Логотип
Проза

Үпкә

(Хикәя бернче тапкыр басыла. Ул язучының архивыннан табылды.) 

Рафаэль СИБАТ 

 

(Хикәя беренче тапкыр басыла. Ул язучының архивыннан табылды.) 

 

Тарих укытучысы Нисбах Хөснуллиннар турына зәңгәр «Жигули» килеп туктады. Машина эченнән нечкә озын бөкре ир белән тәбәнәк зифа буйлы ханым килеп чыкты. 

– Шушында торырга тиеш ул... – диде ир үз-үзенә ышанмаган тавыш белән. 

– Ялгышмадыңмы соң? – дип куйды хатын пышылдап кына һәм затлы күлмәген төзәткәләп алды. 

– Юк, теге сары чәчле малай өйләре зәңгәргә буялган, капка баганалары кирпечтән, диде ич. Монда башка кирпеч баганалы капкалар күренми бугай? Тавышы тагын да ышанычсызрак яңгырады, ул як-ягына каранып алды. 

– Юк, күренми, – диде аннан соң ышанычлырак итеп. Алар зәңгәр йортка атладылар. 

Нисбах ишегалдында тавыклар туйдыра. Майкадан һәм трикодан гына. Җир өстенә салган паласта утырамыни: ак, кара, кызыл, катнаш төстәге тавыклар һәм һәйбәт кикрикле, вәкарь кыяфәтле, йолдызлар арасында кояш кебек янып торган кызыл әтәч чәчәкле-чуклы үзбәк паласын хәтерләтә иде. Җанлы паласны... 

– Тазарган... – дип, көнләшеп уйлап куйды озын ир, үзенең арыклыгына эче пошып, чөнки хатыны кечкенә гәүдәле булуына карамастан: «Ир кеше мәһабәт гәүдәле булырга тиеш!» – дип кабатларга ярата иде. 

Алар моннан ун ел элек бергә институтта укыдылар. Нисбах ул вакытта авыр атлетика белән шөгыльләнә иде. 

«Хәзер штангасын ташлагандыр...» Бөкре ир, бу уена сөенепме, көлемсерәп куйды. 

– Нисбах! Исәнме, малай! 

Нисбах аны шундук таныды, ярманы табагы-ние белән «җанлы палас» алдына утыртты да таза гәүдәсенә хас булмаган мәче җитезлеге белән сикереп торды һәм аны киң кочагына көрәп алды: 

– Ничә еллар! Ничә еллар... күрешмәгәнгә! Әй дустым... 

– Эш, малай, – диде дусты җитди генә. 

– Эш бездә дә бар... Эшсез кеше юк! 

– Монысы – тормыш иптәшем. Таныш булыгыз! 

– Рәкыя, – диде ханым нәзакәтле генә итеп. 

– Бик шатмын! Ә мин Нисбах Хөснуллин булам... 

– Монысы – безнең «Жигули»... – дип куйды Рәкыя һәм Нисбахның үткен колагы аның тавышында сизелер-сизелмәс ирония барлыгын тотып алды. 

– Әйдәгез өйгә! – диде ул кинәт туган тынлыкны бозып. 

Шулвакыт ап-ак чәчле карчыкның чыгып килгәне күренде: 

– Бәрәч, кунаклар бар икән. Әйдәгез, түрдән узыгыз. Хәзер чәй куям... Ии, улым, әйтми дә торасың... Кунакны сүз белән сыйламыйлар... 

Чәй янында сүзне ялгау теләге белән озын ир: 

– Малай, һаман өйләнмәдеңмени әле? – дип куйды. 

– Малай кеше өйләнәмени, менә егет булып җитим әле, – дип шаярткан булды тегесе. 

– Сезнең кебек егеткә... – диде Рәкыя соклануын һич яшерә алмыйча, – любой кыз эх тә димичә кияүгә чыгарга риза булыр иде, минемчә. 

Нисбах чәен йотты, аннан соң маңгаена төшкән сары чәчен артка сыпырып куйды да: 

– Егеткә 33 яшь инде! – диде. 

– Ә син малай да малай! 

Рәкыя иренә шелтәле караш ташлады. Өй эчендәге төсле телевизорны, китап тулы өч шкафны, идәндәге һәм стенадагы келәмнәрне күздән кичереп утырган ир карашын аларга борды: 

– Институтта укыганда ук, хәтта элегрәк тә малай сүзен кушып сөйләү гадәтем бар. Хәтта русча сөйләшкәндә дә кушып җибәрәм. «Петр Андреич, понимаешь, малай, пошли домой!» – дип ычкындырдым берсендә. Котларым калмады, әйтерсең ул «малай»ны аңлый.  Ә Петр Андреич – безнең бүлек начальнигы. Хәзер үземә: «Понимаешь, малай, пошли домой!» – дип кенә җибәрәләр. 

– Синең турыда укытуны ташлаган дип ишеткән идем, – диде Нисбах, аларга кушылып чын күңелдән көлә-көлә. 

– Бала-чага белән нервы бетереп ята алмыйм. 

– Кем дә булса мәктәптә эшләргә тиеш! 

Ак чәчле әби чынаякларны тутырып чәй ясады, юкә балын кунаклар алдынарак этеп куйды һәм: «Утырыгыз рәхәтләнеп, туйганчы сөйләшегез... Мин чәйне яңартам, – дип, зәңгәр чуклы йомшак чүәкләренә тавышсыз гына басып, тагын кече якка кереп китте. Ул кай ягы беләндер риваятьләрдәге фәрештәләргә охшаган иде. 

Яңарткан чәйне эчеп тормыйча урамга чыктылар. Озын ир Нисбахларның төзек яңа һәм нык итеп эшләнгән каралты-кураларын, кирпечтән салынган ак мунчасын, эчендә «Москвич» утырган зур гаражын үтә кызыксыну һәм көнләшү белән карап чыкты.  «Бай яши, каһәр! Нык яши... – дип уйлап куйды ул. – Ә шулай да... хатыны юк. Гаиләсе юк. Ызначит, тормышының бар җире дә ал да гөл түгел, китек урыны да бар... Ә китекне ялгау?..» Бөкре ир бу уена сөенепме, көлемсерәп куйды. 

– Ник өйләнмисең син, малай? 

– Шуны сорарга килгән микәнни ул? – дип уйлады Нисбах, студент еллары дустына аптырап карап. 

– Өйләнер өчен генә өйләнмиләр! – диде Рәкыя, иренә чәй янындагы кебек шелтәле караш ташлап. 

Нисбах Хөснуллин күпме кыстаса да, алар кунарга теләмәделәр. Теләмәделәр дип әйтү дөрес булмас, Рәкыянең акыллы коңгырт күзләрендә кунарга ризалык чаткылары бар иде, әмма ире... Хатынының, килгәннән бирле Нисбахка мөкиббән китеп соклануын яшерә алмыйча карап торуы аңарда тагын көнләшү уятты. Моны аңлаган Рәкыя тиз генә «Жигули»га кереп утырды. 

– Өйләнергә кирәк сиңа, малай! – диде ир машинасына таба атлап. 

Нисбах аның бу сүзләрен ишетмәмешкә салынды. 

– Ун ел күрмәгән дустың янына ун минут торыр өчен генә сугылдыңмыни? 

– Эш, малай, – диде дусты җитди генә. 

– Алайса бөтенләй киләсең калмаган, – ул бала кебек үпкәли башлаган иде. 

– Беләсеңме, малай... ун ел буе сиңа килергә йөргән идем инде. 

– Рәхмәт! Менә моны аңлыйм мин! Әле чәе генә булды, хәзер мәен тәмлибез. 

– Хәтерлисеңме, 3 курста укыганда син бер тәңкә акча югалткан идең... – диде бөкре ир, аның сүзләрен бөтенләй ишетмәгәндәй. 

– Югалган бер тәңкә каян хәтердә торсын инде ул. Аннан соң унөч ел узды бит инде, – диде Нисбах, әллә кайчангы бер тәңкәне искә төшерүенә аптырый калып. 

– Мин таптым аны, малай... 

– Әйбәт булган! 

– Карават астыңнан таптым да ашханәгә кереп ашап чыктым... Ач идем мин ул көнне... 

– Тамагың туйган алайса, бигрәк тә әйбәт булган! 

– Менә шул бер тәңкәне... – диде бөкре озын ир, – китерә килгән идем...   

Ул аксыл бармакларын кесәсенә шудырды да, берлек эзләп булса кирәк, капшана-актарына башлады. Нисбах үз колакларына үзе ышанмады. 

– Мә, малай, ирнеке ирдә калмасын! 

Ачуыннан шыгырдап ачылды да шарт итеп капка ябылды. 

...Нисбах Хөснуллин чын-чынлап үпкәләгән иде. 

                                                           Шөн, 1979 ел.      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар