Хикәя
Ирләр пешергән ризык ни өчен тәмле? Җавабын соңыннан... Йә, бисмилла әйтеп тотыныйк әле, җәмәгать!
Иң башта кәбестәнең эре яфракларын казан төбенә катлап җәябез. Үрдәк түшкәсен ваклап, култык асларына сарымсак, лимон телемнәре кыстырып, шул кисәкләрне кәбестә яфраклары өстенә тезәбез. Араларына боҗралап туралган суган, кишер куябыз. Тагын... берничә помидорны икегә ярып, әче алма да турап, шалканны юка гына телемләп кисеп, болгар борычы белән бергә аралаштырып салабыз. Кинзә, төелгән борыч, әнис орлыгы, яшел укроп сибеп, петрушка, рәйхан яфраклары кушабыз. Ике-өч караҗимеш төртеп куябыз. Инде болар өстенә тагын анар (гранат) төшләре сибәбез дә эре кәбестә яфраклары белән томалыйбыз. Икенче, өченче катны да шулай кабатлыйбыз. Соңгы кат кәбестә яфракларын ябар алдыннан, бер чынаяк суга үзең чамалап тоз болгатып саласың да бер мәлгә сулышыңны тыеп карап торасың. Якут йолдыз кебек янып торган ит кисәкләре, кишер, суган, гранат төшләре, мул итеп сибелгән яшел тәмләткечләр – нинди кызыктыргыч төсләр бәйрәме! Менә шул мәлдә кәефең шәплеге, күңел кытыклануы кайнап пешәсе ризыкка күчә.
Бүтән уйларга бирелеп онытылуны ризык өнәми, үчләшеп ташый яисә тәмен яшерә. Шуның өчен син ут өстендәге казан тирәсеннән ерак китмә, вакыт-вакыт килеп, тоткасына булса да кулыңны тигезеп алгала. Син – хуҗа. Син – янәшәдә. Бервакыт казан эченнән саркып кына ис күтәрелә башлый. Эчтә төрле милләт ризыклары арасында сөйләшү-килешү башлана, һәммә ризыкның үз төсен, тәмен бөтен юмартлыгы белән чыгарып каласы килә.
Менә бу ризык, ичмасам!
Ул казан астындагы утның тәкатьсез калып үрсәләнүе...
Юк, мондый да ганимәтле хушлыкны берүзең генә иснәп хозурлык алу гөнаһтыр. Шул мәл, түзмичә, форточкаңны ачып җибәрәсең. Татлы куәт, тәрәзәдән бәрәкәтле дулкын булып, тышка ургыла. Бу урыннан үткәндә, борын тишекләре киңәйгән этләр абынып егыла, песиләр, саташып, койрыкларын болгый, таныш түгел кешеләр бер-берсе белән ялгыш исәнләшеп үтә.
Ә инде пешеп чыккач... Юк, мин бу ризыкның никадәр тәмле икәнен сурәтләргә сүзләр таба алмыйм. Шуны гына әйтә алам: бакча башында үсә торган гап-гади кәбестә... тел өстендә эреп югала. Кәбестә – гап-гади авылдаш кәбестәсе – Сорбонна университетын тәмамлап кайкан интеллигентка әверелә!
Ә ни өчен соң ирләр пешергән ризык тәмлерәк? Юк, бернинди фәрештә дә канатын тыкмый, кайнар ризыкка тыгып, канатын өтеп алырга фәрештә җүләр түгел. Сәбәбе шул: ирләр мондый ризыкны елга бер генә пешерә – хикмәт шунда!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк