Логотип
Проза

«Мәхәббәт» корбаннары

«Әби, беләсең бит минем аны, балаларны ничек яратканны! Ничек тузгытырга хәзер унбиш ел төзегән тормышны? Мин бит аны кичерергә әзермен! Баласын да үз балам итеп кабул итәрмен! Кем генә ялгышмый бу дөньяда?..

Хатынын, балаларын өйдә калдырып, үзе генә кайткан кияве Арсланның күңел халәтен Әнзимә ул капкадан керешли үк аңлады. Башка чакта, менә мин нинди бәхетле дигәндәй, йөзендә елмаю сүнмәгән Арсланның бүген башы иелгән, күзләре боек иде. Чит йортка кергәндәй салмак кына атлап кереп барган киявенә тәрәзәдән карап, Әнзимәнең йөрәге кысылып куйды. Нидер булган балаларга, нидер булган!.. Сизенүе юкка булмаган икән – күрешеп хәл-әхвал сорашкач та, Арслан мәсьәләне кабыргасы белән куйды: «Әби, мин сине алырга кайттым. Зинһар, үтенечемне кире какма! Әйдә безгә бергәләп барыйк. Сөйләш Гүзәл белән». Кызының, иманлы, намазлы, уразалы Гүзәленең икенче ир тапканына, аңардан бала көткәненә, никахлы ире Арслан белән аерылышырга теләвенә ана кеше ышанды да, ышанмады да. Соңгы өметен әбисендә күргән Арслан еларга җитешеп тагын-тагын үтенде: «Әби, беләсең бит минем аны, балаларны ничек яратканны! Ничек тузгытырга хәзер унбиш ел төзегән тормышны? Мин бит аны кичерергә әзермен! Баласын да үз балам итеп кабул итәрмен! Кем генә ялгышмый бу дөньяда? Мине – балалардан, аларны миннән аермасын иде! Зинһар, сөйләш. Зинһар...» Вакыт-вакыт тавышы дерелдәп куйган, күзләрендә өмет катыш чарасызлык чагылган киявенә карап Әнзимәнең иреннәреннән чак ишетелерлек өн чыкты: «Әстәгъфирулла, йә Раббым!»
Киявен кешечә юньләп чәй эчертә алдымы-юкмы, яман хәбәрдән исәңгерәгән Әнзимә берникадәр мизгелдән юлда иде инде. Чаллы һәм авыл арасын Арслан белән сөйләшми дә диярлек уздылар. Дөресрәге, Арслан нидер әйтте, ә Әнзимә аны ишетте дә, ишетмәде дә. Ул үз уйларына чумган иде. Бердәнбер кызы Гүзәлнең балачагы күз алдына килде. Ишегалдында кәҗә бәтиедәй сикергәләп уйнап йөргән нарасый чаклары... Авыл балалары белән су буенда каз бәбкәләре саклаган ваемсыз вакытлары... Ачылыр-ачылмас теле белән әнисе артыннан дога кабатлаган мәлләре: «Бисмилләһи ләһмән ләһим...» Дин тоткан Әнзимә Гүзәлен бәләкәйдән үк иманлы, миһербанлы итеп тәрбияләргә омтылды. Әнисе башын иеп сәҗдәгә киткәндә Гүзәл дә, уен күреп, иелә-бөгелә сикерә иде. Үсә төшкәч, әнисе кызына намазның уен түгел, ә Аллаһны тану, аңа сыенуның изге чарасы икәнлеген аңлата алды. 12 яшьтә Гүзәл үз теләге белән намаз укый иде инде. Мәктәптә чакта намазын калдырган өчен борчылып, кайткач казага калган намаз рәкагатьләрен бик теләп укып куя иде. Бәләкәйдән Әнзимә кызын хәер бирергә, дога кылырга өйрәтте. Кызының иманлы,тәүфыйклы булып үсәчәгенә бер шиге дә юк иде. 22 яшендә Гүзәлгә генә түгел, ә аның гаиләсенә дә зур сынау килде. Ике ел буена яратышып йөргән егете – кызның тәүге саф мәхәббәте Рәдис башкага өйләнде. Дөресрәге, улларының Гүзәлгә өйләнергә исәбе барлыгын белгәч, аның ата-аналары башка кызга өйләндерделәр. Гүзәлнең әтисе Локманның ашлык урлап төрмәдә утырганын сәбәп иттеләр. Үзенә калса, өч тиенгә кара тир түккән колхозчының түләнеп бетмәгән хезмәт хакын кайтаруы иде дә бит бу урлашу аша. Тик закон гади халыкка һәрчак каты – машина-машина ашлык сатып череп баеган председательне түгел, ә алты капчык бодай урлаган Локманны өч елга төрмәгә яптылар. Шуны сәбәп итеп, Рәдиснең ата-анасы улларына Гүзәл белән язмышын бәйләргә бәхиллекләрен бирмәделәр. Ата-анасыннан уза алмаган Рәдис аларга яраган кызга өйләнде. Авылның икенче башында туй гөрләде, ә Гүзәл, йөрәген телгәләгән сагышка чыдый алмыйча, бау алып, бакча артындагы тирәккә табан атлады. Анасы күреп алып, ни тере, ни үле кызын өйгә сөйрәп кертте дә шул бау белән караватына бәйләп куйды. Әнисе, туганнары сабыр булырга өндәп үгетли торгач, Гүзәл бераз айныды кебек. Тормыш юлында Арслан очрап, курчактай ике кыз үстерә башлагач, үзенә күпме кайгы китергән тәүге мәхәббәтен тәмам онытты кебек. Һәрхәлдә, моңа хәтле иренә яхшы хатын, балаларына кайгыртучан ана булды. Инде кызы белән киявенең бик бәхетле гаилә коруына Әнзимәнең иманы камил иде. Яшь булуларына карамастан, икесе дә Аллага таяналар, дин тоталар. Арслан да иманлы гаиләдән. Үзләре кебек үк тәүфыйклы ике бала үстереп яталар. Ике як ата-ана ярдәме белән шәһәрдә фатир алгач, яшьләрнең тормышлары тагын да түгәрәкләнә төште. Арслан, башта кечкенә автобусны арендага алып, соңрак үзенеке итеп, көн дими, төн дими шәһәр буйлап кеше ташыды. Гүзәл күбесенчә балалар тәрбияләп өйдә утырды. Балаларына карап, моңа хәтле ике як ата-ана да сөенеп туя алмыйлар иде. Гүзәлнең, беренче мәхәббәте Рәдисне очратып, аңардан балага узуы, никахлы иреннән аерылырга теләве барысы өчен дә аяз көндә яшен суккан кебек булды. Дин тоткан, гөнаһтан курыккан яшь хатынның болай ялгышуы Әнзимә өчен дә, ире Арслан өчен дә, аның ата-аналары өчен дә башка сыймаслык хәл иде. Кызының тормышын башыннан кичереп барган Әнзимә, Гүзәлен аңларга тырышып, күп уйланды. Тик ана йөрәге бәгырь җимешен аңлый гына алмады.
Әнзимә белән кияве фатирга барып кергәндә, Арсланның әти-әнисе анда иде инде. Кода-кодагыеның күзенә ничек карарга да белмичә азапланган Әнзимәне Арсланның әнисе Гөлчирә бик җылы каршылады. Уйчан булса да, Гүзәлнең кунаклар көткәне күренеп тора: өй җыештырылган, балалар тәрбияле, бәлеш пешкән. Балаларны беразга уйнарга чыгарып җибәрделәр дә аш бүлмәсенә җыелдылар. Әнзимәдән башлап, һәрберсе Гүзәлне тормышын бозмаска, акылга килергә үгетләде. «Балам, мин бит сине Аллага ышанган иманлы бала итеп үстердем. Гөнаһтан да курыкмаслык нинди сәбәп этәрде сине бу адымга? Шайтан котыртуына бирелдеңме? Кеше күзенә ничекләр күренергә хәзер?!» Гүзәлнең озын керфекләре кызарынган бит очына тия язды. Ул әнисенең бу үгетенә ләм-мим сүз дә дәшмәде. «Әтиең үлгәч, мин сиңа атаң урынына калган кеше. Тыңла мине, кызым, − дип дәште кайнатасы килененә. – Әниегез белән илле елга якын гомер иттек. Дөнья булгач, төрле чаклар булды. Ә аерылышырга уйлап та карамадык. Яши-яши шуны гына ныграк аңлый барам – дөньяда матур, акыллы, булдыклы хатыннар күп, ә әниегездән дә яхшырагы юк!» Кайнатасын Гүзәл бүлмәде, башын иеп кенә тыңлады. 
«Тәүге мәхәббәт, яшьлекнең бер матур чагы булып, гомер офыгындагы ерак мираж булып, бар кешенең дә җанында саклана. Тик ул бары тик чынга ашмас алдавыч мираж гына», – кайнанасының бу сүзләреннән Гүзәл сискәнеп киткәндәй булды һәм, беленеп килгән биленә кулын салып, тәрәзә янына килеп басты. «Минем хакта, үзең хакында уйламасаң, балалар хакында уйла, Гүзәл! Аларның үз ата-аналары белән үсәргә хакы бар!» – Иренең хаклык ярылып яткан бу сүзләрен ишеттеме уйга баткан Гүзәл, юкмы, әйтүе кыен. Якыннарына бары тик яхшылык кына теләгән иң газиз кешеләр җыелган иде бу минутта ир белән хатын янына. Барысы да яшь хатынның хатасын кичерергә әзер торуларын белдерделәр. Барысы да аларга бәхет кенә теләүләрен ачык аңлаттылар. Йөрәк түрләреннән өзелеп төшкән үзәкләргә үтәрлек бу үгетне ишетәсе колак ишетерлек иде, аңларлык акыл аңларлык иде. Ире, анасы, кайнатасы белән кайнанасы, хәтта урамнан кайтып кергән ике баласы да, өмет тулы күзләрен Гүзәлгә төбәп, аның ни әйтүен көттеләр. Әллә ни булган иде бүген акыллы Гүзәлгә, тәүге мәхәббәтен очрату аны танымаслык үзгәрткән иде. Әнисен, ирен, кайнатасы белән кайнанасын тыңлады, тик ишетмәде, ахры. Иртәгәсен кунаклар чыгып киткәндә ул үз алдына сөйләнгәндәй генә әйтеп куйды: «Ул чакта Рәдис белән минем арага кермәсәләр, без бергә булыр идек...» Ниндидер өмет белән килгән ата-ана җаннарына ут кабып чыгып китте.
Ике кызының үз әтиләрен үлеп яратуларын да исәпкә алмады, ахры, Гүзәл. Балаларның үз әтиләренә хаклары барлыгы белән дә исәпләшмәде. Иреннән талак көтеп ала алмагач, Арслан белән аерылышырга гариза биргән, фатир бүләргә йөргән әниләренә ике кыз елап ялварды: «Әни, безнең чит әти белән түгел, ә үз әтиебез белән үсәсебез килә!» Үзе ни әйткәнен аңладымы-юкмы, әниләренең сүзләрен балалар бик төшенмәде дә: «Ул чакта аермасалар, сез аның балалары булыр идегез...» Кайчандыр язмыш аша кичергән ялгышны нинди хак белән булса да төзәтергә ашкынды Гүзәл. Гаилә бәхете хакы белән, балалар бәхете хакы белән... Ни булса да бары тик тәүге сөюе белән бергә булырга! Тик ялгышуы булдымы икән язмышның ул чакта? Бәлки, Рәдис белән кавыштырмыйча, язмыш аны үкенечле, авыр тормыштан саклап-йолып калырга тырышкандыр, кем белә? Бәхетле итү максатыннан чыгып, Арслан белән очраштыргандыр? Үз бәхетебезгә бәя бирә алмыйча, бәхетсезлегебезнең сәбәпчесе дә үзебез шул. Чынлап баксаң, әллә кем дә түгел иде беренче мәхәббәте бүгенге көндә. Хатынын аерган, ике баласын ташлаган, эчештергән, ай саен егерме мең кредит түләгән бер адәмгә әверелгән иде. Кайчандыр ата-ана сүзен тыңлап, үзен ташлаган иргә сукыр Гүзәл тагын ышанды. Ул бит, янәсе, Гүзәл белән бергә була алмаганга шундый көнгә төшкән. Гүзәл генә аны бәхетле итә ала! Коткарырга, бәхетле итәргә кирәк!.. Бер тапкыр хыянәт иткән, адәм мәсхәрәсенә калдырып ташлаган иргә кем тагын ахмакларча ышана ала? Балаларын, гаиләсен бәхетсез итә торып, кем үз бәхетен төзи ала? Кызганычка, тәүге мәхәббәтенең корбаны Гүзәл бу хакыйкатьне аңлый алмады. Хәер, ул гынамы соң бу «сөю»нең корбаннары? Ә ире? Балалар? Әнисе, кайната-кайнанасы? Үз гөнаһысын танып, төзәтергә тырышу урынына Гүзәл ялгышларын тирәнәйтә генә төште. Мәхәббәт исеменнән күп ялгышлар, хаталар кылына. Нигәдер күпләр мәхәббәт исеменнән кылынган бар гамәл дә аклана дип белә. Мәхәббәт ялгышны да, хатаны да аклый, янәсе. Шулаймы икән? Вакыт үтеп, гамәлләреңнең әҗерен вакыт үткәч кенә күрә башлыйсың. Иртәгәге көнең бүгенеңнән туа. Ә чынлыкта Гүзәлнең мәхәббәт дип ашкынуы чын сөю булдымы икән? Якыннарыңны бәхетсез итәргә түгел, ә яктылыкка, яхшылыкка гына өндәгән зур сөюме икән? Кем дә булса икеләнер, уйланыр иде, ә Гүзәл, яшьлектән калган рәнҗешләрен җиңә алмыйча, еллар үткәч тә бары тик алар тәэсиренә буйсынды. Аннары, гөнаһ кыла-кыла намаз укуыңда, ураза тотуыңда ни фәтвә? Ул очракта имәндәй нык дип санаган иман баганаң да черек, ахры...
Вакыт үтәр. Теләгәненә дә ирешер Гүзәл. Фатирын бүлеп, авылда кечкенә генә йорт сатып алыр. Җаны теләгәне белән кушылып, бергә яши дә башлар. Рәдисенә охшаган бер кап-кара малай дөньяга килер. Кызларны әниләре янына алырга теләсә дә, алар үз теләкләре белән әтиләрендә калыр һәм аның тәрбиясендә үсәр. Буйга җиткән кызларын тормышка биргәч, Арслан үзе кебек акыллы бер тол хатынга өйләнер һәм чын бәхетенә кинәнеп яшәр. Ә үзе ашкына-ашкына төзегән тормышында Гүзәл бәхетлеме соң бүген? Ә чыннан да, икенче иреннән кыйналып та тибелеп, сагышлы үкенечтә яшәгән, беренче иренең гөлләр үскән якты тәрәзәсенә бага-бага, сыктап узучы хатын бәхетлеме икән? 

Фото: Изображение от Freepik
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ахмак.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Үз бәхетен үзе җимергән. Ничек итеп үз балаларыңны калдырып китәргә кирәк.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Искитмэле

        • аватар Без имени

          1

          1

          Ай, кызганыч!. Уйландыра, акыл бирэ торган эсэр.

          • аватар Без имени

            2

            0

            Бабы дуры дими ни диясең?

            Хәзер укыйлар