Тыңла әле, минем гомер серем шул, Алсукаем, мин бит әткәмнең законсыз баласы...
Мансур белән Гөлиянең гаиләсе авылда күз өстендә каш кебек иде. Алар өч малай, бер кыз үстерделәр. Бер-берсен өзелеп яраткан ир белән хатынга бөтен авыл сокланып карады.
Мансур гомер буе шофер булып эшләде, гел ерак юлларга чыгып китеп йөрде. Хәтта чирләп китсә дә, Гөлиясенең кара бөдрә чәчләреннән сыйпап, коңгырт күзләренә карый да, иңнәреннән кочып:
– Мин өйдә ята алмыйм, гөлкәем, мине юллар чакыра, – дип пышылдый.
– Җаным, күкрәгеңне тотып ятып торганыңны күрәм бит, врачларга бар инде, – дип, хатыны күпме генә ялынса да, Мансур бу сүзләргә колак та салмый. Зарланырга күнекмәгән ул, үтәр әле дип йөри.
Ә кызлары Алсу, берәр кыз туганым булса иде, аңа серләремне сөйләп, гәпләшеп утырыр идек, дип хыялланып яшәде.
Еллар арты еллар сиздерми генә уза торды. Көтмәгәндә гаиләгә олы кайгы килде: кичен телевизор карап яткан әтиләренең йөрәге төнлә тибүдән туктады. Тромб, диделәр. Кан тамырының төере өзелеп китеп, йөрәгенә барып төртелгәне ачыкланды. Алсу ул чакта өч яшьлек кыз, ике абыйсы армиядә, ә берсе мәктәп укучысы иде.
Газиз ирен югалту кебек ачы, җан әрнеткеч кайгыны Гөлия бик авыр кичерде: төннәр буе керфек какмый, елап чыга иде. Мансурсыз ничек яшәргә, нишләргә? Гөлия башында кайнаган меңләгән сорауга җавап таба алмый җафаланды. Ниһаять, туганнары, балалары белән киңәшләшеп, авылдан күчеп китәргә карар кылды. Китәр алдыннан, йөрәгендә саклап йөргән серен чишәргә булды:
– Балакайларым, мин бу авылны беркайчан да үз итмәдем, килен булып төшкәннән бирле өнәмәдем аны, әтиегез өчен генә шушында яшәргә мәҗбүр булдым, – дия-дия, яшьләренә төелеп, күңелендәгесен әйтте: – Хәзер инде мине монда беркем тотмый, үз ягымны сагындым, шунда кайтабыз...
Тәкъдим ясаучылар булса да, Гөлия бүтән кияүгә чыкмады. Гомер буе күңелендә Мансурын бер изге илаһи зат кебек саклады.
Башта туганнарында, ә соңрак укытучы булып эшли башлаган кызы Алсуга бирелгән фатирда гомер кичерделәр. Шул ук йортка, күрше фатирга тагын бер укытучылар гаиләсе килеп төпләнде.
Ике гаилә арасында җылы элемтә урнашты: Алсу белән аннан ике яшькә кечерәк Камәрия аралашып яши башлады. Дуслык күп еллар дәвам итте. Камәриянең улы Алсуның кызы Сөмбелгә гашыйк иде, әмма ул башка егетекә кияүгә чыкты. Ике күрше туганлаша алмады.
Алсу җай чыккан саен әтисе каберенә кайтып йөрде. Туганнары белән аны чистартып, карап, чардуганны әтисенең яраткан төсенә – зәңгәргә буяп тордылар.
Әмма берничә тапкыр алар бик сәер хәлгә юлыктылар: зиратка килсәләр, кемдер чардуганны буяп, каберне чистартып куйган була!
Бөтен туганнардан да сорап чыгалар, әмма беркем дә бу хакта белми. Алсу бу хәлне күршесенә дә кайтып сөйли. Камәрия дә еш кына әти-әнисе каберен тәртипләп, чистартып килә: әнкәсе Фәния әле күптән түгел генә вафат булды. Ул әнкәсен кыш чыгарга дип шәһәргә алып килә иде, соңгы көненә кадәр карап, тәрбияләп торды. Алсу Камәриянең әнисе янына еш керә иде, алар бер-берсен бик тиз үз иттеләр.
Беркөнне Камәрия Алсуны җиләк җыярга чакырды. Υз машинасына утыртып, җиләк күпләп пешә торган җирне күрсәтүен үтенде. Камәриянең ире рульдә барды. Алсу еш кайтканга, туган авылына илтүче юлны бик яхшы белә иде.
Юлда Алсу Камәриянең әтисе турында сораштырып барды.
– Синең әтиең кем соң ул? Кем булып эшләде?
– Минем әткәм Мансур исемле, шушы якныкы иде, – дип тезеп китте Камәрия.
Алсуның күңеленә бер шом кереп урнашты.
– Алай булса, нишләп сине Камәрия Наилевна дип йөртәләр соң?
– Әнием беренче иренең исемен кушкан, шуңа күрә шулай...
Камәрия барасы юлның таныш икәнлегенә төшенеп:
– Мин дә бу юлны яхшы беләм, әткәм шушы тирәдә җирләнгән бит, – дип куйды.
– Соң без якташлар түгелдер бит?.. Мин сине балачактан ук күчеп киткәнгә белмимдер, – диде Алсу гаҗәпләнүен яшермичә.
– Юк, – диде Камәрия, – мин башка районнан. Минем әткәм – бу яктан. Тыңла әле, минем гомер серем шул, Алсукаем, мин бит әткәмнең законсыз баласы.
Алсу бу хакта сорашмады, чөнки бу як кешеләрен ул белеп бетерми ич.
Чиләк тутырып җиләк җыеп, утырып чәй эчеп, бераз ял иткәч, калдырып киткән туган йорт нигезен күрсәтим дип, Алсу күршесен авылына алып кайтты. Соңрак зиратка кагылырга булдылар. Камәриянең туп-туры Алсу әтисе каберенә барып, чүпләрен утый башлавы Алсуның күңелен тырмады, йөрәгенә ук кадалгандай булды.
– Син каян беләсең соң минем әтиемнең монда җирләнгәнен ? – дип, Алсу моңсу күзләрен Камәриягә төбәде.
– Бу бит минем әткәемнең кабере, – дип, җавап кайтарды дусты.
Алсуның күз аллары караңгыланып китте, ул тәмам хәлсез, телсез калды, егылыр хәлдә иде. Әйтерсең лә әтисен кемдер тартып алган да, аны ятим калдырган. Υзе дә сизмәстән: «Син ни сөйлисең, бу минем әтием кабере!» – дип, җан өзгеч тавыш чыгарып, кычкырып җибәрде. Тавышка шундук Камәриянең ире килеп җитте. Камәрия, каты тавышка түза алмыйча, тизрәк машинага кереп бикләнде һәм үкси-үкси елый башлады.
Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә, дип юкка гына әйтмәгәннәр шул.
...Мансур бик еш ерак юлга чыгып китә һәм Фәния белән шунда таныша. Алсуга яшь ярым чагында алар яшәгән авылдан еракта Мансур тагын бер гаилә кора. Ул гаиләдә Камәрия исемле кыз дөньяга килә. Ул чакта Фәния ире белән улын җирләгән тол хатын була. Картлык көнемдә ялгыз калмыйм дип уйлый да, бала табарга ниятли Фәния. Кызының туу таныклыгына әтисе итеп беренче иренең исемен яздыра. Мансур каршы килми, ул инде Фәниянең аны эзләп килмәсенә, уртак серне чишмәсенә ышана. Сабыр холыклы Фәния Мансурдан берни дә таләп итми. Хәтта аның үлеме хакында да еллар үткәч кенә ишетә. Зиратка да килә, ул вакытта Гөлия балалары белән авылдан күчеп киткән була инде. Хәер, авылда яшәгән булсалар да, Фәния, кереп, гауга куптарып йөри торганнардан түгел. Зиратка да кеше күрмәгәндә генә килеп йөри ул.
Еллар үтә. Авыл таркала һәм бөтенләй юкка чыга. Фәния кызы Камәриягә әтисе Мансурның кайда җирләнгәнен күрсәтергә була.
– Теге дөньяга киткәнче, әтиең белән хушлашырга кирәк, – ди ул кызына.
Ул көнне Гөлия Фәнияне зиратка озатып кала. Фәниядә Мансурның фотосурәте булмаган, шуңа күрә Камәрия әтисенең йөзен хәтерләми дә. Гөлия дә мөселманнарча иренең фоторәсемен беркайчан элмәгән, югыйсә Фәния аларга кергән арада Мансурын күреп таныган булыр иде.
Зираттан кайтканда Алсу күршесенә бер авыз сүз дә дәшми. Өенә кайтып, әнисен кочып, үксеп елый.
– Нигә шулкадәр өзгәләнәсең, кызым? – ди Гөлия, кызын күкрәгенә кысып.
– Әтинең каберенә кереп чыктык, әнием, күңелем тулды...
– Алайса, кызым, нигә соң мине дә үзең белән алып бармадың?
Гомер буена Гөлия кадерле иренә тугрылык саклап яши. Ничек инде аңа чынлыкта ни булганын сөйләcен ди Алсу!
Соңыннан, ике күрше бер очрашып, бик озак сөйләшеп утыра. Алар Гөлия ханымга берни әйтмәскә булалар.
Алсуның абыйларына да әтисенең кыңгыр эше хакында әйтәсе килми, чөнки киленнәре ул турыда белсәләр, абыйларына көн күрсәтмәсләр дип курка.
Ә Камәриянең гел абыйлы буласы, алар белән аралашып яшисе килгән икән.
Беркөнне Алсуның абыйсы:
– Ни булды бу күршебез Камәриягә, миңа текәлеп карый да тора, – дип куя.
Нишләргә? Бу сорауга Алсу үзе дә җавап таба алмый...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк