Логотип
Проза

Розалар кемгә тиеш?

«Мин сине кичке сәгать җиденче яртыда «Яз» кафесында көтәм. Икәүдән-икәү генә сөйләшәсе сүз бар! Роза чәчәкләрен онытма! Яратып, мин». Төшке аштан килүенә эш өстәлендә конверт эченә салып калдырылган хатны Вахит кат-кат укыды. Шаярту дисәң, беренче апрель инде үтеп китте. Чынлап дисәң, тагын аптыраган. «Син» дип кенә эндәшкән бит әле. Биш ел инде урынбасар булып эшләгәч, ничектер мәзәгрәк булып китте. «Вахит Гомәр улы», «сез» дигәнгә күнегелеп беткәнгәме? Аннан килеп, әлегә кадәр, гәрчә оешманың күп кенә хатын-кызларының аңа карата битараф түгеллеген сизенсә дә, тирәнгә керерлек сәбәп биргәне булмады.

Тукта, нигә әле гашыйк булган дип уйлыйсың, бәлки йомышы гына төшкәндер. 

Алай дисәң, «яратып» дигән. Вахит хатны тагын бер тапкыр җентекләп укып чыкты. Ике ай чамасы элек кенә эшли башлаган хуҗаның ярдәмчесе Фәридәнең эше дисәң? Яше утыздан өстә булса да, кияүдә түгел, диделәр. Чибәрлеге әллә ни булмаса да, күз-кашлары уйнап кына тора. Гел елмаеп кына йөри. Вахит, ир кеше булса да, берничә тапкыр карашыннан оялып, читкә караганы булды. 

Хәер, аңа Вахитның гыйшык-мыйшык эшләре белән булышмаганын җиткергәннәрдер үзенә. Коллективның сиксән процентын хатын-кызлар тәшкил иткәч, күз алдына китерәсез инде, хәбәрнең нинди тизлектә йөргәнен. Соңгы вакытта Фәридә бик җитди сөйләшә. Ә бәлки, икенче юлны сайлагандыр, ягъни аерым очрашуга чакырып, хисләрен белдерергә телидер. Андый очраклар булмады түгел, булды. Бу эштә, бигрәк тә хатын-кызлар төрле бәйрәм чараларын кулланып калырга тырыша. Үзләренә күз төшәрлек тә шул, ә ул көннәрне алар аеруча тырыша. Кайберләрен хәтта, танымаган чаклары да булды Вахитның. Ярый әле, көндә шулай йөрмиләр, эш кайгысы булмас иде.


   Телефон шалтырагач, уйлар бүленде. Вахит хатны башта өстәл тартмасына салып куймакчы иде дә, аннан кире уйлады: ертып чүп савытына ыргытты. Шулай да, күңеленнән бөтенләе белән чыгарып ата алмады. Эш сәгате беткәнче, чүп савытында яткан хат, үзе турында гел искә төшереп торды. 

Вахитның, гадәттә алты тулу белән, эштән чыгып киткәне юк. Бу аның вазыйфасы белән генә бәйле түгел. Өенә ашыкмый ул. Хатыны да, балалары да инде аның соң гына кайтуына күнегеп беткән. Ә бүген исә, эш сәгате тәмамлану белән, ул чыгып китү ягын карады. 

Тик кабинетын бикләп чыккач, яңадан әйләнеп керде. Эчке телефонның шалтыраган тавышын ишетмәгәнгә салышып, кием шкафыннан тантаналы җыелышларга, йә булмаса ниндидер кирәкле очрашуларга гына кия торган костюмын алды. Шыгырдап торган ак якалы күлмәген сәдәфләгәч, галстугын ашыкмый гына бәйләде. Костюм-чалбарга чират җиткәндә генә ишек шакыдылар.
– Вахит Гумерович!

Фәридәнең тавышын ишеткәч, Вахит тын да алмый, катып калды. «Димәк, хат – аның эше! Тикшерергә килгәндер. Әле ярый ишекне эчке яктан бикләп куйган идем». Ул җәһәт кенә телефонын тавышсыз режимга күчереп куйды, шалтыратып куймасын тагын!   
    
     Шак-шок итеп атлап киткән аяк тавышлары басылгач, Вахит галстугын чиште, күлмәген салып, кире урынына элде. Аннан иртән эшкә киеп килгән киемнәрен кабат киде дә, ишекне сак кына бикләп, урамга чыкты. Парковка ягына борылмыйча, җәяүләп кенә «Яз» кафесына таба атлады. Ниндидер үзе дә аңламаган хисләр аны шул якка тартты.

Кафе аларның оешмасыннан ерак түгел, җәяүләп атлаганда, якынча унбиш минутлык юл. Вахитның анда берничә тапкыр булганы бар. Сүз дә юк, кафе эче зәвыклы итеп бизәлгән, ашлары тәмле, чисталык бөркелеп тора. Хезмәткәрләре ачык чырайлы, артык сүз куертмый гына, ике телдә дә иркен сөйләшәләр. Махсус тектерелгән киемнәренә дә игътибар итми калмыйсың: пөхтә, затлы. Хаклары да, якын-тирәдәгеләрдән күпкә кыйммәтрәк. 

        Юл уңае чәчкә кибетенә кереп, розалар сатып алу хәстәрен дә күрде Вахит. «Әйдә, очрашуга ризалашкансың икән, хатта язылган шартларны җиренә җиткереп үтә!»

    Розалар! Асиләсенең яраткан розалары! Һәрвакыттагыча, серлеләр, купшылар. Мәңге оныта алмаслык мизгелләр бүләк иткән чакларны бер генә минутка да  кайтарып булмый шул хәзер! Дүрт ел дуслашып йөрде алар. Бик еш роза чәчәкләре белән килде ул аның янына. Сөйгәнен розалар белән куандырыр өчен, беренче курста ук, төнге каравылчы булып эшкә урнашты, ара-тирә вокзалга вагоннар бушатырга да төшкәләде. Абитуриент чакта, беренче күрешүдә үк гашыйк булган җаннар иде алар. Бер-берсенә терәк булып, сөеп-сөелеп, дүртенче курска җиттеләр. Аларга сокланмаган кеше калмагандыр. Чибәрлекне дә, тырышлыкны да талантны да Ходай: мәгез, алыгыз дип кенә тоттырган кебек. Бишенче курсның кышкы каникулларында туй уздырырга сөйләштеләр. Никахларын теркәргә гариза биргән көнне Асиләне ашыгыч ярдәм машинасы алып китте һәм ул дәваханәдән үз аяклары белән кайтмады. Операция өстәлендә мәңгелеккә күзләрен йомган сөйгәне, үзе белән Вахитның ярты йөрәген алып китте...

 – Акча түлисезме?
Вахитка уй-хыяллар диңгезеннән чыгарга туры килде. «Гафу, хәзер», – дип, акча картасына үрелде. Егерме бер розаны күкрәгенә кочкан килеш, Вахит кафе каршына килеп басты. Сөйгәненә соңгы тапкыр нәкъ шушы санда бүләк итте бит аларны. Загска гариза биргән көнне Асиләгә егерме бер яшь тулган иде. Каберенә дә, килгән саен егерме бер роза чәчкәсе сала, гәрчә, халыкта так санда кабергә чәчкә салуны өнәп бетермәгәнен белсә дә. Мондый әйберләргә ничектер битараф, ышанып бармый ул.

     Кафе каршында ике-өч минут басып торды Вахит, тик ишеген ачып керергә кулы күтәрелмәде. Юк, куркудан түгел, ничектер күңеле тартмады. Кызыксынучанлыгын салкынканлылык алыштырды. Ярты сәгатьтән ул чәчкәләр белән фатирларына кайтып керде. «О-о, нинди матурлар!» Елына ике тапкыр гына иреннән чәчкәләр алырга күнеккән Разия шатлыгын яшермәде. Иренең иртәрәк эштән кайтуының сәбәбен ачыклап та тормый, кичке аш өстәле әзерләргә кереште.


            Вахит Разияны Алисә белән бервакытта да чагыштырмады. Әйе, хатыны аның чибәр, мөлаем, үзенә бик игътибарлы. Әнә әле дә, өзелеп торган билләрендә ыспай күлмәк, алдына чигелү алъяпкыч салган. Прическасының үзенә килешле икәнен аш-су бүлмәсендә генә башына бәйләп йөргән яулыгы да яшерми. Тату яшиләр алар. Туганнары, дуслары өчен үрнәк гаилә, балалары өчен идеаль ата-ана. 

Тик алар янында, күзгә күренмәгән өченче кеше – Асилә яшәгәнен икесе генә белә. 

Ун елдан артык яшәп, хатынының бервакытта да Асилә турында сорашканы булмады. Туй алдыннан шулай килештеләр. Хатыны дәгьва белдермәсә дә, Вахит, әлбәттә, аңа җиңел түгеллеген аңлый иде. Төптәнрәк уйлап карасаң, Разияның монда бер гаебе дә юк. Тик  күңелне ярып, аннан кирәкмәгәннәрен алып ташлап та, дарулап та булмый шул. Күңел – һәркемнең шәхси дөньясы, анда беркем дә рөхсәтсез үтә алмый. Ә көчләп яулап алырга тырышканнарга ул икеләтә мәрхәмәтсез. 

        Көндәгедән иртәрәк кайткан әтиләренә, хоккейдан кайтып кергән Айдар белән Әмир генә бераз аптырады. 
– Әти, без сиңа яңа гына шалтыраткан идек, телефоның сүндерелгән иде. Безнең команданың җиңүен әйтмәкче булган идек.
– Сез маладислар, башкача мөмкин дә түгел! – дип, Вахит телефонын кабызды. 

Бер-бер артлы шалтыратулар турында хәбәрләр, смслар килә башлады. Ул таныш булмаган номер эзләде. Фәридәнең берничә тапкыр шалтыратуын күрде, смс хәбәре дә бар иде: «Шеф сезне эзләде, ник телефоныгыз сүнгән?» Вахит, Фәридәнең номерын җыйды, тик бу юлы инде ул трубканы алмады. Вахит: «Кирәгем шулкадәр генә булгандыр», – дип уйлап куйды да, юыну бүлмәсенә кереп китте. Фатир эченә розаларның хуш исе таралды.

                                           ***
           «Мин сине кичке сәгать җиденче яртыда «Яз» кафесында көтәм. Икәүдән-икәү генә сөйләшәсе сүз бар! Роза чәчәкләрен онытма! Яратып, мин». 
Вахит автомат рәвештә, чүп савытына күз ташлады. «Юк, хат та яңа, хушбуй исе дә икенче», – дип үзалдына сөйләнә-сөйләнә, хатны кат-кат әйләндерергә тотынды. Димәк, көтеп торган. Ә нигә эчтәлеген үзгәртмәгән? Нигә килмәдең дип сорамаган? Яки розаларың белән ишек төбеннән борылдың, күреп тордым, дип язмаган? Вахит тикшерүче кебек, бер-бер артлы үзалдына сораулар  бирергә тотынды. Тик эчке телефон тавышы, аны көндәлек эшкә кайтарды. 

       Сәгать уклары кичке алтыга җиткәндә, Вахитның йөзе, кичәге розалар кебек кып-кызыл булган иде. Бу халәт тора-бара колакларына күчте, аннан бөтен җанын-тәнен биләде. «Сулга йөрегән ирләргә, олылар әйтмешли, Ходай үзе ярдәм бирсен!» – дип көлемсерәп куйды ул. Әмма шушы минутларда, үзендә Асиләне югалтканнан бирле тоймаган хисләр дулкыны бәреп чыкканын сиземләде. 

Хатыны Разия белән мөнәсәбәтләре икенчерәк шул. Салкынлык та юк, кайнарлык та. Уртача гына җылылык. Артык тыныч холыклы ул Разия. Вахитның табибә түтәсе таныштырган иде үзләрен. Дәваханәдә шәфкать туташы булып эшләгән Разияның, ул вакытта медицина институтының кичке бүлегендә укып йөргән чагы, ә Вахит башкаланың бер оешмасында инженер булып эшли иде. Егерме җиде яшен тутырган туганының буйдак каздай йөрүен хуплап бетермәгән Гөлфинә түтәсе бер көн килеп җаен тапты, икесен дә фатирларына чакырып, кыекламый-нитми, тартмый-сузмый, туп-турыга әйтте: «Асиләне могҗиза белән дә кайтара алмыйсың, гомер уза, берегезгә өйләнергә, икенчегезгә кияүгә чыгарга кирәк. Бер-берегезгә тиңсез, кавышыгыз да куегыз».


       Әлбәттә, түтәләре теләгәнчә, өйләнешүләре алай ук тиз килеп чыкмады. Бер елдан артык аралаштылар. Вахит вакыт-вакыт килеп, ике арага нокта куярга да теләде. Асиләне артык нык ярату белән яраттымы, Разия күңеленә үтеп керә алмады. Тик теле белән үзенә әйтергә кыймады. Вахитны бөтен булмышы белән яраткан, зирәк акыллы, тормышта ир таянычы, уңган хатын, яхшы әни булачагына бер шиге дә булмаган кызны бу кимсетү булыр кебек тоелды. Никах сәгате сукса, бернәрсә дә эшләп булмый, диләр бит. Аларныкы да шулай булып чыкты бугай. Өч атналык командировкага киткәч, Вахит аны юксынды, бәлки, ярату шушыдыр, дигән уйлар да башына керә башлады. Тик аларны Асиләнең якты истәлеге куып чыгара торды. Шулай да вәгьдә бүләге – йөзек белән кайтты ул аннан. Ике якның да атлары күптән җигелгән иде, тиз генә никах укытып, туй ясадылар.

          Вахит, серле хатны, кичәге кебек, чүп савытына ыргытмаган иде. Ул аны көне буе түш кесәсендә йөртте. Фәридә белән бүген бөтенләй күрешмәделәр диярлек, ул оешма җитәкчесе белән иртүк ерак кына районнарның берсенә сәфәргә китеп барган иде. Югыйсә җаен туры китереп, хат турында сүз кузгатмакчы булган иде Вахит. Ә нигә сузарга? «Яз» кафесына Вахит якын да килмәячәк, йөз километр урап узачак, ышанып көтеп тормасын! Кичә ялгыш адым ясады, әлбәттә. Җитмәсә, розалар алып. Бу вакытта, Фәридә, тәгаен, кафе эчендә аны көтеп торгандыр. 

Тукта, ә нигә Фәридә булырга тиеш әле? Гомумән, хат хуҗасы мин белмәгән кеше булырга мөмкин! Яки мин белгән, ләкин Фәридә түгел! Вахит үз уйларында бутала башлаганын сизеп, тиз генә сикереп торды да, ашыга-ашыга киенә башлады. «Ә нигә очрашмаска? Әйдә, барыйм, күрим, аңлашыйм. Болай табышмак эчендә яшәп булмый бит!»

           Вахит шушы ук чәчкәләр кибетеннән егерме бер роза алды да, кафега китте. Анда кереп, ун минутлап торгач, хат язып чакырган кешенең юклыгын аңлады. «Бәй, җиденче ярты яңа булган ич, хатын-кызлар, гадәттә соңга калучан», – дип, үз-үзен тынычландырып, тагын ярты сәгать көтте. Тик бернәрсә дә үзгәрмәде, бер хатын-кыз да аңа килеп эндәшмәде. Егерме бер кызыл роза бүген дә өйгә – хатынына кайтып керде.

            Бәлеш салу килешкәнме, алма кебек янып торган битләре белән каршы алды Разия Вахитны. Тик, ишектән кулларына розалар тотып кергән ирен күрү белән, елмаерга әзерләнгән иреннәр, тиз генә бөрештеләр дә, балавыз сыгарга керештеләр. Вахитының беренче һәм соңгы мәхәббәтен югалту Разияның яраткан һөнәренә бәйле булу сәбәпле, аның ярасын яңартмау максатында эшендә булган проблема, күңелсезлекләрне гаиләсенә алып кайтырга күнекмәгән хатын чәчәкләр патшасы – розалар алдында җебеде дә төште. Мондый борылышка әзер булмаган Вахит та, хатынын юатыргамы, юкмы дигәндәй, ишек төбендә тапанып торуын дәвам итте. Бу минутта ул үзенең бөтен җан җылысын аңа күчерергә әзер булса да, аны ничек эшләргә кирәк икәнен аңлый алмый, гажизләнеп бетте. 

 Бераздан ниндидер бер көч Разияны кочагына алдырды. Ниһаятъ, хатыны телгә килде.
– Нәрсә булды сиңа?
–  Бернәрсә дә!
– Нигә алай булгач, икенче көн рәттән розалар белән кайтасың?
– Ярамыймыни?
– Мин бит елына ике тапкыр гына чәчәкләр алырга күнеккән: туган көнемдә һәм хатын-кызлар көнендә.
– Бәлки, мин зур премия алганмындыр!
– Алай булса, ярый ла ул. Тик шулай да аптыратма инде мине, Вахитым!
                                               ***
           «Мин сине кичке сәгать җиденче яртыда «Яз» кафесында көтәм. Икәүдән-икәү генә сөйләшәсе сүз бар! Роза чәчәкләрен онытма! Яратып, мин». 
Вахит үз күзләренә үзе ышанмаска тырышса да, хакыйкать өстәлнең нәкъ уртасында бүген дә ярылып ята иде. 

        Көч-хәл белән эш сәгатен бетерде ул. Йөгерә-атлый дигәндәй, кафега барып керде. «Юк, бүген мин аны очратырга тиеш. Ул, юрамал, иртәрәк килеп, билгеләнгән вакытта чыгып китәдер, бәлки?» – дигән уйлар белән ишектән ерак булмаган урынга килеп утырды да, ашыкмый гына залны караштыра башлады. Чәчкә алырга онытканы исенә төшеп, кәефе төшсә дә, кире кибеткә бармады. Ул арада менюны китереп бирделәр. Вахит меню белән танышкан кыяфәт чыгарып, залны күзәтүен дәвам итте. Ике җирдә парлар утыра. Берничә яшь кеше инде чыгып китәргә әзерләнә. Уң якта, тәрәзә яклап, уртача яшьләрдәге ир-ат телефонда сөйләшеп утыра. Алар арасында хат хуҗасына охшаган хатын-кызны күрмәде Вахит. 

Сәгать уклары төгәл җиденче яртыны күрсәткәндә, ишектән бер хатын-кыз килеп керде. Вахитка аның йөзе таныш кебек тоелды. «Бәй, кичә кафеда күрдем бу ханымны лабаса! Әгәр дә хат хуҗасы ул булса, минем яныма үзе киләчәк. Алай дисәң, нигә кичә эндәшмәгән?» Башта тагын бер-бер артлы сораулар бөтерелде. Ә ханым, аңа карап та тормый, күрше  өстәлгә килеп утырды. Тагын унбиш минутлап вакыт узды. Вахитның түземлеге бетә башлады, ул ни булса да булыр, ялгышсам, гафу үтенермен дип, теге ханым утырган өстәлгә язуны китереп салды. 
– Бу хатның хуҗасы сезме?

Хатын башта  чөгендер кебек кызарды. Аннан хатны тиз генә йомарлады да, сумкасына шудырды.
– Сезгә ул ничек килеп эләкте?
– Минем эш өстәлемдә калдыргач, туп-турыга килеп эләкте. Бүген өченче хат алдым.
– Ничек инде сезнең өстәлгә? Ул хат бөтенләе белән икенче кешегә юлланган иде.

Вахит бераз җиңел сулап куйды. Димәк, ялгышлык килеп чыккан. Кем бутаган? 
Ханым да эшнең нәрсәдә икәнен төшендеме, елмаеп куйды.  
– Хәзер аңлашылды Әнәснең нигә өченче көн минем хатларга битараф булганы. 
– Әнәс?
– Әйе, Әнәс, моннан ерак түгел оешмалары, урынбасар булып эшли. 
– Әнәс Мират улымы?
– Сез дә аны беләсезмени? 
– Без бер трестта, оешмалар гына төрле-төрле. Бер бинада утырабыз, этажларыбыз башка. Мин дә урынбасар. 

– Булган инде, ботка ясаганнар. Бала-чагага йомыш кушсаң шул булыр инде. 
– Аңлатып бирсәгез иде, зинһар. 
– Бөтен серләрне ачтырып саласыз инде. Сөйләмичә дә булмый, эшләр болайга киткәч. Кыскасы, Әнәснең, тормыш иптәше үткән ел вафат булганын беләсездер инде. Без бит мәктәптә бергә укыдык, яшь чакта арабызда мәхәббәт тә булган иде. Күптән түгел, сабакташлар очрашуына кайткач, күрешеп сөйләшергә вәгъдәләшкән идек. Мин дә ялгыз, ул да ялгыз дигәндәй. Аннан мин санаторийга киттем. Ялдан кайту белән хәбәр бир, очрашабыз, дип әллә ничә тапкыр шалтыраткач, үземчә «сюрприз» ясыйм, янәсе. Нинди чәчкә яратасың дип тә сорады әле. Сөйләшкәндә әйтмәгән идем, хатта белдердем инде розалар яратканны. Исемнәрне куймыйча гына хат яздым да, ахирәтнең кызына кертеп чыгарга куштым, ул да шул бинада урнашкан бер оешмада эшли.  
– Аңлашылды! Ә минем сез бик ачуны китердегез, дөресен әйткәндә.
– Китегез әле, шундый матур кеше дә ачулана белә микән?! Сез бит Һиндстанның иң чибәр киноартистларына охшагансыз. Хатыныгыз бәхетле сезнең! Карагыз әле, сөйләшәбез, сөйләшәбез, исемнәребезне дә атамыйбыз. Курыкмагыз, сезгә хат язмам, миңа хәзер Әнәстән башка беркем дә кирәкми. Аның тормыш иптәшенең иртә китүенә шатланып утыруым түгел, ләкин Әнәснең ялгызына авыр, сизеп торам. Балалары да булмаган ичмасам. Шундый акыллы егетне заманында кулдан ычкындырдым, һавадагы торнага алданып. Әйткәндәй, мин – Асилә булам.
– Асилә?! Исемегез дә үзегез кебек чибәр, ягымлы. Ә мин – Вахит.
– И көлмәгез инде, мин дә булсын, чибәр дә булсын.
– Минем өчен Асилә исемле хатын-кызлар иң-иңнәре... Әлбәттә, Разиядан кала.
– Аңлашылды, димәк хатыныгыз Разия исемле.
– Нәкъ шулай!

Авыл кешеләренә хас ихласлыгымы, исеменең Асилә булуымы, икесенең дә кызык тарихка эләгүе йогынты ясадымы, Вахит кафедан бөтенләй икенче кәеф белән чыкты. Хәтта үзенең егет чагына кайткан кебек хис итте, шаярасы, көләсе генә килеп торды. Разияга шалтыратып, тиздән кайтып җитәчәген әйткәч, чәчәк кибетенә керде. Хатынына кибеттәге иң купшы розалар гөлләмәсен сайлаганда, яшьлек мәхәббәте Асиләне күңеленнән киткәнен аңлады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар