Логотип
Проза

Прописка

(хикәя)


(хикәя)


      Тыныч кына йорт эшләрен эшләп йөргән Зәйтүнә,  эт өргән тавышка сискәнеп, тәрәзә аша урамга караса,  капка янына такси машинасы килеп  туктаганын күрде һәм бер  мәлгә аптырап калды. Кем килер болай кичкырын гына таксида җилдереп? Ике улының  да үз машинасы бар, таксига акча түгәсе түгелләр. Чакырган кунагы да, көткән кешесе дә юк кебек.  Берәр кешенең адресын сорамакчылардыр, чыкмыйча булмас.   Җитмәсә,  рүльдә утырганы урам яңгыратып сигнал бирергә тотынды.  Кара син аны,  машинасын ничек таләпчән кычкырта!  Әйтерсең дә аларны монда көтеп торырга тиешләр! Нинди тәкәллефсез адәмнәр йөри кеше тынычлыгын алып? Чыгып барган уңайга биленә бәйләгән алъяпкычын сала-сала, Зәйтүнә урамга  ашыкты.  Ул чыкканда  канәфер агачы төбенә туктаган машинадан   таныш булмаган яшьрәк ир  артта утырган олы яшьтәгесен  чыгарырга ярдәмләшә иде.  Үзе ярыйсы гына тупас тавыш белән ризасызлыгын белдерә: “Әйдә инде, абзый, аяклан тизрәк! Мине эшем көтә, аңлыйсыңмы-юкмы?”  Йөз чалымнары бераз таныш тоелган арттагы  ирнең хәле Зәйтүнәгә мөшкел күренде – ул аягын күтәреп машинадан  үзе чыгалмады. Зәйтүнәне күрүгә, шоферның канәгатьсезлеге тагын да артты: “Нигә үзегез барып алмыйсыз ирегезне? Авыруларны  хастаханәдән ташырга, машинага күтәреп утыртырга, күтәреп чыгарырга  мин бурычлы түгелмен!  Яшәгән адресын эзләргә дә бурычлы түгелмен! Мондый хасталарны ташырга социаль такси  бар!” −  һәм берни аңламаган Зәйтүнәгә ризасыз  караш ташлады.  Зәйтүнә шуны гына аңлады – болар ялгышалар бит! Аның тол хатын булып яшәвенә җиденче ел китте!  Нинди ир дә нинди авыру?  Шуларны әйтергә авызын ачкан иде, аның сүзләре такси шоферының ачулы сүгенүенә күмелеп калды: “Чыгасыңмы син, юкмы бүген машинадан? Әйтәм бит, миңа китәргә вакыт!” – һәм бер тартуда диярлек ябык  гәүдәне машинадан сөйрәп чыгарды. Авыру ирнең аңлаешсыз сүзләре дә,  кызганычлы  ыңгырашып куюы да такси йөртүчегә әллә ни тәэсир итмәде, ул ирне  канәфер төбендәге эскәмиягә утыртты.   Янына бер-ике сумкасын ташлап,  аннан юл хакын алырга онытмады. Шофер,   сәгатенә карый-карый,  тизрәк машинасына ашыкты. Ушына килә башлаган Зәйтүнә шоферның җиңенә ябышты: “Улым, син кемне китердең миңа? Мин бит ялгыз хатын. Минем беркемем  дә юк!”  Озын акча артыннан куган шоферның минуты кадерле иде.  Вакыт акча – кадерен белмәсәң кача! Бу авыру пассажир белән ул болай да күпме югалтты!  Яшь егет Зәйтүнәгә машина тәрәзәсеннән генә бер-ике сүз ыргытты да  тузан туздырып китеп барды. “Мин аны паспортындагы пропискасы буенча китердем!” –  аның соңгы сүзләреннән ушына килә алмый басып торган Зәйтүнә чак артына утырмады. 
        Эскәмиядә сөялеп утырган Марсны Зәйтүнә шунда гына танып алды.  Менә бит, чир кешене ничек үзгәртә!  Күрешмәгәннәренә бер-ике ел, ирнең кырау төшкән чәчләренә, җыерчык баскан йөзенә караганда,  әйтерсең дә дистә еллар үткән!  Ә аңа бит әле алтмыш биш тирәсе генә!  Зәйтүнә иргә төбәлеп карап торды да сорады: “Марс, нигә монда киләсе иттең соң?  Пропискаң монда булса ни, миндә  яшәргә сөйләшмәдек бит!”  Ир аның сүзләрен аңладымы, юкмы, битараф чырай белән капка төбендә утыра бирде.  Хатыны белән аерылышкач, фатирсыз-йортсыз калган танышы Марсны, бик сорагач,  үзенең адресына  вакытлы булса да теркәгән иде шул Зәйтүнә.  Безнең җәмгыяттә бит тәртип шундый – пропискаң юк икән, син кеше түгел.  Пропискаң юк икән, синең бернигә дә хакың юк.   Шуңа күрә Зәйтүнә Марска бераз булса да ярдәмем тисен дигән иде. Әлегә хәтле Марс  Зәйтүнәдә пропискада торса да бер кыенлык та китергәне булмады. Шәһәрдә  кайдадыр тулай торакта бүлмәме, фатирмы  яллап торам,   дигән иде.   Зәйтүнәгә килеп яшим дип дәгъва кылмады.  Менә бит ничек килеп чыкты ул  алдавыч прописка аркасында! Хастаханәдә дәваланып чыккан ирне пропискасы буенча Зәйтүнәгә китергәннәр! Таксист берни аңламаган ирне кая илтсен, әлбәттә паспортындагы адреска!  Ничек бу хәлендә хастаханәдән чыгарып җибәргәннәр дә, кем такси чакырткан? Зәйтүнәнең Марска бирәсе сораулары күп иде.  Риясыз  яхшылыгың үзеңә авырлык китерер дип кем уйласын?! Марсны үз адресына теркәгәндә Зәйтүнә дә бүгенге хәлне күз алдына китерә алдымы? Юк әлбәттә.  Үзенең беркатлылыгына Зәйтүнә инде үкенә дә башлады. Ни пычагыма дип ризалашты? Үкенсә-үкенмәсә,  чирле кешене бу хәлдә сирень куагы төбендә калдырып булмый. Алла сугар! Зәйтүнә Марсны бүген үзендә кундырырга, иртәгә барысын да ачыкларга булды.  Әйдә өйгә керәбез,  дип Марска ымлады да башта капка-ишекне ачты һәм иргә урыныннан торырга булышты.  Бер як гәүдәсен тота алмаган Марсны чак-чак  өйгә керткәнче Зәйтүнәнең җиде  кат тире чыкты.  Аллам гына! Ябык кына күренсә дә, көчсез гәүдә авыр иде.  Хатын  ирнең өс киемнәрен салдырды да  үзенең  урынына яткырды.  Көтмәгәндә башына  таудай  мәшәкать ишелеп төшкән Зәйтүнә беразга югалып калды.  Сырхау  ирне, җитмәсә чит-ят кешене карарга ул һич тә әзер түгел иде.  Белгәненчә, Марсның аерылган хатыныннан кала, кызы белән улы булырга тиеш.  Элекке хатынында  өмет юк, анысы билгеле.  Ире  уч тутырып акча алып кайткан чагында, таза-сау чагында бөтен көчен суырды-суырды да,  эшсез калгач, тазалыгы киткәч,   Марсны урамга куып чыгарды. Йомшакка кызыкма, тешеңне сындырыр – нәкъ  Марсның тәмле телле хатыны турында әйтелгән түгелме.  Кызы белән улы бу хәлгә төшкән аталарын ник карамыйлар?  Нигә аны чит кешегә китерделәр?  Зәйтүнә авыруны ашатты да  аның сумкасындагы әйберләрен барлый башлады.  Андагы кәгазьләргә карап, Марсның кайсы хастаханәдә ятканын, ни белән авырганын белде.  Шул инде, инсульт каһәр суккыры.  Алтмышка җитәр-җитмәс,  ирләрне бөгә генә! Терелеп кенә китсен инде! Мондый хәлендә аны кем карар да кем артыннан йөрер?  Узгынчы чир булсын. Зәйтүнә Марс янына килеп утырды да хәлен сорады. Ир әллә аны ишетмәде, әллә аңламады. Әллә аның үз хәле хәл иде – күзләрен йомды.
        Бу төнне Зәйтүнә керфек тә какмады.  Сиртмәле йомшак караватын Марска биреп, үзе  как сәкедә яткангамы, урыны җайсыз тоелды.  Башында умарта күчедәй гүләгән уйлары да йокы бирмәде. Эченә пошаман керде.   Каян табарга Марсның балаларын? Ничек очына барып чыгарга? Карармы алар әтиләрен, юкмы? Күпме яшәрлеге билгесез, ә эчендә җаны булган кешене  урамга чыгарып ташлап булмый бит! Чит кеше булса ни! Кемнән киңәш сорарга?  Уйлап карасаң, Марс Зәйтүнәгә беркем дә түгел. Иске мичне сүтеп,  өч-дүрт көн эчендә яңаны чыгарган иде   ул Зәйтүнәгә. Бар танышлыклары шул. Зәйтүнәдән күреп, күрше-күлән дә остадан   мичләрен яңартты. Уңганлыгы бар иде, сүз дә юк.  Сүз арасында сүз чыгып, шул чакта  Марс үзен вакытлы булса да пропискага кертергә сораган иде. Зәйтүнә ике дә уйламый ризалашкан иде. Вакытлы прописканың ни катлаулыгы бар аның, янәсе. Теләгән вакытта төшерергә була.  Йортка керми бит,  вакытлы,  фиктив пропискага гына. Ул вакытта Марс тулай торакта  кеше фатирында   яши иде.   Урын хастасына калгач,  аның беркеме дә калмаган, шушы алдавыч прописка иясе  бер Зәйтүнә генә калган булып чыгамы соң? Зәйтүнә өчен дә ул көтеп алынган кеше түгел. Тик ул кирәкми диеп ничек урамга чыгарып ташлыйсың тере кешене? Юньле дигән адәми зат кешене түгел, этен-мәчесен  дә урамга чыгарып ташламый.  Тик  сырхау ир ничек жәл булса да, юкмыш биш сумлык пенсиясенә Зәйтүнә аны карап ята алмый – анысы хак. Картлык − шатлык түгел. Өметсез сырхауга тарыган ялгыз картлык  әйтеп бетергесез аяныч.  Андый чакта  ярдәмгә килерлек якыннарың булмау – фаҗига. 
        Иртәгәсен Зәйтүнә кәрәзле телефоныннан  төрле җиргә шылтыратырга тотынды. Марс ятып чыккан хастаханәнең баш табибы белән сөйләшеп,  хәлне  ачыклады.   Авыр хәлдәге Хәбиров Марсны  өч ай дәвалаганнан соң,  бүлек мөдире  аның балаларын эзләп таба һәм авыруны өенә кайтарырга вакыт җиткәнлеге хакында  кисәтә. Марсның кызы Регина кичә әтисен үзенә алып кайтырга ризалыгын бирә,  хастаханәгә такси чакырта.  Бүлек мөдире Хәбировны чыгарырга кәгазьләр әзерли.  Чакырылган такси килгәч, санитарлармы, палатада бергә яткан авырулармы, Марсны чыгарып машинага утырталар.   Таксистны, хәзер аның кызы килә, дип кисәтәләр.  Марс белән таксист күпме көтсәләр дә Регина хастаханә янында күренми.    Түземлеге төкәнгән таксист  Марсны  паспортындагы  адреска алып китә.    Менә шулай Марс Зәйтүнәгә – бөтенләй чит-ят кешегә килеп эләгә.  Зәйтүнә баш табибка үзенең беркем дә түгеллеген, Марска чит-ят кеше икәнлеген  аңлатырга маташты. Баш табиб та Марс кебек каты  авырудан котылуына сөенде генә,  ахры. Без аның өчен кулыбыздан килгәнне эшләдек, диде дә сүзен төгәлләде.  Зәйтүнә бик сорагач, Марсның балаларының телефон номерын бирергә ризалашты.
          Зәйтүнә,  түземлеген җыеп,  Марсның балалары – Регина  һәм Айрат белән  телефоннан шылтыратып сөйләшергә маташты.  Тик  әтиләренең исемен ишетү белән икесе дә,  аны карарга безнең шартыбыз  да, мөмкинчелегебез дә юк, диделәр дә трубканы алмый ук башладылар.  Үз аталарын ташларлык итеп, воҗдансыз итеп  кем аларны  тәрбияләгән дә нигә алар  аталарына карата болай мәрхәмәтсез – Зәйтүнәнең мең соравы тагын җавапсыз калды.  Тормыш булгач,  төрле  чаклары булгандыр. Тик әле җиттеме икәнни  көчсез-куәтсез әтиләреннән үч алыр чаклары?  Койрыкны сыртка салсалар-салмасалар,  аталарын карау – аларның бурычы. Яхшымы-яманмы әтиләре аларга гомер биргән, көчен-тазалыгын түгеп үстергән. Сәламәтлеген югалткан   чит-ят ир Зәйтүнәдә инде дүртенче көн яши. Аның хәле дә, кайдалыгы  да беркемне  кызыксындырмый.   Табиб язган даруларны эчертү кирәклеге турында әйтеп тору да юк.  Зәйтүнә аларны каян алсын да, каян тапсын?  Мескеннең ашавы-эчүе дә юк.   Астын буятмас өчен Зәйтүнә Марсны көч-хәл белән  уртасы  тишекле  урындыкка утырта.  Шулай икәүләшеп интегеп ятканда Зәйтүнәнең олы улы  Ривәл  килеп керде. “Әни, кем ул?” – улының соравына Зәйтүнәгә ялганлап җавапларга туры килде. “Ерак туганым ул, балам. Әтиең ягыннан... Бер якыны да калмаган...”   Әнисенең чит-ят кешене карап ятуын аңлар идеме икән улы, әйтүе кыен. Берни дә өмет итмичә кылган яхшылыгының савабы булсын, шул гына.
        Зәйтүнә Марсны хастаханәгә урнаштырырга теләсә дә, аны анда алмадылар. Ул тиешле дәвалау курсын үткән, кирәкле даруларын эчсен, диделәр. Үз балаларына кирәкмәгән кешенең кемгә кирәге бар?  Кемнеңдер киңәше белән Зәйтүнә авыр чирлеләрне карый торган реабилитация үзәге барлыгын белде һәм Марсны анда урнаштыру артыннан йөри башлады.  Моңа айга якын вакыт үтте. Кәгазь арты кәгазь җыя торгач, ниһаять, җәйге бер көнне Зәйтүнә улы  Ривәл белән  Марсны   реабилитация үзәгенә илтеп салдылар.   Ни әйтсәң дә, монда андыйларны карарга табиблар да, шартлар да бар. Гомере булса яшәр. Зәйтүнә андагы баш табибка  Марсның балаларының адресын, телефон номерен бирде: “Карасыннар, аталары бит!” Марс бу “маҗараларны” ничек кичергәндер, билгесез.  Ул, тормыш ыгы-зыгысыннан арыпмы, зиһененә зыян килепме,  ниндидер битараф бер тынычлыкка талган иде. Кая куйсагыз да ризамын – шундый чырай белән ул бахыркай  Зәйтүнәгә килеп керде, шундый ук битараф чырай белән дәвалану йортында калды. Бәлки акылына зыян салып, язмышы сукбай  ирне   беркемгә дә кирәкмәвен аңлаудан, сагышлы  кичерешләрдән саклавы  булгандыр, кем белә.    Башкача Зәйтүнә аны күрмәде. Берничә айдан Ривәл белеште – Марсны балалары картлар йортына урнаштырганнар иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар