Хикәя
Эльмира ИБРАҺИМОВА
Ахыры. Башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/males
– Абыем, әйдә син яраткан «Ак болытлар»ны башкарыйк.
– Мин аның көен уйный белмим шул, – диде Рөстәм шунда ук.
Тик Гамирның сеңлесе Рәшидә чигенергә теләмәде.
– Зыян юк, гармунсыз башкарырбыз. Иң мөһиме – сүзләрен беләбез.
Ак болытлар йөзә зәңгәр күктә,
Эх, шуларны тотып аласы!
Яшь гомерләр бик тиз үтәләр,
Яшь көенчә килә каласы!
Рәшидәнең «сүзләрен беләбез» диюе кушымтага гына кагыла булып чыкты.
– Яшь әле син, Гамир абый! Егетләргә алыштыргысыз! – дигән булды ул, җырның өзелгәнен сиздермәскә тырышып. Тик җизнәсенә җитә калды.
– Ил-лә сүзләрен яхшы беләсең икән, балдыз!– дип төрттереп тә алды.
– Без сезнең кебек концерттан концертка йөрмибез шул, – диде Рәшидә аңа үпкәләп.
– Ә ник йөрмисез?
– Вакытыбыз юк. Сезнең кебек пенсиягә чыккач йөрербез әле.
– Пенсия көтеп ятмагыз, әле йөрегез, балдыз! Хәлләр бу баруы белән барса, әллә чыга аласыз пенсиягә, әллә юк... Әллә спектакльдәге кебек
Әҗәл килгәч тә, бер генә көн пенсиядә яшәп карыйм дип, качып йөрергә кала...
Мәҗлесне моңсу дулкынга кертеп җибәргән җизнәсен Зәбирә бүлдерде.
– Әй, җизни, күңелсез нәрсәләр сөйләп утырмыйкчы! Әйдә, Салаватның репертуарыннан башка берәр җырны җырлыйк. Син аны яхшы беләсең ич,– дия-дия елмаеп каршына килеп басты ул.
– Баҗай, сыздыр, давай!
– Мин аның «Түгәрәк өстәл»ен яратам инде ул... Әйдәгез шуны тогда, – дип канәгать елмайды җизни кеше. Җырның төгәл исеме берәүгә дә кирәк түгел иде. Иң мөһиме, сүзнең нинди җыр хакында баруын барысы да аңлады.
Э-э-э-эй! Дүрт почмаклы өстәлләрне түгәрәк итик әле...
– Өстәл түгәрәк булса да, җыр шакмаклырак килеп чыкты. Аннан соң башлаган икенчесе дә, өченчесе дә өзелде. Табындагыларның моңлануы талпынып-талпынып та ындыр коймасыннан биегрәк оча алмаган тавык кылануын хәтерләтә иде. Моңарчы тыйнак кына утырган кодагыйларның берсе түзмәде, мәҗлес агышын җайга салмакчы булып, сүз башлады.
– Әле килгәндә генә тыңлап килдек... Теге кем әле?.. Ничек әле?.. Әйт инде!
Иренең кабыргасына төртеп алды да борыны төбендә бармагын шартлатырга тотынды. Тик хатынының кыланышына карап кына кода кирәкле җырны әйтә алмады.
– Берәр сүзен әйт ичмаса, – диде ул тәмам аптырап.
Яңа балкый башлаган, чәчләрен төслегә буяп шаккатыра торган яшь җырчының такмак дисәң такмак түгел, җыр дисәң җыр түгел, көйгә салынган сүзләрен әйтә булып чыкты хатыны..
– Китегезче, шуны җырлап буламы?! – дип каршы төште Гамирның апасы. – Яшьләр! Көн-төн музыка тыңлыйсыз, колагыгыздан наушник төшми, әйтеп җибәрегез берәр матур җыр!
– Вот именно! Дөрес әйтәсең, без аларны тыңлыйбыз, ә ятлап йөрмибез, – диде өстәл астына яшереп телефонындагы фотоларын барлап утырган Дамир.
– Шулай шул. Яшьләр түгел, үзебез дә телевизордан гел концерт каналы ачып куеп җыр тыңлаган булабыз. Әмма бер колактан керә, икенчесеннән чыга икән...
– Әй, җырлары өч тиенлек булганга күрә шулай ул...
Табындагылар кызып-кызып бүгенге эстраданы, ярымшәрәлекләре артына моңсызлыкларын яшергән җырчыларны, акчага гына корылган чагу сәхнәне тәнкыйтьләргә керештеләр. Тагын күпме сүз чәчеп, һава селкетерләр иде икән, билгесез. Әмма көтмәгәндә салмак кына җыр яңгырады. Аны хәтта шунда ук ишетмәделәр дә. Ә ишеткән берсе, авызын ябып, башын җырлаучы ягына борды.
Урманнарга керсәң, сызгырып кер, селкенмәгән агач калмасын...
Табын түренең бер як почмагына сыенып утырган Гамирның бертуган түткәсе Сәрия иде бу. Яше күптән җитмешнең өстенә чыккан аның. Шуңа күрә Зәбирәнең аны мәҗлескә чакырасы да килмәгән иде.
– Коръән ашларыннан калдырганыбыз юк. Мондый эчем ашында үзенә дә уңайсыз булыр, – дип әйтеп караса да, Гамир ризалашмады.
– Әнием урынына калган бердәнбер түткәмне нишләп юбилеема чакырмыйм ди? Булмаганны сөйләмә! – дип кырт кисте.
Кечкенә чагыннан Сәрия апасына тагылып үсте шул ул. Сәрия апасы да аны бик нык ярата иде. Үзе соңлап кына кияүгә чыкты. Тик Ходай бала бәхете бирмәде. Шулай булуына карамастан, җизнәсе белән тату тордылар, бер-берсен ялгыш та кысырлыкта гаепләп сүз катмадылар. Шуңа микән, ире авыр чирдән вафат булгач, кабат кияүгә чыкмады. Димләп тә карадылар, балалары белән ялгыз торып калган тол ирләр үзләре дә килеп сорадылар – ризалашмады. Ә Гамирларның әти-әнисе аллы-артлы дөнья куйгач, яңа гаилә кору бөтенләй исәптән сызып ташланды. Бар булмышын аларга багышлады. Үз балаларыдай якын күреп, үсмер яшенә кергән туганнарын зур тормыш юлына озатты. Туйларын үткәреп, балаларын карашып үстерде. Менә хәзер оныкларын сөеп кинәнә. Аларның борчу-мәшәкатьләренә үзләреннән дә ныграк көенеп, шатлыкларына мең тапкыр артыграк сөенеп яши.
Гамирның юбилеен да дулкынланып көтте Сәрия түткәсе. Матурлап-бизәп ике олы өем чәк-чәк пешерде. Янына төрелгән алма какларын тезеп кыштырдыкка төрде. Мәҗлескә берничә сәгать кала Гамир махсус барып алгач, күчтәнәчен мөлдерәмә тулы зәм-зәм суы салынган бәллүр савыт тоткандай саклап кына алып килде.
– Менә күчтәнәчкә дип пешергән идем. Картаямдыр, элеккечә уңдыра алмадым бугай, – дигән булды, төргәкләрне килененә сузып. Тыйнаклык саклап кына әйтте ул бу сүзләрне. Юкса, чәк-чәкләре һәрвакыттагыча авызда эреп торалар иде.
– Рәхмәт, Сәрия апа. Борчылма, бала-чагага ашарга бер дигән булган. Ә табынга районда заказ биреп пешертеп алдым мин, – диде Зәбирә күчтәнәчне кабул итеп. Һәм шунда ук, берсен ачып, оныкларына бүлгәләп өләште. Кибеттән нинди тәм-том алып бирсәң дә, «это не хочу», «это не буду» дип сайлана торган сабыйлар күбрәк эләктерер өчен учларына гына түгел, авызларына да тутырды.
Яратмый шул аны килен кеше. Гамирның игътибарын бүлешә торган бердәнбер көндәше итеп күрә булса кирәк. Ә бу беркемгә дә, хәтта балаларына да рөхсәт ителми. Менә бүген дә Сәрия түткәсе җырлый башлагач, дөньясын онытып тыңлап утырган ирен күреп, күңелендә көнчеллек давылы купканын сизми калды Зәбирә.
Җыр тәмамлануга: «Бигрәк матур җырладың! Афәрин! Артистларың бер читтә торсын!» – диешеп,кул чәбәкләргә кереште кунаклар.
– Искиткеч, Сәрия түти! – диде Гамир. – Әллә тагын берәр җыр башкарасыңмы?
Кунаклар да аның үтенеченә кушылды.
– И-и-и, – дип кеткелдәп көлде Сәрия түтәсе. – Карт кешенең күңеле булсын дип кенә әйтәсез. Кайдан матур җырлый ди инде?! Мәрхүм ирем ашка бара башласак: «Башкалар җырлаганда, безгә авыз селкетеп тору бик җитә», – дип көлә иде. Сорап җырлатачаклар әле дисәң, үлсә дә ышанмас иде.
– Җырла, Сәрия түти, җырла. Синең җырыңны ишеткәч, балачакка, яшьлегемә кайткан кебек булдым, – Гамир түтәсе янына күчеп утырды. – Җырла...
Озак ялындырмады түтәсе – «Сарман»ны башлады. Балачагында башка балалар белән бергә өлкәннәрнең табын артында җырлаганын тыңлый-тыңлый, зур яктан чыккан бәлеш төпләрен ашап, чиләктәге җимеш компотының өрекләрен чүпләп утырган чаклары күз алдына килде Гамирның. Эх, бүген шул мичтә пешкән чын бәлешкәйләрнең бер кисәге өчен ярты гомерен дә кызганмас иде! Тик мич бәлеше түгел, миче дә юк хәзер авыл өендә... Җыр, мүкләнеп беткән күңел бикләрен ачып эчкә үтте дә, ниндидер сихри көч белән татлы балачак хатирәләрен айкарга кереште. Юбилей дигәне дә, туган көн үткәрүләр дә юк иде ул чакта. Аның каравы, туган-тумачаны бергә җыя торган өмә ашлары, сугым ашлары бар иде. Сугым суеп та, берәрсен катнаштырмасаң, үпкәлиләр иде хәтта. Көндез толыплар, кәлүшле зур пималар, озын йонлы бүрекләр кигән абзыйлар, өшемәскә дип кат-кат киенгән, шәл-вәлләргә уранган апалар кичен мәҗлескә матурдан-матур киенеп киләләр. Берсе җырны башлый, калганнары дәвам итә. Такмак әйтешә башласалар исә гармунчыны арытмыйча туктамыйлар.
Гамир табын артындагыларга күз ташлады: барысы да бер ноктага төбәлеп үз уена чумган. Хәтта телефоныннан аерыла алмаган улы да җырлаучыга карап катып калган. Ә Сәрия түтәсе күзләрен йомып моңлана. Хатирәләре белән башка мәҗлестә, ире дә, туганнары да бергә җыелышып җырлашып утырган башка табын артында иде булса кирәк...
Яшьлектә сөйгән яр,
Сагындым килеп ал...
Гамир да күзләрен йомды. Балачак мәҗлесләреннән уйлары яшьлегенә барып тоташты. Кайдадыр томан артында калган, инде онытылган дип уйлаган Гөлсинәсе күз алдына килде. Дулкын-дулкын булып иңнәренә сибелгән алтынсу чәчләренең хуш исен тойгандай, төпсез күлгә тиң зәңгәр күзләренең тирәнлеген күргәндәй, челтерәп аккан моңлы тавышын ишеткәндәй булды ул. Сәрия түтәсе янына беренче тапкыр таныштырырга алып килгән кичтә үк сүз ничектер җыр-моңга кереп китеп, аларның парлап шушы җырны башкаруы хәтеренә төште. Иреннәре «Гөлсинә!» дип пышылдады. Юк, пышылдамады, селкенеп кенә куйды. Зәбирәдән башка беркем дә күрмәде аны хәтта.
– Гамир! – диде хатын үзенә ят, колак пәрдәсен кисеп керердәй нечкә тавыш белән. – Сәрия апа арыган! Аңа җырларга авыр! Җәфалама!
Хуҗабикәнең кинәт кычкырып җибәрүеннән сискәнеп киткән табындагылар башта дәррәү башларын аның ягына, аннан Сәрия түти белән Гамир ягына борды.
– Ни булды, әни? – дип гаҗәпләнеп сорады Дамир, кулыннан төшеп киткән телефонын җирдән алып. – Куркып киттем.
Өнсез авыр тынлык урнашты. Беренче саф мәхәббәтенең томанлы сынын эретеп тараткан хатынының утлы карашы Гамирның җанын өтеп алгандай булды. Ул куырылып калды.
– Җитәр, балалар, кансирт куярга килгән кебек берүзем җырлап утырам лабаса. Артыгына өлкән кешенең тыны җитми. Гаеп итмәссез, – диде Сәрия түти тынлыкны бозарга теләп. Тик өзелгән җыр калдырган тынлыкны тиз генә ялгап китеп буламы соң ул? Кунаклар уңайсызланып кыбырдаша башлады.
– Чәй чыгарабыз! – диде Зәбирә елмаерга тырышып. Тик аның елмаюыннан табынга тагын да ныграк салкын бөркелде. Әйтерсең лә таш курчак җанланып елмайды...
Табынга чәй чыгардылар. Бу мәҗлеснең ахырга якынлашуына ишарә иде.
Теләсә кайсы чараның башы һәм ахыры югары ноктада үтсә, катнашучылар күңелендә якты хатирәләр генә калачак. Әлеге кагыйдәне истә тотып, Зәбирә өч катлы торт пешертеп алган иде. Аны махсус арбасына куеп, этеп алып чыкты да, Гамирны янына чакырды.
– Сөеклем, яныма кил әле, – диде хатын, тавышындагы калтырануны басарга тырышып. – Хәтереңдәме, утыз ел элек бер шырпыны парлап тотып, гаилә учагын кабызган идек. Бүген дә узган һәр елыбызга рәхмәт әйтеп, шәмнәрне бергәләп кабызыйк.
Алар икәүләп лепелдәп торган утны күчерә-күчерә утыз шәмне кабыздылар. Икесенең дә куллары ярыйсы калтырый иде. Тик алар моны кунакларга сиздермәскә тырышып, елмаештылар, нидер әйтеп көлдергән булдылар. Ахырдан бергәләп тортның иң өстендә торган «50» санына шырпы төрттеләр. Юбилей саны гөлт итеп ут чәчәргә кереште. Табындагыларның сыек кына алкышлары астында Зәбирә ирен кочаклап үбеп алды.
– Рәхмәт, җаным. Әйдә тортны кунакларга өләшик.
Тортны мактый-мактый, ара-тирә генә хуҗаларга күз ташлап чәй эчкәннән соң, табындагылар тизрәк кузгала башлады. Эңгер яңа төшсә дә, болытлы булгач, тышта шактый караңгыланган иде. Өстәвенә, яңгырдан соң суытып та җибәргән. Моны сәбәп итеп, капка алдындагы хушлашуны озакка сузмыйча, кунаклар тизрәк үз машиналарына утырырга ашыкты. Хәер, аларны тоткарларга җыенган кеше дә юк иде. Бары тик гармунчы Рөстәм генә тыңлаучы булмаса да, соңгы кунак кузгалып киткәнче уйнап басып торды. Бу минутта ул үзен «Титаник»тагы музыкантларга тиңли иде шикелле...
Балалары алда узган мәҗлесләрдәге кебек табынны ун-унбиш минутта җыеп, табак-савытны савыт-саба юу машинасына тутырдылар да, электрны иртәгә бирүләренә өметләнеп, һәркайсы үз бүлмәсенә таралышты. Арыганнар иде.
Зәбирә дә билле күлмәген, үкчәле түфлиләрен салып, ефәк халатын ябынды. Көзге алдында алтын алка-беләзек-йөзекләрен салып, чәчен тарап, бит-кулларына кремнарын сөртте. Ничек кенә тынычланырга тырышса да, калтырануын баса алмый иде ул.
– 30 ел! 30 ел үтте! 30 ел бергә яшәдек, ә син һаман Гөлсинә дип авыз суын корытасың!
– Кирәкми, башлама, – диде ир, тыныч калырга тырышып. – Минем аны искә алганым да булмады. Менә бүген генә...
– Ә нәрсә бүген? Сәрия түтинең моңлы җырларыннан хисләнеп киттеңме? – Зәбирә иреннәрен мыскыллы кыйгайтып көлеп куйды да тешләрен кысып ысылдауга күчте: – әйттем чакырмыйк дип шуны!
– Сәрия түтинең ни гаебе бар инде, Зәбирә?
– Бар! – дип кычкырып җибәрде хатын. – Ул да синең яныңда гомер буе Гөлсинәңне күрергә теләде. Ә беләсеңме нәрсә?
Зәбирәнең күзләреннән ялкын чыгарырлык очкын чәчелә иде төсле.
– Теге чакта сиңа язган хатын мин алдым бит аның!
– Син?!
– Әйе, мин! Ул Үзбәкстанга авыру апасының баласын карашырга гына киткән иде. Кайтам, көт, дип язган иде. Син күргән фотода да туганының баласы белән иде ул.
Гамир хатынын гомерендә беренче күргәндәй аптырап:
– Ни өчен? – дип пышылдады.
Эчендәге утын тышка чыгарып бетергәч, Зәбирә дә тынычланды булса кирәк. Бите буйлап агып төшкән сыңар күз яшен кул арты белән сыпырып алды да караватка килеп утырды.
– Яратканга, Гамир, яратканга... Эх, бер көнгә яумый торса ярамагандыр бу яңгырга да! Тамада килсә, берни булмас иде бит! Ярый беренче мәҗлесләр үтеп өлгергән әле. Ә монысы...
Гамир сүзсез генә стенага таба борылып ятты. Аның әңгәмәне дәвам итәсе килми иде. Әле булса колагында чыңлап торган Сәрия түтәсенең җырларын ишетергә тырышты. Шуларны тыңлыйсы, күңеленнән генә булса да шуларга кушылып җырлыйсы килә иде аның...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк