...Оялып кына баеп барган кояшның соңгы нурлары бүлмә эчен җылы дулкынга төрде. Талгын тынлык урнашты. Берәүнең дә кычкырып сөйләшкәне ишетелмәде. Ләкин бу киеренкелектән соң килә торган битараф тынлык түгел иде...
Әлфия Сәгъдиева
Хикәя
Палата эче көндезге ыгы-зыгы белән тулды. Күчтәнәчләр ташып торучы кыз бүген дә Зәйнәпкә бер кочак чәчәк белән кәрзин тулы тәм-том алып керде.
– Абау, юләрләнгән, ахры, бу хыялый, – дип көлде Зәйнәп. Аның зәңгәр күзләре очкынланып янды, шат тавышы бөтен бүлмә эчен яңгыратты. – Әллә мине монда ел тотмакчы... Менә хыялый!.. – Шулай сөйләнгәләп, күчтәнәчләр арасыннан өчпочмаклы хатны эләктерде. Озак та үтмәде, аның кычкырып хат укыганы ишетелде.
– Һай, җаным, «...акыллым, матурым, булдыклым минем!» дигән. Үләрсең көлеп. Кит, юләр, минеке түгелдер бу! Шофер башы белән, малае туу шатлыгыннан, әллә шагыйрьгә әйләнгән инде!.. – дип сөйләнде ул чыркылдап. – Ну, имансыз, чыгыйм гына. Минем өчен түгел, малае өчен тырышкандыр әле. Кызлар, менә тыңлагыз әле, чын шигырьдәге кебек. «Былбылым!» Ха-ха-ха! Кызлар, җаныем, уф, үләм... ел буе йөреп, тәкъдимне дә үзем ясадым бит мин аңа! Ха-ха-ха!..
Аның шулай чың чәчеп көлүе палатадагыларга да йокты. Инде бишенче бала анасы булырга өлгергән өлкәнрәк яшьтәге Сания апа кытыршы кулы белән Зәйнәпнең чәч бөдрәләреннән сыйпап куйды. Тулырак гәүдәле, тузгак чәчле, боегуны белмәүче, бераз таркаурак Зәйнәпне күргәч тә ошатып өлгергән иде инде ул.
– Ярый, көттереп килгән бәхет гомерлерәк була, – диде Сания апа, яшь хатынны кочаклап. Башкалар да Зәйнәп янына җыелды.
– Яле, яле, тагын ниләр сайраган икән?..
– Мондый чакта алар үтә дә юмарт була, кирәгрәк әйберләреңне сорап калырга онытма!
– Чыгыйм гына, валлаһи, чыгыйм гына! Малай табып биргәч кенә теле ачылды имансызның!
– Чыккач нишләтерсең?
– Нишләтсен... «бик сагындым уйчан күзләреңне, шагыйрем...» дип кочаклап алыр да... үбәр, име, кодагый җаныем, – диде яңа гына туган кызын Зәйнәп малаена биреп «кодагыйлашырга» өлгергән Гөлнур. Ул авызына капкан конфетын суырып бетергәнне дә көтмичә, килеп Зәйнәпне үбеп күрсәтте.
– Чү-чү!.. Башта – ялаш, аннан – талаш булмасын, «кодагыйлар»! – дип кисәтте кемдер. Барысы да дәррәү көлешеп алдылар.
...Зәйнәп кергән көннән алып палата эче шундый күңелле шау-шуга күмелде. Һәрвакыт көләч йөзле бу яшь хатын, салмак бәдәнле булуына карамастан, көннәр буе өермәдәй бөтерелеп, һәркемнең йөзендә елмаю уятты. Хәтта бөтен җирдә чисталык, тәртип, тынлык яратучы кырыс табигатьле җыештыручы Хәтимә апа да бар сукрануларын бергә җыеп, аңа «чикерткә» диюдән узмады. Көн дә шулай: күчтәнәчләр өләшер вакыт җиттеме, Зәйнәпкә бер кочак чәчәк, бер кәрзин тәм-том килә. Соңыннан һәммәсе үзенә килгән нигъмәтне уртага салып, бер-берсен кысташа-кысташа, сыйланырга тотыналар. Бу күңелле ыгы-зыгыга палатада бары бер генә кеше – Зәйнәпнең күршесе генә кушылмый кала иде. Озынча каратут йөзле, тал чыбыгыдай нечкә сыгылма гәүдәле яшь бер чибәркәй иде ул. Хатын-кыз халкы бер-берсе турында энәсеннән-җебенә кадәр белешеп, танышып беткәннәр иде инде. Тик Зәйнәпнең әнә шул аз сүзле күршесе генә алар өчен һаман чишелмәгән табышмак иде әле. Аның турында исеме Разия булуын, янына килеп йөрүчесе юклыгын, хәзер беренче баласын тудыруыннан башканы белә алмадылар. Бигрәк тә һәрнәрсәгә ачыклык кертү чире белән интеккән Гөлнур аның үзен болай тотуы белән һич килешә алмады. Разияның палатада икәнен белмәгәнгә салышып ул берничә тапкыр:
– Теле ясалма микән әллә бу мескеннең. Сөйләшсә, төшеп калыр дип курка микән? Гөрбияннар шундый була микәнни ул? – дип тешләштергәләп тә карады. Һич җавапсыз калмаска тиешле сыналган бу хәйлә дә бернинди нәтиҗә бирмәде. Разия берсе белән дә ачылып китәргә ашыкмады. Ул йә улы белән кайнаша, йә еш кына кулына китабын тоткан хәлдә, бөтен дөньясын онытып, кара күзләрен үзе генә белгән, әмма янындагыларның барысын да беләсе килү чире белән җәфалаган серле дөньяга төбәп уйга тала иде...
Ләкин ныклап игътибар иткән кеше аның озынча нәфис йөзенең еш кына үзгәреш кичерүен күрер иде. Кулына җылы, йомшак «төргәк» килеп кергәч, авызын ачып ашарга эзләгән сабыена тулы күкрәген каптырганда аның йөзе балкып китә, назлы күз карашында бәхетенә аркылы төшүче һәр каршылыкны җиңәрдәй көч чагыла. Башкалар, бигрәк тә Зәйнәп, улына булган хисләрен йомшак, иркә сүзләр белән белдергәндә, Разия сүзсез генә аны күкрәгенә ныграк кыса төшә иде. Йомшак чәчләрен җилфердәтеп, ире алып килгән күчтәнәчләрне өләшеп йөргән шат Зәйнәпне күзәткәндә аның нечкә кара кашлары гадәттәгедән өскәрәк күтәрелә, сул як бите борын төбеннән тартышырга тотына иде. Тик һәрберсе үз шатлыгына күмелгән хатыннарның кеше күңелендәге чиксез ерганакларда актарынырга вакытлары юк иде. Аларны кимсеткән, ачуларын китергән бер генә нәрсә – Разияның сөйләшмәве, эчке дөньясын башкалар алдына таратып салмавы иде. Аның бу килешен үзләрен санга сукмау дип аңлаганнарның берсе дә горур күтәрелгән башның кайчак тирән уйга чумып салынып төшүен дә, очкынланып янган кара күзләренең еш кына гасабиланып Зәйнәпкә төбәлүен дә сизми иде...
Бүген дә имгәннән соң татлы йокыга талган сабыен җайлап караватка салгач, Зәйнәп ире китергән чәчәкләрне сулы банкаларга куеп, һәрберсенең тумбочкасы өстенә утыртып чыкты. Бүлмәгә башны әйләндереп чәчәк исе таралды. Бер мәлгә барысы да сүзсез генә шул һавага кинәнеп яттылар.
– И-и, рәхмәт инде иреңә, балакай, – диде Сания апа, талчыккан йөзен сыйпап. – Яшь чакларны искә төшерде. Бәхетле булыгыз...
– Ай-й, Сания апа, бәгырем, телләрең... бал гына! – дип килеп сырпаланды Зәйнәп. Аннары чәчәкнең бер тәлгәшен алды да улының борын төбенә китереп сөйләнә башлады:
– Менә, улым, иснә, әтиең безгә дип китергән, бәхетле бул, улым, дигән, бәхетле бул, дигән...
Баласын күкрәгенә кысып, караватында ярым сөялеп утырган Разия Зәйнәпне күзәтте.
– Ал, – диде ул тумбочкасы өстенә Зәйнәп куйган чәчәкләргә ымлап. – Ал!
Разияның кырыс тавышына күнекмәгәнгә, барысы да гаҗәпсенеп аңа карады.
– Ал хәзер үк! – диде хатын. – Синең сәдакаларыңа калмаган мин!.. Бернәрсәң дә кирәкми! Ал! – Ул бер кулы белән банкадагы чәчәкләрне алып Зәйнәпнең аяк очына сипте. – Кычыткан чыпчыгы! Ирем китерде, алыгыз, ашагыз, имеш... Ире бар, имеш!.. Төкерәм мин синең ирең булуына!.. Ишетәсеңме? Төкерәм!.. – Ул ачудан идәндәге чәчәк тәлгәшенә аяк очы белән кагылып куйды. – Һе, кулына гомергә бәхет гарантияләгән кәгазь тоттырганнармыни, ничек шатлана! Шатлан, әйдә, көлеп кал! Һаман шулай дәвам итәр дип уйлыйсыңмы әллә?!. Беләм мин ул «җаныем, бәгырем, бер генәм!» дип өтәләнүче ирләрне!.. Берсенең сайравын үзем дә тыңладым! Хәзер чәчәк ташучы ирең иртәме-соңмы үз хыянәтеннән сиңа «букет» тәкъдим итсә?!. Менә шунда ничек сикерерсең икән син, беркатлы томана!..
Тәэсирләнүдән йөзенә алсулык йөгергән Разия башын күтәреп бүтәннәргә күз йөгертеп чыкты. Дошманына ташланырга әзер торган ерткычны хәтерләтә иде ул. Бөтен килеше: «Йә, ник дәшмисез? Дәшегез, дәшеп кенә карагыз! Әллә дөрес әйтмимме?!.» – ди кебек иде. Әмма берәү дә аңа каршы сүз әйтмәде. Берәү дә аны гаепләмәде. Табышмакның кинәт чишелүеннән хатыннар югалып калган иде. Барысының да күзе, бер тарту көченә буйсынгандай, Разияның калтыранган куллары өстендә яткан сабыйга төбәлде. Бу вакытта ул битенә әнисенең кайнар күз яшьләре тамуын да сизми, аңа кушылып палатадагы бүтән әниләрнең еш-еш борын тартуларын да ишетми, кемгәдер әтисе китергән чәчәкләрнең үзенә килмәвен дә белми, үзенең дөньяга килүе белән кемгәдер рәхмәт әйткәндәй, кемгәдер үч итеп тизрәк үсәр өчен көч җыеп калырга ашыккандай гамьсез йоклый иде.
...Оялып кына баеп барган кояшның соңгы нурлары бүлмә эчен җылы дулкынга төрде. Талгын тынлык урнашты. Берәүнең дә кычкырып сөйләшкәне ишетелмәде. Ләкин бу киеренкелектән соң килә торган битараф тынлык түгел иде. Хатыннарның йөзеннән үз-үзләрен эчтән битәрләүләре, әле кайчан гына мин-минлек үче белән кайнаган йөрәкләрдә киң күңеллелек, кайгыртучанлык урын алуы күренә иде. Ара-тирә барысы да сүз берләшкәндәй, баласын кочаклап тынгысыз йокыга талган Разияга күзен төбәде. Иренең хыянәтен белгәч, йөкле килеш аерылып китүе, ялгыз калгач та үзендә баласына тормыш бүләк итә алырлык көч табуы, хәзер дөньясыннан күңел кайтудан һәм беренче тапкыр ана булу хисләреннән каршылыклы, әрнүле чор кичерүе турында сөйләп торуның хаҗәте калмаган иде инде аларга. Хатыннарның өлкәне-яше аның үткәнен һәм киләчәк тормышын үз күңеле аша уздырып, үз язмышы белән чагыштырып, нәтиҗә ясарга өлгергән иде. Аларның тавыш чыгармаска тырышып, аяк очларына гына басып йөрүләрендә кыенлыкта калган яшь ананың хәсрәтен үз йөрәк җылысы белән эретеп, ярдәм кулы сузарга әзер тору чагыла иде...
«Азат хатын» журналы, 1980 ел, № 11.
Фото: Изображение от freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк