай ук символы, һәрберсенең исеме бар. Бер күперне әнә Мәхәббәт күпере дип йөртәләр. Гашыйклар шул күпердә басып торганда мәңге бер-берсен яратырга ант итәләр икән, бу гомерлек, аларны инде беркем дә аера алмый, дип сөйләгән иде Марина. Джованни да безгә төрле кызыклы вакыйгалар турында сөйли-сөйли, шул тар урамнардан, серле күперләрдән йөртте. Шәһәр йөз ел эчендә артык үзгәрмәгән дә. Биредә Аллаһның күккә ашкан көнендә диңгез белән туй бәйрәмен билгеләп үтәләр ди. Дожей чорларында диңгезгә кыйммәтле алтын йөзекләр ыргытканнар. Венеция кешеләре әнә шулай диңгезне йомшартырга теләгән. Джованниның белмәгәне юк! Аны тыңлый-тыңлый әллә нинди маҗаралы дөньяда йөзәбез, үзебезне әкият илендә калгандай хис итәбез.
– Синьориналар, бәлки хуш исле каһвә эчәрбез? Якында гына Венециядәге иң тәмле каһвә белән сыйлыйлар, – диде ул бер арада.
Ленаның җавап белән ашыкмавын күргәч, ялварып миңа карады.
– Лена, әйдә, ризалаш инде, нәрсә булган? Бераз утырып ял итәрбез... – дидем.
– Ярар соң, – дип эреде безнең Кар патшабикәсе. – Әйдә, итальян, алып бар, кайда ул сезнең шәп каһвә?
Шул мизгелдә Джованнины күрсәгез икән! Ул очарга әзер иде! Ниһаять, кыз свиданиегә риза булды, янында дус кызы булса соң, барыбер беренче адым ясалды. Караңгы тар урамны узып, култыксасына күпләп төрле төстәге вак йозаклар эленгән бик матур күпергә килеп чыктык. Мәхәббәт күпере менә нинди икән!
Инде аргы якка чыгып җитә язган идек, кинәт Джованни туктатты безне.
– Уно моменто, синьорины, уно моменто... Ирина, прэго, – дип, куртка кесәсеннән фотоаппарат алып, аны миңа сузды. – Лена белән мине фотога төшер, прэго, пожалуйста...
– Син тугрылыкка ант итәргә теләмисеңдер бит, Джованни? – дип күз кысып, егеткә елмайдым. Һәм шунда: «Лена каршы булмаса...» – дигән җавап яңгы- рады. Гел елмаеп торган Джованни кинәт җитдиләнеп китте.
Гаҗәпкә каршы, Лена да каршы түгел иде. Кем белә, бәлки, алар нәкъ шушы минутларда мәңгегә яратышырга вәгъдәләр биргәннәрдер? Ахирәтем турында әйтә алмыйм, ләкин Джованни бу форсатны кулдан ычкындырмады инде.
Күз ачып йомган арада ул күзләрен йомып, үзалдында нидер пышылдады.
Ике сәгатьлек буш вакыт ике минут кебек очты да китте. Хәзер безнең юл Тоскана провинциясе аша Флоренция ягына борылган иде. Автотрасса буйлап виноград куаклары һәм каһвә плантацияләре сузылган. Кыска гына вакытка без шәраб җитештерүче янына тукталдык, ул бик кунакчыл кабул итеп, яңа шәраб өлгергән базга алып төште. Виноград исе, тагын ниндидер хуш исләр... Шунда ук дегустация өстәле куелган, һәркем үзенә ошаган эчемлекне сайлап ала.
...Шәһәрләр уза-уза, сәфәребез ахырына якынлашты. О Италия! Син безне тәмам үзеңә гашыйк иттең! Күңел бу хозурлыктан әллә кая оча, талпына! Тик Джованни гына күзгә күренеп моңсуланды, җитдиләнде.
– Лена, нигә егетне газаплыйсың? Утларда яна бит! Аз гына булса да ошамыймыни соң ул сиңа? – дим.
– Ошый... Бик... – Лена авыр сулап куйды. – Ләкин ышанып бетмим мин аңа. Бүген ул минем өчен җан ата, иртәгә, без киткәч, башкалар өчен өзгәләнәчәк... Безнең киләчәгебез юк. Ул – биредә, ә мин – Питерда. Аннары язмышымны чит ил кешесе белән дә бәйлисем килми... – Лена уйга чумды. Ярты юл буе дәшмәде. Ниһаять, телгә килде.
– Бер елга якын мин Франциядә, апам янында яшәдем. Ул французга кияүгә чыкты. Мине дә үзе янында яшәтәсе килде, әлбәттә. Ләкин ире
Эмельенга бу бер дә ошамый иде булса кирәк. Фатир эзләргә булыша алам дип әйтүе үк шуңа ишарә иде. Ә бер айдан ул минем өстәлгә коммуналь хезмәт өчен түләүләр кәгазен китереп салды. «Синең өлешне маркер белән билгеләдем», – диде дә чыгып китте. Аларда бу гадәти хәл, ә без аңа өйрәнмәгән. Әйе, бөтенесе дөрес кебек. Мин бит аларда яшим. Ләкин безнең менталитет башка, кунактан без берни дә алмыйбыз. Гел аларда яшәмәячәгемне, бу вакытлы күренеш икәнен дә яхшы беләм. Бу хакта беренче көнне үк әйткән булса, дөресрәк булыр иде. Аңлыйм, башка ил, башка тәртипләр...
– Үзеңә тиешлесен түләдеңме соң?
– Башта бөтенесен апама сөйлисем килде, ләкин тыелып калдым. Минем аркада ачуланышуларын теләмәдем. Яшәү өчен тиешле сумманы Эмельенга тоттырдым. Апам кызганыч. Алар бит ресторанда да тиешле сумманы икегә бүлеп түлиләр... Үзебезнең егетләргә җитми инде, – Лена елмаерга теләде, ләкин күзләрендә тирән сагыш иде, кызганып куйдым аны.
Флоренциядә ике көн булдык. Гүзәл шәһәр, Италия мәдәнияте һәм сәнгатенең чын мәгънәсендә башкаласы. Заманында биредә Флоренцияне бөтен дөньяга таныткан Джотто, Боттичелли, Брунелли, Донателло, Микеланджело яшәгән һәм эшләгән. Без Лена белән Синьорин мәйданында йөрдек, аннары Санта-Кроче Базиликасына кердек. Анда Микеланджело, Данте Алигьери, Никколо Макиавелли, Россини җирләнгән. Базиликаның таш идәнендә, аларның кабер ташлары янында басып торуыбызга үзебез дә ышанмадык.
Бу шәхесләрне китаплар, аларның әсәрләре аша беләбез, үзләре үк безнең өчен әдәби образларга әйләнгән. Ә биредә – җир астында тирәндә гәүдәләре ята... Без ниндидер аңлатып бирә алмаслык сәер халәттә идек.
Һәм, ниһаять, Рим. Ватикан шәһәр-дәүләтен күрдек, Изге Петр храмы масштабы, архитектурасы белән таң калдырды. Рим папасы резиденциясендә дә булдык. Аннары Рим форумы, Колизей буйлап озаклап йөрдек, Треви фонтаны янында тукталып, теләкләребез чынга ашсын дип, суга тимер акчалар салдык. Ни өчендер бары шушында гына чын Италияне, аның рухын тоя алдым. Урамнар, йортлар, тыкрыклар – бөтенесе шундый таныш һәм якын. Ниндидер дежавю. Бөтен сәяхәт барышында бары бер Римга гына Джованни безнең белән экскурсиягә бармады. Тур тәмамланганда инде аның бөтен өметләре эреп юкка чыга барды, очкынланып торган зур кара күзләре сүнеп калды...
Иртәгә китәбез дигән көнне бөтен группабыз белән Римның үзәгендә, Кампо-Марцио районында җыелдык. Монда урамның ике ягы буйлап исемнәре билгеле итальян дизайнерларының бутиклары тезелеп киткән. Без – кызларга тагын нәрсә кирәк? Шопоголиклар өчен җәннәтнең дә җәннәте инде! Көн ахырына таба безнең инде аяк табаннары яна иде. Ничәмә чакрымнар гына чапмаганбыздыр?! Рәхәтләнеп сувенирлар, бүләкләр җыйдык. Иртәгә кабат Риминига кайтабыз, аннан инде – Мәскәүгә. Джованни бөтенләй сөйләшмәс булды. Тып-тын автобуста бару ничектер ят, күңелсез иде. Безне отельгә китереп куйгач, ул безнең номер тәрәзәләре астында озак әйләнгәләп йөрде әле. Керергәме-кермәскәме, дип, баскычлардан бер күтәрелде, бер төште. Мескен егет җанына урын тапмый изаланды. Лена да моңсуланып калды. Ләкин барыбер дә үз принципларында каты торды. Ни өчендер ул киләчәкне Джованни белән бергә итеп күз алдына китерә алмый иде.
– Тизрәк өйгә кайтырга иде, – дип пышылдады ул, авыр портьераны тартып, караңгы урамга төбәлгән хәлдә.
– Бар инде, үзе белән сөйләш... Аны да, үзеңне дә газаплыйсың гына бит. Бар, бар, утырма, – дидем, ахирәтемне кызганып.
– Буш вәгъдәләр бирәсем килми аңа. Барыбер бернәрсә дә барып чыкмаячак. Барысы да вакытлы гына. Итальяннар алар темпераментлы, кайнар халык... Ярар, вакыт барысын да дәвалый. Бар да онытылыр.
Авыр уйларыннан арыныр өчен Лена бик тырышып чемодан җыя башлады. Озаклап отель паркында йөреп тә сөйгәнен чыгара алмагач, Джованни башын түбән иеп китеп барды.
Римини юлында безне берсеннән-берсе моңсу җырлар озата барды. Ун көн өч көн кебек тә тоелмады. Джованни сүзсез генә дикъкать белән автобусын алып барды, алай да сирәк кенә сагышлы күзләре белән Ленага да карап ала иде. Әнә шундый халәттә Римини аэропортына килеп җиттек. Джованни гадәттәгечә кызларга чемоданнарын алырга булышты. Ә Лена бу вакытта һаман кадаклагандай утыра бирде. Автобустан коелучыларга да, ыгы-зыгы килеп багаж барлауларга да игътибар итмәде. Ул бернәрсә дә күрми, берни тоймый иде. Бу минутларда ниләр уйлагандыр, Алла белсен. Автобуста Лена белән миннән башка беркем калмаганын күреп, Джованни кереп Лена каршына утырды. Итальян сак кына Ленаның кулыннан алып, аны үзенең яңагына кысты, яшьле күзләре ялтырап китте. Менә бер яшь бөртеге яңагы, муены буйлап тәгәрәп төште дә, күлмәк якасында юеш эз калдырды.
– Минем кадерле синьоринам, – дип, чак ишетелерлек итеп пышылдады Джованни. – Белсәң иде, сине ничек җибәрәсем килмәгәнне... Бер сүз, бер генә сүз әйт, үтенәм...
Ленаның ни әйткәнен ишетмәдем мин, гашыйкларның үзләрен генә калдырып автобустан чыктым. Джованни самолетка регистрация тәмамланганчы Лена яныннан китмәде. Паспорт контролен узганда инде алар хушлаштылар.
Мәскәүдә Лена белән безнең юллар аерылды. Ул – үзенең Питерына, мин Казанга киттем. Баштарак телефон аша хәбәрләшсәк тә, еллар узгач, аралашулар да юкка чыкты. Һәркем үз мәшәкатьләренә күмелде. Һәм менә уналты елдан соң бер-беребезне таптык.
– Ул сине каян эзләп тапты? Күптән бергәме сез? Сөйлә, Лена, – дим, бу тарихның ничек тәмамланганын тизрәк беләсем килеп.
– Инде унбиш ел бергә без! – Ленаның шул гади генә сүзләрендә шатлык та, бәхет тә, мәхәббәт тә чагыла.
– Оһо! Син адресыңны калдырган идеңмени?
– Юк...
– Сузма, сөйлә инде...
– Хисләрен тикшереп карыйсым килде минем. Чынлап та яратамы, әллә вакытлы гашыйк булуы гынамы... Шуңа күрә хушлашканда: «Кадерле
Джованни, әгәр дә мине яратсаң, телефонсыз, адрессыз да эзләп табарсың», – дидем. Яшәгән шәһәремне генә белә иде ул. Елдан артык мине эзләгән, Петербургның бөтен турфирмаларын айкап чыккан... Ә көннәрдән бер көнне минем офис бусагасында чәчәкләр тоткан итальян егетем басып тора иде! Шуннан бирле без гел бергә, дүрт балабыз үсә.
Ул да булмый, Морелли гаиләсенең фотосы килеп төшә.
– Венеция күпере үзенекен иткән, димәк, – дип, Ленага смайлик җибәрәм.
– Шулай булып чыга инде, – ди Лена.
– Лена, әйт әле: ә син мәңгегә яратырга вәгъдә бирдеңме? Джованнида шикләнмим дә инде.
– Әйе! – Шушы кыска гына сүзгә җылылык, ярату, ышаныч – бөтенесе сыйган иде.
Чын мәхәббәт өчен киртәләр юк икән. Фотодан елмайган йөзләргә карап, аларга бәхет теләдем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк