Логотип
Проза

Нәнәй догасы

Урамнан гел яхшы күңелле кешеләр генә үтми бит. Гайбәтчеләрнең барысының да кушаматы бар. һич тә булмаса, әллә кайчан үлгән иренең исемен булса да кушып әйтә нәнәй...

Әниемнең әнисе – минем нәнәем ялгызы яши иде. Авылның үзәк урамында, мәктәп каршында бик бәләкәй дүртпочмаклы йорт. Ул аны үзе салган. Мунчасы да, абзары да юк. Чишмә буена түбән таба төшә торган бәрәңге бакчасы гына бар. Нәнәйнең иң зур куанычы: минем әтки (мин шулай «әтки», «әнки» дип сөйләшәм) – нәнәйнең бердәнбер кияве ясап куйган олы капка. Дөресен генә әйткәндә, ул нәнәйгә кирәкми дә: арба-арба печәннәр кайтарасы юк бит. Ел әйләнәсенә аның бердәнбер көенече – утын китереп, шуны кисеп ярдырасы гына бар. Утынны, зур капкадан кертеп, ямь-яшел чирәмгә бушаталар. Яллап ярдыра. Тупыллар үскән бакчаның буеннан-буена тезеп өеп куябыз. Беткәнче ягылмаса да, утын ел саен өстәлеп торырга тиеш. Нәнәй кышны ничек чыгармын дип көенмәсен өчен. Әрдәнәнең бер очы чери башлаган. Утын алган саен кызыл бөҗәкләр йөгерешә. Яратмыйм шуларны! «Черек кортлары»ның аркаларына кара белән күзләр «ясалган». Гел бертөрле карашлары куркытып җибәрә. Ә нәнәйнең иң курыкканы – шул бакчадагы тупыл агачы. «Аның эче куыш. Яшен яшьнәгәндә, авып, ызбамны гына харап итмәсә ярар иде», – дип хафалана ул. Аннары, авыр сулап: «Әтәңнең вакыты юк шул», – дип өсти. Бердәнбер киявенә ул беркайчан да сүз тидертми, бик хөрмәт итә, горурлана аның белән. Әтки – авыл советы рәисе. Халыкның бөтен аһ-зары аңа төбәлгән. Урамнан үткәндә, туктап, нәнәйгә сүз сөйләүчеләр дә аз түгел. Нәнәй аларны яратмый, әткине яклап кабына да китә. Беләм, яңа капка алдындагы эскәмиягә утырырга шуның өчен чыкмый ул. Мин анда икәүләп утырырга бик яратам, нәнәйне чыгарга кыстыйм. «Син яшьсең, өшемисең, ә минем аркама киртә ярыгыннан җил өрә», – ди ул. Баштарак тактасы тактага терәп эшләнгән киртәнең кайсы төшеннән җил үтәргә мөмкин дип аптырый идем. Хәзер эндәшмим. Урамнан гел яхшы күңелле кешеләр генә үтми бит. Гайбәтчеләрнең барысының да кушаматы бар. һич тә булмаса, әллә кайчан үлгән иренең исемен булса да кушып әйтә нәнәй. «Ревматизлы» аякларында йөри алмый, эскәмиядә дә чак кына утырган нәнәйнең алдына басып, ләчтит саталар. Нәнәй, туктатып, кереп китмәсә, кичкә кадәр дә кузгалмыйлар. Ә әйбәт кешеләр гел каядыр ашыга: нәнәйгә кычкырып сәлам биреп кенә узып китәләр. «Юлның теге ягыннан ишетелерлек булсын!» – дип, нәнәй мине дә кешеләр белән кычкырып исәнләшергә өйрәтте. 
Мин нәнәй белән кунакка барырга яратам. Кунак дигәнең шул урамнан ерак китми инде ул. Урам очында торган ялгыз апага йомырка алырга барабыз. Озак барабыз, озак кайтабыз. Нәнәй киртәләргә тотынып, эскәмияләрдә ял итә-итә атлый. Алдына – биш чыгып, артына биш узып, тирәли сикергәләп арып бетәм. Ул апа телсез, нәнәй аның белән ишарәләп сөйләшә. «Бер дистә йомырка кирәк иде», – ди дә нәнәй ун бармагын күрсәтә. Йомыркаларны базында саклый Телсез. Сөйләшә алмагач, ниндидер куркыныч сере бар кебек аның. Мин анда нәнәйсез барырга шүрлим. Ераграклардан тагын бер ялгыз әби бар. Аның балалары булмаган, нәнәйнең бертуган абыйсының хатыны ул. Аңа шомырт оны алырга барабыз. Кайтканда, нәнәйгә бигрәк тә авыр, түбән таба атларга кирәк. Кайтып җиткәч, чәй куябыз. Шомырт онын су белән бутыйбыз. Тәмлелеге! Хуш исе! Нәнәй, чәйнектәге су кайнап чыккач, тиз генә электрдан өзмәскә куша. «Озак кайнаса, тәмлерәк була чәй», – ди. Аннары өй алдында үскән карагат куагыннан яфрак алып керергә чыгарып җибәрә.
Якынга кунакка еш барабыз: күршеләр күп. Алар үзләре дә еш керә. Бер өй аша торган Фатыйма әби саңгырау, күп сөйләшми. Барыбер кереп чыгабыз. Хәл белеп. Мин аның
ят фамилияле авыру оныгы белән уйныйм. Роберт бик ачык күңелле, гел елмаеп тора. Буе бәләкәй аның, үсми кебек. Аның әнисе бик чибәр. Ят халыкка кияүгә чыгып торган дип ычкындырган иде нәнәй бер тапкыр. Бик шәпләнгән чакта, Фатыйма әбиләрнең аяк очында гына яшәгән Сания апага да баргалыйбыз. Ул бик ачык инде, рәхәтләнеп сөйләшә. Гөлләре чәчәк атып утырган тәрәзәләреннән елга, чишмә буйлары күренә. Нәнәйләр сөйләшкән арада, мин шуннан карап торырга яратам.
Фатыйма әбиләрне узып, Фәһимә әби бар. Ул балалары белән яши. Аларда тыныч түгел, өй эче шаулап тора. Фәһимә әби үзе дә һич тик тормый: пешерә, кемнедер тирги, мактый, йөгерә. Ярып пешергән бәрәңгесе ашап туйгысыз. «Ярмалы аның бәрәңгесе», – ди нәнәй. Аннан соң чишмәгә суга төшә торган тыкрык аша Җәннәт әбиләр тора. Аның бабае бар, бик җитди, йортта гел нәрсәдер эшләп кенә йөри. Аларның өе дә биегрәк, яшел төскә буялган. «Дөньялары җитеш», – ди нәнәй. Җәннәт әбинең үзен бик яратсак та, бабае ачуланыр дип, куркып, озак җәелеп утырмыйбыз, йомышны йомышлыйбыз да ары китәбез. Тәскирә әбиләргә. Бердәнбер кызының балалары белән мәш килә ул. Кулыннан бәйләме төшми. Энәләренә күз иярми. Кайчакта дөньямны онытып, авызымны ачып Тәскирә әбинең тиз-тиз йөргән куллары астыннан озынайган оекбашына карап катам. Ул үзе туктаусыз сөйли, үзе бәйли. Бер ялгышмый. Тәскирә әби үзе усал да түгел кебек. Нигәдер телендә, йөзендә ачу күп. Бер чәчә башласа, өйдән чыгып качасы килә. Нәнәй барыбер бара. «Нужаны күп күрдек Тәскирә белән», – ди.
«Нужа» дигәне авырлык була, беләм. Күргән нужалары турында әбиләр кич утырганда сөйли. Ачлык заманында күрше Начар авылында хәер сорашып йөргәннәрен искә ала башласалар, әкият тыңлаган кебек, оеп, арып йоклап китәм.
Юл аша кыйгач каршы яшәгән Әкълимә апага еш керәбез. Ул да ялгыз. Әй сабыр да апа. Мин аның тик утырып торганын күргәнем юк. Эшли дә эшли. Өстендәге кара-көрән күлмәге белән шундый ук төстәге кофтасын алыштырганы бар микән? Әкълимә апа гади пыяла банкага акча җыя да базына күмеп куя. Минем үз күзем белән күргәнем бар. Ни өчен җыядыр инде? Акчасын тотып беркая бармый, бер матур әйбер сатып алмый. Бервакыт шәфкать туташы булып эшкә килгән ике яшь кыз Әкълимә апага фатирга урнашты. Күңелле булды бу минем өчен. Нәнәй янында бертөрле үткән көннәремә үзгәреш керде. Юк, мин алар янында чуалып, бимазалап йөрмәдем. Күзәттем генә. Алар озак тормады, авылның иң чибәр, булдыклы егетләрен, нәнәй әйтмешли, «эләктереп», бер-бер артлы кияүгә чыктылар.
Бервакыт нәнәй шул кызларның берсе – Гадилә апага кергән дә: «Бу баланың берәр нәрсәсе җитми микән, гел чи суган ашый?» – дигән. Башлы суганны әрчеп, әпи (бездә шулай сөйләшәләр) белән ашарга яратам шул, аннан чүмеч белән салкын су эчеп куям. Нәнәй курка, бу кадәр күп итеп суган ашау зыянлыдыр, ди. Гадилә апа күп уйлап тормаган: «Ашасын, башлы булыр кызың», – дигән. Шуннан нәнәй кешеләргә минем турыда «башлы бала бу», дип сөйли торган булып китте. Бераздан бу сүзләргә үзем дә ышана башладым, ахры. Әйбәтрәк укырга тырыштым, китапханәгә баруны ешайттым. Ләкин нәнәй минем китапханәгә барганымны яратмый. Көнен ничек уздырырга белми мине көтеп ала. Гел тәрәзәдән карап утыра, ахры, чөнки капкадан кайчан гына килеп керсәм дә, күз карашы миндә була. Әй шатлана инде шул вакытта! Бер генә тешле авызын зур ачып көлеп җибәргәндә, аннан да матур кеше юктыр кебек тоела миңа. Ул бит көннәр буе бары тик мине, мине генә көтеп тора!
Нәнәйгә аена бер тапкыр пенсия китерәләр. Ул укый-яза белми. Имза урынына кайчакта, карага манып, бармак очын баса. Почтальонка ашыкмаганда, озак итеп кәкре-бөкре хәрефләр белән «Зәйтүнә» дип яза. Исеме шундый матур аның! 28 сум акчасына бик куана нәнәй. Сөйләве буенча, гомере буена калхуз эшеннән башы чыкмаган: ашлыгын да урган, печәнен дә чапкан, плугарь да булган, тавык фермасында да эшләгән. Бу кадәр эшкә карата акчасы азрак булуын бәләкәй булсам да, чамалыйм. Аякларына «ревматиз» булуын мин башта шул «калхуз эше»ннән күрә идем. Сәбәбе башка икән. Нәнәй бер кызган чагында сөйләп ташлады. Яшь вакытында ул бик усал булган. Гаиләдә әллә сигез, әллә тугыз бала булганнар. Начар яшәмәгәннәрдер: аның әтисе Әбрар, әнисе Фәхерниса сыерларын саугач, артык калган сөтне бер зур гына савытка салып, янына кружкасын куеп, йорт алларында калдыра торган булганнар. Фәкыйрь кешеләр тамак ялгасын өчен. Моны нәнәй түгел, аның белән бергә яшьлекләрен искә алган әбиләр сөйли. Соңыннан ниләр булганын аңлатмыйлар, нәнәйнең өенә карасаң, гел бай булмаганнары күренеп тора бит инде. Сугыш башлангач, ашарларына булмаганлыгын беләм. Нәнәй басудан урлаган (урлаган да түгел инде, ачка түзәлмәгәч алган) бер уч бодай өчен абыйсы Кадимне сугышка, туп-туры штрафбатка алып киткәннәр. Сеңлесенең гаебен үз өстенә алган ул. Штрафной батальонда хезмәт итүчеләрне фронтның иң ачы сызыгына, передовойга «бәргәннәр». Ул хәбәрсез югалган, кайта алмаган. Бервакыт, тагын шулай ачлыктан колхоз мөлкәтенә кул сузды микән инде, нәнәйне район үзәгенә алып киткәннәр. 25 чакрым ара, ди. «Кыш башы. Җир бозланып туңган. Мине җәяү атлата әнә теге хәшәрәт, үзе – ат башында. Камчы белән аркама сугып, куалап бара. Бәдрәфкә туктатырга сорыйм. Рөхсәт итми. Чыдап буламыни, өшегәч... Шунда гына бозланып катты аякларым. Шунда гына чир эләктердем», – дип, әрнеп-әрнеп сөйли нәнәй. «Әнә теге хәшәрәт» тә безнең белән бер урамда яши. Аның өе турысыннан төкереп үтә нәнәй. Нәнәйнең аяклары бөгелми, каткан. Чүгәли алмый интеккән чакларында, сызлавына түзә алмаганда, ул тубык башларын йодрыгы белән тукмый... Кайчакта, икәү генә булган караңгы төннәрдә чирләп уяна. Йөрәге ябыша. Даруын салып эчерә беләм мин. Тик дарудан соң аны бәдрәфкә – тимер бидрәгә утыртуы, кирегә кузгатып, сиртмәле караватка алып салуы бигрәк авыр. Көчәнеп хәлем бетә. Миңа әле 9 гына яшь бит. Андый чаклар турында әнкигә сөйләмибез: нәнәйнең бердәнбер кызын борчыйсы килмидер, мине кунарга мендермәсләр (нәнәй авылның югары очында тора) дип куркам.
Һәр кичне, йокларга яткач, нәнәй бер теләк тели. Бер көн дә калмый. Башта дога укый: «Әлпи, диси, җәмгый, әхәт, алдал, рәҗи, шәмсам, бикуф, каплам, миңнум ам алфия». Бер сүзен дә аңламыйм. Араларында кеше исемнәре барлыгын гына беләм. Нәнәй мине дә ятлата. Ни ишетсәм, шуны истә калдырдым. Гомер буе оныта торган түгел. Көн дә сөйләтә. Азагында һәр көнне: «Аллакаем, кеше кулына калдырма. Баламны интектермәсәм ярар иде. Өч көннән артык яткырма мине», – дип өсти. Нәнәй йоклап китә. Ә мин аның пульсын тотам да нәнәй үлмәсә ярар иде дип теләп ятам. Аннары, ул үлгәч нәрсә булырын күз алдыма китереп, үземне үзем жәлләп елый башлыйм. Нәнәй үлсә, миңа әнкиләр торган йортка кайтырга кирәк булачак. Миңа анда кыен. Ике атнага бер тапкыр әтки безне мунча керергә менеп ала. «Малыш» кушаматлы «силсәвит аты» – дуамал холыклы күк айгырның чанасына утырып өлгерүе бик авыр, чаптырып алып китә. Карлы юлда чана әле бер, әле икенче якка салулый – тотынып кына өлгер. Мин Малыш белән җилдереп йөрергә яратам. Чанага сикереп менеп утыру да, сикереп төшеп калу да берни тормый. Нәнәй янында әтки гел көләч йөзле. Аның шундый чагында бергәләп ат чанасында кышкы юлдан җилдерүе рәхәт, сүз дә юк. Ә менә өйләрендә кыен. Нәнәй белән икәү, төн йокламыйча, кайчан үзебезгә кайтабыз дип уйлап, уфылдап ятабыз.
...Мин йокламыйм. Кулым – нәнәйнең пульсында. Күзем – тәрәзәдә. Кыска ак пәрдәне тартып куйдым. Күктәге айның якты йөзе миңа карый кебек. Тәрәзәнең пыяласы бер катлы гына, аның да чәнти бармак сыярлык ярыгы бар. Аны боз каплаган. Нәнәйнең бәләкәй генә өе барыбер җып-җылы. «Май кебек ызбам», – ди ул. Әткиләрнең өе зур. Суык. Нигәдер караңгы булып тоела...
 Кибеткә баруым турында сөйләп бетермәдем бит әле. Нәнәй өч әйберне нык ярата. Карбыз, «Завтрак туриста» консервасы һәм кукуруз таякчыклары. Карбыз, билгеле, җәй генә кайта «лавкага» (нәнәй сүзе бу). Консерваны алып кайткач та әпиләп «бөгеп» куябыз. Әпине нәнәй үзе сала. Бик ялынсам, мине дә өйрәтә: «...бер чүмеч җылымса су сал, бер калак тоз, он, хәзер тугла әйбәт итеп», – дип сөйләп тора. Кичтән шулай әпи изеп куябыз. Иртән торгач, камырны нәнәй үзе баса, аннан мичкә ягып җибәрә дә әпине пешерә. Мин мич әпиенең тәмле исенә генә уянам. Әтки килсә, әй мактарга керешә инде мине: «Менә, кызың салган әпи, белеп аша!» – дигән була. Тегесе дә кушылып мактый. Үзләренчә бу да тәрбияләү дип уйлыйлар, беләм мин аларны. Ләкин бала гына булсам да, әпине изүгә караганда, басу авыррак икәнен аңлыйм бит, күргәнем бар. Бушка мактаулары эчемне пошыра, яратмыйм шулай кыланганнарын. Нәнәйнең түземлеге җитми, бераз ярылып киткән түм-түгәрәк зур әпиен уратып кисеп ала да бүрткән дөге ярмасына балык исле томат соусы кушылган «консерваны» бер шәптә сыптырып куябыз. Ә йокларга яткач, утны сүндергәч, икәүләп тәртип бозабыз. Әнкиләр торган йортта моны рөхсәт итмәсләр иде, беләм мин! Юрганны ияккә кадәр мендереп куябыз да кукуруз таякчыкларын ашыйбыз. Аның тәмлелеге! Аннан стенага эленгән радионы ачарга куша. Вакытын белеп ачтың исә төнгелеккә концерт биргән чакка туры киләсең. Нәнәй белә, хәзер Фәридә җырлый, ди. Башта Фәридә Кудашевага кушылып җырлыйбыз: Уфаларга барган чакта, / Кара урманнар үтәм. / Сабыр итәм, / Сине көтәм, / Кирәкми миңа бүтән...
Радио туктагач, үзебез генә җырлыйбыз. Клубта кара төнгә кадәр домино сугып кайткан Газнәви абый икенче көнне безне мактап уза. «Туктап тыңлап тордым, ну җырлыйсыз, малай!» – ди. Ярык тәрәзәдән ишетелә инде, нәнәйнең тавышы көр, белгән җырлары да чамасыз.
Әнки сельпода эшли. Ара-тирә «индийский» чәй алып килә безгә. Нәнәй тышына фил төшерелгән бәләкәй генә каплы чәйне ике куллап тотып, исләрен иснәп, җыерчыклы битләренә куеп куана. Такта чәй биздерә шул.
Иң рәхәте – җәй көннәре. Иртән кызган май исенә уянып китәм. Нәнәй карават читенә утырган килеш кенә урындык өстенә җәймә тактасын куеп, маяш ясый. Чәкчәк, бавырсак, кош теле – безнең авылда «маяш» дип атала. Йомырка белән тозга гына басылган сап-сары камырны бик нечкә «баулар» итеп тәгәрәтеп тезеп куя. Аннары бик вак итеп кисә. Оны коелсын өчен иләккә салып селкетеп ала да электр плитәсенә куелган табада кыздыра. Шуларны сөтле, шикәрле чәйгә салсаң, хуш исенә егыласың инде менә!
Рәхәт озакка бармый. Иртә яздан өйдә утырып бәбкәләр чыгарган инә каз ишегалдыннан тавыш бирә. Шунда иске карават астына төнгелеккә ябабыз аларны, башка урын юк. Ысылдавы үзәккә үткән, чәй эчәргә дә ирек бирми. Нәнәйне тыңламый булмый: яшел чирәм җылынган, бәбкәләрне шунда чыгарабыз башта. Ул иртәнге җиләс һаваның рәхәтлеге!.. Төштән соң казларны чишмә буена алып төшеп менәбез. Араларында бер имгәк бәбкә булды быел. Нәнәй дә аксап йөри, күршем Робертның да аягы авырта, артта калудан туктаусыз пипелдәгән бәбкәнеке дә. Аны тагын да ныграк тырышып карыйм. Бәбкәне исән-имин үстерәлсәм, нәнәй дә, авыру дустым да озак яшәрләр кебек. Әллә нинди, кешегә сөйләп булмас уйлар күп ул минем башта. Әллә чи суганны күп ашаганнан...
Ысылдаган инә каз артыннан гарип баласын җәй буена күтәреп йөрдем. Бераз гына исәйде дә бит. Калган казларны суйганда, әтки бәләкәй бәбкәне дә чалып ташлады. Эчемдә нәрсәдер өзелгән кебек булганын да әйтергә кыенсындым.
Кышларын авыррак. Аяксыз нәнәйне урамга алып чыгып та, күршеләргә алып барып та булмый. Барыбер аның янында рәхәт. Кич җитә башласа, нәнәй янына кунарга китәргә дип ашыга башлыйм. Беркөнне дуамал буран чыкты. «Бу тискәре буранда менеп йөрмә инде», – ди әнки. Мин турсаям, үземнекен сөйлим. Нәнәй янында кунасы килә шул. Олы урамга кадәр озатып чыкты. Аннан, каршы җилгә иелеп, үзем генә киттем. Куркыныч буран булды бу. Көчкә барып җиттем. Көндәгедәй иртәрәк икәүләп кычкырып доганы укыдык та, нәнәй өстәп үзенең теләген теләгәч, йокларга яттык. Озак үрсәләнде ул бу төнне. Чирләдем димәгәч, даруын бирмәдем. Бераздан теләген дә тагын бер тапкыр кабатлады: «Өч көннән дә артык яткырма мине, Ходаем. Бердәнбер баламны интектерергә язмасын...» Иртән иртүк әнки килеп керде. Мин аның елавын беренче тапкыр шунда күргәнмендер. «Төнлә абзар янды. Янып бетте. Ут төрткәннәр. Бер мал да калмады», – дип, әнки өзек-өзек сүзләр белән куркыныч хәлне сөйләде. Кычкырып елау да, жәлләтү дә юк. Күз яшьләре генә тәгәри. Нәнәй эндә-шәлми утырып калды. Әнки мине киендереп, кайтырга чыкты. Кар тәрәзәнең яртысыннан өйгән. Нәнәйгә борылып карадым. «Сөтсез калдык, бала-ам», – дип елап җибәрде. Аның да яшьләре нәкъ әнкинеке кебек ага...
Салам башлы зур гына абзарыбыздан чүп өеме генә торып калган. Өемнән ерак түгел бәләкәй генә мунча. Аның эченнән эт чыйнап елаган тавыш ишетелә. Абзар тулы малдан бер бәләкәй генә эт – Лайкабыз исән калган икән. Әтки йөгереп чыгып абзар ишеген ачуга, ут аны аягыннан еккан. Ничектер, ушы җитеп, абзарның арткы ягында бәйләнгән Лайканы ычкындырган...
Кешеләр җыелып чүп өемен түгә башлагач, күрмәсеннәр, дип, энем белән икебезне мәктәпкә җибәрделәр. Әзер түгел идек бит, сумкасыз гына бардык. Без елга аша урнашкан урыс авылында – Анновкада – башлангыч мәктәптә укыйбыз. Урыс апалары мине дәрестән чакырып чыгарып, буялган күкәйләр, «Пусть мама печеньки купит», – дип, акчалар бирделәр. Алар миңа таныш түгел иде. Әмма мин шул күкәйләрне ашаганда, аларның минем кайгымны якын итеп, әрнеп кабул итүләрен аңладым. Мәктәптән ашыгып кайттык. Милиция зур эт белән ут төртүче кеше эзеннән йөрде. Пимасының бәләкәйлеге буенча, хатын-кыздыр, дип, эзнең югары очтагы туй барган йортка кереп югалуы турында сөйләнделәр. Энем Рөстәм белән барын да ишетеп тордык.
Милицияләр киткәч, мунчаны ачып Лайканы иреккә чыгардык. Без дә энем белән теге эз буйлап йөреп килдек. Янгын чыккач та буран туктагандыр инде, эзләр ярылып ята иде. Гомерлеккә күз алдында калдылар...
Мин әнкинең тик утырганын, нәрсәнедер эшләми иртәгәгә калдырганын белмим. Эштән кайта да, төнгә кадәр өйдә йөгерә. Гел нәрсәдер эшләп өлгерергә тырыша, елмаюын, утырып ял итүен сирәк күрәсең. Абзар янганнан соң ул тагын да ачулыракка әйләнде. Гел кемнедер тирги, әрни, гел канәгать түгел. Туганнан башлап бер-береңне белгән авылдашларыңда шикләнү әнкигә генә түгел, әткигә дә авыр. Ул бит гел халык арасында. «Бар кешегә дә ярап булмый, дошманнарым да булгандыр», – ди. Абзарсыз, малсыз калгач, булышу йөзеннәндер, әткинең бертуганы энем белән икебезгә курткалар китерде. Яратмадым шул киемне. Биле бил урынында түгел, җайсыз. Әтки белән әнки мактап-мактап кидерергә тырыштылар. Салам башлы абзар урынына менә дигәнен, өр-яңа агач исе килеп торганын салып куйдылар. Әтки, әлеге дә баягы гел канәгатьсез әнкидән мең тапкыр тиргәлеп, фермадан өч имчәкле сыер алып кайтты. Марта – матур йөзле сыер, без аны яраттык, фотоларга төшердек. Көтү көткәндә башка сыерлар белән чагыштырабыз, чынлап ямьсезләр бит чибәр Мартабыз янында. Авыл ирләре абзарны җыелышып эшләгәне истә калган. Төшке ашка кергәндә безнең өйнең буялмаган биек күтәрмәсеннән эшчеләр менә тора, кадакка эленгән каклаган казны кисеп алып ашый тора. Авыз суларын китерә шул каз... Аның тәмлелеге! Энем белән ничек эләктерергә белми азапланабыз. Безгә тиеш түгел бит абзар төзүчеләр ризыгы. Араларында көләч йөзле, шаян сүзле Хәниф абый бар, ул өләшә безгә казны. Урманчы булып эшләгән шул Хәниф абыйга бирде әтки безнең исән калган Лайканы. Энем белән мине көнләштереп, урманчы утырган арба артыннан иртән дә, кич тә, койрыгын болгап, безнең алдан узды Лайкабыз. Аның урынына әтки овчарка алып кайтты. Яңа абзардан өйгә кадәр тимер чыбык сузып, этне чабып йөрергә шуңа эләктереп куйды. Мунча керергә төшкәндә, туймас ерткычка нәнәй «хәер итеп» бер буханка кара икмәк алып төшәр булды. Бер кабуда йота... Ә без үсми торган, койрыгын болгап күзгә карый торган, өрмәгән, өрсә дә куркытмаган, карашында бер усаллык булмаган Лайканы сагынабыз. Аның чит кеше арбасына ияреп йөрүеннән көнләшәбез... Өрми торган этне чылбырга тагып, тыныч йоклаулар бетте шул абзар янгач. Гомерлек шикләнү, курку, кешеләргә ышанмау калды.
Бу куркыныч вакыйгадан соң әнкиләргә минем бөтенләй барасым килми башлады. Мунча кергәч, нәнәй дә, мин дә йокысыз төн уздырабыз. Алай гына да түгел, нәнәйнең өендә дә тәрәзә чаршавын ачып йоклар булдым. Нәнәй суык керә буыннарыма дип тирги тора, мин ача торам. Биек киртәдән ут төртүче сикереп төшәр кебек. Шуны күзәтеп озак ятам, тәмам бәлтерәгәч кенә йокыга талам. Онытып торам: яңа абзар төзегәндә күрше Әкълимә апаның банкасыннан акча алып тордык без. Шунда күрдем дә инде аларның баз эргәсенә, туфракка күмелеп сакланганын.
Куркыныч вакыйгалар дигәннән... Чалт аяз май көне исемдә калган. Укымаган чак булгандыр, йокыдан торгач, әнкиләргә төшеп бара идем кебек. Капканы ачарга үрелдем генә – теге куш кәүсәле тупылның иң очында кара карга каркылдый башлады. Мине озатырга чыккан нәнәй «шул эчен пошырган» агач башына карады.
– Үлем була инде, балам, бүген. Авылда үлем булса шулай кычкыра ул. Хәшәрәт! Көш-ш! Кит минем йортымнан!
Нәнәйнең йөзе караңгыланды, куркуы күзенә чыккан. Күреп торам: үзем үләрмен микәнни дип курка ул. Кара каргага бик ышанып бетмәсәм дә, нәнәй жәл. Әнкиләрдә озак тормадым. Әйләнеп менүемә, нәнәй хәбәр әйтеп тора:
– Җамал үлгән. Малае үтергән...
Җамал апа да ятим хатын, нәнәйнең дусты. Урам башында яшәүче телсез әби – Җамал апаның бертуганы. Авыл бу көннәрдә гөж килеп торды. Без дә энем белән елганың каршы ярына чыгып кердек. Җамал апаның зәңгәргә буялган өе янына халык күп җыелган иде. Барысы да аптырашкан хәлдә басып каткан. Кешеләр ара-тирә генә пышылдап, берберсенә эндәшеп куялар. Аптырамаслыкмыни: авылымның тыныч тормышына сыймас хәл бит бу. Милиция килгән. Без якын барырга курыктык. Әнисенең «тәнендә чәнечмә-гән, күгәрмәгән урын калдырмаган» егет урам башындагы телсез апага бигрәк еш килә иде. Мине куркыта торган шомлы апа белән әнисен үтерүче арасына әллә нинди «җепләр» ялгап, бик озак уйланып йөрдем. Минем баш шундый ул. Суганнан түгел икәнен беләм инде. Башым уйлаганнарны кычкырып сөйләп булмый. Хәтта нәнәйгә дә. Телсезгә бара башласа, чата-карман килеп туктатам нәнәйне хәзер. Шул үтерүчене базында саклап тотадыр кебек...
Ара-тирә рәхәт хәлләр дә булгалый. Коеп яуган яңгырлы бер караңгы кичтә әтки килеп керде. Киң елмаюы бәләкәй генә өйгә сыймый, тәрәзә ярыкларыннан тышка да чыга кебек. Зәңгәр костюм алып килгән әтки. Чалбар белән замоклы жимпер (джемперны шулай дибез без). Аны кигәч, башым күккә тиде. Үземә килешкәнен, гәүдәмне тагын да озынайтып матур итеп күрсәткәнен бөтен күңелем белән тойдым. Әтки үзенә куана: кайсыдыр авыл сельпосыннан «астан» гына алган икән. Дөресме-түгелме: аңлавымча, ул аны үзе сөйләшеп эләктергән. Әнкисез. Шуңа бигрәк куана бугай. Чөнки безнең гаиләдә әйбер табу эшләрен гел әнки эшли. Шуңа үзен «Алладай» хис итә: ул гына барын да булдыра, калганнар юньсез. Кычкырып тиргәшмәсәләр дә, түбән очтагы өйдә менә шул халәтне гел сизәм. Шуңа төнге кап-кара пычракны ярып, нәнәй белән минем янга кергән әткинең үз-үзенә куанып утыруы күңелемә бик якын. Әткинең шатлыгы өчен дә, үземнең киемем өчен дә куандым ул онытылмас кичтә. Бәләкәйләнеп, чалбарымның – тезләре, жимперемнең терсәкләре тишелеп беткәнче яратып кидем шул киемне! Үземә килешкәнен белеп: «Синең инәң сельпода эшләгәч, дефицит әйбер киясең инде, безгә – калхузник баласына юк», дигән энәле төрттерүләргә дә карамый («силсәвит персидәтеле кызы булгач, куялар инде «бишле!» дигән урынсыз гаепләүләр, нинди чарада катнашсам да, «активистка», дип җан үртәүләр сыйныфташларымны, мәктәпне күралмас хәлгә җиткергән иде), чын хатын-кыз итеп хис итеп үземне, башымны югары тотып кидем шул костюмны. Юк, әтки алып биргән өчен түгел, матурлыгымны сизгән өчен. Бәхетнең нинди булуын шунда белдем.
Без энем белән Анновка авылына укырга йөрибез. Анда – мәктәп директорының өе белән янәшәдә ике сыйныф укый торган башлангыч мәктәп бар. Бер сыйныфны, энем укыганын – урыс директорның хатыны, икенчесен бигрәкләр дә чибәр татар хатыны укыта. Энемнең укытучысы усал һәм кызу: тактага яза торган акбурлар тәк кенә оча дәрестә. Минем укытучым искиткеч әйбәт укыта. Ул рус теленә шәп, ул математикага! Безгә бер дә рәхәт түгел таңнан торып елга аша укырга йөрү. Бер башлангыч сыйныф авылдагы мәктәптә укый бит, безгә нәрсә калган? Алар татарча җырлый, татарча сөйләшә... Иртән энем – әткиләрдән, мин нәнәйдән килеп, авыл уртасындагы «быткомбинат йорты» алдында очрашабыз. Без тар сукмактан мәктәпкә йөгергән-дә яктырта башлаган була инде. Иң үзәккә үткәне – дәрес әзерләтергә мәҗбүри калдыру һәм, ач тормасыннар дип, күл суыннан чәй йә кесәл кайнатып эчерү. Тәмсезлеге шуның! Дүртенче класска күчкәч кенә котылдык шул Анновка мәктәбеннән. Нәнәй мәктәп каршында гына яши. Хәзер инде мин тулы хокук белән нәнәйгә кунарга менәм. Миннән бәхетле кеше юк. Дәрес арасында да янына чыгып чәй эчеп керәм. Электр чәйнеге гел кайнаган... Мине көтә.
Апрельнең 29 ында кичтән хәле бетте. «Үзәгем көя», – дип аптыратты. Әлегә кадәр бирә торган даруларын тамызып эчердем. «Әй Аллакаем, өч көннән дә артык яткырма урын өстендә. Бердәнбер балам җәфаланмасын. Әлпи, диси, җәмгый, әхәт... ал-фия. Кабатла, балам. Иренмә...» Үзеннән-үзе ятланган доганы кабатлыйм. Теләкләрем генә башка. Тик күз алдыма болытлар өстендә тәхеттә утырып бизәкле башлы таягы белән кеше язмышларын хәл итүче булып килгән Алла бабай гына мине ишетми, ахры. Нәнәй өйрәткәнчә, бик дөрес итеп, ихлас укыдым бит догамны югыйсә...
Мин йокламыйм. Кулым – нәнәйнең пульсында. Күзем – тәрәзәдә. Кыска ак пәрдәне тартып куйдым. Күктәге ай никтер моңсурак карый кебек. Нәнәй үлсә нишләрмен, дип, тагын үземне жәлләп елап җибәрәм. Тавышсыз гына күз яшем ага. Нәнәй боларның берсен дә белми, йоклый бирә...
Болай авырганнан соң иртән тормый калганы юк иде. Бу юлы тормады нәнәем. Мин ниндидер табигый сизгерлек белән нәнәй теләгән өч көннең килеп җиткәнен аңладым. Кичен әнки килде, күрше Әкълимә апаны да кунарга алып керде, һаман шул көрән күлмәгеннән Әкълимә апа. Артык бер сүз эндәшмәс, һавада үлем шомы эленеп торганда, шундый кеше кирәктер дә янда.
Нәнәй икенче көнне дә тормады, ризык капмады. Каен суы сорады. Бер йотым капты. Каен суы өстәлдә утырып калды. Көнозын ачмаган күз кабакларын селкетеп, кечкенә сеңлемне чакырырга кушты. Хушлашырга. Нәнәй белән энем якын кешеләрем исемлегендә иң беренче торалар. Әмма сеңлемне бөтенләй башкача яратам мин. Ул туганда мин зур идем инде. Барын да аңлап кабул итәрлек зур. Аксак нәнәем ул вакытта район үзәгендәге хастаханәгә өченче оныгын барып күрерлек хәлдә иде әле. Бергәләп бардык. Бер катлы йортның тонык тәрәзә пыялалары аша кечкенә төргәкне күрсәтте әнки. Нәнәйнең куанганы! Әтки, минем салпы ягыма салам кыстырып: «Матур бит, әйеме?» – дип сорап, мәҗбүри «әйеләтеп», Гөлназ дип исем кушты аңа. Сеңлемнең тәүге сүзе, адымнары, кызыклары – барысы да исемдә. Нәнәй белән бергәләп карап үстердек аны. «Туган җирем, рәхмәт сиңа!» дигән бик киң таралган җыр бар иде ул чакта. Шуны өйрәттем. Сеңлем, «р» хәрефен әйтәлмәгән көенә җырны, чатнатып, клуб сәхнәсендә җыр-лады. Әтки белән әнкинең моннан да горуррак чагын күрмәгәнмендер. Мин дә эчемнән бик горурландым: башыннан алып азагына кадәр мин куйдым бит бу номерны сәхнәгә. Ул вакытта 5 яшендә бөтен авылны таң калдырып җырлаган бала сирәк булгандыр әле. Ул туганчы, җырчыга әйләнгәнче дә мин күләгәдә идем. Ул вакытта, бердәнбер малай буларак, гел энем макталды. Аның кызык сүзләрен кабатлап көләләр иде ирләр, әтки масая иде. Ә минем әллә ни мактар җирем юк: әнки әйтмешли, чәчем сыек, маңгаем киң, җырламыйм, борыным да озын, үзем дә... Дөресен генә әйткәндә, мин әнки ягына охшаганмын, ахры, шуңа да түбән очтагы өйдә мин бик яратылмыйм. Мин күләгәдә булып өйрәнгән, һәм «алдынгылыкны» күптән энемә һәм сеңлемә биргән, якыннарыма кушылып, «олыларча» кыланып, аларны яратырга өйрәнгән. Мин боларны ничек бар шулай кабул иткән һәм аңлаган. Тик нигә үлем түшәгендә яткан нәнәй сеңлемне дәштерә соң хушлашырга? Нигә мине түгел? Ничә еллар буе аның янында МИН яшәдем бит! Аңа тугры булдым! Әнкиләрдән дә артык күреп яраттым! Җитмәгән, кыек җирләрен күрә торып, үзе аңламаса да, бала йөрәгем белән кичереп яраттым! Нигә ул соңгы сә-гатендә мине караваты янына чакырып хушлашмады?
Бөтен өйне тутырып гырылдап йоклавыннан ул өченче көнне дә уянмады. Иреннәрен карагат кайнатмасы суына манган каз канаты белән чылатып тордылар. Күзләрен ачар да, нәнәй мине чакырыр дип көттем. Мине өйдән чыгара алмадылар. Күңелемдә нинди уйлар давылы купканын сизүче дә булмады. Минем күп нәрсәне тирән аңлавымны белми иде өлкәннәр. Тәүге тапкыр татыган бу авыр хис көнләшү түгел бит дип, эчтән сызландым. Юк, мин көнләшергә тиеш түгел. Мин апа кеше бит. Бу әрнүне дә һич кенә сеңлемә булган туган мөнәсәбәтенә ягылдырмадым. Үземне мәҗбүриләп кичердем нәнәйне. Әмма мин бу көннәрдә чынлап бәхетсез булдым. Нәнәсе үлгәннән кайгыра дигәннәрдер. Ә мин өчләтә кайгырдым, яндым: нәнәйсез калдым, аның соңгы көнендә хыянәтен кичердем, хәзер миңа әнкиләргә кайтырга туры киләчәк... Бәхетсезлек тәмен тәүге тапкыр татуым шул булды. Аннан соң да күп тапкырлар югалту-хыянәтләр кичерсәм дә, беренчесе онытылмый икән.
Әнкиләрдәге тормышка өйрәнеп китәлми озак газапландым. Дүрт ел үткәч тә, сигезенче сыйныфны тәмамлаганда, имтиханнарга әзерләнгән, бәбкәләр саклаган, су ташыган арада да качып кына зиратка, нәнәй каберенә барып килә идем. «Сезгә сәпит алып бирәбез», – дип, мине җайлый-җайлый, нәнәйнең кечкенә өен бер әбигә саттылар. Мәктәптә укыганда кереп-кереп чыга идем. Стеналар да, идәннәр дә шул ук, бер җиһаз кузгалмаган, ә өй караңгы. Нәнәйнең очкынлы күзләре, киң елмаюы, кычкырып сөйләшүе белән якты булган икән ул. Нәнәйне күмеп, берничә көн үткәч, әнкинең елавын икенче тапкыр күрдем. Радиодан агылган «Җидегән чишмә»гә кушылып, күз яшьләре тәгәри. «Исән чагында бик якын да түгелләр кебек иде. Барыбер әнки аны яраткан икән», дигән уй сызылып үтте башымнан. Чынлап, әнкинең гел вакыты юк иде шул. Гел ашыга, гел канәгатьсез, гел ачулы. Бер тапкыр да нәнәй янына килеп иркенләп утырып чәй эчкәнен, сөйләшкәнен хәтерләмим. Әллә шуңа әрнеп елыймы? Әнки тәрәзә буена, озын челтәрләр артына качкан. Шундый жәл, үзе миннән кыенсына да кебек. Әнкине кочаклап жәллисем килә, әмма мин кочаклашырга күнекмәгән. Әнкиләрнең өендә челтәрләр дә озын, җиһаз-лар да башка, тормыш та. Ә мин кыска пәрдәле, җепкә тартылган кыска ак чаршаулы, бармак сыешлы ярыклы бер кат тәрәзәне сагынам. Нәнәй тәрәзәсен. Дөньяга да, туганнарга да, авылдашларга да, дусларым әйткән сүзләргә дә күп вакыт нәнәй күзе аша караганымны сизәм. Нәнәй тәрәзәсе аша... Нәнәй өйрәткән доганы каберенә менгәч тә кабатлыйм. Азагын «тыныч ят» дип үзгәртәм. Нәнәй догасы беркайчан да онытылмый, күңелдә яши. Дөрес әйтмәдем. Доганың көченә ышаныч күңелнең төбенә яшерелеп куелган. Үзе теләгәнчә, нәкъ өч көн чирләп ятты бит нәнәй. 2 майда җан бирде...
Гарип бәбкә дә, кадерле нәнәем дә, аксак дустым Роберт та бер-бер артлы киттеләр дөньядан. Минем тулы тормышымны буш итеп...
Дистә еллар үткәч, дин кире кайтты халыкка. Хәзер инде үлгәннәрнең өчесен, җидесен, кырыгын без үскәндәге кебек ярым качып укытмыйлар. Зурлап мәҗлес коралар. Муллалар, хәзрәтләр моңлы итеп Коръән сүрәләре укый. Тыңлаган саен, нәнәйне, яттан дога белмәгән, белсә дә укырга аптыраган, дөнья нужасыннан башлары чыкмаган ялгыз әбиләремне искә төшереп утырам. Нәнәйнең догасын ишетергә теләп, бөтен игътибарымны муллаларның авызыннан чыккан сүзләргә юнәлтәм. Юк нәнәйнең «әлпи, диси...»е! Булмаса булмый инде, мин барыбер амин тотканда нәнәй догасы белән тәмамлап куям.
Күп еллар узгач, гаиләбезгә укымышлы апа килеп керде. Ислам институтын тәмамлады ул. Хаҗия. Аңа укып күрсәттем нәнәйнең догасын.
– Бу гарәп алфавиты хәрефләре. Шулкадәр дә үзгәртел-гән авазлар! Бик күп догалар шул хәрефләр белән башлана. Күңелеңә кереп калган икән, укы! Догаң ихлас булса, телә-гең кабул булыр, сеңлем! – диде хаҗия.
Кадерле нәнәем Зәйтүнә Әбрар кызы рухына догамны юллыйм: «Әлпи, диси, җәмгый, әхәт, алдал, рәҗи, шәмсам, бикуф, каплам, миңнум ам алфия. Оҗмах түр-ләрендә булсын урының, якты күңелле нәнәем! Тәрбияң, дөньяны яратуың, яшәү ямең, дога көчең яши миндә. Рәхмәт сиңа!»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур эсэр. Автор тарафыннан вакыйгалар бик мавыктыргыч итеп сурэтлэнгэн. Балачагымны искэ тошереп, эбиемне сагынып куз алдына китереп, кызыксынып укыдым. Авторга ижади унышлар телэп Голсинэ.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Авторга зур рахмат

      • аватар Без имени

        0

        0

        Рахмэт, бик матур язлган! Рахатлэнеп укыдым, бездэдэ нэнэй, майаш, кебек сузлэр белэн балачакка йореп килдем.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Рәхмәт, искиткеч матур хикәя! Нәнәйне жәлләдем... Әле ярый оныгы янында булнан гел, ялгызлыктан интекмәгән. Безнең әни гел кабатлар иде шул "әлпи, тиси, җомхи .." Истә калмаган, өйрәнмәгәнбез инде, совет чоры балалары бит

          Хәзер укыйлар