Ну, Кыш Бабай! 

 

Шаян хикәя 

Кадрия җыелыштан ашыга-ашыга кайтты да, балаларының тегендә-монда салып аткан киемнәрен күреп, тамак төбе белән кычкырып җибәрде: «Иртәгә мәктәпкә ыштансыз җибәрәм мин сезне!» Кемнең инде ыштан кимичә кеше арасына чыгасы килә? Җыеп алдылар да шундук юк та булдылар... Кайсы компьютер, кайсы планшет артында утырган балаларының такыр башларына «шәп» итеп берәрне биреп чыкканнан соң тынычланган әни кеше, кайнап торган суга бер килолы кибет пилмәнен тондырды да, кабат балалары янына чыкты. Аның: «Ну-у, Кыш Бабайга хат яздыгызмы?» – дип әйтүе булды, халат кесәсе хатлар белән тулды. Әни кеше балаларының өлгерлегенә кинәнеп, хатларны укып карамакчы булган иде, бишенче класста укучы улы шундук каршы төште: «Әни, укыма, алайса хатларыбыз Кыш Бабайга барып җитми!» Ул арада плитә яныннан үтеп киткәндә генә салынган кибет пилмәннәренең кәстрүлдән чыгып карый башлаулары мәгълүм булды. Кадрия кухняга атылды... 

Нәрсә сорадылар икән? Аш пешерергә яңа кәстрүл алырга әллә кайчаннан хыяллана инде ул. «Пыяла капкачлы, калын төпле кәстрүлдә аш тәмле булып пешә», – дип мактана күршесе Халидә. Акча җиткерә алмагач, ел да артта кала бу хыялы. Менә бу кырыйлары кителгән чынаякларны да күптән алыштырырга кирәк. Узган атнада район үзәгенә баргач, телевизор янына бастырып куя торган зур вазага күзе төште Кадриянең. И-и-их! Шуны телевизор янына алып кайтып куйсаң... Шуларның берсен генә булса да сорый белделәрме икән балалары? Соң, Кыш Бабайдан сораганга карап, ул әйберләрне кем алып кайтып куясын белә бит ул. Балалары сораса, диңгез төбенә чумып, энҗе алып кайтып бирергә әзер әтиләре, Кадрия берәр әйбер сораса гына «акчасы бетә» аның. Чөмерергә акча һәрвакыт бар! Ничава, бәйрәм генә узып китсен, Кадрия ире белән ничек сөйләшәсен белер. Ул анымы... ул аны уклау белән генә түгел, табагач белән дә ярачак! Кайдадыр әнисеннән калган табагач булырга тиеш, әзерләп куясы булыр, кирәк чакта алырга кул астында торсын. 

...31 декабрь иртәсе бик матур башланып китте. Хыялларының тормышка ашасына тәгаен ышанган хатын, иренә тамчы да караңгы чырай күрсәтмичә, иртәнге аш әзерләде, балаларына да бик ягымлы булды. Сүз арасында гына «Менә яңа кәстрүл алгач», «Кибетенә бик матур сервизлар кайткан», «Идәндә утыра торган вазалар чыккан икән» дип ычкындырды. Кадриянең өметен тагын да арттырып, ире Вахит та ара-тирә кесәсен капшап куйгалады. 

Көн кичкә авышканда, хуҗабикәне мәктәпкә чакырып алдылар. Башлангыч класс укытучысы Кадриянең җене сөймәгән нәрсәсе –җыелыш иде. Әмма эш урынын саклап каласы килүе «җеннәрне» җиңде. Киенеп-ясанып мәктәпкә киткән хатыны артыннан ук Вахит та чыгып сызды, бишенче класста укучы улларының: «Әти, бүген эчмә инде, яме!» – дигәнен әллә ишетте, әллә юк. 

Җыелыш озакка сузылды. Бәйрәм вакытында уяу булырга куштылар, янгын куркынычсызлыгы хакында ел да чәйнәлеп, кызыгы киткән сүзләрне кабат чәйнәп ачуны китерделәр. Яңалыклары шул булды: шикле әйбер тотып йөргән кешеләрне күрсәң, тиешле органнарга хәбәр итәсе икән. Менә бусы ошады Кадриягә. Кем йөрмәс мондый матавыклы вакытта, уяу булып торырга кирәк! Җыелышның бетүенә куанып, барысы да өйләренә ашыкты. Кемгәдер кунак киләсе, кемдер үзе барасы... Кич белән «Бал-Маскарад»ка да барасы килә. 

Караңгы урамнан барган Кадрия абынып егыла язды. Шушы Яңа ел кичендә генә булса да урам утын яндырсалар ярамый микәнни?! Күзеңне чекерәйтеп карасаң да берни күренми! Тукта, тегендәрәк кем ул? Нигә Кадрияне күргәч, багана артына посты әле ул? Кулында нидер бар түгелме соң? Кадрия тирләп чыкты, сулыш алырга да куркып, ачык капкадан атылып өйләренә керде дә, өстәл өстендә торган уклау белән табагачны алып «очып» килеп тә чыкты. Әле генә җыелышта ишеткән «шалтыратырга», «ярдәмгә чакырырга» дигән сүзләр баштан чыгып китте. Нинди шалтырату, нинди ярдәмгә чакыру ди монда?! Ул арада багана артындагы кеше дә Кадриягә таба килә башлады. Ах, әле син шулаймы, Кадрия дигән хатынның гаиләсенә зыян салырга килдеңме, мөртәт?! Салмый гына тор, яме! Кадрия бөтен көченә кизәнеп, уклау белән табагачны эшкә җикте. Алагаем зур сумкада ниләр булгандыр, чылтыраган, шалтыраган тавышлар шактый нык ишетелде. Кызып киткән хатынны ире Вахитның: «Хатын, нишлисең син, бетердең бит!» – дип кычкырган тавышы туктатты. Җирдә Кыш Бабай булып киенгән берәү ята һәм ул берәү – аның ире икән ләбаса! Кадрия ни дияргә белмичә: «Анда... сумкаңда... нәрсәләр бар иде?» – дип куйды. «Пыяла капкачлы, калын төпле кәчтрүл... чәй сервизы... басып тора торган ваза...» – дип пышылдады сакалы йолкынган Кыш Бабай. «Синең җүнле эшең булса-а-а!» – диде әллә елаган, әллә көлгән тавыш. Кулындагы уклау белән табагачны күреп, хатынның  башына: «Карале, бер хыялым кабул булды түгелме соң, тотып ярдым бит!» – дигән уй килде. Шуңа да күңеле булган хатын иренә төкерде дә, бер янып, бер сүнеп торган гирляндалар утына карап, өенә кереп китте. Газ плитәсе өстендә торган иске кәстрүлгә су салып җибәрде: пилмән пешерәсе булыр. Кырыйлары китек булса да, чәчәкләре янып торган чокырларын да яхшылап юып куйгач, залга чыкты. Телевизор янында ваза басып торды ни дә, булмады ни? Моңарчы вазасыз тордылар бит әле! 

«Карчык, сине Яңа ел белән котлыйм һәм сүз бирәм: моннан соң тамчы да эчмим!»  

Кадрия ишек төбендә капкачсыз калын төпле кәстрүл тотып торган ирен күреп көлеп җибәрде: «Ну, Кыш Бабай!» 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    5698
    2
    28
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    2699
    1
    28
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4366
    1
    25
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    2349
    0
    18
  • Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
    1984
    0
    14
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 26 май 2023 - 19:36
    Без имени
    Кая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнден
    Әнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
  • 26 май 2023 - 11:04
    Без имени
    Егетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеря
    Кызлардан куркам
  • 26 май 2023 - 19:50
    Без имени
    Рэхмэт
    Бала
  • 27 май 2023 - 17:23
    Без имени
    Ник хикәянең дәвамы да,ахыры да юк?
    Башкорт кызы
  • 27 май 2023 - 18:50
    Без имени
    Никах вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.
    Кызлардан куркам
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек