Логотип
Проза

Ташлар аттым ботакка

Хикәя

Нәбирә гомер буе укыган кешегә чыгармын дип өметләнде. Аның уенча, андыйлар авылда яшәп калмый, шәһәргә китеп, тиз арада эшен таба, фатирын ала. Кыскасы, кеше була. Туй арты мәшәкатьләре узганнан соң, Нәбирә никахтан җыелган акчалар янына үзләренекен дә кушып, кием-салымнарын чемоданнарына тутырып, җанкисәгенә ияреп, ул сайлаган теләсә кайсы якка китәчәк тә Габдразакның баткагыннан, җил искәндә ферма тарафыннан борынга бәреп искән дуңгыз сасысыннан, бөтмәс-төкәнмәс эшләреннән, бигрәк тә хатын-кызларның төн йокламый итек түшәүләреннән, анысы юкта таңгача шәл бәйләүләреннән котылачак иде.

Габдразак зур авыллар хисабында йөрсә дә, укыган кешеләре бер кул бармагына да сыярлык булып, шуның иң мәртәбәлеләреннән берсе Максут исемле математика укытучысы иде. Шулай бервакыт аның:

– Татар егетләре нигә күрше авыл марҗаларына йортка барып керә, менә бездәй кызлар барда? – дигән соравына каршы әбисе хәйләкәр елмаеп:

– Аларда ирләрне карату осталыгы зур була, – дип җавап кайтарганын колагына һичкайчан югалмаслык итеп салып куйган һәм җае чыкканда шул осталык белән Максутны да каратырга исәпләгән иде Нәбирә.

Максутның олы апалары район үзәгендә яши. Тормышлары хәлле генә. Зур урында утыралар булса кирәк. Әз дигәнендә кышында бер-ике булса да әти-әниләрен, машина җибәртеп, үз яннарына кунакка, дөнья күрергә алдыралар. Җәйләрен, вакыт тапмагангамы, әниләре авылдагы абыйсының гаиләсе, энеләре ярдәмендә яшәгәнгәме, атна саен кайтып йөрмиләр. Аларның әле анда ялга киткәннәре, әле монда барганнары турында сүзләр гел ишетелгәләп тора. Максутның, әти-әнисен калдырып, еракка китәсе килмәсә, алар янәшәсендә генә яшәргә дә риза иде кыз.

Максутны үземә каратам дип хыялланса да, Нәбирәнең андый эшләргә бөтенләй җае юк. Кышкы көннәр кыска, клубта чаралар булмый диярлек. Җәйләрен, колхозныкы, йортныкы өстенә, бакча эшләре дә кушылгач, боларда ярдәм итәрлек кешесе дә булмагач, вакыты бөтенләй кысыла. Алай да ничә ел чынга ашмаган өмете менә-менә сүнәм дип пыскып кына торган кышларның бер көне хыялының чынга ашу вакытын якынайтып җибәрде. Нәбирәгә кәнсәләрдә телефон кизүендә торырга туры килде.

Кыз миченә яхшы ягылган бүлмә эссесендә әлсерәп киткән, йокымсырый ук башлаган бер вакытта колакларын ярырлык итеп телефон шалтырады. Ул тиз генә түр өстәлдәге телефонга атылды, чүттән трубкасын төшереп җибәрмәде:

– Әлү-үү?

– Сеңлем, кем, кем кызы булдың әле? Безгә укытучы Максут кирәк иде. Әниләрең районнан шалтыратты, килеп кенә китче, диярсең әле.

Максутның әниләре районга озаккарак барганнар да, улларының хәл-әхвәлен сорашулары иде.

– Барам, нишләп бармаска! Мин хәзер, – диде Нәбирә, үзенең кемлеген әйткәч. Аннан кабалана-кабалана кәнсәләрдән чыгып чапты.

Бәхетенә, Максут өйдә икән. Ишегалды тирәсендә башка беркем күренмәде. Абзар кыегы астында тәмәке көйрәтеп торган чагы иде. Бармакларынача көйрәп килгән тәмәкесен төкереп сүндерде дә, кызлар белән йөреп шактый гына шомарган авыл егетләре кебек:

– Нихәл, матур кыз? – дип исәнләште.

Нәбирәнең бу сүзләрдән түбәсе күккә тиде.

– Ярый. Менә дежурда, телефон төбендә утырам. Сезнекеләр шалтыраткан иде. Куйдылар. Кергәч, номерны үзе җыяр әле, диделәр.

Максутларның йорты кәнсәләр белән янәшә диярлек. Тиз керәсен белсә, трубканы бер кырыйга гына да куеп чыга ала иде югыйсә. Кыз алай эшләмәде. Район белән элемтәгә озак керә алмаса, сөйләшеп утырырга җай булыр дип уйлады.

Укытучы булса да, тәмәке тартуы да, салгалау гадәте дә бар иде шул Максутның. Авылдан качасың килсә, анысына гына түзәрсең дип уйлады Нәбирә. Үз әтисе намазлы-ниязлы кеше булгач, андый эшләрне башына да кертеп карамый, эчкән-тартканны җене сөйми иде.

Телефонга чакырган кызның артыннан, киемен дә алмаштырып-нитеп тормыйча, абзарга мал карарга чыккан җиреннән генә, әмма бераз арткарак калып кузгалган Максут ишекне киң итеп ачып керүгә, тир, тәмәке, тирес исләре бергә катышкан әчкелтем-төчкелтем һава бөтен бүлмәгә кереп тулды.

Әле ишегалларында Нәбирәгә исе китмәгән кебек, өстәнрәк кенә сөйләшкәндәй тоелган иде дә, алай ук булмаган, ахрысы, чыгып барганда, шаяргандай итеп, егет кызга төртеп алды:

– Әниләр өйдә юк, мунчада арка ышкырга керәсең килмиме безгә?

Монысы инде авылның майлы трактор тирәсендә казынган, шуннан шәбәеп йөргән тупасрак шаяртучы егетләрчә иде. Нәбирәгә хәтта шуннан да бик рәхәт булып, Максут әллә нигә шундый якын – инде үзенеке үк тоелып китте. Дөрес, кыз бүртенде, оялды, тәненнән утлар йөгерде, әмма максаты зур, бу хисләргә урын бирергә ярамый иде.

Нәбирә үзен тиз генә кулга алып, мут, телгә оста кызларга охшарга тырышып:

– Ә нигә кермәскә?! Керәбез! – дип ярды да салды.

Максут бу җавапны көтмәгән иде булса кирәк. Бертын әллә нишләп китте. Аннан, болай да бәрхеттәй тавышын йомшатып, әллә нинди баллы авазлар чыгарып:

– Бәгырем, уены-чыны белән әйтсәм дә, сиңа күзем төшкәнгә чакырам, болай гына сүз катуым түгел, – дип өстәде.

Нәбирәнең язмышын әлеге җөмлә хәл итте дә куйды. Аңа шул гына кирәк иде. Еллар буе йөреп, йөрәгенә таш булып утыра башлаган хыяллар купты, таралды, күңеле дәрьяларыннан ташу сыман аккандай тоелды.

Егет кәнсәләрдән чыгып киткәннән соң Нәбирә, күзендәге сөенеч яшьләрен дә сөртеп тормыйча, әллә нинди бер зәһәрлек белән кизү бүлмәсе идәненә тибә-тибә, җырлый-җырлый биергә кереште. Аның бик матур, тәмам өлгергән чагы иде. Максут кадәр Максутны да карата алгач... Авылда башка чыккан абыйлары бар, менә алып та китә алса...

Нәбирә кантурныкыларның төшкелекне ашап, эшкә килгәнне бөтен түземлеген җыеп көтте, аннан, мин дә тамак ялгап килим әле, дигән булып, өенә киемнәрен алмаштырырга йөгерде. Кайтып керүгә үк, иң рәешкә генә дигән күлмәкләрен сандык төбеннән тартып чыгарды да кыздырылмаган авыр күмер үтүге белән җай гына өстеннән бастырып чыкты. Мич астына ут җибәреп, күмер ясалганны көтәр вакыты да юк иде, җәйге өйне эсселәтәсе дә килмәде.

Мунчада арка юу бөтен нәрсәне хәл итеп куячак кебек иде Нәбирәгә. Ул – ирле, Максут хатынлы булачак – кызның башка хыялларына, бигрәк тә шәһәр бичәсе булуына юл тәмам ачачак, тик ул аларга акрынлык белән озаклап, кемнәрнеңдер, бигрәк тә егетнең әниләре хәтерен калдырмыйча гына ирешергә тиеш.

Нәбирәнең ялгызак гомере әлегә авылда, гадәти һәм күнегелгән эшләрдә үтә бирде. Ярый әле Нәбирә–Максут хәлләре бик яшерен генә булып, кеше теленә кермәде. Каенсеңел булган Нәбирә шуннан бик нык курыккан, киленнәре сизенер дә урамга чыгарыр дип шүрләгән иде, алай булып чыкмады. Монысына да җай килде. Соңгы вакытта абыйсы белән үпкәләшеп, киткәләп йөргән чагы иде аның. Соңгы китүендә тиз генә әйләнеп килергә ашыкмады.

Җай килде дисә дә, абыйсын бик кызгана иде Нәбирә. Шәһәргә каерткан хатыны белән арасының җайлана алмавыннан күңеле төшенке иде абыйсының.

Илдар хәлле генә кешенең кызына өйләнгән иде. Ул бөтенләй эш күрми үскән булып чыкты. Беренче килгән көнне үк баскыч төбендә торган галушларга аптырады. Җирәнгәндәй карап-карап торды да шул тирәдә кайнашкан Илдардан:

– Нинди хәерчелек бу? – дип сорады.

– Хәерчелек түгел. Галуш. Баскыч төбеннән аякка эләктереп китәргә бик уңайлы.

– Иртәгә үк арындырам мин сезне аннан!

Иртән торуларына баскыч төбендә бер галуш та калмаган, килен барысын малга су кайната торган казан астында яндырган булып чыкты.

– Әйтәм җирле, мунча якканда әллә нинди сумаланыкына тартымрак ямьсез исләр таралды, морҗа башын кара төтен чорнады, – диде Нәбирә ни әйтергә белмичә бушап калган баскыч янында шаккатып торган абыйсына. Илдар сеңлесен җөпләп:

– Чорнады-ы... – дип кенә әйтә алды.

...Нәбирә ул көнне суга клубка гына, шәһәргә киткәч кияргә генә дип саклап тоткан биек үкчәле туфлиләрендә китте. Инде менә яланаяк бакча утыйсы булырмы? Яңасын алырга кибетендә дә юк бит аның галуш дигәннәре! Спекулянтлары да гел алып кайтып тормый. Күрше урыс авылы кибетенә килгәли, шунда барып кайтыр әле. Киленгә галуш кирәкми, аның суга йөрисе юк – ул аналарында ял итә…

Җиңгәсенә ачуы чыкса да, чынында Нәбирәнең дә аның шикелле яшисе килә! Юк, аннан да рәхәтрәк итеп! Үкчәле туфлиләрдә генә асфальт урамнар буйлап эшкә барасы, галушны ике күргән төшенең берсенә дә кертәсе түгел!

Нәбирә, сазаеп килсә дә, киленнәреннән әллә ни олы түгел. Әле киемнең затлысын, ризыкның татлысын ашар көннәре алда!

Инде Максут та алмаса, барыбер авылдан качып китәм дип уйлады ул. Һәм шулай эшләде дә…

Мунчада арка юуларның ахыры юньле бетмәсә бетмәде, әмма дә ләкин Нәбирә авылдан качуга төп сәбәп булды.

Арка юуы атнага сузылды, нәтиҗәсе айларга… Нәбирә, корсагы калыная башлаганчы, авыры барлыгы хакында сабыр гына Максутка сүз дә катып караган иде, тегесе кырт кына кисте:

– Һәр йоклаганга өйләнергә малай-шалаймыни мин? Укытучы данымны чыгарырга. Башка бер җирдә ярәшкән кызым бар. Укытучы. Шәһәр кызы. Яңа уку елына безнең авылга киләсе!

Нәбирә өнсез калды. Шул көннән аралары суынганнан-суына барды да ахырда шартлап өзелде. Мунчалалар тузган, себеркеләр искергән, Максутның әниләре кайтып төшкәч, көннәр язга таба барганда уртак мунчалар инде ягылмый иде. Ул арада халык та сизенә башлап, исеме ныклап телгә кергәнче, Нәбирә персидәтелгә хәлен сөйләп, ялварып, документ ясатып алды да авылдан бөтенләйгә дип чыгып качты. Әле вакыты чыкмаган иде, Максут белән аралары пешмәсен аңлаган кыз шәһәргә килүгә үк табиблардан көмәнен алдыртты.

Дөрес, Нәбирә авылдан бу рәвешчә котылырмын димәгән иде. Алай да бер начарның бер яхшысы дигәндәй, тулай торакка кайтып барганда, сөйкемле генә ир заты белән танышты да, тол икәнен белгәч, күп уйлап тормады, әйберләрен күтәреп, икенче көнне үк аңа күченде. Хатыны үлеп, ике бала белән калган Хәлимгә Нәбирәнең ниндилеге – кызмы, хатынмы булуы барыбер, балаларына – ана, йортына хуҗабикә кирәк иде.

Ирле хатынның тормышы – бөтен, тамагы тук була, дип сөенде Нәбирә. Тормышы күзгә күренеп җайланды, бер эзгә салынды. Алай да шәһәр урамнары да гел асфальт кына түгел икән, кибеттән галушын алып, Габдразакта да җилкәсен күп ашаган көянтәләрен иңенә салып, колонкага суга йөрүдән гомер азагынача арына алмады.

Балалар, әни, дип дәшмәсәләр дә, яраттылар үзен. Нәбирә аборттан балага узмый торган булып калуын иренә сиздермәде. Бу хакта сорашканнарга:

– Ятимнәрнең күңелен рәнҗетәсем килми, безне кага, үзенекен ярата, дип әйтмәсеннәр өчен авырга узмаска тырышам, – дигән була иде.

Әнисенең бик авыр көннәрендә җырлый торган җыры бар иде:

Ташлар аттым ботакка, 
Ташым төште болакка,
Ташлар ярым түгел иде, 
Ташлап китте еракка.

Ни галәмәт, шул тәмәке сасылары килгән, үзен алдап ташлаган, өйләнмәгән Максутны алай да эчке яшерен, сәеррәк бер ярату белән ярата иде бугай Нәбирә. Авылга кайтканда, аны күрер өчен генә алар урамы аша узып кибеткә чыгуны үзенә бер гадәт итте ул. Һәр кайтуында сәбәп табып, кәнсәләр тирәсеннән әйләнергә тырышты. Максут очрамады да очрамады.

Нәбирә инде башка өметләр белән яши, әмма яшьлегенең үзенчәлеклерәк мәхәббәте булган Максутны очратып, аның аркасында әллә ниләр күрүен, бер яратмаган кешегә кияүгә чыгуын бер сөйләргә, эчен бушатырга хыяллана иде.

Җай бер килмәсә бер килә бит ул. Кукмарадан кайтканда, күтәрткән юлда Нәбирә утырган сөт машинасын туктатучы Мәхмүт булып чыкты. Шоферны ул танымый иде. Хәер, таныса да, еллар узгач, үткәндәге хәлләргә бәйле ояты онытылган, дөресрәге, авыл халкы сизенеп алып күп гайбәтен сатканнан соң басылган, һәм хатынга хәтта онытылмаса да, басылмаса да барыбер иде. 
Колагына әкрен генә туктаусыз үзенекен сөйләп барган Нәбирәне Максут әллә тыңлады, әллә юк. Аңа һич кенә дә борылмыйча, борчылган бер кыяфәттә алдына карап утыруында иде. Нәбирә сүзеннән туктагач кына:

– Кара, әле уйлап куйдым, мине һәркем алдарга теләгән икән. Син авырга узып өйләндермәкче булгансың. Иптәш малаем, институтта укыганда йөргән кызларны бер генә көнгә алмаштырып торыйк, диде дә кире кайтармады, яраткан кызым аңа калды, әллә нинди бер үч белән аныкын алдым да гомерем буе яратмыйча, мин яратмагач, башкаларга күзе төшәдер дип көнләшеп яшәдем, – дип әйтә куйды. – Миңа чыкмаска булдыра алган бит инде ул? Минем Гөлзифам миңа була алган!

Нәбирә имәнеп китте. Ул Максут кызганыр, аны аңлар, үкенер дип уйлаган иде, үз хәлен хәлгә санап, үзе өчен борчылып бара икән. Аңа әллә ничек җирәнгеч булып китте. Авыл башына җиткәндә машинаны туктатып төшеп калды. Ишекне япканда:

– Әле ярый мине алмагансың, хатының кебек, тәмәке сасыларыңны иснәп, бозык күңелеңне күреп, шәфкатьсезлегеңнән кыйналып яшәр идем. Шуның өчен булса да рәхмәт сиңа. Синнән авырга узмасам, үземдә авылдан чыгып качарлык көч тә таба алмаган булыр идем әле. Мине Габдразакның сазлы урамнарыннан оят кына коткарган икән. Ходай башка хыялларыма колак салмаса да, монысын ишеткән, – диде.

Машина китте. Нәбирәнең күңеле кинәт кенә бушады. Теленә әнисе җырлый торган җыр килде, әмма көе элекке кебек сагышлы түгел, йөрәген айкап алмый иде:

Ташлар аттым ботакка, 
Ташым төште болакка,
Ташлар ярым түгел иде, 
Ташлап китте еракка.

Ул тузан туздырып, авыл эченә кереп югалган машинага кул селтәгәндәй кыланды да кычкырып көлеп җибәрде:

– Пенсиягә чыккач та акыл кермәгән икән үземә. Ярты гасыр шушы кешегә эчемне бушатып, башымны күкрәгенә салып тынычланырга хыялланган кеше бит мин. Ул түгел, мин ташлап киттем түгелме соң аны? Инде менә соңгы – үлеп барган хисләрне болакка атасы гына калды.

Теги: Хикәяләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар