Логотип
Проза

Төлке күзе

Кышкы тынлыкны бозып, салкын һаваны урталай бүлеп, җан өшеткеч хатын-кыз тавышы ирләрне өнсез итте...

Авылның тимер юлы буенда урнашуы бик уңайлы. Шәһәргә барып йөрергә җайлы, поезддан төшүгә син инде өеңдә. Тик бер рәхәтнең икенче михнәте дә була шул. Кул сузымы арада гына куе катнаш урман башланып китә. Шуңа бик еш кына төлкеләр – чакырылмаган кунаклар килә монда.

Авылда төлке кермәгән хуҗалык калмады. Хәтта көпә-көндез дә урам буйлап үтәләр бит, мәлгуньнәр. 
Авыл халкы төлкене ничек кенә тотарга тырышмасын, нәтиҗәсе булмады, җанвар үз эшен эшләп тик йөрде. Зыян күрүчеләр авыл идарәсенә

дә күп тапкырлар шалтыратып карады. Узган ел авыл очында, беркем дә яшәмәгән биләмә каршысында теплицасы, сарае белән ике катлы кирпеч йорт җиткергән Ринат гаиләсе дә шалтыратты. Ринат – газ өлкәсе хезмәткәре, хатыны Галия кассир булып эшли.
Менә бүген дә төнлә Галиянең йокысын шул төлке мәсьәләсе качырды! Ул, ирен уятмаска тырышып, караватыннан торды. Аяк очларына гына басып, аш бүлмәсенә узды. Чигүле өрфия пәрдәләр читен сак кына этәреп, тәрәзә каршына килеп басты. Карашын төнге күккә төбәп, тулган ай сипкән нурларның бар җирне яктылыкка күмүенә сөенеп, сокланып торды. Бераз туңып китүен сизеп, урындыкта яткан мамык шәлен иңсәсенә япты. Башында бер уй: ничек чарасын табарга? Нишләргә? Өстәлдә яткан «Татар халык иҗаты – мәкальләр, әйтемнәр» китабына күзе төште. Үзен-үзе белештермичә, китап битләрен әкрен генә актарды, мәкальләргә күз йөрткәләде. «И-и, тапкыр да соң безнең халык: һәрбер юлында акыллы, төпле фикер ята бит», – дип сөйләнеп алды. Менә бит, ире сатып алырга җыенган мылтык турында да сак булырга өндәүче әйтем бар икән: 

Астында беләк була, / Кабыргасында ияк була, / Өстендә күз була, / Үзе төз була.

Шушы юлларга җитүе булды, кинәт ут сүнде. Авылда еш була инде ут сүнүләр. Шуңа Галия фонарен гел янәшәдә генә тота. Тәрәз төбеннән фонарен капшап алды, төймәсенә басты, тик фонарьның да яктыртуы беткән булып чыкты. «Песи лампасы яктылыгы да калмаган икән бит, сүрелгән ут яктылыгы гына монда! Болай булгач, фонарьны электрга да тоташтырып булмый инде, ә караңгыда төлкене күзлисе бар! » – дип хафаланып йокы бүлмәсенә кереп ятты. Борчылуыннан йокысы тәмам качкан иде.

Йокысыз төннәрдән иза чигеп, төлке һөҗүме югалтуларыннан гарык булган Галия иртән торуга кышын тавыкларын асраган теплицага таба юнәлде. Яңа яуган йомшак кар өстендә тагын тавык каурыйларын, әкияттәгедәй хәйләкәр төлке эзләрен күргәч, тетрәнеп куйды. Адымнарын тагын да тизләтеп, теплицага үтте. Тиз-тиз тавыкларын саный башлады: бер, ике, өч... дүрт, биш... Кат-кат санады: берәү, икәү, өчәү, дүртәү, бишәү... Ә кайда алтынчысы?! Аһ, тагын берсе юк инде!.. Болай барса, язга бер тавыгы да калмый түгелме соң? Шул уйлар белән өенә керде. Ачынуыннан авыл җирлеге башлыгының телефонын җыйды. Чыбыкның икенче ягында «Әйе» сүзе ишетелде. Хатын исәнләшергә дә онытып:
– Фәнил абый! Төлке бөтен тавыкларымның башына җитә бит инде! Зинһар, ни булса да кылыгыз! – дип, ярсып тезеп китте. – Егерме биш тавыкның бишесе генә исән калды. Бүген төнлә тагын берсен алып чыгып киткән, хәерсез. Әнә, иртән үк җирдә каурыйлар, төлке эзләре... Озакламый, үзебезнең башыбызга җитә бугай инде! 

«Эх, тел – сөяксез! Гүя пычак: телә генә йомычканы. Ялгыш, ашыгып та әйтеп җибәрдем бугай?» – дип тә уйлап алды. Тик бу минутта Галия үзе белән ни буласын белми иде шул әле....

...Фәнилгә авыл халкының бу фаҗигасенә тизрәк нокта куярга кирәк иде. Ул хатынны тизрәк тынычландырырга теләп:
– Ярый, бүген кич килермен. Бергә аулап карарбыз. Тынычланыгыз, – дип трубкасын куйды. Галиянең рәхмәт сүзләрен ул ишетмәде. 

Ә Галия телефонын читкә куйды да үзе дә белештермичә: 
– Ура, коткаручы килә! Менә, ниһаять, атарлар аны, Аллаһ боерса, котылырмын... – дип сөйләнде, эченә җылылык йөгереп үткән кебек булды.

«Җаным тынычланыр микәнни? Тынычланыр, насыйп булсын..» – дип уйлап та җиңел сулап куйды. Авылдашлары, әнә, төлке инде үрдәкләр башына җитә язган, дип тә сөйләделәр. Күреп, куып җибәрергә генә өлгергәннәр. 
Тынычланган Галия көзгегә күз салып алды. Җитезлеге, мәрхәмәтле, һәркемгә ярдәмчел, уңган хуҗабикә булуы белән аерылып тора ул. Эшкә күмелсә дә, арып-талып бетсә дә, матурлыгын җуймый беркайчан. Аларның егерме сутый бакчаларында эш җитәрлек. Тавыклар гына түгел, әле кәҗә дә асрап яталар. Ике якның да әби-бабасын искә алып, Коръән ашларын үткәрү җаен да табалар. Алар авылның тату гаиләләре рәтендә. Галия гәүдәсенең матурлыгына карап булса кирәк, «Сылу Галия», – дип тә йөртәләр үзен.
Кышкы буранлы кич тә туды. Авылда, кардан төшкән яктылыкны искә алмаганда, караңгылык патшасы хөкем сөрә. Каршыдагы баганың да яктысы юк: кичә, ут сүнгәч, лампочкасы янып чыккан, күрәсең. Кар бөртекләре куыша-куыша бөтерелеп, нидер әйтергә теләгәндәй әйләнгәлиләр. Сәер, шомлы тынлык бу кичтә... Шул тынлык пәрдәсен давыллы җил кубаргандай, әнә, ерак түгел генә күршеләренең йорт эте, чылбырыннан ычкынырга җитеп, ямьсез тавыш чыгарып, бертуктаусыз өрә дә өрә. Күрше этенең өрүе юкка булмаган икән. Шул вакытта куш көпшәле мылтыгын кыстырып авыл җирлеге башлыгы килеп керде. Ул узган ел гына аучы таныклыгын алган иде. Җитәкче авылдашларының гозерен хәленнән килгәнчә үтәп, ярдәм күрсәтеп торырга тырыша.
– Хәерле кичләр булсын, авылдашлар! Мин килеп җиттем. Көндез йөрми бит ул төлке, шуңа эшемне бетереп килдем, – дип сәлам бирде.

Галия җитәкчене күрүгә киенә үк башлады.
– Юк-юк, хатын-кыз эше түгел бу, – дип, туктатырга тырышып карады Фәнил. Галиянең сүзе бер булды:
– Чыгам булгач чыгам, карап күзәтеп булса да торырмын, – дип үзенекен сукалады. 
– Әйдә, Ринат киен... – диде Фәнил. – Кагыйдә буенча, без бу эш белән шөгыльләнергә дә тиеш түгел анысы. Чөнки кыргый җанварларны аулый торган оешма бар, алар ике йөз метрдан атарга хокуклы. Мин сезнең сорау буенча гына килдем инде, – дип, акланып та алды кебек.

Ринат та хатынын туктатырга теләп:
– Хатын-кыз эше түгел бу. Син, хатын, өйдә кал. Без керүне көт шушында, – дип, киенә-киенә әйтте шул сүзләрне. 

Ә Галиянең сүзе бер булды:
– Юк, карап булса да торырмын, сезнең белән чыгам булгач, чыгам. Мөмкинчелегем булсамы, мылтыгым булса, ул ерткычны әллә кайчан атып үтергән булыр идем инде. 

Галиянең җавабы катгый яңгырады. Ире Галиясенә каты итеп әйтергә кыймыйча, йомшак кына итеп сүзен кабатлады:
– Юк инде, кал өйдә, кал. Суык та бит әле җитмәсә... 
– Ничек түзеп торыйм, ди, син нәрсә? – дип карышты хатын.

Җитәкче эшне тиз тотты.
– Әйдәгез. Тизрәк атсак, тизрәк өйгә кайтырмын, – дип, урамга чыгып китте.

Алар өчәүләп, бер-бер артлы тезелеп, бакчага юл алдылар. Көндез ясаган тар сукмак бакчаның агач коймасына кадәр алып барды. Инде шушы урында күзәтү почмагы булдырырга кирәк дип, коймага терәлеп үк утырдылар. Тын гына янәшә утыралар шулай. Ара-тирә эт өргән тавышларны исәпләмәгәндә, авыл тыныч. Ишегалдында ут калдырмадылар, җитмәсә, кичә сүнеп тоташтырылган йорт утын да сүндереп чыкканнар икән. 

Бераздан, туңа башлавын сизеп, Галия йортка таба юнәлде. Болай да хатынының ауга чыгуына каршы килгән ире сак кына пышылдап:
– Бар, инде, бар, өшисең. Кер өйгә, шунда көтеп тор, йокласаң да була. Без ике мужик, башына җитәбез аның, менә күрерсең, – дип шаяртып алу җаен да тапты.

Галия акрын гына йортка таба атлады. «Күр, яктылык алиһәсе ай да кара болытлар артына качырга өлгергән...» – дип сөйләнде.

Ирләр кымшанмый гына бераз утырганнан соң, ниһаять, сарай эчендә төлке күзләрен хәтерләткән ялтыравыклар күреп алдылар. Икесе дә бер аваздан:
– Әһә, җанвар сарай артыннан керү җаен тапкан икән бит, – дип ачыш ясадылар. Башта кулларындагы фонарь белән яктыртып күзәттеләр.

Бер-берсенә карап, акрын гына:
– Төлке дә кебек, түгел дә сыман... – диде Ринат, тагын бер тапкыр яктырып киткән нәрсәгә карап.
– Әнә бит, төлке күзе ялтырый, үзе селкенә, тизрәк ат, хәзер тагын кача бит, – дип, җитәкчене ашыктырды ул. Авыл башлыгы, аның ашыктыруын көткәндәй, ныклап төзәп, башта бер, аннан икенче тапкыр атып җибәрде...
Кышкы тынлыкны бозып, салкын һаваны урталай бүлеп, җан өшеткеч хатын-кыз тавышы ирләрне өнсез итте. Алар, үз-үзләрен белештерми «ах-вах» килеп, абына-сөртенә, аткан табышлары янына чабып килделәр. Хаталы, ашыгып ату икәнлеген аңлаган ирләр чарасызлыктан хатын гәүдәсенә иелделәр. Галиянең күкрәк читләрен ертып кан ага. Җәрәхәтле урынын шарф белән урап, машинага салып, хастаханәгә озаттылар.

... Ә ул кичне Галия өйгә керә, уты начар янган фонарьны түшенә элә. Йортның икенче ягыннан чыгып, сарайга кереп баса. Төлкене куркыта, янәсе.

Туңмый, монда җылы, янәсе… Ирләргә мишень булырмын дип башына да китерми. «Күрәчәк күзеңне йомдыра», – ди халык. Үзе китаптан укыган мәкале дә хак икән...

...Әле көзен генә армия сафларына киткән уллары илдәге ковид аркасында әнисен җирләргә кайта алмады. Ә сигезенче сыйныфта укучы кызлары әнисен югалткан йортка бүтән әйләнеп кайтмаячагын, әбисендә яшәячәген белдерде.

Ә Ринатка ни эшләргә? Аның җанын хатынының пышылдап кына әйткән соңгы сүзе телгәләде: «Ничек шулай?»

Икенче көнне койма ярыгына аягы кысылып, җан фәрманга котылырга теләгән төлкегә юлыкты Ринат. Кулындагы сәнәге белән төлкенең башына җитте. Тик Галияне генә кайтарып булмый шул. «Әй, ашыкты ла Галиям, хараплар булды», – дигән сүзләре йөрәк әрнүе, чарасызлык, җан газабы булып гомер буе кабатланыр әле.
 

Теги: Хикәяләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар