(Язылмаган хикәя)
Җәй, Кара диңгез җәе. Мин язучыларның Пицундадагы Иҗат йортында. Күп язам, пляжда яткан вакыт әрәм сыман тоела. Менә әле генә зур бер эшемне тәмамладым да сәгатькә күз салдым: кичке биш. Су керер, пляжда ятып торыр өчен иң әйбәт вакыт, һәм мин пляж кирәк-яракларын алып, бүлмәмне бикләп чыктым да лифт янына килеп, кнопкага бастым. Без яшәгән ул бина биек, унбишме, уналтымы катлы, диңгез буендагы ташлы ком өстенә озынча тар тартма булып күккә ашкан да баскан инде.
Һава хәлен бик тиз сизә ул. Аз гына җил истеме – ул җил берәр ачык тәрәзәдән кереп, бөтен этажларыңны барлап чыга. Лифт көткәндә үк ишеттем: тартма бинабыз сызгыра башлаган иде. Аска таба якынайган саен, кабина эчендәге һава тыгызлана барды. Лифт беренче катка төшеп җитеп ишеге ачылган секундта мин икенче дөньяда идем инде. Диңгез ягыннан үкереп килеп кинәт бәргән өермә (ураган) яр буендагы куакларны суырып алып, безнең йортның ишегалдына томырды, күк йөзен караңгылык басты, коточкыч кубарылу тавышын ишетеп, кешеләр югалып калды. Ул арада чолдыр итеп зур пыяла тәрәзә-дивар килеп төшеп көл булды, күк йөзендә очып йөргән алты-җиде квадрат метр зурлыгындагы калайлар ишегалдына килеп төшеп, гарасат ясап шуышып йөрделәр. Агач күләгәсендә китап укып, бадминтон уйнап йөргән балалар бинага кайтырга дип йөгерештеләр, әмма кечерәкләрен өермә бәреп екты да артка таба тәгәрәтте. Ул арада өермә биек бинаның өске почмагыннан ниндидер бер авыр металл конструкцияне суырып алып, ишегалдындагы таза агач эскәмиягә китереп сылады, таза бук агачы борысларыннан җыеп ясалган эскәмия өчкә-дүрткә өзелде. Кычкырыш, елаш китте, кемдер ут кабызмакчы булды, чөнки караңгылык баскан иде, вестибюльдә ауган гөлләр, өзелгән пәрдәләр, агач ботаклары һәм салкын җил...
Болар барысы да ике минут эчендә булды, өермә котырынып тауларга, Рица күленә таба кереп югалды.
Аңыбызга килгәндә кемнәрдер ишегалдыннан ун-унике яшьләр чамасындагы ике малайны җитәкләп керделәр, икесенең дә өсләрендә бөтен булган киеме – нибары су коенганда кия торган уч төбе хәтле ситсы трусик (плавки) кына иде. Малайларның икесе дә пыялага эләккәннәр, һәм аларның тәннәре вак-вак бик күп яра белән тулы иде. Дер-дер калтырап туңган, юешләнгән, канга баткан бу ике малай, бераз еламсырап, куркынып, буш креслоларга барып утырдылар, һәркем, шашкан кыяфәттә йөгеренеп, үз баласын эзли иде. Теге малайларны бик кызгансам да, үз әти-әниләре чарасын күрер әле дип, бүлмәмә кире менеп киттем. Әмма җаныма тынычлык тапмадым, биш-ун минуттан кире вестибюльгә төштем. Анда инде ата-аналар калмаган, хезмәткәрләр ашыгыч рәвештә идән җыештыралар, электриклар йөгерешә, шаулашалар иде. Инде җил бөтенләй тынган икән. Шул вакыт мин теге креслога утырган канлы ике малайны күреп алдым. Алар үтәли җилдән дер калтырап еламсырыйлар иде. Мин аптырап калдым: нигә боларны ата-аналары эзләми? Яннарына бардым да:
– Кайда сезнең әти-әниләрегез? Нигә алар монда төшми? – дип сорадым.
– Без күрше посёлоктан, – диде малайларның берсе. – Сезнең пляжга килгән идек. Күлмәк кимичә генә...
– Безнең аяк киемнәрен дә өермә алып китте. Өермә килгәндә без су эчендә идек, – диде икенчесе.
Мин медпунктка торып йөгердем. Анда шәфкать туташлары бар иде, алар тиз генә килеп, малайларны җитәкләп алып киттеләр. Мин дә бераз тынычландым да үз бүлмәмә кайттым. Ләкин язу өстәле янына килеп утыра алмадым. Посёлоктан килеп өермәгә очраган малайларга бит хәзер шушы салкында кайтырга кирәк. Ике арада күпме тимер, шифер, кирпеч ватыгы бар. Яланаяк ничек кайтасың? Тукта, боларга берәр нәрсә ашатасы түгелме икән? Суыткычымны ачтым, ник кенә бер туклыклы әйбер булсын! Бер-ике шешә «Боржоми», сарымсак, сельдерей яфраклары... Мин тагын түбән төшеп киттем. Төшсәм – гаҗәп: шул ук креслода шул ук малайлар, тик хәзер алар инде ап-ак ямаулардан тора, арка-җилкәләрдәге җәрәхәтләр ак роза чәчәге ябылган кебек: марля белән ябыштырылган. Тагын алар янына килеп бастым. Берсе һаман үксеп, еламсырап утыра иде. Мин инде үземнең сөйләшү тонына ясалма күтәренкелек биреп болай дидем:
– Йә, син ник сытылдың инде? Ә үзең – булачак солдат. Ил сакчысы! Яраларың куркыныч түгел бит...
– Ә мин аңа еламыйм. (Иптәше дәшми иде, бераздан ачыкланды, анысы Мәскәүдән ял итәргә килеп, шушы посёлокта җәй уздырган икән.)
–Нәрсәгә елыйсың соң син, егет? Ир кеше?
– Абый, әйтегез әле: бу йорт ничә катлы?
– Ну, унбишме, уналтымы инде.
– Ә бу өермә бер катлы өйнең түбәсен кубара аламы?
– Сезнең өй бер катлымы?
– Әйе, бер катлы.
– Һәм ул посёлок эчендәме?
– Уртада ук, агачлар арасында.
– Юләр син! Бер катлы йортның түбәсенә ник тисен ул! Шуңа гына елыйсыңмы?
Малайның күзендә яшь аралаш өмет чаткылары күренде.
– Абый, чынлап әйтәсезме? Безнең өйгә тимәгәндер дисезме? Ышанып әйтәсезме?
– Вәт юләр. Нишләп андый ышыкта утырган өйгә тисен ул? Өегездә кемнәр бар соң?
– Берәү дә юк. Мин бикләп киткән идем.
– Әтиең-әниең эштәмени?
– Әни эштә.
– Ә әтиең кайда соң?
Малай ничектер авыр итеп тамагыннан сулап алды, түбән карады.
– Минем... әти юк шул. Без әни белән икәү генә яшибез... Мин – әтисез шул.
Мин үземнең соңгы соравымның саксыз ычкындырылган икәнен аңлап алдым. Күз алларым караңгыланып китте, һәм... шул караңгылык артында үземнең әтисез үткән бала чагымны күрдем. Нахак бәла белән кулга алынган әтиемнең артыннан карап калганда миңа җиде тулып сигезенче киткән иде. Шул көннән башлап әни миңа бөтен ирләр эшен эшләтте: син йортта калган баш ир кеше, диде. Мин бик яшьли кышка утын әзерләдем, капка-койма төзәттем, тегермәнгә йөрдем, печән чаптым, урман кистем, колхозда үгез җигеп, ат эләккәндә, ат җигеп эшләдем. Әтием кайтканны көтә-көтә егет булдым, аннан партиябезнең игелекле ХХ съезды булды, ул безгә хакыйкатьне ачты: бик күп әтиләр гаепсезгә һәлак ителгәннәр икән ул чорда.
Әлеге посёлок малаеның әтисезлеге, әлбәттә, инде башка сәбәптәндер, ләкин безнең бит язмышыбыз уртак. Ул да, мин дә – әтисезләр бит.
Минем тамагыма төен утырды, һәм мин, бер сүз әйтмичә, аларның икесенең кулларыннан тотып урыннарыннан торгыздым да ашханәгә алып киттем. Төштән соңгы чәй вакыты узган иде инде. Ләкин юньле хатын Гелена –ашханәнең «сестра-хозяйка» дигән хуҗасы – минем боларны нигә дип алып килгәнне берсүзсез аңлады, малайларны өстәл янына утыртты да үзе кухняга ашыкты.
– Тамагыгыз ачтымы соң? – дип сорыйм.
– Иртәдән бирле берни капкан юк, – ди Мәскәү малае.
Ул арада өстәлгә бер коштабак коймак һәм зур чәйнек белән сөтле кофе килде. Малайлар миңа да, Геленага да рәхмәт әйтергә онытып, коймакны җимереп ашый башладылар. Мин залдан чыгып киттем.
Ул көнне мин яза да алмадым, кичен, гадәтенчә, кинога да кермәдем. Минем колагымда нәкъ Фатих Әмирхан хикәясендәге кебек («Ул – үксез бала шул!») теге малайның саф, эчкерсез тавышы яңгырап, сыкранып торды: «Мин – әтисез шул!»
...Хәзер бөтен үкенгәнем шул: нигә мин ул малайларга үземнең пляжга кия торган сандалиларымны, футболкаларымны биреп җибәрмәдем икән? Алар аны икенче көнне үк кайтарып бирерләр иде бит...
Әдәби очрашуларда миннән: «Сез язасы әсәрләрегезгә тормыш материалын ничек җыясыз?» – дип сорыйлар. Беркатлы укучылар! Материал җыеп әсәр язып буламыни? Андый «әсәр»не кеше укыймыни? Тормыш материалы, тормышта булган хәлләр авторның үзен «җыялар» алар. Менә мин бу малай турында бер хикәя язармын дигән идем. Ләкин булдыра алмадым. Чөнки бу хәлне мин, иртәгесен пляжга чыккач, әллә ничә кешегә сөйләдем. «Бу бит әзер хикәя», – диделәр миңа.
Әмма алдан сөйләп куелган сюжетка хикәя язып булмый. Хикәя язар өчен зур осталык кирәк... Безнең буын исә бушрак повесть, бушрак роман язу белән мавыкты.
Хикәяне аны Чехов, Куприн, Горький, Ш. Камал, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимовлар язган…
Фото ясалма фәһем ярдәмендә ясалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк