Көн караңгыланып киткәндәй булды. Әле кичә генә күзне иркәләгән сары башлы тузганаклар бүген инде мамык очыра. Баксаң, синең тормышың да шуннан артык түгел икән бит...
Яңгыр ява. Кыеклап, тәннәрне чеметтерә-чеметтерә, үзәкләргә үтеп... Дөм күмер булган бүрәнә өемендә кара тамчылар шыбырдаша. Юеш, сасы корым исе борынны яра. Кайчандыр тормыш гөрләгән йортының нигезенә шул көнне аяк басты Сәвия. Нигә бу хәлгә калган ул? Хәтер дигәнең буп-буш... Нидер искә төшерәсе иде. Изаланып басып торганда кулындагы төенчеге җиргә төшеп китте. Әһә, дип уйлады хатын төенчеген күтәргәндә, кара җирдә ямь-яшел чүп үләннәре дә баш калкыта башлаган. Димәк, хастаханәдә бик озак ятылган... Ә аңарчы ни булган? Кинәт хәтер төпкелендә бер төенләнеш барлыкка килде. Менә Сәвия мәктәп коридорыннан үтеп бара...
– Башың гына төеп атасы... Аңгыра! Шуны да аңламаска! Җүләрләр мәктәбенә бирергә кирәк сине, ичмасам, бер наданга кимрәк булыр...
6 нчы сыйныф бүлмәсендә мәхшәр иде... Физика укытучысы тузына, кызып-кызып Надирны сүгә. Сәвия дә ихтыярсыздан туктап калды.
– Атаң бер тиенлек белмәде, үзеңнән дә юк. Бәреп кенә үтерерлек үзеңне! – Кинәт сыйныф бүлмәсендә нәрсәдер бик каты дөбердәде. Бәреп тә җибәрде, ахрысы.
– Бәрирә Бәшәровна, җитәр! Сез укытучы лабаса. Ниләр кыланганыгызны аңлыйсызмы? Җибәрегез баланы!
Класска атылып килеп кергән Сәвияне күреп, бер мәл аптырап калды ярсыган физик. Кулыннан указкасы төшеп китте хәтта. Надир, шуны гына көткәндәй, газаплаучысы кулыннан ычкынып, урамга атылды. Тынлык урнашты. 15 ләп укучы күзләрен тутырып аларны күзәтә. Бәрирә Бәшәровна һушын тизрәк җыеп өлгерде булса кирәк, ачу тулы күзләрен йомгалап, кып-кызыл тырнаклы бармагын Сәвиянең нәкъ йөрәк турысына терәде.
– Кеше дәресенә тыгылырга какое вы имеете право? Моның өчен сез бик үкенәчәксез, Сәвия Тимеровна. Һәм тиз арада! Обещаю.
Сәвия сүз куертырга теләмәде. Артыннан ук очып чыккан букчаны идәннән күтәреп алды да урамга юнәлде.
Мескен бала! Кайда икән ул хәзер? Елап утыра микән? Тукта, бакча тирәләреннән эзләп карарга кирәк. Шуклыгы бар инде анысы. Әдәбият дәресендә дә бер тик тормый. Рогаткалар уйлап табучы да, юктан гына көлеп, башкаларны көлдереп утыручы да шул Надир бит инде. Тик аның өчен генә шулкадәр мыскылларга була димени? Биш ел университетта укып йөргәндә мөгаллимлек этикасы турында сөйләмәделәр микән бу Бәрирәгә? Хәер, әтисе мәгариф бүлегендә эшләгәнгә генә вакыт уздырып йөри бугай ул. Башка җиргә эшкә алмыйлар икән, дип тә әйткәлиләр. Тик анысында Сәвиянең эше юк. Надирны эзләп табасы иде. Әнә ул! Койма башына менеп утырган да, берни булмагандай көнбагыш чиертә. Уф, йөрәгенә артык якын алмавы ярый әле. Югыйсә үз-үзенә кул салырга да күп уйлап тормас бу яшьләр. Надир коймадан сикереп төште дә укытучы кулындагы авыр сумкасын тартып алды.
– Юкка кысылдыгыз, Сәвия апа. Ул – безнең урам малайларыннан да болайрак усал, псих бит. Аңа беркем каршы дәшә алмый. Куркалар... Мин дә түздем. Югыйсә җавап итеп үзем дә берне менеп төшә алган булыр идем... Менә бу йодрыклар белән! – Надир кулларын бутады.
– Нигә шулай дисең, энем. Ул – укытучы кеше. Аның бурычы – сезгә белем бирү. Ә син шаярып утырасың да, укытырга комачаулыйсың.
– Какой комачаулау, ди? Минем әти яшь чагында аны ташлап киткән булган. Шуңа миннән үч ала инде ул.
– Анысын каян беләсең, үскәнем?
– Аны бөтен кеше белә. Сез генә әүлия кебек, бу мәктәп законнарын белми укытып йөргән буласыз. Мәктәптә укырга гына түгел, көрәшә дә белергә кирәк.
– Кем белән?
– Соң, тәртипләр белән инде... – Надир, шуны да белмисеңмени дигәндәй, карап куйды. – Исән калыр өчен үзеңне яклый да белергә кирәк, апа.
– Абау, бигрәк арттырып җибәрдең. Мәктәп – белем алу урыны. Фәнне үзләштерергә вакытың калмаса да, укырга өйрәнергә кирәк.
– Ул «годзилла» дәресендә укырсың бар! И вааще, миңа физиканың үзем белгән өлеше бик җиткән. – Сәвия малайга нидер аңлатмакчы булып талпынган иде, булдыра алмады... Физика кабинетында тагын гауга купты. Надир, мин дөрес әйтәм бит дигәндәй, бармакларын чигәсенә терәп боргалап алды да юлында булды.
35 ел мәктәптә укытып, мондый хәлне күргәне юк иде әле Сәвиянең. Вәт дөнья дигәнең... Син борылырга өлгермисең, үзгәрә дә куя икән бит! Әле кайчан гына үзе дә пединститут тәмамлап бирегә килгән иде. Беренче чыгарылыш укучыларын бүгенгедәй ачык хәтерли. Ак бантлардан, алъяпкычлардан, аккош балалары диярсең! Бүләк иткән кочак-коак бакча гөлләренә соклана-соклана бәхет теләгән иде бит ул үзләренә. Ә аннан соңгы укучылары! Чәйне хәзер дә алар биргән чынаяктан гына эчә. Юганда берсе ялгыш чатнап киткән иде. Юк, Сәвия чыгарып атамы соң инде ул кадерле бүләкне. Үзләре дә бик кешелекле булдылар шул. Альбина – табибә, Фарук – инженер, Гөлзадә – тәрбияче, Илдар... Илдар гына һәлакәткә очрап харап булды, урыны җәннәттә булсын. Кайткан саен укытучысының хәлен белергә керми калмый иде. И гомеркәйләр... Хәзергеләр урамда түгел, мәктәптә күзгә-күз очрашсаң да, бәреп китәрләр. Гаепләп тә булмый, заманасы шундый. Тик алар шундый дип кенә кыйнау, мыскыллау да бернинди кысаларга сыймый. Артыгын кылана Бәрирә, артыгын. Алай ярамый. Балаларны яратмаган кеше мәктәпкә килергә дә тиеш түгел югыйсә. Башка эш беткәнмени? Яшь кеше бит әле ул. «Картаям, ахры, – дип уйлап куйды мөгаллимә, – башка җыен тузга язмаган уйлар килә бүген...»
– Сәвия, сине директор чакыра! – Җыештыручы хатынның тавышы айнытып җибәргәндәй булды.
– Директор чакыра, дим. Бар тизрәк. Тагын нәрсә майтарганнар?
– Кемнәр?
– Соң, укучыларыңдыр инде. Бик хәтәр ачулы күренә. Бәрирәсе дә тузынып чыгып бара иде.
«Ә-ә... Бәрирә кереп зарланган икән. Менә бит ничек...»
– Нәрсә дисең? – Җыештыручы хатын, үзалдына сөйләнгән Сәвиянең сүзләрен эләктереп алырга тырышты. Тик сүз куертырга яратмый иде шул бу укытучы, тагын себеркесенә таянып калырга мәҗбүр булды Хәтирә. Тик аның белмәгәне юк. Директор чыннан да бик ярсыган күренә.
– Сәвия Тимеровна, сезгә ничә яшь?
Кабинетка керә-керешкә бирелгән көтелмәгән сорау иде бу.
– 56...
– Димәк, пенсия аласыз. Дәресләрегез саны да күп түгел.
– Үзегез алдыгыз бит. Тартып алмасалар, укытырлык егәрем бар иде бит әле, Зөфәр Назарович. Ике баскычны бер итеп кенә атлый идем.
– Әйе, әйе... Нәкъ шулай, дөрес әйттегез. Бар иде. Ә хәзер икенче замана. Нанотехнологияләп алгарыш кичергән чор. Килеш кушымчасын да ноутбук төймәсенә баса-баса ятлый, романнарны SMS аша гына укый яшьләр. Тел төбемне аңлыйсызмы?
– Зөфәр, энем, матур әдәбиятны бернинди техника алмаштыра алмый. Күңел хасияте, рух халәте ләбаса ул. Кешелеклелек, воҗдан, намус дигән төшенчәләрне беркем дә сызып ташламады бит әле. Аларга өйрәтә торган, сез әйтмешли, «ноу-хоу» юк.
– Мин революция ясарга җыенмыйм, Сәвия Тимеровна. Менә районнан тагын хәбәр килде. Штатны кыскартыгыз, дигәннәр. Пенсионерларны ялга җибәрмәсәм, мәктәпне ябарга да күп сорап тормаслар. Менә приказ. Иртәгә аласы акчаларыгызны алырсыз да, рәхәтләнеп ял итәрсез.
Ә-һә, эштән куарга уйлаган икән. Тик нигә Сәвиядән башларга кирәк иде инде? Бишенчеләр белән «Каурый каләм» түгәрәгендә кем шөгыльләнер? Наил белән Кәрим тагын урамда җил куып йөрерләр микән? Такташны, Тукайны яраттырган иде, китап укырга да өйрәнеп киләләр иде. Тик директорның сүзе бетмәгән икән әле:
– Зинһар, миңа болай мөлдерәп карамагыз... карама, Сәвия апа. Завроно кызы дәресенә тыгылырга кем кушты? Әллә миңа күрергә рәхәтме аның кыланмышларын? Түзәм бит. Түзми кая барасың? Быел менә тагын 5 йомшак малай укуны тәмамларга җыена. Аларга БДИны мин үзем генә ясап куя алмыйм бит. Ичмасам, аттестат булса да алсыннар дисең. Мәктәпне тәмамлау турында белешмә белән генә калмаслар ич инде? Югыйсә тормышлары шул көнне чәлпәрәмә киләчәк бит. Ә син, Сәвия апа, барыбыздан да акыллырак булырга теләгәнсең. Тик нәрсәгә ирештең инде? Синең аркада менә миңа да бер выговор чәпәделәр. Ярар, мин ач калмам анысы. Әмма синең беркатлы булуыңа исем-акылым китә. Юк ул син әйткән гаделлек. Олы йөрәклелек, мәрхәмәтлелек, намусны җиргә таптый-таптый күмеп аттылар.
Көн караңгыланып киткәндәй булды. Әле кичә генә күзне иркәләгән сары башлы тузганаклар бүген инде мамык очыра. Баксаң, синең тормышың да шуннан артык түгел икән бит. Ихластан бирелеп эшләп йөрисең, файда китерәм дип ышанасың. Ә юкка...
Сәвия акрын гына мәктәп каршындагы аллеядан атлады. Үзенең рухи дөньясына күмелеп, узган гасырда калган икән бит ул. Надир белеп әйткән: «Мәктәп белем алу урыны гына түгел, көрәш урыны да!» Ә гомер буе мәктәп дип җан аткан мөгаллимә аның нинди көрәш, кем белән көрәшү урыны икәнен һаман күз аалдына да китерми. Гарьлектән елый гына. Елый гына...
Ул төне буе керфек тә какмады. Тикшерелми калган дәфтәрләрен, укучылары язган открыткаларны сыйпый-сыйпый сызланды. Таң белән йокы басты. Плитәдә суы кайнап беткән чәйнеге шартлап ярылгач та уянмады. Идән паласы төти башлагач та, тәрәзә пәрдәләрен ялкын ялмап алгач та күзләрен ача алмады.
...Ут эчендә калган мөгаллимәне янгын сүндерүчеләр күтәреп алып чыкты. Ашыгыч ярдәм табибы ашыга-ашыга кәгазьләрен тутырды: «Төтен исе белән агуланган. Хәле бик авыр. Кичекмәстән токсикологиягә илтергә!» Сиреналарын үкерткән машина хастаханәгә ашыкты. Ә Сәвиянең йорты, балалар күңеленә юл таба алган китаплары, якты хатирәләре белән бергә, күз ачып йомганчы көлгә әйләнде.
...Кара күмер бүрәнәләр өемен урап үтә алмады хуҗа хатын. Морҗасы гына тырпаеп калган миче янына килеп баскач, чыдамады, җан әчесе белән елап җибәрде. Озак үкседе. Аннан хәле бетеп егылды, кара корымга батты. Кулы ялгыш кына дәү әнисеннән калган тимер сандыкка килеп төртелгәч, үзе дә сискәнеп китте. Кабалана-кабалана ачты ул аны. И Ходай могҗизасы! «Коръән»е исән калган икән бит! Ут телләре дә ялмап алмаган изге сүзләрне. Борынгы китаплары да исән-сау. Бу минутта аны кем аңлар соң? Тик шәһәр кешенең хәленә керә белми шул. Синең шатлыгыңда да, кайгыңда да эше юк аның. Туганнары, барыр урыны булмаган, ата-анасы мирасы булган йортыннан, җиде буыннан килгән мөгаллимлек эшеннән колак каккан, рәнҗетелгән берәү урам буйлап атлый. Сәерсенеп карап, әйләнепүтәләр үзен. Ә аңа барыбер. Ул да алардан өметен өзде түгелме соң? Бүген чүплек янәшәсендә кунар ул. Иртәгә дә. Зарланмас, уфтанмас. Эчтән генә туктаусыз догасын укыр. Һәм бер көнне үзенә җылы итеп эндәшкән сүзләрдән күзләрен ачар.
– Сәвия Тимеровна! Сезме бу, Сәвия апа? Үзегезне эзли-эзли арып беттек бит инде. Суга төшкәндәй юкка чыктыгыз. Шалтыратмаган урын калмады. Саумы сез? – Бер ир кеше аңа кул суза.
Тукта, бу Хәлимов түгелме соң? Әйе, шул. Моннан 30 еллар элек мәктәпне тәмамлаган иде. Яшьтәшләре Мокамай дип үртәп йөрттеләр үзен. Киң күңелле иде. Чыгарылыш кичәсендә дә Такташның «Мокамай» шигырен сөйләгәне истә. Бүген бераз олыгаеп киткән кебек. Абау, Ходаем! Ә минем киемнәрем бигрәк шапшак. Һай, оятка калдым... Нинди тәрбия үрнәге күрсәтәм инде болай?
– Әле ярый исән-сау икәнсез. Ә башы сау кеше җаен таба ул. – Хәлимов укытучысының ябык җилкәсенә үзенең кәчтүмен салды. – Улым Надир да күзне ачырмады: «Әти, эзләп табарга, ярдәм итәргә кирәк аңа!» – ди.
– Кирәкмәс иде инде... – Укытучының тавышы бик әкрен генә чыкты.
– Теге көнне физика дәресендә аны Сез дә яклап чыккансыз бит! Бар да яхшы булачак! Мин шәхси мәктәп ачам, Сәвия апа. Анда Сез кирәк. Йортыгыз турында да белештем инде. Иминият компаниясе акча күчергәч, төзелеш эшләрен башларбыз. Әлегә бездә торып торырсыз. Юк-юк, бер кыенлыгы да юк. Салават ничек җырлый әле? «Аерым кайгы – кайгы түгел, илгә кайгы килмәсен...»
Шулчак тыкрыкта бер көтү бала-чага күренде. Шатлыкның тавышы шундый буладыр ул!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк