Логотип
Проза

Әти - болыт, Әни - кояш

Автор. Роза Госман кызы Хөснетдинова — язучы, кинодраматург, аның сценарийлары буенча утыздан артык мультипликацион һәм нәфис фильмнар төшерелгән. Аларның кайберләре абруйлы халыкара кинофестивальләрдә бүләкләргә лаек булган. Шулай да ул, иң әүвәл, әкиятче, кешеләр, җәнлекләр, кояш, җил, йолдызлар, хәтта бик гадәти хәлләр хакында да әкият итеп яза белә. Күптән түгел аның әкият ярата торган балаларга һәм өлкәннәргә аталган “Балерина корабльдә” дигән китабы дөнья күрде.
Мәскәүдә яши, рус телендә яза.

(Хикәя)

Яшәгән, ди, торган, ди, бер Әни, бер Әти һәм Асия исемле бер кыз. Җәен алар бакчадагы өйләрендә яшәгәннәр. Әнисе Әтисен еш кына ачулана, ә тегесе үпкәли икән.
Бик-бик эссе бер көнне алар өчәү кызу кояш ас­тында барганда Әнисе Әтисенә карап: “Сиңа кара­ганда агачтан файда күбрәк бит, аның, ичмасам, кү­ләгәсе була!” — дип куя.
Шул көнне үк Әтисе юкка чыкты. Асия бөтен бакча­ны бетереп аны эзләп йөрде, дача йортының икенче катына да менеп төште. Әмма Әтисе беркайда да кү­ренмәде.
Урманнан йөреп кайтканда Асиянең күзе юл кы­рыенда үсеп утырган агачка төште. Элек монда агач күргәне юк иде бугай.
Ямь-яшел яфраклы ботакларын тибрәтеп, агач кыз­да сәламли кебек тоелды.
- Әни, Әти син теләгәнчә агачка әверелгән! — ди­де кыз өйгә кайткач.
- Ни сөйлисең син?! — дип ачулана аны Әнисе.
Шулай да Асия аны теге агач янына ияртеп алып
килә. Әнисе дә бу агачның элек монда үсеп утырган- мы-юкмы икәнлеген исенә төшерә алмый.
- Бу — Әти! — дип ышандырырга тотына Асия. — Күрәсеңме, безгә ботакларын болгый!
Хәзер инде көннәр буе Асия шул агач янында кай­наша. Ботакларына асылынып тирбәлә. Кытыршы кәү­сәсе буйлап үрмәләгән кырмыскаларны, юлны күзә­тә. Эссе көннәрне агач ышыгында йоклап та ала.
- Әтиең түгел ул! — ди Әнисе. — Ул агач кына. Кайт өйгә. Әтиең китте, безне ташлады.
- Син аңардан гафу үтенергә тиеш! — ди Асия. — Бүтән ачуланышмыйм дип әйт. Шулай итсәң, ул кай­тыр.
Ниһаять, ул аны агачның кытыршы кәүсәсенә оры­нып: “Кичер мине, зинһар өчен!” дип әйтергә күндерә алды.
Шул ук кичне өйгә кайтсалар, өйалдыңда, берни булмагандай, тәлинкәдән кура җиләге ашап утырган Әтиләрен күрделәр.
- Әти! — Асия сөенеп аның янына йөгереп кил­де. — Син кайттыңмы? Син инде агач түгелме?
Әниләре кура җиләге белән бик тәмле бәлеш пе­шерде, өчәүләшеп төнлә җып-җылы сулы елгада ко­ендылар. Әтисе Асиягә күктәге йолдызларны күрсә­теп, алар хакында сөйләде.
Яңадан рәхәт яши башладылар.
Әмма берничә көн үткәч, Әниләре Әтиләренә: “Ел­га янында яшибез инде без дә, үзебезнең бер алама гына көймәбез дә юк!” — дип куйды.

Шул көнне Әтиләре тагын югалды, ә елгага төшә торган бәләкәй күпер янына бер генә ишкәкле көймә килеп туктады.
- Әни, Әти син теләгәнчә, көймәгә әйләнгән, — ди­де Асия.
- Чит кеше көймәседер ул, агым агызып китергән­дер. Хуҗасы эзлидер инде, табып алыр әле үзен, — диде Әнисе.
Ләкин көймәне эзләп килүче хуҗа булмады, Әтисе дә күренмәде.
Хәзер инде Асия көннәр буе ярда. Кайчак көймәгә кереп утыра да сәгатьләр буе кымшанмый, ә кайчак­ларда шыпырт кына: “Әтием, әйдә, әнә теге утрауга таба йөзик!” — дип үтенә.
Һәм ишкәккә иелеп җай гына ишә башлый.
Көймә әкрен генә кузгала, куе булып таллар үскән, камышлар каплаган утрауга таба йөзеп китә.
- Асия! Хәзер үк кире борыл! — дип кычкыра өй­дән йөгереп чыккан Әнисе. — Ишетәсеңме, хәзер үк!
Асия авыр сулап ишкәкне хәрәкәтләндерә, көймә ярга таба борыла.
- Әти белән без әзрәк йөзеп килмәкче идек, ә син рөхсәт итмисең! — ди кыз.
- Юкны уйлап чыгаруларыңны ташла! — дип ачу­лана Әнисе.
- Менә син Әтидән гафу итүен үтенсәң, ул кайтыр иде! — ди Асия.
Әнисе ачуланып Әтиләренең аларны инде яратма­вын, ташлап китүен, ә бу көймәнең, нигәдер хуҗасы табылмаган, гади көймә икәнлеген аңлатырга тоты­на.
Әмма ахыр чиктә Әнисе кызын тыңлап, көймә яны­на килә дә читенә кулы белән тотынып: “Кичер, зин­һар! Бүтән ачуланышмас идем!” — ди.
Кич белән капкадан Әтиләре кайтып керде.
Асия аның каршысына йөгерде, муенына сарылып: “Әтием! Син кайттың!” — диде.
Әниләре яңадан бик тәмле кура җиләге бәлеше салды, тагын төнге елгада су коендылар, Әтисе Асия­гә күктәге йолдызларны күрсәтә-күрсәтә кызык итеп алар турында сөйләде.
Күпер төбендәге көймә юкка чыккан, әйтерсең, ул беркайчан да анда туктап тормаган иде. Ә бәлки агым агызып киткәндер аны?
Яңадан рәхәт яши башладылар.
Әмма бер атнадан Әнисе түзмәде, Әтиләренә: “Ич­масам, түтәлләргә су сибәр идең! Укыйсың да укый­сың! Күктәге болыттан файда күбрәк, ә синнән бер файда да юк бит!” — диде.
Шул ук көнне Асиянең Әтисе югалды. Ә күктә кап- кара, тузгак болыт күренде.
- Бу — Әти! — диде Асия Әнисенә. — Ул болытка әверелгән. Хәзер түтәлләрне сугарыр инде, син шу­лай теләгән идең бит!
Чынлап та, шундый көчле яңгыр коярга тотынды, түтәлләрне агызып китә язды. Аннан болыт офыкка кереп югалды, әмма Әтисе яңадан күренмәде.
Хәзер инде Асия көннәр буе күкне күзли. Йә кау­рый болытларга карап өйдә тәрәзә янында утыра, йә бакчадагы атынчыкка сузылып ятып әкрен генә шу­ышкан күләгәләрне күзәтә.
Әнисе дус хатынын кызы белән кунакка чакырган иде дә, Асия ул кыз белән дуслашып китә алмады шул.
- Синең Әтиең кая? — дип сорады чит кыз.
- Минем Әтием болытка әверелде, — диде Асия.
Кунаклар китте, ә Асия элеккечә болытларны күз­ләп күккә карап ятуын белде.
- Бу Әти түгелдер, бигрәк түгәрәк, — дип пышыл­дады ул. — Тегесе артык озын... Бәлки монысы Әти­емдер, көлгәндә шундый була иде ич ул.
Әнисе дә кайсы болыттан гафу үтенергә икән ди­гәндәй, күкне күзләргә өйрәнде.
Беркөнне Әнисе өйдә ашарга әзерли, ә Асия га­макта күккә карап ята иде. Кинәт капка ачылды да Әтисе кайтып керде.
- Әти! — дип шатланып кычкырып җибәрде Асия. — Кайттыңмы?!
- Асия, минем белән яшәргә телисеңме? Теләсәң, хәзер үк җыен, бергә китәбез.
- Әйе! — дип, ризалыгын белдерде Асия.
Кулга кул тотынышып алар капкага таба атлады­лар.
- Туктагыз! — Әниләре өйдән йөгереп чыкты. — Китмәгез!
Асия белән Әтисе, борылып та карамыйча, кызу- кызу атлауларын белделәр.
- Туктагыз! — Әниләре тагын да катырак кычкыр­ды. — Мин Кояш булам!
Асия борылып карады.
Көчле яктылык аның йөзенә бәрелде. Өй түбәсенә үк асылынган ертык болытлар арасыннан кояш йө­зеп чыкты, бөтен дөньяны алсу нурга манды. Ул бак­чаны, йортны, сукмакларны, Асия белән Әтисен нурга күмде.
- Әти! Әни Кояш булган, ул безне ярата! — диде Асия. — Әйдә, калыйк инде.
Әтисе тукталды.
Бер Асиягә, бер йөзенә нурлар сипкән Кояшка ка­рады.
- Ярата дип уйлыйсыңмы? — дип сорады.
- Әйе! Бик ярата! — дип кайнарланып җавап бир­де Асия.
- Әгәр шулай икән... — Әтисе Асияне кочаклап, өйгә таба борылды.
Кояш өй артына кереп китте, аннан баскычта Әни­ләре күренде. Йөгереп килде дә икесен дә кочаклап алды.
- Мин бит сезне бик яратам! — дип пышылдады.
Әтиләре дә аны кочаклап алды.
- Кичер мине! — диде Әнисе.
- Син дә мине гафу ит! — диде Әтисе.
Алар тагын да ныграк кочаклаштылар.
- Бүтән бернигә дә әверелмибез дип, вәгъдә би­регез! — диде Асия. — Алайса мин зәңгәр күктәге йол­дызчыкка әвереләм!
- Вәгъдә! — диделәр Әнисе белән Әтисе беравыз­дан.
Шул көннән алар бик бәхетле яшәп киттеләр.

Роза МУЛЛАНУРОВА тәрҗемәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар