Проза
«Операция»
«Мәҗлескә кеше чапанын киеп килгәч, үзенә
карата игътибарның бермә-бер артуын
күргән Хуҗа Насретдин: «Аша, чапаным,
аша», – дип, чапан җиңен сыйлаган имеш.»
Светлананың килмәгән клиенты вакытына, администратор матурлык салонында чиратын көтеп торган илле яшьләр чамасындагы ханымны дәште. Ул: «Яхшы булды бит әле, соңга калырмын дип курыккан идем!» – дия-дия, чәчтараш мастеры каршындагы креслога күчеп утырды.
Клиентлары белән аралашырга, кирәкле танышлыклар урнаштырырга күнеккән Светлана сүзен: «Ашыгыч эшегез бар идеме?» – дигән сораудан башлады.
– Бер «операция» бар иде, шуңа бераз ашыгам.
– Операция? Сез хирург-мазармы әллә?
– Юк инде! Бер мөһим, әһәмиятле эш эшлисе бар дигәнемне шулай «операция» дип әйтәм. Бездә шулай сөйләшәләр.
«Ә-ә-ә, алай икән, кызыгыз малай икән», – дип шаяртты Светлана, – аңладым апа! «Операциягызга» вакытында кайтып җитәрсез – унбиш минутта чәчегезне менә дигән итеп кисеп (чүт кенә “өштәләп” дип ычкындырмады) бирәм.
– Бик яхшы булыр иде. Телефонымдагы фотодагы кебек тә кисә алсагыз, рәхмәтләремнең чиге булмас!
Чәчтараш мастеры: «Үзенә күрә түгел әле бу түтәң» – дип уйлап өлгергәнче, ханым телефондагы фотоны ачып җибәрде. Аннан… полиция формасындагы ханым карап тора иде. Светлана: «Бу сезме?» – дип сораганын сизми дә калды.
– Әйе, мин! Ошамаганмы әллә? Ярты ел элек кенә төшелгән фото, югыйсә.
«Менә сиңа мә! Йолдызларына караганда, һич югында полковник! «Операция» дигәч аңлашылып тора бит инде, полиция термины икәне, башны әллә ни эшләтәсе түгел, вәт, юләр, яна яздым ич!»
Светлана унбиш минутта гына эшен төгәлләмәячәген аңлап, җиң сызганып, эшкә тотынды. Ярты сәгатьләп вакыт узганнан соң, «полковник ханым» кыбырсый башлаган кебек тоелды. «Хәзер төгәллим, аз гына түзегез, матур прическадан үзегез дә риза калырсыз», – дип, бик күпләргә эләкмәгән ягымлы сүзләрне әйтә-әйтә эшен дәвам итте. Полковникны кулдан ычкындарасы килмәгәнгә, бөтен булган осталыгын, тырышлыгын җикте мастер. «Әлдә ярый, вакытында аңлап калдым кем икәнен, чак кына унбиш минутта озатмадым бит!» - дип үзен битәрләп алырга да онытмады.
Ниһаять, «полковник чәче» тиешенчә киселеп, юылып, кабартып киптерелде. Көзгедән кимендә ун яшькә яшәреп киткән ханым карап тора дисәләр, бер генә мыскал да арттыру булмас иде.
«Ошатсагыз, тагын килерсез» – дип, Светлана ханымга визиткасын сузды.
– Ошады, бик ошады! Болай озаклап, бөтен шартын китереп кискәнне дә ошатмасаң…
«Сез үз һөнәрегезнен остасы!» – дип мактап та куйгач, Светлана итагатьле итеп кенә аның кайда хезмәт иткәнлеген сорады.
– Хезмәт дип… Бистәдәге культура йортында эшлим мин.
– Культура йортында? Ничек? Сез бит фотода формада… йолдызлар белән!..
– Ә-ә-ә, аны әйтәсез мени?!
Ханым бер секунд дәшми торды. Аннан йөзенә канәгатьле елмаю билгеләре чыгарып: «Бер спектакльдә полиция полковнигын уйнаган идем, шунда төшерелгән фото ул!»
Светлананың теле аңкавына ябеште, «лып» итеп бушап калган урындыкка килеп утырды. Күпме вакыт узгач һуш кергәндер, анысы билгесез, әмма теге «полковник ханым» «операциясын» уңышлы үткәргән, диделәр.
https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Бик яхшы язылган , шаян ! Люция ханымнын, хэр хикэясе шундый , кун,елне кутэрэ !!!
0
0