Хикәя
Хикәя
Моннан күп еллар элек Гадилә, туган авылын ташлап, бәхет эзләп чыгып китте. Якын ахирәте кияүгә чыккан иде аның ул чакта. Кунаклар арасында кияү егетенең дусты Сабир исемле егет тә бар иде. Башка авыл егетләреннән күпкә аерылып тора иде ул. Өстендә зәңгәр төстән костюм-чалбар, ак күлмәгенә йодрык кадәр төйнәлгән алсу галстук тагып куйган, аягында ялтырап торган очлы туфлиләр. Ә авылдашларының кием ягы хөрти, кайсысы калын свитер киеп, манма тиргә батып утыра, бер ишеләре ул чакта модага кергән лыжный костюмнар киеп килгәннәр. Әнә шул кунак егет, нишләптер, Гадиләгә тартылды, аны үз күрде. Телгә беткән иде Сабир, ике сүзнең берсенә урысчасын куша. Кайсыларын төшенми дә кала иде Гадилә.
Кияү ягыннан Сабир башлап йөрде, кәләш ягыннан Гадилә булды. Икәүләшеп кунакларны кыстадылар, сыйладылар алар. Туйда тукмак та бии дигәндәй, җыр-бию, уен-көлке күп булды инде. Ул яктан да төшеп калганнардан түгел икән Сабир. Тавышы моңлы, башлап җырлап та җибәрә, әллә ниләр кыландырып тыпырдатып бии дә. Гадилә үзе дә беренчелекне биргәне булмады җыр-бию ягыннан.
Гадиләнең бала күтәреп кияүдән аерылып кайткан чагы иде. Кем беләндер сөйләшүне башына да кертеп чыгарганы юк иде моңа кадәр. Ике ут арасында яшәде. Ире атна саен килеп ялынды, гафу итүен сорады, кире кайтуын үтенде. Күрше авыл егете иде ул. Парлашып йөргәннәрендә ипле генә күренгән төсле иде. Бергә яши башлагач, холык күрсәтә башлады. Юк кына сәбәптән дә хатынына кул күтәрүдән тайчанмады. Күкерттәй кабынып китә иде бер сәбәпсезгә дә. Алдындагы тәлинкәләрне идәнгә атып бәрә, чиләк-чүлмәкләрне тибеп очыра,терлекләрне сәнәге сынганчы тукмый.
Баласы ятим калуы үзәген өзә иде Гадиләнең, ирсез утырулары да күңелле хәл түгел. Икенче яктан караганда, әллә вакытында котылуы хәерледер мондый холыксыз заттан. Тора-бара бөтенләй азыныр, әллә имгәтеп тукмап ташлар. Ул чагыңда кемгә кирәгең бар?
Туй кунаклашулары өч көн дәвам итте. Нык якынаеп китте Сабир белән Гадилә. Яшерәсе түгел, күңеленә хуш килде Гадиләнең бу таза беләкле, ачык күңелле егет. Бераз артыграк йоткалый иде шикелле дә хәмерне. Әмма эчкәнен буена сеңдерә барды, тәртипсезлеген күрсәтмәде.
Сабир сагыз булып сыланды аңа. «Мин сиңа үлеп гашыйк булдым. Чык миңа кияүгә. Мин сине калдырмыйм, үзем белән алып китәм», – дип бәйләнде. «Минем балам бар, кызлар беткәнме сиңа. Кирәгең дә юк», – дип карышып маташты Гадилә. Егет үз уеннан кайтмады. Адым саен Гадиләне эзәрлекләде. Сабир ниндидер Тайшет дигән төбәктән кайткан икән. Ул чакларда ил буйлап БАМ төзелеше турында хәбәрләр яңгырый иде. Егет шунда тимер юл төзүдә эшли икән.
Төрлечә уйлады Гадилә. Күңеле иләсләнгән иде аның. Кайдадыр ерак җирләрдә бәхетле язмыш көтәдер төсле тоелды аңа. Бу караңгы авылда тирес ерып күпме ятарга була. Шундый сөйкемле егет үзе белән чакырып торганда... Әнисе дә фатихасын бирде.
– Кызыңны үзем карап торырмын.Ныклап урнашкач кайтып алырсың. Җае чыкканда гаиләле булып кал, – дип үгетләде. Әнә шулай итеп баласыннан, иленнән аерылып, ныклап таныш та булмаган кешегә ияреп чыгып китте ул.
Чыннан да, барып җитмәслек Рәсәй киңлекләрен урталай ярып, тимер юл сузып яталар икән ул якларда. Баруга, Гадиләгә дә эш табылды. Көне буе рельслар сузган ир-атларга ашарга пешерүче итеп куйдылар аны. Чамасыз зур иллешәр литрлы алюминий чаннарда борщ, макароннар пешереп ашатты ул эшчеләргә. Тору шартлары ташка үлчим иде. Кайдандыр китерелгән вагоннарда ирләр, хатыннар бер булып яшәделәр. Өс алыштырырлык та шартлар юк иде. Җиргә кагылган казыклар тирәләп тарттырылган полиэтилен алачыкларда кызган ташларга эссе ташлап юындылар. Шуны мунча керү дип йөртәләр иде барысы. Вагондагы урыннар кайтып йоклар өчен генә булды. Гел эштән бушамадылар, гел аяк өстендә булдылар.
Икенче елны баласы артыннан кайтып йөри алмады Гадилә. Хәер, монда бала багарлык шартлар да юк иде инде. Кышлары түзә алмаслык салкын, җәйләре эссе иде, япа-ялан иде тирә-якта. Яшьлек белән җайлаштылар инде шул тормышка. Шул вакытларда Гадилә Сабирының шешәгә бик хирыс булуын төшенеп алды. Бик тә кунаклашып-сөйләшеп утырырга яратты ире. Юмарт иде, акчаны санап тота белмәде, дуслары күп булды. Һич тә алдына чыга алмады аның Гадилә.
Бервакыт Сабир бригадиры белән эләгешеп китте дә бу яклардан китәргә карар кылды. Гадилә дә арыган иде мондый тормыштан, каршы сүз әйтмәде. Авылга кайтып килү турында да хыяллана иде хатын. Әмма ул юлга җыенырга өлгермәде, туган яклардан хәбәр килде: көтмәгәндә кызамыктан аның бердәнбер кызы үлеп киткән икән!..
Бу хәбәрне бик авыр кичерде ул. Ярый эш йөрәк яраларына дәва булды. Ул бар көчен салып алына иде кушылган эшкә.
Бу юлы гаилә Владивосток якларына чыгып китте. Бергәләшеп ирле-хатынлы зур траулерга ялландылар. Күп катлы йортка тиң бу кораб диңгездән кайтмый яртышар еллап йөзеп йөри икән. Бер төркем кешеләр балык тота, икенче төркемнәре тотылган балыкларны эшкәртә, өченчеләре консервалар ясый, туңдыра, ыслый шунда. Сабир балык тотучылар белән булды, Гадилә брезент алъяпкычлар буып, кулына зур пычак алып, көннәр буе балык чистартты.
Бу кораб кешеләргә яшәү өчен җайлаштырылган иде. Шунда ук клубы, шунда ук кайнар суы, ләүкәсе булган мунча, шунда ук туп сугар мәйданнары... Кысан иде, әлбәттә. Бүлмәләре тартмага тиң, кайда барсаң чират, тавыш-гауга, ызгыш-талаш, харап инде менә. Коры җиргә бары әзер продуктларны бушатырга гына кереп чыга иде траулер. Шунда бер-ике атна аяк терәп йөреп каласың инде. Хатын-кызлар кибеткә чапса, ир-ат, учлап акча сибеп, күңел ача торган иде. Эшләгән акчаларын җилгә очырып тагын диңгезгә чыгып китәләр иде.
Мондый чегән тормышы тәмам җелегенә үтте Гадиләнең. Ире Сабир өчен генә бу дөнья ике тиен бер акча иде. Эчеп алса, тормыш алсу төсләргә манчыла иде аның өчен. Әмма соңгы араларда сәламәтлегенә зарлана башлады ул. Дәваны шул хәмердән тапты. Бердәнбер көнне диңгез уртасында аяктан егылды. Вертолет белән килеп алып киттеләр үзен. Ләкин коткарып кала алмадылар.
Бу фаҗигадән соң Гадилә бу яклар белән араларны өзеп, Рәсәй уртасынарак тартылды. Хатын-кызлар төбәге булган Иваново шәһәренә барып урнашты ул. Муен булса камыт табыла дигәндәй, эшкә тиз урнашты, туку станогы артына басты. Ничә еллар акча артыннан кусалар да, бер дә маясы җыелмаган иде аның. Алган акчалар кайдадыр эреп югала барды.Үз тиңнәре белән ятакханәгә урнашты инде, ахирәтләр тапты, тагын шул уртак тормыш белән яши башлады.Бу җирләрне үз итте Гадилә, тормышы бер җайга салынды төсле. Эшкә барды, эштән кайтты, ахирәтләр, дуслар тапты, бергәләп буш вакытларын уздырдылар, бәйрәмнәрне каршыладылар. Яңа гаилә корырга күңеле ятмый иде аның. Баласы булмау гына йөрәген телгәләде. Ни хәл итәсең, шулай язылгандыр. Аның ише ялгыз каңгырганнар чутсыз бу кояш астында. Адәм баласы күнегә барысына да.
Яше иллегә җиткәч кенә күңеле җилкенде, туган туфрагына кайтасы килде. Авылга кайтып, кемнәргәдер күренеп йөрергә исәбе юк иде. Якыннары калмаган, нигә йөрәк кузгатырга? Чаллыга кайтты хатын. Моннан ерак түгел иде туган авылы, таныш өянкеләре.
Гомер буе куллары эштән бушамаган Гадиләгә машина төзү заводында эш таптылар. Гадәт буенча ятакханәгә урнашты ул, яңа шартларга төшенеп алды, яңа җирдә яңа тормыш башланып китте.
Үз тормышында ниндидер үзгәрешләр көтми иде Гадилә. Хәленнән килгән кадәр эшләрмен дә, берәр картлар йортына эләгеп, шунда калган гомерне үткәрермен дип чамалый иде.
Әмма ничектер бу эштән бушамаган хатынга завод хуҗасының күзе төшеп калды. Ниләр уйлагандыр башлык, кемгә ошатып калгандыр яше алтмышка якынлашып килгән хатынны. Бәлки, үз әнисе белән чагыштыргандыр, таныш чырайлар тапкандыр йөзендә. Бер тапкыр, цех җитәкчесенең кабинетына чакырып алып, Гадиләдән тормыш хәлләре турында сорашып утырды ул. Күп тә үтмәде, үз янына, югарыга чакырып, хатын кулына фатир ордеры тоттырды.
– Картлык көнеңдә үз фатирыңда көн итәрсең. Завод өчен шулкадәр көч куйган кешене без онытмабыз. Йомышың булса,туры үземә кил, – дип озатып калды.
Шаклар катты Гадилә шундый зур кешенең мәрхәмәтлелегенә. Моңа кадәр юлында очраган түрәләр гел аны эшкә генә куаладылар, тормышы белән кызыксынганнары булмады.
Шатлыгы ташып бара иде Гадиләнең. Рәхәтләнеп тынычлыкта яшиячәк ул моннан соң! Тәмам ялыккан иде ул кешеләр арасында чуалудан. Моңа кадәр ялгызлыкта калырга ирек бирмәделәр аңа. Ятса, читләр янында кайнашты. Иртән шаулашып уяттылар. Күпме әйберләре юкка чыкты шулар арасында. Ризыгын сорамый алып ашадылар, киемнәрен сорап тормый киделәр. Хәтта сүзләрне аның өчен сөйләделәр,үз уйларын тактылар. «Син шулай уйлыйсың бит, әйеме?» – дип ризалыгын сорап тормастан, аның өчен карарлар кабул иттеләр. Җитәр инде, менә, ниһаять, Гадилә дә үзен кеше итеп сизәр,тирә-яктагыларга мохтаҗ булмас.
Яңа фатир күңеленә хуш килде. Ике бүлмәле иде бит әле үзе. Ишекләреннән керде-чыкты Гадилә, кирәксә кирәкмәсә туалетны ачты, аш бүлмәсенә чыкты, балконнан сокланып шәһәргә карап торды. Менә нинди була икән ул шәхси тормыш!
Йокларга яткач, күзләренә йокы кермәде аның. Шылт иткән дә тавыш юк, беркем борчымый, эреп кенә китәргә иде дә соң. Барыбер нидер җитмәгән кебек. Күк йөзе аллана башлагач кына бераз онытылып китә алды. Иртәнге чәенең дә тәме булмады. Юләр кебек стенага карап, ялгызың аркылы чәйләп утыр инде. Тәнендә дә ниндидер авырлык сизде ул. Башы авырткандай төсле булды, йөрәк тирәсе кадап куйды. Мондый уйлар башына килгәне юк иде моңа кадәр. Ятарсың ятакханәдә иркенләп! Хәзер төрткәләп сикертеп торгызалар сине. Шаярталар, төрткәлиләр, чәй ясап алдыңа куялар. Шулай язылып та киткәнеңне сизми дә каласың.
Бергә эшләгән иптәшләре Гадиләне зур шатлыгы белән тәбрикләделәр, алда бәхетле тормыш теләделәр. Әмма аерым тормыш һич тә төс бирмәде аңа. Ике-өч көн тешен кысып түзде дә бергә эшләгән ике яшь кызыкайны бергә яшәргә үз янына чакырды. Тегеләр күптәннән баш терәрлек почмак таба алмый җәфаланалар иде. Зур бүлмәсен тулысы белән теге чәчбикәләр карамагына бирде. Кичке чәйне бергәләп эчкәннән соң, күрше бүлмәдә кызларның чөкердәшкәннәренә колак салып, йоклап киткәнен сизми дә калды. Шулай сабый баладай изелеп йоклады. Иртән торганда елмаеп уянды.
Юк, булмый аннан үз эченә бикләнеп яшәүләр. Гадилә гомер буена кешеләр арасында гомер итте. Үлгәнче аерыла алмас инде кешеләрдән. Ялгызлыкның тәмен тапмый ул. Ил язмышын иңнәрендә күтәргән бәндә һәрвакыт кешеләргә мохтаҗ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк