Логотип
Проза

Урамнан үтеп бара

Хикәя

Рәмзия белән Марат, яшь аермалары булуга да карамастан, үзара бик дус яшиләр. Бер-берләреннән сер яшермиләр. Бигрәк тә Рәмзия – ерык авыз, мәктәптән кайтып керде исә, Марат абыйсына үзе ишеткән-белгәннәрне түкми-чәчми сөйләп бирергә ашыга. Аның сүзе кайчак болайрак башлана:

– Бүген бер малайга үлеп гашыйк булдым! Егет дисәң дә егет!

– Әлбәттә, ул сиңа кайнар мәхәббәтен аңлатып, өч чакрым озынлыкта хат язып җибәрде инде, – дип үртәргә тотына аны Марат абыйсы. Тик Рәмзиянең мондый үртәүләргә исе китми, үзенекен тукый бирә.

– Әгәр дә ул өч чакрым хат язарга да иренсә, аңа кем гашыйк булыр иде соң? –Рәмзия, башын горур гына артка чөеп, төлке койрыгыдай чәчләрен тузгытып җибәрә. Бу аның: «Мин дә алай төшеп калганнардан түгел, килмәгән җирем юк», – диюе инде. Марат сеңлесенең гадәтләрен яхшы белгәнлектән көлемсерәп куя да янә шаяртырга керешә.

– Синең кай җиреңә егетләр гашыйк булсын! Борының кнопка! – дип үрти.

– И-и, – ди Рәмзия бирешмичә, – әгәр бик беләсең килсә, нәкъ минем борынымны яраталар да. «Борын өстендәге сипкелләрең кара төннәрне яктыртучы йолдызлардан сөйкемлерәк», – дип шигырь язып бирмәгән булса, мин бүгенге малайга әйләнеп тә карамас идем...

Алар әнә шулай бер-берләрен үчеклиләр. Моңарчы әле унынчы класста укучы Маратның да, сигезенчедә укучы Рәмзиянең дә чынлап торып яратып караганнары юк. Шуңа күрә мәхәббәт турында бәхәсләшәләр, һәр мавыгуларын яратуга санап, күзләре төшкән кешеләрнең уңай якларын санарга тотыналар. Кайвакыт мәхәббәт турындагы китаплар уку, кинолар карау да мондый сүз кузгалуга сәбәпче була.

Менә шулай чөкердәшеп яшәп ятканда, Маратның әллә нишләп холкы үзгәрә башлады. Йә юктан гына уйга кала, йә көзге каршына килеп, үзенең киң кашларына, тыңлаусыз чәчләренә карап тора башлый.

– Карале, – ди ул сеңлесенә, – миңа куртка килешәрәк төшәме, әллә свитермы?

– Сиңа бернәрсә дә килешми, – ди Рәмзия, абыйсының сүзләрен шаяртуга борып. – Син бит колга. Ә колга башына куртка элдең ни дә, свитер элдең ни.

– Син борынсыз кәтүк, – ди Марат, чын-чынлап ачуланып.

– Кәтүкнең кайчан борынлысын күргәнең бар? Ә менә колга...

Марат сеңлесенә сүз әйтергә ирек бирми, аны эләктереп ала һәм Рәмзиянең почык борынына каты гына итеп басып куя. Әмма Рәмзия балыктай шуып абыйсының кулыннан ычкына, яңадан Маратны үртәргә тотына:

– Син берәүгә гашыйк булгансың. Үлеп, тәгәрәп. Хәтта аның кем икәнен дә беләм.

– Беләсең, белми ни, сиңа белгертеп торалар, ди.

– Беләм шул.

– Белсәң, әйт: кем?

– Миләүшә! Миләүшә!
– Кем әйтте аны, тишек борын?

– Кешедән сорап торасы юк. Миләүшә безнең турдан үтә башласа, тәрәзәдән күзең ала алмыйсың. Аннары, көзгегә карап, кашларыңны төзәтергә тотынасың.

Марат, сеңлесенең бу сүзләренә түзә алмыйча, Рәмзияне куып китә һәм бер эләктерсә, нык кына чырылдата. Алар шактый каты үпкәләшеп туктыйлар. Маратның җан ачуын чыгарганы шул – сеңлесенең сүзләре хак булуы. Каян белгән диген! Күзәтүчәнлек бар икән үзендә. Әллә соң Марат чынлап та бөтенләй башын югалтты микән? Ах, бу Миләүшәне! Нигә шулкадәрле сөйкемле сөяк булды икән? Ул атлап китүләре – королеваларың бер якта торсын. Чыңлатып көлүләре көмеш кыңгырау диярсең...

Марат белән очрашкан саен, урам яңгыратып көлә. Кызның көлү авазы Маратның күңелендә көннәр буе яңгырап тора. Аны каядыр ашкындыра, моңарчы татылмаган, беленмәгән сихри моңнар дөньясына алып кереп китә. Шушы моңнар эчендә эреп югаласы килә башлый.

Рәмзия абыйсының хәленә керергә тырыша, хәзер инде ул баштагы кебек аңардан көлми:

– Синең буең алай ук озын түгел икән, абый. Кичә мин урамда берәүне күрдем – колга дисәң дә колга, – дип Маратны юата. – Кашларың да артык киң түгел, таман гына. Егет кешенең шуның кадәр дә кашы булмагач...

Марат үзенең кичерешләрен сеңлесеннән никадәр яшерергә тырышмасын, барып чыкмый. Аны күз карашыннан ук аңларга өйрәнгән Рәмзия абыйсының уйларын шунда ук сизеп ала.

– Беләсеңме, абый? – диде ул бер көнне. – Син аңа берәр бүләк алып бир. Китапларда гел шулай язалар бит: яраткан кызларына егетләр бүләк алып бирәләр. Мин инде нәрсә бүләк итәргә икәнен дә уйлап куйдым.

– Нәрсә?

– Яулык.

– Каян алыйм мин аны?

Рәмзия, шул сорауны гына көткәндәй, яңа киемнәре саклана торган шкафны актарырга тотынды.

– Менә, абый! Бу яулыкны мин бер дә бәйләп карамадым. Шәпме?

– Шәбен шәп тә... Сиңа бит аны әти алып бирде. Мин алып биргән яулыгың кайда дип сораса, ни диярсең?

– Исең киткән икән иске чикмәнгә. Менә унны бетерерсең дә эшкә керерсең. Беренче хезмәт хакыңнан миңа нәкъ шундый яулык алып бирерсең. Аңынчы күп калмады инде.

Марат белән Рәмзия шулай килештеләр. Сеңлесенең киң күңеллелеге Маратны канатландырып җибәрде. Матур ефәк яулыкны ак кәгазьгә төреп, ул Миләүшә үтә торган юлга ашыкты.

Миләүшәнең күзләренә карарга кыймаган Марат бүләген ничек тапшырды, дисезме? Анысы инде яшьләрнең үз эше. Бәлки, ул аны кызның үзенә сиздерми генә сумкасына тыккандыр, бәлки... Хәер, фараз кылуларны туктатыйк та Рәмзия белән Маратка әйләнеп кайтыйк.

Алар икесе генә белгән уртак куанычтан әллә ничә көн канатланып йөрделәр. Үзләре турысыннан Миләүшәнең үтеп киткәнен күрсәләр, бер-берләренә сиздермәскә тырышып, тәрәзәгә капланалар. Һәркайсының күңелендә бер сорау: «Миләүшә аларның яулыгын бәйләрме?»

Әмма Миләүшә, үзен дүрт күз белән күзәтүләрен башына да китермичә, элекке кызыл башлыгын киеп, болар турысыннан үтеп йөри бирде.

Инде урамда яз галәмәтләре сизелә башлады. Ак йортларның боз керфекләрен шатлык яшьләре чылатты. Яз бары тик Марат белән Рәмзияне генә сөендермәде. Маратның тәмам өмете киселде, сеңлесе белән бер сәбәпсезгә шаяртулары бетте.

Рәмзия абыйсын үзенчә юата торды:

– Әле бит көннәр салкын, бу суыкта акыллы кыз яулык бәйли димени? Күр дә тор: көннәр җылынгач, башыннан да төшермәс. Менә мин дә җылы башлыктан йөрим ич әле.

Ләкин Марат бу юатулардан тынычланмады. Борчылды, үртәлде, сабырсызланды. Үзләре турыннан Миләүшә үтәр вакыт җитсә, тәрәзәдән читкә үк китте.

Икесенең дә сабыр канатлары сынды дигәндә, Рәмзия бер көнне җырлый-җырлый өйгә кайтып керде:

Урамнан үтеп бара,
Кашыннан күзе кара;
Керфегеннән гөлләр тама,
Абый, урамга кара!

Марат тәрәзәгә капланды. Анда горур гына басып, башына Марат бүләк иткән яулыкны бәйләп, Миләүшә үтеп бара иде.

Теги: Хикәяләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар