Логотип
Проза

Кыланчык - 2

Икенче бүлек 

Беренче бүлек: http://syuyumbike.ru/news/proza/kylanchyk

Икенче бүлек 

Урамда җылы май ае! Бөтен табигать уянганда, Ләйсән дә яңа тормышка аяк басты. Каршыда җимерек койма, ишегалдында зур булмаган йорт. Менә ишек ачылыр да, әнисе йөгереп чыгар, ә артыннан апасы берәр кимчелек табып борынын җыерыр кебек тоелды. 

Ләкин аны тәрәзәләре капланган җансыз йорт каршы алды. Әни дә юк, апа да. Тамагындагы төерне йотып, Ләйсән йортка узды, сумкасын идәнгә куеп ут кабызды. Борынга баз исе килеп бәрелде. Буш йортка кайтып керү бик кыен булды Ләйсәнгә. «Әни үлгәннән соң, апа бер дә шалтыратмады да. Димәк, аңа миннән башка да яхшы. Ул мине гел үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы кыланчык дип санап килде. Эх, бөтен нәрсәне дә сатып алып булмый шул, булганы да тиз юкка чыга. Бүген мин бер ялгызым», – дип җаны әрнеде Ләйсәннең. Әнисен җирләгәндә апасы: «Хәерчелектән качарга тырышсаң да, монда синең тамырларың, торган җирең, туган йортың. Бернинди матурлык та туган җирне алыштыра алмас», – дигән иде, хаклы булган икән. Ә мин җүләр кабат шәһәргә ашыктым. 

Өйне карап чыккач, Ләйсән бакчага чыкты. Әнисе бу якты дөньда юк, ә чәчәкләре, агачлары шау чәчәктә! Балачагы күз алдыннан йөгереп узды: «Әнием, йолдызлар сөйләшә беләме?» – дип сораганы бүгенгедәй истә. Җүләр, дип көлгән иде апасы, кешеләр генә сөйләшә белә, янәсе. Ә әнисе сабыр гына: «Кызым, алар сөйләшми, ә пышылдаша», – дип елмайган иде. 

Тормышны яраткан кеше генә аларның пышылдавын ишетә ала, дип тә әйтте әле әнисе. «Ә синең ишеткән булдымы?» – дигән сорауга, әлбәттә, дип елмайды әнисе. «Сезгә дә йолдызлар пышылдавын ишетергә язсын, кызларым», – диде. 

Ләйсәннең күңеле тулды. «Исән чакта гына кадерен белмәдем», – дип уфтанды. 

Йортка кайтып кергәндә, бик тә ашыйсы килүен тойды ул. Булган акчаларын барлады. Нибары егерме җиде мең сум, дип борчылды, Ничек тә булса эш эзләргә кирәк. Классташы Энҗенең районда эш белән тәэмин итә торган үзәктә эшләвен исенә төшерде. Иртән инде барлык документларын куенына кыстырып район үзәгенә юл тотты. Энҗе инде эш бүлмәсендә иде. Ул Ләйсәнне күрүгә: 

– Йә Ходай! Күземә күренәме? Әллә инде чынлап туган якларга кайттыңмы, дустым? – дип елмаеп каршы алды ул. 

– Кайттым… – дип, гаепле баладай башын иде Ләйсән, - Хәзер менә эш эзлим. 

– Художник булыпмы? – дип кызыксынды Энҗе. 

– Алай да ярый, ләкин рәсем укытучысы гына буласым килми. Анда хезмәт хакы түбән, эше дә кызык түгел, – дип, Энҗе каршысына килеп утырды. 

– Мәктәпләр укытучылар белән тулган. Резюмыңны калдыр, кич шалтыратырмын. 

– Ярар, – дип файлга тыгылган кәгазь битен сузды Ләйсән. Кич күрешергә сөйләшеп аерылыштылар. 

 

Ләйсән кичкә кадәр район буйлап йөрде, үзе белән алып кайткан алтыннарның бер өлешен ломбардка тапшырды.  Бер-ике ай яшәрлек акча булды дип куанды, бәлки әле йортка да бераз ремонт ясарга җитәр дип уйлады. Ә яшел акчалардан ул куркып, базның иң ерак почмагына яшерергә карар кылды. 

Ләйсән кафега килгәндә Энҗе анда иде инде. 

– Син алтын тәңкә кебек балкыйсың, дустым, – дип каршы алды. – 

Бигрәк эссе урамда, май димәссең. Салкын шампан шәрәбе алсак, каршы түгелдер бит? 

– Юк, бөтен мәшәкатьләрне онытып бер ял итәсе килә, – диде Ләйсән, –  кирәк вакансия табылмагандыр? 

– Юк, әле. Художниклар кирәкми районда, сәркатипләр генә кирәк. 

– Бәлки миңа да сәркатип булыргадыр. Тышкы кыяфәтем бата бит? 

– Юк инде, юкны сөйләмә. Бераз көтик әле, бәлки, кирәк эш килеп чыгар. Ник кайтканыңны сөйләрсеңме икән, дустым? – дип кызыксынды Энҗе. 

– Сөйлим, мәхәббәт тарихым синең өчен бик кызыклы булачак, – дип ымсындырып куйды Ләйсән. 

Бераз капкалап алгач, башыннан үткәннәрне сөйләде. Әлбәттә наркотиклар белән бәйле криминалларын төшереп калдырып... Юкса бөтен район беләчәк. Кич көлеп-шаярып үтте. Ләйсән туган ягына кайтканга һич үкенмәде. 

 Икенче көнне иртән иртүк кесә телефоны шалтырады. Ләйсән сискәнеп китеп урындыктан чак кына егылып төшмәде. 

– Ләйсән, тиз арада килеп җит, бик шәп вакансия бар,  очып ук кил, юкса алдан җитешүләре бар, – дип чәчрәде  Энҗе. 

Ярый әле район якын дип куанды Ләйсән. Кырык минут чамасы узуга ул район үзәгендә иде инде. Энҗе аны күрүгә коридорга ук чабып чыкты. Кабат Ләйсәнне үзе янындагы урындыкка төртеп утыртты да, компьютер экранын аңа борып сөйли башлады: 

– Төзү эшләре белән шөгыльләнүче компаниягә дизайнер кирәк. 

– Тик мин художник бит… – дип иңсәсен кысты Ләйсән. 

– Ә син хезмәт хакын күрдеңме соң? Район җирендә беркемнең дә төшенә дә керми торган сан! – Ләйсән сүзсез генә дустын тыңлады, – синең бит өстәмә белем алу таныклыгында «Художник-дизайнер» дип язылган, тагын ни кирәк? – дип гаҗәпләнде Энҗе. 

– Мин әле дизайнер эшен яңа гына үзләштерә башладым, эш тәҗрибәм җитми. 

– Син нәрсә, Казаннан кайткан теләсә нинди белгеч район җирендә өстен, – дип үгетләвен дәвам итте Энҗе. 

– Ә кабул итмәсәләр? – дип икеләнде Энҗе. 

– Алалар! - дип пичәтләде Энҗе, тиз генә компьютер төймәләренә басып алды да, – Иртәгә иртән тугызга син анда булырга тиеш. Кадрлар бүлегендә сине көтәләр, - дип елмайды. 

Әйдә мин сине озата чыгам дип күз кысып эш кабинетыннан алып чыгып та китте. Урамга чыгуга Энҗе авыр сулап алды да: 

– Районда әлеге төзелеш компаниясе иң эреләрдән. Күп катлы йортлар төзиләр, анда дизайнерның артык акыллысы кирәкми, бераз белсәң калганын эшли-эшли өйрәнерсең, – дип тынычландырды дустын. – Куркасы юк. Сине бит баш дизайнер итеп түгел, ә булышчы итеп алалар, бөтен җаваплылык синең өстә түгел... Әйтергә онытып торам икән әле, анда классик костюмнан йөрергә кирәк. Онытма! 

– Ярар, – дип килеште Ләйсән, – Ни генә булса да бирешмәм, өйрәнергә тырышырмын. 

Өйгә кайтканда Ләйсәннең ремонт белән шөгыльләнергә бер генә дә кәефе юк иде инде. Яңа кием алу бу ай чыгымнары исемләгенә кермәү бераз кәефен төшерде. Булган киемнәрен актарды: зур ярыклы, кыска итәкле, ялтыравык күлмәкләр белән шкаф тулган. Актара торгач бер костюм килеп чыкты. Модадан төшеп калган булса да, яңа эшкә бик яхшы. 

Иртән иртәрәк торып үзен тәртипкә китерде, чәчен тыйнак кына итеп җыеп куйды, документларын барлады. Бар да тәртиптә иде. 

Менә, ниһаять, зур матур хәрабә. Монда Ләйсән эшлисе төзелеш компаниясе урнашкан. Бу бина әллә каян «менә мин» дип кычкырып тора. Пыяла ишектән керүгә, сакчы һәр кешенең сумкасын тикшерә, бар да тәртиптә икәнен ачыклагач кына бинага үтәсең. 

– Сезгә икенче катка менәргә кирәк, ишеккә «Интерьер дизайнерлары» дип язып куелган, – диде сакчы. 

 Озын тар коридор буйлап бара торгач кирәкле ишеккә килеп төртелде. Ишектән керүгә, Ләйсәннең күзе бик матур гына мөлаем кызга төште. 

– Исәнмесез! Мин вакансия  буенча килгән идем, – дип, кыяр-кыймас кына бүлмәгә узды. 

– Сез Рәхимовамы? - дип елмайды кыз. – Узыгыз, уз. Чәйме? Кофемы? 

– Юк, юк, рәхмәт, – дип, Ләйсән урындыкка утырды. 

– Сез компьютер программалары белән танышмы? Юкса монда миннән башка программа белүче кеше юк, берүземә эш байтак җыелды. Мин – Мәдинә Сафина, баш дизайнер, – дип, кыз үзе белән таныштырды. 

– Программалар белән таныш, күптән түгел эшли башалдым, тәҗрибәм аз, – дип дөресен әйтеп салды Ләйсән. Дөреслектән күңеленә рәхәтлек алды, бераз тынычлана төште ул. 

– Эшләнмәләрегез үзегез беләнме? - дип кызыксынды Мәдинә. 

– Әйе, менә карагыз. Мин күбрәк художник булып эшләдем, – дип акланды Ләйсән. 

– Сез Казанда укыгансыздыр инде, – дип куйды Мәдинә. – Минем дә квалификацияне күтәрү өчен Казанга барасы килә дә, җитәкчелек акча юк дигән сәбәп белән җибәрми... Сезнең эшләрегез миңа ошый. Безгә нәкъ менә сезнең кебек белгеч кирәк. Озакламый кунакханә төзергә тотыначакбыз, булдырып чыга алырсыз дип уйлыйм. Ә хәзер сезгә кадрлар бүлегенә кереп гариза язарга кирәк. Аннары монда әйләнеп килерсез, якыннанрак танышырбыз. 

Ләйсән тирә-якта ни булганын бик үк аңлап бетермәде. Бар да яхшы башланды, төне буе йокысыз үткәргән төне юкка булып чыкты. Гаризаны тутыргач Ләйсәнне Департамент директоры бүлмәсенә җибәрделәр. Ишегенә «Кәримова Наилә Вәли кызы» дип язылган. Ләйсән әкрен генә ишеген шакыды. 

– Керегез, – дигән коры гына җавап ишетелде. Ләйсән  бүлмәгә үтте. 

– Менә сиңа мә! – дип шатланды каршыдагы олы яшьләрдәге ханым, – Асияне койган да куйган, ошасаң да ошарсың икән әниеңә. Исәнме, Ләйсән! Ничек үсеп буйга җиткән бит ә, әй, гомер бигрәк тиз үтә дә соң. 

Ләйсән берни аңламыйча аптырап карап тора бирде. Наилә Вәлиевна килеп чыккан хәлгә ачыклык кертергә ашыкты: 

– Син мине онытып өлгергәнсеңдер инде. Без синең әниең белән бала чактан ук дуслар булдык, күп еллар бергә эшләдек. 

Ләйсән әкрен генә урындыкка утырды. Әнисе күз алдына килеп басты. Монда кайтуымны белсә, әни ни әйтер иде икән дип уйлады, тамагына төер утырды. 

– Ләйсән, үзеңне өеңдә кебек хис ит, мин сиңа тел-теш тидермәм. Ләкин минем сиңа бер киңәшем бар, берүк баш ландшафт дизайнеры Мәликә Сәлимовна белән сүзгә килә күрмә. Ул бик зәһәр хатын, юктан да талашырга гына тора. Ә Мәдинә белән уртак тел табу сиңа авыр булмас, бик ачык кыз, – дип гаризага имзасын куйды, – хәерле сәгатьтә. Югарыдагы җитәкчелеккә Казаннан бик яхшы дизайнер таптык дип әйтермен. Иртәгәдән эшкә керешә аласың. 

Кире бүлмәгә әйләнеп килгәндә, Мәдинә өстәлгә кофе әзерләп куйган иде инде. 

– Ничек? Директор белән яхшы гына әңгәмә кордыгызмы? – дип елмаеп каршылады. 

– Бар да яхшы. Кем ул Мәликә Сәлимовна? 

– О, бик шәп хатын! - дип мәкерле елмайды Мәдинә. – Әнә кара, ишегалдында арлы-бирле йөренә. 

Ләйсән тәрәзә аша ниндидер коробкалар ташып йөргән  ак чәчле бик ябык ханымга күз салды. 

– Иң яхшысы – аның күзенә күренмәү һәм сөйләшмәү, бик усал хатын. Көн дә миңа үзенең бүлеге минекеннән мөһимрәк икәнен аңлатырга тели. Һәр җомгада баш идарәче, бүлекләргә кереп, килеп чыккан проблемаларны чишү буенча әңгәмәләр кора. Шуңа күрә бу көнне Мәликә Сәлимовнадан да күбрәк эшләгән кеше юк. Ул көнне иртәдән кичкә кадәр  аның ишеге төбендә апасының кызы Лия бөтерелә башлый. 

– Ник? - ди аптырап Ләйсән. 

– Ничек инде ник? Баш идарәче – ул безнең компания президенты Ленар Кариевичның улы Алмаз Ленарович. Мәликә Сәлимовнаның сүзе буенча Лия һичшиксез Алмазның хатыны булырга тиеш. 

– Лия аңа үлеп гашыйктыр, көне буе утырмас иде, – дип җавап кайтарды Ләйсән. 

– Гашыйк сиңа! - дип көлеп җибәрде Мәдинә, – Лияга аның фамилисе, әтисенең танышлары кирәк. Алмаз кирәктер дип уйламыйм. Кыскасы, бу ике акыллы баш көне буе Алмазның үткәнен көтеп утыра. 

– Ә баш идарәче үзе бу кадәр игътибарга шатмы соң? – дип кызыксынды Ләйсән. 

– Юктыр. Алар бүлмәсеннән Алмаз Ленарович һәрвакыт атылып чыгып кача, йөзендә бернинди елмаю да булмый, – дип көлде Мәдинә. 

«Кая килеп эләктем мин, шәхси тормыш белән эш сериалларда гына үрелеп бара дисәм, тормышта да бар икән», – дип уйлады Ләйсән. 

 

(дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/kylanchyk-3)

 

Теги: Кыланчык

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар