Логотип
Проза

Урлап кушылган язмыш

(чынбарлыкка нигезләнде)


(чынбарлыкка нигезләнде)

Басуларда алтын башаклар тулышып, игеннәр өлгереп, урып-җыю вакыты җиткәч, тегүче һөнәренә яңа гына укый башлаган кызларны амбарга эшкә җибәрделәр. Коры, җылы көннәрнең бу вакытта минуты да кадерле. Амбарда халык умарта күчедәй кайнап тора. Ярдәмгә килгән кызларны, әле һөнәрләренең “т” хәрефен дә үзләштермәсәләр дә, мондагы халык “тегүче кызлар” дип атый. Ә кызларның күңеленә бу сүз бик хуш килә. Төркемдә уналты кыз. Күбесе җидееллык мәктәпне яңа бетереп, авылдан килгән кызлар. Эшкә өйрәтәсе юк. Авылда бәләкәйдән эш күреп, эшкә өйрәнеп үскәннәр. Җиде сыйныфлык авыл мәктәбен яңа тәмамлаган унбиш яшьлек Тәслимә араларында буйга иң бәләкәе. Кулына күтәргән агач көрәге үзеннән дә зуррак. Шулай да башкалардан калышмаска тырышып, иген тулы машинаны җәһәт-җәһәт кенә бушата. Аста торган кызлар бодайны җилгәргечкә бирә баралар. Аннан үткәргәч, яңгыр астында калып чыланмасын өчен, ашлыкны транспортерга бирә барып, түбә астына киптерергә җәяләр. Авыл кызларыннан аермалы, район үзәгендә үскән нәзберек ике кыз Лүзия белән Сәкинә генә бераз хитлаша. Йә кысталдык, дип, яртышар сәгать кайдадыр йөреп киләләр. Йә кинәт кенә үтереп су эчәселәре килә башлый. Бригадир Мәрдан абый кызларны шелтәләп ала: “Кызлар, дим, болай йөрсәгез, укыган җирегезгә хәбәр итәм. Практикагызга зачут куймасыннар. Әнә бу бәләкәч уңганнан үрнәк алыгыз”, − дип, көрәген куймыйча эшләгән Тәслимәгә төртеп күрсәтә. Ә Тәслимә, чыннан да, күңел биреп, тырышып, тирли-тирли  эшли. Ярата ул уңыш җыя торган шушы рәхимле, бәрәкәтле вакытны. Авылда үскәндә амбарга ул аз йөрмәде. Башта әнисенә ияреп йөрде, үсә төшкәч булышты да. Таудай өелеп яткан игеннән кыр исе, туклык исе, муллык исе килә. Җанга тансык Тынычлык исе килә. Сугыш бетеп, берничә елдан соң туган Тәслимә, аны үзе күрмәсә дә, төтенен иснәмәсә дә, дистәләрчә елларга җиткән михнәтле шаукымын балачактан ук үз җилкәсендә  тойды. Үскәндә өч балага туйганчы ашарга өйдә ипи дә һәрчак булмады. Шуңа күрә ул амбарда ашлык җыюда рәхәтләнеп, күңел биреп эшли. Бәләкәч кенә көенә илгә икмәк хәтле икмәк җитештерүдә катнаша алганы өчен эченнән олыларча горурланып эшли. Әнә амбарның диварына тарттырып җәелгән кызыл лозунглар ак хәрефләре белән көч салып, тырышып эшләргә ерактан ук өндәп тора: “Бөтен көч – уңыш  җыеп алуга!”, “Икмәк – бар нәрсәнең башы!”
Ә машиналар, тыз-быз чабып, кырдан иген ташып кына торалар. Бушатып, җилгәреп кенә өлгер!  Гәрәбәдәй сары, җитешкән бодай  тулы бер кузовны бушатып кына бетерделәр, тагын тулы машина килеп туктады. Ашлыкны үзе бушата торган самосвал машина барлыгы икәү генә. Калганнарын көрәк белән бушатмалы. Бу юлы бригадир Мәрдан абыйлары җан биреп, җан алып эшләгән Тәслимәне кызганды булса кирәк, кызны аска, җилгәргеч янына куйды. Лүзия белән Сәкинәне өскә, кузовка менгерде. Аларның салмак кына, ашыкмыйча гына бушатканын күреп, машинаның шоферы – яшь, чибәр егет, тынычлыгын югалтты булса кирәк, кызларны шаярып булса да кисәтергә булды:
− Кызлар, болай эшләсәгез, миңа  черем итеп  алырга да була икән. Төнлә ашлык ташып как рас йокы туймаган иде.
Телгә оста кызлар бирешмәделәр:
− Ашыксаң, әйдә, кулыңа көрәк тот! 
Тәслимә сүзгә кысылмыйча гына эшләвен дәвам итте. Чибәр егет үзе Лүзия белән бәхәсләшә, үзе Тәслимәдән күзләрен алмый. Аның карашын сизсә дә, Тәслимә аңа баш күтәреп карарга да ояла. Үзенең игътибарын җәлеп итәр өчен егетнең бер уч бодай сипкәнен дә күрмәмешкә салышты. Кузовка тагын ике кыз менеп, ярыйсы гына селтәнеп алгач, машина бушады һәм ул, артында тузан болыты калдырып, тагын кырга юнәлде. Егет китү белән яшь кызлар аны тикшерә башладылар. Унсигез яшьлек, буйга-сынга җитлеккән Лүзия егетнең аңа ошаганын яшермәде: “Чибәр чукынчык! Нәкъ һинд киносындагы артист Радж Капур!” Тәслимә тагын дәшмәде. Кая инде аңа егетләр турында уйлау! Аңа бит әле унбиш яшь кенә! Авылдан чыгып киткәндә әтисе дә, әнисе дә ныклап кисәттеләр: "Балакаем, егетләргә ышанып, алданып, йөзебезне рисвай итә күрмә!”  Шуңа күрә Тәслимә егетләр ягына карарга да читсенә. Сәкинә егетнең исеме Мансур икәнлеген, шушы район үзәге егете икәнлеген, фәлән-фәлән урамда яшәгәнлеген әйтте. Шактый гына арыган кызлар ашлыкка утырып-аунап, бодай сибешеп, шаярышып алдылар. Үзләре арыса да, телләре арымады. Амбар яңгыратып “Күбәләгем”не җырлап, хәл җыйдылар.
Кызлар кайтып киткәнче Мансур кырдан тагын ике рейс ясарга өлгерде. Тәслимәне тирәләгәндәй йөрсә дә, сүз кушарга ничектер җае чыкмады. Кыз бер арада маңгаена төшереп бәйләгән ак яулыгы астыннан егеткә яшертен караш ташлады. Чыннан да, күз төшмәслек түгел икән шул! Радж Капур кем буладыр, Тәслимә аны белми, ә йөз-килбәте нәкъ кинолардагы артистныкы! Дулкынланып торган кара чәчләрен артка тараган. Таза, озын буйлы. Оялтырга тырышуымы, Тәслимәдән серле карашын алмый. Бергә укыган Мәскүрә моны сизеп, шаяртмый кала алмады:
− Әллә егетебезнең күзе төшкән инде Тәслимәгә? 
Лүзиягә генә бу ошамады. Тәслимәнең кечкенә  буена ымлап, ул яңа гына балалар бакчасыннан чыккан бит әле дип турсайды. Мансур да, оялуыннан кызарган кызны уңайсыз хәлдә калдырасы килмәдеме, кабинасына кереп утырды. 
Бер-ике атнадан кызлар укуларын дәвам итте. Тәслимәгә булачак һөнәре җиңел бирелде. Бәләкәйдән сурәт төшерергә яратуы да файдалы булып чыкты. Әнисенең иске “Зингер” машинасында туры җөй генә булса да тегәргә өйрәнүе дә бик урынлы булды. Тегү машинасының тек-тек текелдәвенә хәтле ошый Тәслимәгә. Әнисенең типчеп-типчеп чигәргә өйрәтүе дә бушка китмәде. Башта җәймә, алъяпкыч кебек гади нәрсәләрдән башлап, бераздан күлмәк кисәргә өйрәнә башладылар. Менә монысы инде кыз-кыркынга иң кызыгы, иң кирәге. Яшәвен Тәслимә кеше фатирында, ялгызы гына көн күргән Мәрхәбә карчыкта, чәчкәле чаршау белән бүленгән “бүлмәдә” яшәде. Акчалары артып бармаган ата-анасы авылдан фатир өчен күбесенчә азык-төлек, ит, яшелчә, бәрәңге китерделәр. 
Яңа ел алдыннан, бәйрәм кәефе күңелләрне очындырган бер көндә Тәслимә, һөнәрчелек көллияте янында басып торган Мансурны күреп, гаҗәпсенеп куйды. Егет биргән сәламне алып, карлы сукмактан үтеп китмәкче иде, Мансурның арттан ияргәнен күреп, кыенсынуы, аптыравы артты. Мансур да кызга ничек сүз кушарга белмәде, күрәсең. Дәшми генә бер-бер артлы атладылар. Кыю егет никтер бүген телен йотты һәм гомеренә беренче тапкыр шулай дәшми-тынмый гына кыз озатты. Икенче көнне Мансур кызны укуыннан каршыларга тагын килде. Бу юлы азаплана-азаплана сөйләшергә сүз таптылар. Тәслимә нинди матур күлмәкләр тегәргә өйрәнгәнен, Мансур прицеплы машинага хокук алуын сөйләде. Яшәгән өенә җитәрәк, кыз, башкача үзен озатмаска үтенеп, торып йөгерде. Фатир хуҗабикәсе Мәрхәбә карчык кыз өчен бик курка һәм аның егет ияртеп кайтып килгәнен күрсә, кирәген бирәчәк, иманын укытачак иде. 
Тәслимә Мансурны күңеленә кертмәскә тырышты. Нинди егет ди әле аңа?! Ул бала гына бит әле. Унбиш яше яңа тулды. Килгән саен, кайткан саен әти-әнисе тукып кына тора: “Кызым, зинһар өчен, ир-атка ышана күрмә! Мәсхәрә итәрләр дә, ташларлар үзеңне!” Мәрхәбә карчык та, юньле йөре, акыллы бул, дип туктаусыз вәгазь укый. Уянып килгән чәчәк бөреседәй, кызның матурлыгы да яңа ачылып килә. Күзләрендә балаларча самимилек, сафлык. Әйе, акылы бар иде авыл кызының. Әти-әни тәрбиясе салган акылы юк түгел иде. Тик Яшьлек акылга буйсынамы соң?! Кыз, дәресләре бетә башлау белән, тәрәзәгә йөгереп барды, укудан чыгуга Мансурны көтте. Кызның әле нинди яшь булуын аңардан дүрт яшькә зуррак Мансур аңлый иде, әлбәттә. Аның алдындагы җаваплылыгын аңлый иде кебек. Тик ул да йөрәгенә боерык бирә алмады. Алтын чәчле, зур зәңгәр күзле, кечкенә, җыйнак буйлы кызны уйлап, төннәрен йокысыз үткәргәнен ничек әйтсен ул аңа? Биленнән кочып, кулларына алып күтәреп йөртәсе килә аның. Шашып үбәсе килә. Ә үзенең бармак белән кагылырга да кыюлыгы җитми. Зиһенендәге кызга багышланган иң матур, иң татлы, таш йөрәкне дә эретердәй җылы сүзләре әйтелмичә тел очында эленеп кала. Йөрәкләре әллә ниләр тойса да, ике яшь, күзгә күренмәгән чиктән чыгарга базнат итмичә, юл буена юк-бар турында сөйләшәләр дә, кулга-кул да тидермичә аерылалар. 
Яңа ел алдыннан көннәр кинәт җылытып җибәрде. Аяк астындагы кар җепшеде. Тәслимә укыган көллият алдына куелган чыршы төбенә кишер борынлы Кар бабайны һәм күмер күзле Карсылуны ясап куярга җай чыкты. Иртәгә каникулга кайтып китәсе кызны күрергә Мансур төшенке күңел белән килде. Кыз белән аның шулай озакка һич тә аерыласы килми иде. Ә Тәслимәнең иңнәренә канат кундымыни! Ул чукынчык туктаусыз көлә, шаяра. Ул бит егетнең үзен яратуын аңлады! Белгертмәсә дә, аңлады. Әллә нәрсәләр кыласы килә! Ак җиһанны яңгыратып җырлыйсы, кычкырасы килә! Акылдан язасы килә! Карлы сукмактан сикерә-атлый барган кыз кинәт кенә борылды да артыннан барган Мансурга кар йомарлап тондырды. Моны көтмәгән егет башта югалып калса да, җилкәсенә эләккән карны селекте дә, ә син шулаймы әле, дип, кызга кар ташлады. Берсен-берсе куыша-куыша, шаяра-шаяра, көлешә-көлешә сукмактан ике гыйшык йөгерә... 
Авылда шундый рәхәт! Әти-әнисе, туганнары шундый сагындырган. Шулай да Тәслимә каникул көннәрен бармак бөгә-бөгә санады. Кайчан уку башлана да, кайчан ул Мансурын күрә инде?! 
Башкаларга кыска күренгән кышкы каникул Тәслимәгә озак тоелса да, ул да үтте. Тагын укулар башланды. Мансур белән Тәслимә арасындагы мөнәсәбәтләр бергә укыган кызлар өчен, әлбәттә, сер түгел иде. Егетнең үзенә күз салмыйча,  орчыктай  буйлы авыл кызын ошатуын күреп Лүзиянең йөрәге янды. Тәслимә артында йөргән чыш-пыш сүзләрне ишетсә дә ишетмәскә тырышты. 
Яшерен мәхәббәт ялкынында янган кыз белән егеткә салкын кыш та суык күренмәде. Тик алар бер-берсенә ачыла гына алмады. Тәслимә иртән укуга барганда ак карда зур хәрефләр белән язылган сүзләрне укыды: “Гүзәлем, мин сине яратам!!!”  Әлбәттә, бу сүзләрне кем язганын Тәслимә чамалый иде... Шаулап-гөрләп, йөрәкләрне җилкендереп  яз килде. Дөнья яшеллеккә күмелде. Башкалар сөенә-сөенә җәйне көткәндә ике йөрәк моңайды. Аларга би-и-и-к озакка, көзгә хәтле аерылырга туры киләчәк...
Әти-әнисенә җәй буе утын-печән әзерләшкән, мал караган, бакча үстергән Тәслимәгә Мансурны барып күрергә бер тапкыр да җай чыкмады. Егет кызга хат язарга курыкты. Әти-әнисенә эләгеп, Тәслимәгә сүз тиюдән шикләнде. Йөрәген сөю уты көйдергән Тәслимә сагынудан ни кылырга белмәде. 
Ниһаять, җәй азагында Тәслимә укырга килде. Тик аңа башкача укырга туры килмәде. Җан сөйгән шул бәләкәй кешесен күрү сагышында газапланган Мансур беренче кичне үк, берни аңлатмыйча, кызны мотоциклына утыртты да урлап өенә алып кайтты. Урланганын да кыз, Мансур аны җитәкләп ниндидер өйгә алып кергәч, андагы карчыкка: “Әни, менә бу кыз киленең Тәслимә була!” − дигәч кенә аңлады. Борылып чыгып китәргә омтылган иде, Мансур җәһәт кенә ишекне бикләп куйды. Бу төнне Мансур кәләшенә тимәде, әти-әнисеннән куркып елаган кызны тынычландырырга маташты. Мансурның әнисе Заһидә карчык улын җиңелчә шелтәләп баш чайкады: “Әй балакаем! Кемгә охшап шундый исәрсең син! Мәрхүм атаң да андый түгел иде! Ичмасам, бераз үскәнен көтәр идең! Уналты яшьлек баланы алып кайткансың!”  Ә Мансур акланды: “Үскәнче тотмыйлар шул аны! Урлыйлар! Башкалар урлый!” Иртән иртүк Мансур әнисенең энекәше Заһидулла абзыйсы белән Тәслимәнең әти-әнисеннән кыз соратырга киттеләр. Алар башта башларына күсәк белән суккан кебек исәңгерәп калсалар да, ризалыкларын бирмичә булдыра алмадылар. Урланган, эше беткән... Кыз безнеке түгел. Ике-өч көннән күчтәнәчләр, бүләкләр төяп, никахка килделәр. Кызны сакламаганга үз гаебен һәм егеткә үпкә тойган Мәрхәбә карчык та никах туенда түрдә утырды. Башта утырган җирендә тыныша алмыйча корт чаккан кебек бик сикергәләгән иде дә, кияү егет иңенә җылы шәл китереп салгач, тынды тагын үзе. 
Җимерелеп барган йортлары урынына яшь гаилә көчләре җиткәнчә уртача гына йорт салып керделәр. Бер елдан беренче кызлары туды. Бер-бер артлы тагын ике кызлары туды. Тәслимә егерме ике ел буена кайнанасы белән яшәде. Аңардан “кызым” дигән сүздән башканы ишетмәде. Мансур машинада, тракторда эшләде. Тәслимә склад мөдире, сатучы хезмәтен башкарды. Вакыты булганда тегү текте. Дистә-дистә еллар үткәч, тагын бер зур, иркен йорт салып чыктылар. Ире Мансур бик яхшы кеше булып чыкты. Хатыны, кызлары өчен үлеп тора. Тормышлары җиңелдән генә булмады. Шулай да, бервакытта да бер-берсенә авыр сүз әйтешмәделәр. Чын мәгънәсендә ир – баш, хатын – муен була белделәр. Күпләр сокланырлык итеп, бер-берсен хөрмәтләп, бер-берсенең сүзеннән узмыйча, балаларының тормышына үрнәк булырлык яшәделәр. Бәхеттә үткән еллар сизелми. Инде кызлары да күптән тормышлы. Өчесе дә эшчән, тырыш. Үз балаларының балаларын үстерәләр. Ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә туган нигезгә, әти-әни канаты астына җыелалар. Тиздән, бик тиздән кадерле кешеләренең алтын туйлары. Ә урланып табылган бәхетләрен, матур яшьлекләрен олыгая барган Мансур белән Тәслимә сагынып искә алалар. Тәслимә иренең яңагыннан сыйпап, күзләренә карый: “Ярый әле урладың мине, җаным!” Ә Мансур татлы истәлекләрдән җылы йөгергән бәхетле карашын иң газиз, иң якын кешесенә төби һәм хатынын күкрәгенә кыса: “Ярый әле урлаттың үзеңне, әнисе...”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Берсен берсе сойген парлар бәхетле булсыннар

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик кунелле хикэя, кэефлэрне кутэреп жибэрде. Физалия ханым рэхмэт бик зур.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик тә ныҡ оҡшаны, аҙағы яҡшы тамамланды!)))

        • аватар Без имени

          0

          0

          Гадэти тормыштагы гадэти хэл.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Кунелле.

            Хәзер укыйлар