– Илфат, без бергә булырбыз микән? Тузганаклар шаулашып куйгандай булды. Сискәндерерлек сорау булды микәнни? Әнә Илфат та куырылып китте ич. Шулай да елмаерлык көч таба алды...
– Илфат, карале, нинди матур чәчәк! Илфат, дим, безнең мәхәббәтебез шикелле, әйеме? Башкаларныкына бөтенләй охшамаган. Тузганаклар арасында кып-кызыл лалә үсеп утырсын әле! Ә матурлыгы...
Хатын-кыз бер ачылса, тиз генә туктатам димә. Бәхеттән башлары әйләнгән Айзиләнең бертуктаусыз сөйләнүен мыштым гына күзәтте Илфат. Сүзгә кушылмады, хәер, кушылып ни мәгънә, барыбер хатын-кыз сүзе алдыра торган көндер бу, дип елмайды гына. Әнә ул чәчәкләр турында да, парктагы алар утырган эскәмия хакында да, һәм – ничек шулай булдыра ала торгандыр – асфальт юлдагы сулыклардан күренгән шәүләләр турында да тәмләп, бик тәмләп сөйли.
– Илфат, ак болытлар нишли, беләсеңме?
– Соң, йөзәләр инде...
– Юк, йөзмиләр алар, очалар. Күктә ничек йөзсеннәр инде, һавада бары очарга гына була.
– Шулай микән...
Илфатның килешми башка чарасы калмады. Вәт хыялый! Бу кадәр дә хыял болытларында йөзәргә, әй, очарга була икән, дип уйлады ул. Теге сорауны гына бирмәсен. Бүген көне түгел, гомумән, мәхәббәт уены уйнаганда катлауландыруларга бернинди урын калмаска тиеш. Болай да рәхәт ич. Айзиләнең аның шәхси тормышы турында төпченгәне юк. Ник килмәдең, кая бардың, дип тә бәйләнеп аптыратмый. Аны күрүгә, елмаеп каршына йөгерә, кочагына кереп бетә дә, назлы, матур сүзләр генә әйтә. Югыйсә, бер көн дә тормас иде Илфат. Яратмый ул бәйләнчек хатын-кызны. Ә менә Айзиләнең тагын ниндидер сөйкемле сөяге бар. Егетне ихлас яратуы микән, әйтеп булмый. Таң атканда аның яныннан Берлинны алгандай эреләнеп китсә дә, башка бармыйм дип үз-үзен ышандырырга тырышса да, тагын телефонны кулына ала, тагын килә, тагын китә...
Җил исә. Ул да, мөгаен, хатын-кыз затыннандыр. Бүген әнә ничек битләрне иркәли, колакларга серле көй пышылдый. Айзилә тузган чәчләрен матур гына колак артына җыеп куя, ә җил барыбер тик тормый, кызның күлмәк итәкләре белән уйнарга керешә. Сокланып карап утыруы да рәхәт...
– Илфат, без бергә булырбыз микән?
Тузганаклар шаулашып куйгандай булды. Сискәндерерлек сорау булды микәнни? Әнә Илфат та куырылып китте ич. Шулай да елмаерлык көч таба алды. Кызны көчле куллары белән кочаклап алды, суырып үпте дә, сүзсез генә машинасына юл алды. Парк уртасында лалә кебек ялгызы гына басып калган Айзилә машина күздән югалганчы кул изәде...
– Кем иде ул, Айзилә?
Таныш тавышка борылып караса, Илдар абыйсы икән. Кайчаннан бирле күзәтеп торган диген. Кыз оялудан кызарынды һәм серле елмайды гына.
– Дәү абыем минем, исәнме! Ничек болай килеп чыгарга булдыгыз әле? Наҗия апа килмәдемени? Авылда ничекләр яшәп калдылар?
– Бер килеш, сеңлем. Ару гына. Исән-саулар. Сәлам әйттеләр. Менә кунакка алырга килгән идем үзегезне. Өегездә бер кеше дә юк икән. Кыңгырау чыңлатып басып тордым-тордым да, туктале минәйтәм, урамга чыгыйм. Бу һаваны ничек сулыйсыздыр. Ә авылда ичмасам... Паркта сине күреп алдым менә. Нәрсә, авыл һавасын суларга кайтасыңмы? Наҗия апаң 100 яшен билгеләп үтәргә җыена.
– Алай ук кыстагач, кайтмый булмас инде, дәү абыем. Әтиләр болай да кайтырга җыеналар иде.
– Вәт, шайтан алгыры, Наҗия апаң шалтыраткандыр инде. Их, үзенә сюрприз ясыйм дигән идем...
– Юк ла, шалтыратмады. Әти әллә кайчаннан бирле җыена инде сезгә. Эшеннән генә китә алмый. Менә бит ничек яхшы булды. Шулаймы, дәү абыем?
– Телең бигрәк татлы инде үзеңнең. Әллә, минәйтәм, безнең авылга килен итеп алып калырга инде үзеңне? Ә-ә... булмас кебек тоела шул әле. Теге ир-егет кем иде ул? Килеш-килбәтләре бигрәкләр дә безнең Илфат кияүгә охшап тора...
Айзилә сискәнеп китте. Кияү? Юк ла, ниткән кияү булсын? Илфат аның янына килгән ич, аны ярата, аны назлый, сөя... Ялгышкандыр Илдар абыйсы. 60 яшен тутырган кешенең күзләре ни күрмәс?
– Айзилә, дим? Кызым, әллә чәй эчәргә дә чакырмыйсыңмы кунакны?
– Ә-ә, әйдә, дәү абыем. Киттек. Әти дә кайтып җитәр инде.
Алар киткәч парк бушап калгандай булды. Җиләс җилләре асфальт буйлап шуышты. Ә түтәлдәге тузганакларның сарылыгы кисәк кенә лалә чәчәгенә сарылды...
...Авылда Сабан туе гөрли. Иң матур күлмәкләрен кигән яше-карты мәйданга агыла. Янәшәдә генә шашлык кыздыруларын хәбәр итеп, тәмле төтен исе борыннарны кытыклый. Моны һәркем сизә, тоя, баш миенә ул «Ял итәргә!» дигән сигнал буларак барып җитә. Җырлыйсы килә башлый. Әнә кемдер җыр суза башлаган инде: бик кәефле күренә. Бала-чага әти-әниләренең кесәләре бушаганчы бер сатучыдан икенчесенә йөгерә-йөгерә тәм-том ала. Көчлерәкләре ярышка әзерләнгән атлар шикелле тыпырдап, багана башына менәргә, капчык киеп йөгерергә, чүлмәк ватарга әзер тора. Олыраклар озак еллар күрешмәгән танышларын, дусларын барлый, күрешә, кочаклаша. Айзилә дә, юбилейга кайткан башка кунакларга ияреп, Сабан туен карарга чыкты. Бик җитди вазыйфа йөкләделәр аңа: бу вакыйганы, анда катнашучы туганнарны фотога төшерергә кирәк, диделәр. Көлеп кенә алынган иде, тик шактый мәшәкатьле шөгыль булып чыкты әле фотога төшерү дигәннәре. Әле берсе, әле икенчесе, берәр танышын ияртеп килә дә, уклау йоткандай тураеп басалар. Ни елмайтып, ни елатып булмый үзләрен. Хәер, бераздан кыз аларның ихлас чакларын, кызык хәлләрне сиздерми генә төшерергә остарып китте. Әнә Фидания апалары мәктәп елларыннан бирле күрешмәгән классташы белән кочаклаша, ә үзенең күзләре ничек яна! Шактый ук кәефләнеп алган Исмәгыйль абыйлары агачка терәлеп черем итеп алырга булган. Газизә апасы тузанга егылган малаен кыйный... Менә кызык кайда икән ул. Айзилә Сабан туеның бар маҗараларын тарихка теркәп барырга тырышты. Әнә бәләкәй бала күтәргән бер пар үтеп китте. Кызларының көдрә чәч койрыклары әтисенең битен кытыклап бара. Идиллия! Ул да түгел, гер күтәрүчеләр мәйданыннан шаркылдашкан тавышлар ишетелде. Герне инде ахыргы тапкыр күтәрәм дигәндә генә, баһадирның ыштан бавы сынаткан икән. Их, шәп кадр. Гер хәтле герне 100 тапкыр күтәрә алган батыр, чәчәкле трусиктан басып калгач, югалып калсын әле!
– Айзилә! – Аны Илдар абыйсы чакыра иде. Безне дә шул шакмагыңа сыйдыр әле. Тагын кайчан күрешербез. Наҗия апаңа көн саен 100 тулып тормас...
Объектив уртасындагы кешене шундук таныды ул: Илфат! Шатлыгыннан муенына сарылырга әзер иде... әмма Илфат аны танымаганга сабышты һәм тиз генә мәйданга җыелган халык арасына кереп югалды да. Тәмам аптырашта калды кыз. Илдар абыйсы барын да аңлап алды. «Их син, Илфат кияү!» – диде ул эченнән генә. Берничә минуттан әрле-бирле кемнедер (кемне икәнен алар икесе генә белә!) эзләп йөргән Айзилә янына ул көдрә чәчле бәләкәй кызчыкны ияртеп килеп тә җитте.
– Төшер, әйдә, сеңлем. Фотоаппаратыңның иң матур фотосы шул булсын, истәлеккә калсын! Гәҗит-журналларга бирерсең, нинди матур бәбине нинди акыллы кыз төшергән икән, дисеннәр, – диде ул, «акыллы» сүзенә шактый басым ясап.
Балага карады да катты Айзилә. Илфатның кечерәйтелгән күчермәсе табигатьнең олы могҗизасы булып аның каршында күзләрен челт-челт йомгалап карап тора. Әнә дәү абыйсы төрле позалар да сайлый башлады. Фотоаппарат бер-бер артлы матур кадрларны алмаштыра барды.
– Йә-йә, Илфатовна, әйдә, бу чәчәкләр арасына ятып та төш әле, – диде Илдар абыйсы ахырдан. Шулчак Айзилә фотоаппаратны абыйсы кулына тоттырып, үзе дә сары тузганаклар арасына, сөйгәненең бәгырь җимеше янына иелде.
– Бүген иң көчле, иң гүзәл кеше – син, – дип пышылдады ул сабыйга. Анысы да үз итеп Айзиләне муеныннан кочып алды. Аннан: «Син дә минем әнием кебек матур», – дип, агачлар артыннан качып карап торган әтисе янына йөгереп китеп барды.
Айзилә, нишләргә белми аптыраган абыйсын тагын да гаҗәпләндереп, битеннән үбеп алды. «Рәхмәт» диде ул һәм фотоаппаратыннан флешкасын алып аның кулына тоттырды. Барысын да яңадан башларга кирәк иде. Хаталарны төзәтергә беркайчан да соң түгел. Ул шулай итәргә булды да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк