Логотип
Проза

Шиһап абзыйның таныш кызы. № 3.


башы: http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=4677

Шиһап абзый борчылуын яшермичә:
- Әйдә, китик әле без моннан, яхшы чакта! - диде.
- Әйе, әйе, китик! - диде Вера да баланы күкрәгенә кыскан килеш... Ул инде гимнастерка изүен чишеп, лифчик аша гына булса да баланы йомшак түшенә терәгән иде. Сабый кызның җылы түшен тоеп, бер мәлгә тынып та калган иде.

...Алар йорттан ашыгып чыктылар да арбаларына йөгерделәр. Йорт артында бәйләп калдырган кола ат кинәт купкан атыштан коты алынып, баскан урынында тора алмыйча бер алга тартыла, бер артка чигенә иде... Вера тиз генә арба кырына сикереп утырды. Шиһап абзый бизгәк тоткандай калтыранган атын чиште дә, йөгереп барып, үзе дә арбасына сикерде. Юлсыз-нисез чабып киткән атны ул көчкә-хәлгә арба юлына төшерде.
Моннан 3-4 километрда, урман буендагы кечерәк кенә бер авылга санбат урнашкан иде - аларның юлы шунда табан... Анда врачлар һәм сестралар - баланы шуларга тапшырырга кирәк. Ләкин барып җитәргә өлгермәделәр, боларга каршы тирә ягына карана-карана килүче, иңенә кызыл тәреле брезент сумка аскан бер сестраны очраттылар. Атны туктатып, Вера аңардан сорады:
- Сез кая барасыз?
- Менә сезгә каршы бара торырга куштылар, - диде, үзе дә үсмер кыздай кечерәк кенә буйлы сестра.
- Кем кушты?
- Командный пункттан шалтыратканнар... Анда бер бала табылган икән, шуны килеп алыгыз дигәннәр...
- Шулаймыни, - диде Вера арбадан төшеп, күрәсең, командир безне бу эштән тизрәк бушатырга теләгәндер... - Шулай уйлап алганнан соң ул баланы сестрага сузды:
- Мә, ипләп кенә тот алайса... Ләкин беләсеңме, иркәм, бала бик ач бит!
- Беләм, - диде сестра, сумкасын ача башлап.
- Кайдан беләсең?
- Әнисе үтерелгән ич, шулай диделәр миңа... Менә мин үзем белән аңа әзерәк кенә җылы сөт тә алып килдем.
- Һай, рәхмәт төш кере! - диде Вера, чып-чыннан куанып.
- Соң бит инде әнисе аны ике сәгать саен имезгәндер, - диде җитди генә үсмер кыздай сестра, күпне белгән ана сыман. Сумкасыннан кечкенә шешәдәге сөтен һәм балкашыгын чыгарды. Бала инде җылый-җылый арган булса кирәк - ул бары сулкылдап ыңгыраша гына иде... Ике кыз җиргә чүгәләделәр, Вера баланы ипләп кенә тезләре өстенә салды, ә сестра балкашыгы белән баланың авызына әз-әзләп кенә сөт сала башлады. Беренче салганы сабыйның иреннәре буйлап агып китте, икенче салганы гына бераз авызына эләкте. Ләкин бала шунда ук чәчи дә башлады... Шиһап абзый тиз генә арбасыннан төшеп, кызлар янына
чүгәләде.
- Башын күтәрергә кирәк ләбаса! - диде ул, пошынып, һәм зур кытыршы кулы белән баланың аксыл башын сак кына күтәрә төште.

...Сестра сөтен сала, бала чәчәмичә генә йота - бер йота, ике йота, өч йота... Ә өч солдат шуңа сөенә-сөенә, дөньяларын онытып, тузанлы юл буенда бала ашаталар... Кечкенә шешәнең яртысына җиткәч, Шиһап абзый, ниһаять, әйтә: “Җитеп торыр кызлар, бер юлы күп ярамас”... Кызлар да тәҗрибәле абзыйның әйткәне белән килешәләр, өчесе дә җирдән торалар, өчесе дә бик канәгатьләр - кечкенә сабыйны ана сөте урынына сыер сөте биреп булса да тынычландырдылар... Инде алар үз юллары белән китәргә тиешләр... Вера кулындагы йокыга киткән баланы соңгы тапкыр кысып, сүзсез генә бер үпте дә, сестрага сузды: “Саклагыз!” - диде ул аңа. Сестра башын кага-кага баланы кулына алды.
- Ә син, дядя Шигап, - диде сержант кыз аңа борылып, - аларны санбатка илтеп җиткер!
- Ә син үзең?
- ...Мин туп-туры гына командный пунктка сыптырам.
- Миңа да кирәктер бит...
- Башта боларны илтеп куй! - диде сержант, коры гына кабатлап.
- Була ул, була! - диде Шиһап абзый, кызның кәефе үзгәргәнен сизеп. - Ягез, чибәрләрем, утырыгыз алайса!..
Сестра: “Борчылмагыз”, - дигәндәй елмаеп кына сержантка баш какты да баласы белән тизрәк арбага менеп урнашты.
- Кузгалдык, бахбай! - диде Шиһап абзый, якын дустына дәшкәндәй, һәм юрттырып кына китеп тә барды.
Сержант алар артыннан бераз гына карап торганнан соң үзе дә тузанлы юл буйлап алда өзлексез атыш тавышлары ишетелеп торган шәһәргә таба ашыга-ашыга атлады. Солдат киемендәге егерме яшьлек туташ нигә ул хәтле ашыга, ни көтә аны ул котырынган үлем туенда?!.. Әйе, Шиһап абзый белән алар бүтән очрашмадылар... Шул ук көнне, кичкә табан безнекеләр бәреп кергән шәһәр урамында сержант Вера Карабашева яраланып госпитальгә озатыла.
 

* * *
Шиһап абзый бу аяныч хәбәрне икенче көнне генә ишетеп белде... (Үзе ул урам сугышлары барган шәһәргә аты белән керә алмады - хәер, аның анда кирәге дә булмады.) Әйтәсе дә юк, Вера өчен бик борчылды. Кайда, ничек яраланганын бик беләсе килде. Алың белән бергә булган элемтәче кызлардан сорашып та карады... Шуларның берсе аңа гүя юатыр өчен генә:
- Борчылма, абзый, ярасы авыр түгел, туена хәтле төзәлер, - дигән булды.

...“Туена хәтле төзәлер”?!.. Бирсен Алла! Әмма бу сүзне иң каты яраланучыга карап та әйтәләр. Солдатлар арасында еш әйтелә торган өметләндергеч бер сүз генә ул хәзер... Шуңа күрә җилбәзәк кызның узышлый гына әйтеп киткәне Шиһап абзыйны тынычландыра алмады. Борчылма, имеш!.. Борчылмыйча буламы соң?! Яшь җан бит ул, кызыкай, яшисе бар бит әле аның, яшисе... Менә минем кебек тормышны күпмедер татыган солдат яраланып исән калса, госпитальдән агач аягын аркасына асып өенә кайта ала - гомер иткән хатыны аны, әлбәттә, ташламаячак, карыячак... Ә кыз бала аяксыз, яки кулсыз кайтса, кемгә ярый, кемгә кирәк ул?! Юк, борчылмыйча булмый кыз бала өчен... Аннары, абзый кеше аңа бик ияләшкән дә иде, серләре дә килешкән иде - шуның белән кадерле дә ул фронт дуслыгы!..

...Инде менә көтмәгәндә яңадан очрашу... Билгеле, бу очрашу Шиһап абзыйны гаять сөендерде: карасана, кызыкаем исән-сау икән ләбаса!.. Исән-сау икән... “Шул үзедер инде, үзедер”, - диде ул авыз эченнән генә кат-кат, бары шуннан соң гына кулында әкрен генә калтыранган гәзитәне бик кызыксынып укый башлады...
...Алай икән, Вера Ивановна Карабашеваны чынлап та депутат итеп сайламакчылар икән... Вәт син, ә?!.. Лаектыр шул инде, лаектыр, тәкъдим иткәнче нечкә иләктән үткәргәннәрдер инде, мескенкәйне!..
Дөрес, Шиһап абзыйга нинди кешенең депутат булырга яравы-ярамавы турында моңарчы һич тә уйлап карарга туры килгәне юк иде. Кемне сайласалар да аның өчен барыбер иде. Чөнки сайланачак кешенең тиешле җирләрдә җиде бабасына чаклы тикшерелгәнен ул ишетеп булса да белә иде... Сайлаучыга баш ватып торуның кирәге дә калмый иде.
Ә хәзер менә аңа бик яхшы таныш берәүне кайдадыр сайламакчы булалар. Моңа инде Шиһап абзый битараф булып кала алмый... Әйтик, андагы сайлаучылар ул “берәүне” аның хәтле үк беләләр микән?.. Чыгышларын, карашларын, ихтимал, белә дә торганнардыр, ә менә кешелек сыйфатларын? Иң каты, иң рәхимсез сугышны үтеп тә миһербанлы булып кала алган ул “берәүнең” һәркемгә бик ачык - үз һәм ярдәмчел булуын беләләр микән соң?.. Шиһап абзый фикеренчә, болар һәрбер депутатка иң кирәкле сыйфатлар... Әмма ни кызганыч, ул шушы уйларын Вера Карабашеваны сайлаучыларга җиткерә генә алмый. Хәер, бу әйбәт фикерен ул мондагы сайлаучыларга да, Урал кызын мисал итен, сөйли алган булыр иде, әгәр тыңласалар... Халык бит югарыдан иңгән сүзне генә авызы белән йотарга өйрәнгән... Ә ул трибунага менеп сөйли башласа, кара, бу карт тиле, кемнәрне өйрәтеп маташа бу скорняк абзый, дип көләрләр генә иде бугай. Йә, без сайлаган депутат кеше түгелмени диярләр, Алла сакласын!.. Шушы шик абзыйның дәртен берьюлы сүндерде дә куйды... Ташла, тыгылма, диде ул үз-үзенә, кулын селтәп... Әйтәсе килгән әйбәт фикерне әйтмичә калу аның өчен дә “акыллы” бер гадәткә әйләнгән иде инде...
 
1947-1996.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    бик оста ясалган эсэр , язучы шома калэмле .

    Хәзер укыйлар