Логотип
Проза

Тол хатынның бер көне


(хикәя)
         Әнфисә чәйнектән куе итеп сөтле чәй ясады да, өстәл артына барып утырды. Шунда гына күзләре өстәлнең каршы ягына үзе әле генә ясап куйган икенче пар чәшкене исләде. Менә бит күңел дигәнең... Иренең үлгәненә өченче ел китте, ә куллары бер өйрәнгән гадәт буенча, акылына буйсынмыйча, һаман да парлы чәшкегә чәй ясый... Әнфисә, үзенә үзе көрсенеп куйды да, чәшкесенә үрелде. Туфаны белән, менә шулай кара-каршы утырып, чәй эчәргә яраталар иде алар. Иртән ашыга-кабалана, көндезен дә артык сыйланып утырмыйча, тиз-тиз капкалап кына алалар иде. Ә менә кичләрен, ашыкмыйча гына, һәр йоткан йотымның кадерен белеп, Әнфисә өлгерткән коймак яки кыстыбыйны тәмләп каба-каба, көн тудырган яңалыкларны сөйли-сөйли, төнгә хәтле диярлек утыралар иде. Әнфисә тагын чәйнүкне яңартып ала. Туфаны бер чәшке эчкәннән соң, маңгаендагы тирләрен сөртә-сөртә, яле, әнисе, салып бир әле тагын берне, димәсә, Әнфисәгә әзерләгән азыгын ире ошатмаган сыман күренә иде. Мактау сүзләренә артык юмарт булмаган Туфан шулай тагын бер-ике чәшке чәй ясатып эчсә, бу хатын өчен барлык татлы сүзләрдән дә өстен иде. 
     Каршыдагы тулы чәшкегә карап уйга калган Әнфисә чәен эчсә эчте, эчмәсә юк. Кызы шәһәрдән күчтәнәчкә алып кайткан нинди генә матур каплы, затлы чәйләрне салмасын, нинди генә кыр үләннәре өстәмәсен, чәйнең тәме югалган иде. Чөнки каршыдагы чәшкене эчүче юк иде...
     Урам капкасы ачылып ябылган тавыш ишетелде. Ишек алдына чыккан тәрәзәдән Әнфисә Илгизнең, кереп, шунда яткан бүрәнәләр өстенә утырганын күрде дә, үз чәшкесен чайкатып, тышка атлады. Ә куллары Туфанына ясаган йомры тулы килеш тора бирде... Янына килеп утырган Әнфисәгә Илгиз авызындагы тәмәкесе аша, исәнме, дигәндәй ниндидер ишәра ясады да, утыра бирде. Кайчак хәтта сөйләшер сүзләре дә юк. Ә җан дусты яшәгән йортка кереп чыкмаса, Илгиз көне буена никтер күңеленә тынычлык тапмый. 
     Туфаны белән бер авылда туып, сугыша-уйный бергә үскән дустының һәр көн диярлек шулай, хатыны Рүзиләне ияртеп, йә үзе генә кереп чыгуына Әнфисә өйрәнгән иде инде. Илгизнең хәтта үз урыны да бар иде. Бүрәнә өеменең очына диярлек менеп утырып, алар Туфан белән ни турында гына сөйләшмәделәр, нәрсәне генә уртага салып киңәшләшмәделәр, кызып китеп, нинди генә бәхәсләрнең очына чыкмадылар... Әйе, моңа хәтле алар бер-берсе белән ышанычлы, аерылмаслык дуслар булдылар. Бергә үстеләр, бергә өйләнделәр, бергә яшәделәр. Йорт-җирләрен, ихаталарын бергә төзеделәр. Авыр эшне бергә эшләделәр. Тик кешеләрне вакыт кайчандыр барыбер аера. Кемне алдарак, кемне соңрак. Кырык яше яңа тулган Туфанны да вакыт якыннарыннан, дусларыннан, туганнарыннан, якты дөньядан бик тиз аерып алды шул... Илгиз, тәмәкесен суырып бераз утырды да, Әнфисәгә әлегә ярдәм-мазар кирәкмәгәнлеген белгәч, чыгып китте. 
     Ә Әнфисә, күңеленнән ташкан татлы да, сагышлы да хәтирәләреннән аерыласы килмичә, бүрәнәләр өстендә утыра бирде. Илгиз кергәч, Туфан турында бер сүз чыкмаса да, ирексездән уйлары иренә барып тоташа һәм озак вакыт җибәрми тора иде. Әле дә Әнфисәнең шул, җанына бик кадерле булган Туфанлы дөньясыннан бик тиз генә чыгасы килмәде. 
     ...Егерме яшьлек сылу кыз Әнфисә кыр батыры Туфан белән кырда пешекче булып эшләгәндә танышты. Колхоз председателе җир сөрүче, ашлык чәчүче механизаторлар өчен яз көне үк ерак басуның бер кырыенда тактадан алачык әтмәлләтә һәм көне буена трактордан төшмәгән ир-егетләрне шунда, ашарга әзерләтеп, туендыра иде. Ә бер язны әнисеннән ярыйсы гына пешерергә өйрәнгән Әнфисә шунда пешекче булып урнашты. Утыз-кырык кешене көненә өч кат туйдыру җиңел түгел, шулай да кыз зарланмады. Бригадир еш кына сарык, башмак суеп китерде. Башка азык-төлеген ташып торды. Савыт-саба юарга, бәрәңге, яшелчә чистартырга ярдәмгә мәктәпне яңа бетергән Зөлфияне биргәч, эше җиңеләеп киткәндәй булды. 
      Тузанга батып, кыр өстәле артында тезелеп утырган механизаторлар арасыннан Әнфисә башта Туфанны шәйләмәде дә. Зөлфия, менә бу егет миңа үтереп ошый, дип, Туфанга күрсәтеп, колагына пышылдагач кына киң җилкәле, аксыл чәчле, бите тузанга буялган егеткә игътибар итте. Кызларның, елмаеп, үзенә төбәлгән карашын күреп, Туфан да аларга борылып карады. Тик аның күзләре Зөлфиягә түгел, ә Әнфисәгә укталган иде... Шул көннән башлап, кызның күңелен бу җитди дә, серле дә караш эзәрлекли башлады. Кырда егеткә бик төбәлеп карарга тырышмаса да, үзе генә калган чагында Әнфисә егетнең карашын күңеленнән чыгармады. Кеше алдында егет тә үзен тыйнак тотты. Әллә сынап йөрүе булды, әллә башка сәбәпле, озак кына вакыт кызга башлап сүз катмады. Тик күзләрен генә Әнфисәдән алмады. Телгә-сүзгә нинди үткен кыз егет карашын үзендә тойганда, телен йоткандай сүз таба алмыйча, кызарып чыкты. 
     Берәр атна вакыт үткәч, Туфан эштән соң Әнфисәне, тракторына утыртып, авыл башына хәтле илтеп куйды. Өй каршына егет белән килеп туктарга Әнфисәнең кыюлыгы җитмәде, “керпе бияләйле” әнисеннән оялды. Ә кызның күңеле моннан җиде чакрым ераклыктагы авылда яшәгән егеткә ияреп китте... Ияртерлек тә иде шул егет! Тыйнак, эшчән, аз сүзле... Егетне ошатып йөргән Зөлфия алдында Әнфисә ниндидер гаебен тойса да, йөрәгендә дөрләп кабынган ярату хисе ул тойгыдан күпкә көчлерәк иде. Зөлфия дә, Туфанның үзен түгел, ә Әнфисәне ошатканын аңлады, булса кирәк, үпкәләде. Әнфисә белән сөйләшми башлады, дәшкәндә дә кырт-мырт кына килде. 
       Ә беркөнне, көндезге аш вакытында, Туфан, гадәттәгечә Әнфисәдән күзләрен алмыйча, өстәл артына килеп утырды да алдында торган ашка үрелде. Тик, бер-ике кабу белән, бите-күзе кызарып чыккан егет, авызын ачып, ашаудан туктап калды. Аш ашап булмаслык тозлы-борычлы иде. Туфан бер сүз дә дәшмәде, ашын тотылган савыт-саба торган өстәлгә китереп куйды да, кызларга борылып: “Рәхмәт, кызлар, ашыгыз бик тәмле булды!” – дип, читтә торган тракторы янына юнәлде. Әнфисә аптырап ашны кабып карады һәм сораулы карашын Зөлфиягә юнәлтте. Зөлфия, кызарынып башын иде дә, якындагы инеш буена төшеп йөгерде. Әйе, Туфан абыйсын ничек тә үзенә карата алмаган яшь кызый егеттән шулай итеп үчен алды. Шул көннән башлап, Әнфисә Туфанга ашны үзе сала, чәйне үзе ясый торган булды. 
        Әнфисә, язның яңгырсыз көннәреннән башлап карлы көзгә хәтле диярлек, кырда пешекче эшен башкарды. Басуда ир-егетләр өчен эш бетәрлек түгел. Язын, көннәр җылыну белән, сөреп, тырмалатып, дымлы җиргә ашлык чәчтеләр. Аннан бәрәңге, чөгендер, кишер басуларына күчтеләр. Үсентеләр чыга торды, үсә торды, берничә кат эшкәртелә торды. Аннан бик тиз генә печән вакыты килеп җитте. Печән чабу, җыеп алу, ташу да хәзер техника өстендә, чыдасын гына. Урак вакыты да озак көттермәде. Механизаторлар, трактордан төшеп, комбайннарга утырдылар. Җәй буена Әнфисә белән Туфан бергә булдылар. Туфан Әнфисәне эшенә барганда кереп алды, кайтарып куйды. Ә эштән кайтканда, Туфан, тракторын җәйләүдә туктатып, пар каен астында Әнфисәне кочагына алды... Көзге басу эшләре беткәч, кыз белән егет тыйнак кына туй ясадылар.
      ...“Кикерииикүүүүк...!” Кара әле, бар дөньясын онытып, бүрәнә өстендә уйланып утыра торгач, Әнфисә тавык-чебешләренә җим салырга да онытып тора бит бүген! Әй хәтер дигәнең... Аннары, бераздан эшкә барып килмичә дә булмас. Мәктәптә пешекче булып эшләгән Әнфисә җәйләрен мәктәп ремонтлап, буяп-юып йөри. Йорт эшләрен бераз караштыргач, Әнфисә, елга аша салган күпердән чыгып, тау башында торган мәктәпкә юнәлде. Ашханә диварының күп өлешен кичә буяп киткәннәр иде. Бүген биш-алты хатын шуны дәвам иттеләр. Бераз эшләп, тын алырга мәктәп ишек алдына чыгып утыргач, җыештыручы булып эшләүче Хариса, үзалдына гына әйткәндәй, мәгънәле генә итеп: “Кара, бу Илгизгә исем китә! Туфан юк, ә ул һаман Әнфисә янына йөри!” – дип куйды. Хариса әйткән сүзләрнең мәгънәсе зиһененә барып җиткәнче, Әнфисә бер мизгел сүзсез генә торды да, бар хатыннар да ишетерлек итеп әйтеп салды: “Йөри шул! Кеше белән кеше йөрешмимени?! Синең янга гына бер кереп хәл белүче дә юк, барлык дөньяны дошман күреп яшәгәч!” Хатыннар дәшмәделәр. 
       Бу җәнҗаллы, тавыш-ызгыш яратучы Хариса тудырган ямьсез киеренкелек, ашханәгә кереп, эшне дәвам иткәч кимегән кебек күренсә дә, Әнфисә күңеленә утырган ташны тиз генә алып ташлый алмады. Әйе, ире үлгәннән соң толлык ачысыннан башка, аның күңелен кешеләрнең аңлапмы, аңламыйчамы хаксыз рәнҗетүе дә кыя иде. Башкага ябышмаган бар пычрак ялгыз хатынга ябышырга гына тора. Шушы ике ел эчендә Әнфисә толлыгы аша кемнең кем икәнлеген аңлап өлгерде. Тырнак астыннан кер эзләүчеләр ялгыз хатынга шикләнеп карадылар. Ирләренә ышанмаган хатын-кызларның да күңелендә Әнфисәгә карата моңарчы булмаган шөбһә уянды кебек. Электән гайләләре белән аралашып, кунакка йөрешеп яшәүче дус хатыннары да, үзләре генә белгән сәбәп белән, ирсез калган Әнфисәдән читләштеләр. Хатыннарның карашында үзенә карата күңелне хаксыз җәберли торган ниндидер шик, сак күрү итәк-читәген җыеп йөргән Әнфисәнең бәгырен өтә иде. Нидәндер куркумы, кемгәдер ышанмаумы... Кырык яшен яңа тутырган Әнфисә күз төшмәслек хатын түгел иде әле. Хәтта соратып килүчеләр дә булмады түгел. Тик Әнфисә аларны кире какты: “Оныта алмыйм Туфанымны...” Туфанына тиң булырлык, аны алыштыра алырлык башка берәүне очрата алмасына Әнфисәнең иманы камил иде. Хатынның җанында иреннән башкага урын юк иде. Төнлә килеп, тол хатынның тәрәзәсен килеп шакучылар да булды. Тик, Әнфисә бер-ике тапкыр ачык тәрәзә аша кайнар су җибәргәч, тындылар. 
      Әнфисә бүген эштән соң өенә түгел, ә авылның теге очында яшәгән Илгиз йортына табан атлады. Хуҗа кеше әле эштән кайтмаган, ә хатыны Рузилә мунча ягып йөри иде. Хуҗабикә йөгереп өйгә чәй куярга кереп китте. Әнфисә, бакчагызны карыйм, дип тышта калды. Кайчандыр Туфан белән бергәләшеп бик еш кагылып-сугылып үткән зур гына йорт. Төзек ихата-сарай. Күз явын алып утырган бакча чәчәкләре. Әйе, ике дус, бер-берсеннән калышмаска тырышып, бер-берсенә ярдәмләшә-ярдәмләшә дөнья көтә иделәр. Үз йортыннан чыгып китсә дә, барысы да ирен хәтерләтә...
     Рузилә ачык тәрәзә аша Әнфисәне чәй эчәргә чакырып алды. Йорт эченең чисталыгына, пөхтәлегенә соклана-соклана, хатын эчкә узды. Ачык йөзле хуҗабикә белән дөнья хәбәрләрен барлап үткәч, Әнфисә тынып калды. Эчен тырнап торган, тынычлыгын алган сүзне кинәт кенә башлап китү аңа кыен иде. Аны аңлагандай, рәхмәт төшкере Рузилә үзе Илгиз турында сүз башлады. Бүген кердеме, хәлеңне белдеме, янәсе. Шуны гына көткәндәй, үзе дә аңламастан Әнфисәнең моңа хәтле тыеп килгән, тулышкан күңеле язгы ташкындай кинәт кенә ерылды да китте. Ул, үкси-үкси, иңнәреннән кочып алган Рузиләгә көне буена күңеленә җыелган рәнҗүләрен, Харисадан хаксыз кимсетелүен ачты. Үзенең дә күзләре дымланган Рузилә, Әнфисәне кочып, чү, чү, бетте, бетте, диюдән башка сүз таба алмады. Әнфисә, күзләрен тутырып, Рузиләгә карады: “Аны-моны уйламыйсыңмы соң син?” Рузилә көрсенеп кенә куйды: “Ни сөйлисең соң, Әнфисәкәем! Акылыңнан яздыңмы әллә?” Ике хатын кичкә хәтле сөйләшеп утырып, күңелләрен бушаттылар. Елга буйлап кына өенә кайтып барган Әнфисәнең күңеленә ниндидер әйтеп бетермәслек җиңеллек, рәхәт тынычлык иңгән иде. 
        Кичкырын гына өенә кайткан Әнфисә капка төбендә мал көтүен каршылады. Кызы, бер үзеңә карарга авыр бит, дип әйткәләп караса да, Әнфисәнең Туфаны белән бозаудан сыер итеп үстергән Кашканы суясы килми иде әле. Сөте дә тәмле, куе. Сарыкларын Әнфисә киметсә дә, бетермәде. Туфаны сарык итен ярата иде аның... 
      Малын карап, яшелчәләргә су сибеп, тыштагы эшләрне бетергәнче, кояш баеган, авыл өстенә кичке эңгер-меңгер үрләгән иде инде. Әнфисә чәй куйды да, гадәттәгечә, үзе дә белешмәстән, ике парлы йомрыга чәй ясады. Һәм алдындагы Туфанга дип ясалган чәй чәшкесенә карап, эченнән генә бүгенге яңалыкларны сөйләде. Ә ире, үзе күренмәсә дә, хатынына гадәттәгечә салмак,тыныч кына җавап бирде... Әнфисәгә иренең күзгә күренүе шарт түгел иде. Ул болай да аның бик янда, якында гына икәнлеген белә, сизә... Ирен югалтканнан бирле аның барлыгын тоеп яшәү кайгы-хәсрәтне дә җиңде кебек. Һәрхәлдә, Әнфисәне авыр хәсрәте бөгә алмады. Ул шулай үзе генә белгән Туфанлы дөньяда, һаман сөекле иренең хатыны булып яши. Аңа шулай җиңелрәк иде.
      Әнфисә, утны сүндереп, зур бүлмәдә торган диванга барып ятты. Кичке эңгер-меңгернең күксел бәрхет төсе бүлмә эченә үрләде. Тол хатынның җиңел булмаган тагын бер көне узды. Туфанның дивардагы караңгыда күренер-күренмәс сүрәтеннән гадәттәгечә күзләрен алмады Әнфисә. Аңа үткән көн турында, Илгиз, Рузилә хакында сөйләде. Әнфисәнең керфекләре йомылуны гына көткәндәй, Туфанның сүрәте җанлана башладымы, аның йөзе зурайганнан зурая барып, хатынының битенә якынлашты. Әллә ишектән кергән җәйге җылымса җил кагылып үтте, әллә Туфаны сөеп-яратып Әнфисәнең чәчләреннән сыйпады... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Чиста кунелле кешегэ, пычрак ябышмый. Чын дуслар авыр вакытта сынала. Бик мэгнэле хикэя, тормыштан алынган. Зур рэхмэт.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рэхмэт! Бик дорес , тормышчан итеп язылган,,, уземнен дэ шундый коннэрем бик куп булды...

      Хәзер укыйлар