(«Басып сайрар талы бар» романыннан өзек)
Хәбир белән танышкан елларда Шәфикага кешеләр дөньяларын онытып текәләләр иде. Мәскәү метросының эскалаторында каршы яктан килгән халыкның башы гел аның тарафына борылган булыр иде. Күп муеннар каерды Шәфиканың чибәрлеге. Мәскәүгә китәр алдыннан гына әнисе аңа комиссионный кибеттән ап-ак тун белән бүрек алып кидергән иде. Австралия товары иде ул. Шул бүрек астыннан бүселеп чыккан алтын бөдрәләр, янып торган бит очлары, зәңгәр күзләр һәм йөзнең һәр сызыгында камиллек, сафлык, эчкерсезлек...
Хәбир генә баштарак сер бирмәде, Шәфикага бөтенләй игътибар итмәгәндәй кыланып йөрде. Хәер, җае да булмагандыр, ул үзе башкаларның күз угында иде бит. Шулай булмый мөмкин дә түгел: студиягә кабул ителгән егетләрнең иң кәттәсе ул иде. Хром итекләр, галифе чалбар, иңбашларында погон эзләре ярылып яткан бер җыерчыксыз гимнастерка һәм аның аркылы кабарып торган гайрәтле күкрәк. Уен-муен түгел, артиллерия капитаны. Аның шома коңгырт чәченнән алып елтыр итек башларына хәтле дары исе сеңгән иде, ә бу истән ул елларда күп кызларның башы әйләнде. Әгәр дә алар этюдлары өчен партнер итеп аны – төз сынлы, нечкә билле, киң җилкәле фронтовикны сайларга тырышканнар икән, бу гаҗәпмени? Әмма Шәфика аны чибәрлеге-кәттәлеге өчен түгел, бөтенләй башка нәрсә өчен күңеленә якын итә иде.
Сугыш ялкынын үз йөрәге аша үткәргән кыз өчен ул, беренче чиратта, коты очып, урамда ялгызы бәргәләнеп чапкан балаларны газраилдән йолып алган һәм, үз гәүдәсе белән һәлакәттән ышыклап, шифалы йөрәк тибеше белән җанына җылы иңдергән изге зат иде. Тик моны Хәбир белми һәм шунлыктан Шәфиканы башкалардан аерып карамый иде.
Берзаман шулай Хәбирне өч-дүрт кыз берьюлы уратып алдылар. Минем этюд тегенди дә, минем этюд мондый, янәсе. Кая карарга белмәссең. Ә Шәфика этюдын бөгәрләп тоткан да, читтәрәк басып тора, егетнең бушаганын көтә.
Ниһаять, Хәбир талчыккан карашын аңа төбәде:
– Ягез, хәзер сезнең чират.
Аның битараф салкын кыяфәте, бигрәк тә «чират» дигән мыскыллы сүзе зиһенне чуалтып җибәрде. Шәфика егетне кинәт танымас булды, әйтерсең лә капитанны шул минутта җен алыштырды – аны урлап китте дә урынына үзенең оятсыз, тәртипсез малаен бастырып калдырды. Шәфика башын югары күтәрде, нечкә үкчәләре белән тек-тек басып егетнең каршына килде һәм нишләгәнен үзе дә белештермичә, аяк очларына күтәрелеп, үрелеп, яңагына сугып җибәрде:
– Менә сезгә минем чират!
Хәбирнең болай да карасу-какча яңаклары тагын да каралыбрак китте, юка иреннәре кысылды, күзләре кабынды. Менә ул кулын күтәрде һәм... гимнастерка төймәләрен барлап чыкты, бил каешы янындагы тукыма җыерчыкларын гайрәт белән артка сыдырды. Аннары стройдагы кебек кругом борылды да бүлмәдән чыгып китте, кинәт урнашкан тынлыкта аның аяк тавышлары һәм хром итекләре шыгырдавы гына ишетелеп торды.
Иртәгесен Шәфика дәрескә алданрак килгән иде, ишектән кергән Хәбиргә йокысызлыктан тирәнәеп калган күзләре белән куркынып карады. Егетнең туп-туры үзенә таба юнәлгәнен күргәч, сикереп торып чыгып качудан чак тыелып калды.
Әйе, Хәбир, тук-тук басып, итекләрен шыгырдатып аның каршына килде, башын игәндәй итеп маңгай чәчен сирпеде дә бик җитди, хәтта рәсми тавыш белән:
– Кичәге сүзем өчен мин сездән гафу үтенәм, – диде. – Ялгыш ычкынды. Мин сезне һич тә рәнҗетергә теләмәгән идем, үзем дә сезнең белән этюд уйнарга җыенган идем.
Ә Шәфика аның белән парлап уйнарга дип, этюдның үзәккә үтә торганын сайлаган иде. Бу әле аның сәләте ачылмаган, курсташларыннан калышып барган вакыты бит. Шуңа күрә көйдерерлек кайнар хисле роль уйнарга тели иде ул. Ә этюды мондый иде: бер яшь хатын үз иленең дошманына гашыйк була, мәхәббәттән башы әйләнеп, үзе дә аңлап бетермичә, ватанына хыянәт итә һәм шуның өчен каты җәзасын ала.
Хәбир этюдны зур дикъкать белән һәм бик уйчан кыяфәттә укып чыкты да:
– Минем дә әзерләгән этюдым бар иде, – диде. – Танышып карыйсызмы?
Аның сайлаганы «Курчак» булып чыкты. Шәфикага җан өргән, аны аякка бастырган, күңеленә ышаныч иңдергән «Курчак» булды ул.
Каян белде икән Хәбир кызның җаны моңга, музыкага сусаганын? Ул чакта Шәфика моны үзе дә аңлап җиткерми иде бит әле.
Артистка Абилованы беренче булып Хәбир ачты.
Тик Шәфика гына аның яхшылыгын бәяләп җиткермәгән икән. Аннан соңгы рәнҗүләр егетнең бу игелеген басып киткәндәй итте. Яшь чакларда безнең яхшылыкны-яманлыкны үлчи торган бизмәнебез бер якка авышучанрак була шул. Без аңа вак кына нәрсәне шапылдатып китереп салабыз да, тирбәлүдән туктаганын да көтеп тормыйча, бик мөһим, кайчакта бөтен язмышны хәл итәрлек нәтиҗәләр чыгарып куябыз. Кызганычка каршы, күңел бизмәннәре еллар узгач кына төгәл күрсәтә башлый.
Шәфика да шулай Хәбирне берьяклы гына күргән икән. Баштарак гел яхшы, ал да гөл итеп кенә күргән ул егетне.
«Курчак» этюды белән күп авылларны гизгәннән соң, җәйге каникулдан килгәндә Шәфиканың торыр урыны юк иде. Хәбирләрнең бер күршесе каядыр Төньякка китеп барган, бүлмәсе бушап калган икән. Шәфикага шунда урнашу кулай булып чыкты. Егет кызны шул бүлмәне күрсәтергә алып китте, анда кергәнче, үзләренең ишеген ачты һәм каршы чыккан чал чәчле, ыспай гәүдәле апага: «Әни, киленең белән таныш, – диде. – Аның исеме Шәфика». Алар икесе – унсигезе тулмаган беркатлы кыз белән үткен соры күзле, кырыс карашлы апа – бер-берсенә соң дәрәҗәдә аптырашып караган килеш шактый озак сүз таба алмый тордылар. Хәбирнең һәр ишарәсенә буйсынырга күнеккән «Курчак» бу юлы да каршы килә алмады.
Хәбир – гаиләдәге алты баланың өлкәне, ә аның әнкәсе тирә-юньдә уңганлыгы, чисталыгы белән дан тоткан хатын булып чыкты. Ул бик зур энтузиазм белән киленен дә шундый ук өлгер һәм оста хуҗабикә итү чараларын күрә башлады. Әмма аның бу изге омтылышына һич көтелмәгән яктан каршылык күрсәтелде.
Бер көнне дәрестә Ольга Ивановна Шәфикадан:
– Нишләттең син кулларыңны? – дип бик усал итеп сорады.
Шәфика күгәренгән бармак очларын учына йомарлады:
– Бәрәңге әрчегәннеке генә ул.
– Килегез әле барыгыз да монда, карагыз әле бу кызның кулларына! – диде Ольга Ивановна барча шәкертләренә. Һәм Шәфиканың беләгеннән каты итеп тотып, кулын өскә күтәрде. – Бүген королева роленә репетиция ясарга килгән актриса бу. Королеваның кулы шундый буламыни? Кухарка син, королева түгел!
Кич белән кайнана киленен янә кухняга дәшкән иде. Хәбир:
– Кая, ни эш бар, хәзер үзем эшлим, – дип, гимнастерка җиңнәрен сызганырга кереште.
Әгәр дә Шәфика урынында дөнья рәтен яхшырак белгән, хәйләкәр һәм елгыр-уйнак берәр хатын булса, шул Хәбир белән матур гына гомер кичерер иде. Кара эчле ир түгел бит ул. Ярсу атларны ияргә күнектерүнең үз ысуллары булган кебек, горур һәм дуамал холыклы ирләрне дә гаилә тәртәсенә кертүнең үз хикмәтләре бардыр, мөгаен. Гаилә – шул ук сәхнә мәйданы, анда театрдагыдан да яхшырак уйнарга кирәк, чөнки начар уйнасаң, иреңне югалтуың бар. Әмма Шәфика бу хакта ныклап уйлый белмәде һәм хәзергә хәтле тормышта уйнау осталыгына өйрәнеп җитә алмады. Ул талга кунып сайраган былбыл кебек, җирдән бәреп чыккан саф чишмә кебек риясыз һәм хәйләсез яшәвендә булды, уен-муен сәхнәдә генә килешә, ә чын тормыш эчкерсезлеккә, бер-береңә ышанычка нигезләнеп, үзеннән-үзе барырга тиеш дип санады. Иреңә ни уйлаганыңны ачыктан-ачык белгерт, хисләреңне яшермә, тыйма, ә ул сине аңлар – шулай дип уйлады ул һәм теге чакта яңагына чалтыраткач, Хәбирнең майлагандай җайланганы аның бу фикерен раслый да иде. Аңлашылмаучылык килеп чыкканда араларны шул рәвешле җайлап җибәрергә тагын бер тапкыр талпынып карады Шәфика. Ул болай булды.
Шәфиканы ниндидер танышлары Колонналы залга концертка чакырганнар иде. Шул танышларның бер туганы – яшь, чибәр егет белән урыннары янәшә туры килде. Хәбир анда бара алмады, чөнки студиядә укыган чакта ук аны Кече театрга зур булмаган рольләр башкарырга чакыргалыйлар, ул шунда киткән иде. Теге егет Шәфикага елмаеп сүз кушкалады, тәнәфестә аның белән бергә йөрде, мороженое белән сыйлады. Ахырдан танышлар бергәләшеп Шәфиканы өенә озатып куйдылар.
Ярый әле егет артык бәйләнчек булып чыкмады. Шәфика белән ялгызы калырга тырышмады. Ул кичне Хәбир спектакльдән иртә бушаган иде. Колонналы залның бер колоннасы артына посып, хатынын күзәтеп торган икән. Аны шундый эшкә сәләтле дип кем уйлаган?
Кояштай балкып кайтып кергән Шәфиканы ишек төбендә яңгыр болыты кебек кара коелган Хәбир каршылады. Хатынының кулыннан ак тунын йолкып алып, аяк астына ыргытты да:
– Син үзеңнең ир хатыны икәнеңне беләсеңме, юкмы? – диде. Аның күзләре ачулы, аяусыз, ә тавышында тимер катылыгы һәм салкыны бар иде. Гарьләнүдән Шәфиканың зиһене теге вакытта студиядәге кебек чуалып китте. Ул нәкъ шул чактагы төсле итеп аяк бармакларына күтәрелде дә, каралып чыккан, бу минутта бөтенләй чит-ят булып күренгән йөзгә кизәнде.
Шул мизгелдә беләге тимер келәшчәгә эләгеп, сынып киткәндәй булды. Икенче келәшчә Шәфиканың аяк астыннан каптырып алды да, өскә күтәрә башлады.
Ул аяклары идәннән аерылганын тойды. Хәбир аның йөзен үзенең салкын күзләре турысына ук күтәрде дә, әкрен генә, ләкин куркыныч итеп:
– Син бу гадәтеңне ташла, яме, – диде. – Капитан Батыркаевны тукмый торган адәм заты дөньяга тумаган әле.
Ни хикмәттер, беләгенең, иягенең авыртуы Шәфика күңелендә нәфрәт хисе уятмады. Тормыш хәлләрен әдәби әсәрләр белән чагыштырып бәяләргә күнеккән кыз курку аша сокланып: «Отелло!» – дип уйлады. – Көнләшүеннән ничек ярсыган бит мескенкәем! Димәк, яратуы чын икән!» Бичара, иренең туп-туры «яратам» дип әйткәне юк иде шул аңа.
Иртәгесен Ольга Ивановнага иякнең һәм беләкнең нидән күгәреп чыкканын аңлатырга кирәк иде. Ярый әле остаз бу юлы бик сак килде. Шәфика белән бөтен кеше алдында түгел, күзгә-күз калып кына сөйләште. Һәм бу вакыйгага бөтенләй көтелмәгәнчә бәя бирде.
– Сугышуын дәвам итә, димәк, фронтовик, – диде. – Сиңа, Шафочка, иреңнән кул күтәртергә һич тә ярамый иде. Хәзер чыда гына инде, ул сине атнага бер дөмбәсләп торачак. Ирләрнең кулы бер ычкынса, тыям димә.
Ялгышты Ольга Ивановна, сүз рас килмәде. Атна саен кыйнау булмады анысы. Чөнки үз-үзен белештермәс дәрәҗәгә җитеп каны кызган чагы сирәк була иде Хәбирнең. Начар кеше түгел иде бит ул, шул рәвешле кызарга һәм үз-үзен белештермичә кул күтәреп сугышырга фронтның утлы, нәфрәтле, аяусыз юллары өйрәткән иде аны, канын сугыш бозган иде. «Сугыштан кайткан кеше кебек холыксыз», – дигән сүзләрне Шәфика бик соң, театр тирәсендә болганып йөрүче Револ исемле яшь бер кеше авызыннан ишетте һәм шуны ишетүгә Хәбирне исенә төшерде, үзе кичергәннәрнең сәбәпләрен кинәт ачыклагандай булды.
Хәер, Шәфика үзе дә бик көйле, җайлы гына яши алмагандыр. Аның да гаебе табылып тора иде бит. Хатыны янында Хәбир үзен кырыс һәм каты куллы ата кебегрәк тота иде. Ә андый атадан Шәфика кебек тиктормас балага эләккәләп тора шул инде.
Казанга кайтуга, Шәфика Абилованың тормышы тоташ ыгы-зыгы белән уралып уза башлады, спектакльләрдә төп рольләр, радио һәм телевидение тапшырулары, үзешчәннәргә ярдәм итү, театр училищесында укыту. Шәфиканың күңел кошы көнкүрештән биеккә, тамаша залыннан күтәренке булып, яктырып торган сәхнә мәйданына очына, шунда талпына иде. Ләкин канатлы кош та оча-оча да җиргә кунарга мәҗбүр була. Ә җирдә баганадай нык һәм бөгелмәс Хәбир тора иде. Сәхнәдә алар – Курчак белән Оста, Отелло белән Дездемона – кызыгырлык пар иделәр. Ләкин кулисалар артына атлауга бу бердәмлек каядыр югала иде.
Шәфиканың әнисе Мөкәррәмә белән бергә яшәргә Хәбир риза булмады, яшь парга театр аерым бүлмә бирде. Шәфика иренең иңбашка таба киңәеп, билгә таба тараеп килгән өчпочмаклы аркасына карап кына да кәефен белергә өйрәнеп җитте. Аның ачулы икәнен сизсә, йөрәге жу итә, әмма ул иренең кәефен үзгәртү – бер сүз яисә елмаю, ишарә белән аның күңелен күтәреп, уйларын үзгәртеп җибәрү җаена төшенә алмады.
Ярата идеме ул Хәбирне? Бәлки, яраткандыр да. Әмма бу хисне көчлерәге, торган саен күңелне ешрак биләп алганы – курку хисе кысрыклый башлады. Котың очып курыккан кешене яратып буламыни?
Шактый еллар шулай дәвам итте. Ләкин Шәфика кебек кеше кайчан да булса, ничек тә булса бу хәлгә чик куярга тиеш иде, һәм чик көтелмәгән рәвештә куелды.
Коммуналь квартираның зур гына кухнясында, тагын өч гаилә янәшәсендә, аларның да аерым өстәле, керосинкасы, чүп чиләге тора иде. Шәфика шул керосинка янында, телевидение тапшыруында башкарачак ролен ятлый-ятлый, пылау пешереп азаплана иде. Кәефсез иде ул, тамагы авырта иде, ләкин тапшыруны өзәргә ярамый, әзерләнергә кирәк. Ул чакта алдан барып язылулар юк иде бит әле, турыдан-туры эфирга чыгалар иде.
Хәбир репетициядән күтәренке кәеф белән кайтып керде.
– Циркка билет алдым.
Шәфиканың авырып торам диюенә артык исе китмичә:
– Юлбарыслар килгән анда. Җылырак киенерсең, – дип җавап бирде.
Шәфика циркта ерткыч җанварларның һәм акробатларның чыгышын аерата яратып карый, көчле җан ияләрен бер ым белән буйсындыра белгән кешеләр анда чиксез соклану уята. Хәбир моны яхшы белә иде.
Аяз, салкын төн иде. Цирктан кайтканда бик озак трамвай булмый торды, алар җәяү кайттылар, туңып беттеләр. Өйгә керүгә Хәбир, башым авырта, дип, диванга барып ауды. Шәфика кухнядан пылау җылытып алып керде. Кабып карагач, аның шактый ук тәмсез икәнен сизеп, беленмичәрәк үтмәсме дип, пар бөркегән тәлинкә янына бер шешә шәраб чыгарып куйды.
– Монысы дару урынына, – диде. Ләкин хәйлә ярдәм итмәде, пылауны капкач, Хәбирнең сытык чырае тагын да ныграк каралды.
– Синең аркада әллә нинди афәтләргә тарыйм ин-
де, – дип, кашыгын кызгылт дөге өстенә ташлады ул. Шуннан бирле Шәфиканың пылаудан тәмам гайрәте чигеп калды. – Сиңа ярыйм, сиңа ерткычлар күрсәтим дип, үземә салкын тидердем менә.
Дәшми үткәрергә иде моны, тыярга иде Шәфикага үзенең тиктормас телен! Ләкин ул һәрвакыт, һәр очракта дөреслекне өскә чыгарырга кирәк дигән кагыйдә белән яши, ул чакта да шулай иде, хәзер дә шулай.
– Син үзең алып кайттың бит билетларны, мине көчләп үзең алып чыгып киттең, – диде ул иренә.
Хәбир диваннан калкынгандай итте, Шәфика куркуыннан кызып, өстәлдән шәраб тулы стаканны алды.
– Якын киләсе булма, үтерәм!
– Кычкырма, тиле, күршеләр ишетер!
Чыннан да, тынып калган төнге йортта аларның тавышы ерак яңгырый кебек иде. Хәбир өстәл артыннан чыгып, хатынына таба атлады. Шәфика артка чигенә биреп стакандагы шәрабны аның йөзенә сипте, ак күлмәк буйлап аккан кызыл тамчылар аның өнен алды. Ул карашын иреннән аера алмады, үзе чөйдән тунын алмакчы булып кармаланды. Кинәт нидер гөрселдәде, чылтырады, Шәфиканың аяк астыннан ялтыравык кисәкләр сибелде. Көзге төшеп ватылган икән.
Шәфика, бөгелеп, ватыкларны җыймакчы булды, ялан балтыры, бармаклары кызылга буялганын күреп: «Карале, бу шәрабка икәүләшеп коендык бит, ә», – дип уйлады.
– Нишлисең син? – диде Хәбир бу юлы йомшаграк тавыш белән. – Аягың киселде бит, кая бәйлим.
Аның йомшап төшкәнен күргәч, Шәфика отыры ярсыды:
– Якын киләсе булма! Аксын, бөтенләй агып бетсен каным! Болай яшәгәнче, үлгәнең артык!
Ул сүзләрнең иң ачыларын, иренең бәгырен кисәрлекләрен сайларга тырышты. Әгәр кешенең җаны сызлау ләззәт бирә икән, мондый очракта яратуга урын каламы?
Менә ул күпмедер кычкырганнан соң, ниһаять, тынып калды. Алар икесе кара-каршы баскан килеш сүзсез тордылар, күңелдә ачу-ярсу урынын бушлык, кара бушлык биләп алды. Әйтерсең лә алар бик озак бау тартышканнар, кинәт кенә бау уртадан өзелеп, икесе ике якка мәтәлгәннәр. Ләкин бу бау өзелү генә түгел, бу – аралар өзелү иде.
Травма пунктындагы врач – яшь чибәр егет Шәфиканың ярасын бәйләргә шәфкать туташын чакырмады, бу эшне үзе башкарды.
– Минем сезне сәхнәдә күп тапкырлар күргәнем бар, – диде ул, Шәфиканың балтыры тирәсендә ак марля төргәген әйләндергәндә. Егет бу сүзләрне башын күтәрми, әйтерсең лә Шәфика өчен оялып әйтте. – Сәхнәдә сезнең җаныгыз эчтән балкып тора. Минем сезгә ихтирамым әйтеп аңлатырлык кына да түгел. Үзегезгә дә ихтирамыгыз зуррак булсын иде дип тели күңел.
Шуннан соң гына ул маңгай астыннан Шәфикага мәгънәле итеп карап алды.
– Сез мине аңламадыгыз, ахрысы, – диде Шәфика. – Мин көзгене үзем төшереп ваттым, аннары ватыкларына тезләндем.
– Аңладым мин сезне, бик яхшы аңладым, сез генә мине аңлап җиткермисез булса кирәк.
Ул башы белән ак ишеккә, аның теге ягында, коридорда әрле-бирле йөренгән Хәбир тарафына ишарәләде.
Яшь егет актрисаның аяк-кулларын бәйләп һәм күңел ярасын ачып, кайтарып җибәрде. Бу кыяфәт белән репетицияләргә йөреп булмый инде – врач аның кулына бюллетень тоттырды. Төннең калган өлешен Шәфика кухняда, өстәлгә башын салган хәлдә үткәрде, ире янына кермәде.
Иртәгесен Мөкәррәмә килеп кергәч кенә, арада берни булмагандай кыланырга тырышып карады ул. Әнисен өйгә чакырды, чәй әзерләмәкче булды. Ләкин ананың үткен күзеннән берәр нәрсә яшереп буламы соң?
Ул бүлмә уртасына кереп басты, бер кызына, бер киявенә карады да:
– Бүген төштә күргәннәрем рас булган икән, – диде.
Хәбир газета укып утыра иде, аның артыннан йөзен күрсәтмәде, бер сүз дә дәшмәде.
– Әйдә, кызым, безгә барыйк әле, – диде Мөкәррәмә. – Бик сагындым, бер сөйләшеп утырасы килә.
Хәбирне ширма урынына каплаган гәзит кымшанмады. Шәфика шатырдатып шкафын ачты да, кулына эләккән кием-салымын чемоданга ыргытырга тотынды. Чемоданның капкачы ябылмый иде, Шәфика аның өстенә менеп тезләнде. Шунда гына Хәбир, газетасын ташлап, урыныннан кузгалды:
– Кая, ябып бирим.
Ул бик тыныч, бер генә дә каушамаган иде. Чемоданны кире ачып, бик ипләп кенә әйберләрне пөхтәләп тутырды, капкачын ябып, бикләрен чалт итеп эләктерде, аннары тураеп басты да:
– Хәзер такси табып китерәм, – дип, пальтосы белән бүреген алып чыгып китте. Бәлки, ана белән кыз киңәшсеннәр, суынсыннар, бер-берсенә акыл бирешсеннәр, дип тә чыгып киткәндер ул. Ләкин Шәфика белән Мөкәррәмә сүзсез аңлаштылар. Ана кызына бер генә авыз сүз әйтте:
– Соңгарак калдым бугай. Алданрак килергә кирәк иде.
Алай да ул кызы белән киявенә аңлашыр өчен шуннан соң да бер мөмкинлек бирде әле: Хәбир, такси алып килдем, дип кергәч, алданрак чыгып китте, артыннан ишекне ныклап ябып куйды. Ишеккә ул чактагы мода буенча кызыл плюш пәрдә эленгән иде. Нәкъ сәхнә пәрдәсе төсле. Алар шул пәрдә фонында моннан унике ел элек башлап җибәргән спектакльнең эпилогын уйнадылар. Шунда гына Шәфика гаилә тормышының да спектакль икәнен, бу тамашада үзенең ролен начар башкарганын бераз аңлагандай булды. Әмма уенны башларга соң иде инде. Ул ире белән кара-каршы карашып торудан тизрәк котылырга теләп, чыгып китәргә омтылды, ләкин Хәбир ишеккә аркылы баскан, төп-төз тора, кузгалырга исәбе дә юк иде. Шәфика аңа орынмаска тырышып, пәрдәне эчке борыс ягыннан күтәрде дә шуннан сузылып ишекне ачмакчы булды. Көче җитмәде. Хәбир бер адым читкә атлагач та, хатын пәрдәгә буталып азапланды, каушап төште. Ниһаять, Хәбир аның иңбашы аша сузылып, ишекне төртеп ачып җибәрде. Әгәр шунда аның кулы җилкә аша өстән сузылып үтмичә, салмак ныклык белән Шәфиканың иңенә төшкән булса, аларның язмышы ничек дәвам иткән булыр иде икән? Аның кулыннан килгән таныш тәмле истән Шәфиканың башы әйләнеп киткән иде бит инде. Ләкин Хәбирнең кулы үзенә тиешле эшне машина төгәллеге белән башкарды – ишекне этеп ачты, бәрхет пәрдә ябылды һәм спектакль шуның белән тәмамланды.
Дөрес, баштарак Шәфика моның соңгы күренеш булуына ышанмаган иде әле. Ул өйдән чемодан күтәреп чыгып китүен үз-үзенә шаяру, ирен үчекләү дип кенә аңлатмакчы булды. Хәбир килер, шаяруның да бер чиге була, әйдә, кайтыйк, дип әйтер дип көтте. Ләкин Хәбир килмәде, кайтыйк та димәде. Инде Шәфика больничныйдан чыгып, репетиция барган көнне дә аның яныннан берни булмагандай керфек тә какмый үтеп китте.
* * *
Кичке спектакльдән чыккач та Хәбир аңа сүз кушмады. Шәфика аның артыннан урам аркылы чыкты, аңа ияреп, Кекин йортының сул ягыннан, Галактионов урамының киң таш баскычлары буйлап төшә башлады. Хәбирнең аркасы ук әйтерсең лә: «Кирәгең бер тиен», – ди иде. Ник, ичмасам, бер борылып карасын да, артыннан хатыны килгәнен белеп-тоеп баруын берәр ишарәсе белән булса да сиздерсен!
Ярым караңгы, тар, сөзәк Галактионов урамыннан Пушкин урамына чыккач кына Шәфика үзенең ялгыш юлдан киткәнен аңлап алды: ул театрдан чыгуга сулга – Толстой урамына, әнисе квартирына юнәлергә тиеш иде бит!
Ә Хәбир ерагая, ерагая, менә ул боздай ялтырап яткан рельсларны атлап үтте, әнә эчтән балкып торган трамвайга керде, аның тимер тоткычына тотынып, Шәфикага яны белән басты. Ләкин аның тарафына башын да бормады.
Шунда Шәфикага нидер булды. Якты урам – кап-караңгы, салкынча җил эссе булып тоелды, күңелне шом басты, тын куырылды. Бу бушлыктан, эсселектән котыласы, юк буласы килде. Аннан да бигрәк, Хәбирне ничек тә туктатасы, һич булмаса үзенә текәлдереп бер каратасы килде. Шәфика атылып трамвай каршына чыкты, җир белән тигез яткан рельска абынды, егылганын тойгач, куркудан бигрәк, кинәнде: «Менә хәзер күрерсең, карарсың! Белерсең үзеңнең нинди таш күңелле икәнеңне!» Аның өстенә тимер тау ябырылды, ләкин шунда кемдер тупас итеп җилкәсеннән тотып тартты, көчләп аягына бастырды, трамвай ишегеннән кара берет кигән хатын-кыз башы сузылды:
– Акылдан шашканмы әллә ул?
Колак төбендә: «Исеректер!», «Ай Алла, әйбәт кенә киенгән үзе», – диделәр. Яннан зыңгылдап трамвай узып китте. Хәбир башын да бормаган, таш сын кебек алга карап баскан хәлендә иде.
Ике ят егет Шәфиканы әнисе өенә озатып куйдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк