Логотип
Проза

Күзләрем кара түгел (хикәя)

Дөньяга сары моң иңгән. Юл кырыенда җыелып яткан су өсләрендә көзге болытлар шәүләсе. Айгөл ашыга-ашыга атлый. Бүген нигәдер күңеле гел тулай торакка гына тарта аның.

Көз турында уйлыйсы килми. Бу табигатьнең ялгышы гынадыр сыман. Чиратта яз, яз булырга тиеш. Айгөл күңелендә яз бит!

Асфальтка җәелгән суны чәчрәтеп килүче машинаны күреп читкә тайпылмакчы булды ул. Өлгерми калды: болганчык су яңгыр булып кыз өстенә сибелде.
Дөньясын онытып чапкан шоферга моның өчен эчтән генә булса да ачуланырга кирәк иде. Тик Айгөл сукранмый. Плащына эләккән су тамчыларын кулъяулыгы белән сыпырып төшерә дә юлын дәвам итә. Инде тулай торак та әнә генә. 

Бүлмәсенә керүгә, кыз плащын караватка җәеп салды. Аннан уйланып торды. Хәзер нишләргә? Тәрәзә төбендәге будильникның кечкенә теле алтыга таба шуыша. Әзерләнә башларга да вакыт икән. Нәкъ җидедә тулай торак ишек төбенә килермен, диде бит. Үткән шимбәдә генә таныштылар әле. Бүген – дүшәмбе. Арада нибарысы бер ял гына түгел, инде бер ел сыман.
Айгөлнең Казанга килеп эшли башлавына бүген нәкъ бер ел була. Үтә вакыт. Чыгарылыш кичәсе, мәктәп директорының аттестат тапшырганда кулын кысып бәхет теләве – барысы да әле кичә генә кебек.

Кыз бүлмәне бикләп килде дә чәч толымнарын таратып җибәрде, көзгегә карый-карый күлмәген салды. Үзен буып, кысып торган элмәкләрдән, чүпрәкләрдән арынгач, яшь тән рәхәтләнеп китте. Һәр күзәнәге иркенләп сулаган сыман. Күз алдына Айдар килеп басты. Ул оялып көзге яныннан китте. Кемдер аны күзәтеп тора кебек. Ул карават астыннан җәһәт кенә чемоданын тартып чыгарды да яңа күлмәген алып киде.

Көзге каршында хәзер бөтенләй икенче кеше. «Күзләремне буйыйм микән?» – дип уйлап куйды Айгөл. Һәм кинәт тукталып калды...

«Айгөл, мин синең күзләреңә гашыйк. Кара төс – серлелек билгесе...» Бу – Айдар сүзләре. Шулар исенә төшкәч, кызның йөрәге сулкылдап куйды.

«Минем идеалдагы кызның да күзләре кара иде...» Монысы да аның сүзләре.
Бу сүзләрнең чын мәгънәсе кызга барып та җитми кебек. Йөрәге сизгеррәк. Әнә ничек тибә. Әлеге сөйләшүне тагын да дәвам итәсе килгәннән генә, Айгөл:
– Ул идеалың кайда хәзер? – дип сорап куя.
– Җиргә төште.
– Егылыпмы?
– Түгел. Очып төште дә менә сиңа әверелде.

Йә Аллам! Чын күңелдән микән бу сүзләр? Кыз аларны бөтен барлыгы белән кабул итә бит...

Айдар аны үзенә тарта. Күзләрен йомып иреннәренә үрелә. Айгөл кинәт исенә килеп, читкә тайпыла. Егетнең каты куллары Айгөлнең биленнән урап ала, әмма кызның йодрыклары аның күкрәгенә килеп терәлә. Егет:

– Дүшәмбегә сәгать җидегә киләм. Аска төшәрсеңме? – ди.
Кыз, ризалык белдереп, керфекләрен сирпи. Ләкин егетнең күкрәгенә терәлгән куллар йомшармый.

Шаярттым гына, мин алай ук әрсез түгел, дигән сыман, Айдар күндәм рәвештә артка чигенә:

– Бүгенге көнне мин мәңге онытмам. Егерме ике ел көттем мин аны.

Кыз шатланып көлемсери. Ләкин шатлыгы егет сүзләреннән икәнен сиздерәсе килми. Шаяртырга керешә.
– Нәрсә, бүген күп итеп получка алган көнеңмени?
– Бу көн мине синең белән очраштырды, – ди Айдар. – Бу көн мине сихри кара күзләр белән таныштырды...

...Айгөл гаҗәпләнеп үзенең көзгедәге күзләренә текәлә. Кара түгелләр бит! Нинди соң? Берәү дә аерып кына әйтә алмас иде, мөгаен. Әтисе дә гомер буе төс таба алмады. Әнисенекенә охшаган, аныкы да шундый, дия иде.

Айгөлнең әнисе юк. Айгөл туганнан соң авырган да авырган ул. Аннан... аннан, кечкенә кызын һәм гомере буе яратып яшәгән ирен калдырып, дөньядан китеп тә барган.Айгөл фоторәсемнәреннән генә күз алдына китерә аны. Фотода күзнең төсен аерып булмый. Әнисенең төсе Айгөлдә саклана микәнни?..
Идәнгә нидер шалтырап төште. Айгөл сискәнеп китте. Күз буявының савыты икән. Кыз бер мәл аңа карап торды, ләкин алып куймады. Караватына килеп утырды.

Кемдер каты итеп ишек шакыды.
– Керегез.
– Айгөл, синме, ач!

Ишек бикле иде. Шуны хәтерләп, Айгөл тиз генә барып ачкычны борды. Гөлзирә икән.
– Әзерләнәсеңме? – диде Гөлзирә. – И малай, син нинди бәхетле! Кайтканда да кызлар белән сөйләшеп кайттык. Айдарыңны ошатканнар. Айгөл кем белән иде ул, егете чибәр икән, диләр.

Айгөл елмаеп куйды. «Кара күзләр» турындагы уе кечерәеп, зәгыйфьләнеп калды. Әмма бөтенләй үк сүнмәде. Бер утлы ноктага әйләнде дә күңеленең түренә үк кереп оялады.

– Айгөл, минем теге башлыкны киярсең, килешә бит ул сиңа.

Айгөл Гөлзирәнең башлыгын алып, көзге янына килде. Гөлзирә исә чәйнек күтәреп кухняга чыгып китте.

Көзгедә – Айгөлнең чагылышы. Тагын күзләр... Тагын күңелсез шик... «Бәлки, караңгыда шәйләп бетермәгәндер?» Кыз үзен шулай дип юатты.

Гөлзирә белән икесе утырып чәй эчтеләр. Инде сәгать теле җиде ягына авышкан иде. Айгөлнең караватка җәеп салган плащын күреп:
– Ай, җаным, плащың кайда буялды? – диде Гөлзирә.

Айгөл эсселе-суыклы булып китте. Плащына су чәчрәгәне бөтенләй исеннән чыккан бит! Тиз генә кипмәс тә инде. 

– Машина чәчрәтеп китте. – Аннан плащын кулына алды да аптырап Гөлзирәгә карады.
– Әй, ярар, шаккатма, Айгөл. Минекен киеп торырсың. Икесе дә бер, ак төстә бит, – диде Гөлзирә.

Әйбәт тә инде бу Гөлзирә. Айгөл өчен чын күңеленнән шатлана ул. Аны сеңлесе кебек якын күрә. 

Кызлар мәш килеп әзерләнеп, бизәнеп ятканда, атылып күрше бүлмә кызы Рәисә килеп керде.
– Кызлар, күзгә сөртә торган тенегызны биреп торыгыз әле, пожалысты, үземнеке беткән, – диде ул.
– Кая барасың буянып?

Рәисә Гөлзирәгә мәгънәле караш ташлады да:
– Яңа егет белән таныштым, – диде көлә-көлә.
– Һәр яңа танышкан егетең өчен бер тень бетермәсәң дә ярар.
– Ха, егетләрне яныңда бәйләгән эт кебек итү өчен ике нәрсә: модныйлык һәм аларның... аларның теләкләрен аңлау кирәк. Ха-ха-ха!
– Син буянма, – диде Гөлзирә. Рәисә чыгып киткәч Айгөл янына килеп, – акыллы егет синең модныйлыгыңа карамас.
– Ай, Гөлзирәкәем, әйбәт тә инде син! Абыем булса, билләһи, шуңа гына алдырыр идем үзеңне.

Гөлзирә сүзне шаяртуга бора.
– Ә Әхәт абыең минсез нишләр?
– Әхәт?.. Әхәт табар иде әле.

Кызлар, кочаклашып, көлә-көлә караватка аудылар.
– Чү, Айгөл, күлмәгеңне бөгәрлисең!..

Баскычтан төшкәндә Айгөлнең йөрәге очарга торган кош кебек талпынды. «Килде микән әле? Килгәндер. Инде күптән көтәдер».

Ишек янындагы көзгедән Айгөл үзенә тагын бер кат күз салды. Барысы да әйбәт. Ах... бу күзләр! Кызның бөтен гәүдәсе куырылып килде. «Нигә күзләремне кара диде икән?» Йөрәге кабат сулкылдарга кереште. Тәне буйлап ниндидер кайнарлык узды. Җылытып түгел, өшетеп.

Айгөл чыгарга дип ишеккә тайпылды. Юк, аяклары бәйләп куйган сыман. «Иң яхшысы – кире кереп китү». Аяклар бу якка таба атлыйлар. «Яратсалар, шушы килеш яратсыннар. Күзләремне каралтып түгел! Тукта! Нигә монда кадәр төшкәч кенә кире уйлыйм соң әле?.. Алай булгач, бөтенләй чыкмаска кирәк иде... Бераз гына торам да керәм».

Карандаш үкчәле туфлиләре белән чак-чык басып, ишектән Рәисә чыгып китте. Айгөл аны күргәч яңадан тукталып калды. Чак-чык, чак-чык... Гүя бу авазлар, егетләрнең теләкләрен аңларга кирәк, аңларга кирәк, диләр сыман. «Кирәк? Бәлкем. Айдар да минем күзләремнең кара булуын теләгәндер? Мин аңламыйм гынадыр? Юу-у-ук! Ничек бар шулай!»

Айгөл капылт кына борылды да кире бүлмәсенә йөгермәкче булды. Ләкин... ләкин баскычтан Гөлзирә төшеп килә иде.
– Әле һаман торасыңмыни? – диде ул, бөтен йөзе белән балкып. – Бар инде, зарыктырма егетне. Аннан соң:
– Хатлар карарга дип төшеп килә идем. Өйдән нишәптер язмыйлар, – дип өстәде.

Ишектән чыгуга, Айгөлнең йөзенә көзге җил килеп сугылды. «Күренми бит. Әллә тегендәрәкме?» Айгөл агачлар арасыннан сузылган тротуарга карады. Тукта! Кемнәр ул? Тегесе Рәисә... Айдар?.. Көзге җил, кызның ачык изүе аша кереп, бөтен җанын өшеткәндәй булды. Шәрә агач ботаклары, бер-берсенә бәрелешеп, шакы-шокы киләләр иде.

Шул... Үзе... Айдар... Рәисәнең яңа егете менә кем икән!

Айгөл кул аркасы белән битендәге юешне сөртеп алды. Яңгыр тамчысымы? Күз яшьләре? Нигә елый, нигә? Барыбер... Барыбер күзләре кара түгел аның. Кара түгел... Ничек бар шулай. 

Кинәт кенә агачлар арасыннан килеп чыккан рәхимле җил кыз битендәге яшьләрне киптерде, йөзләрен, муеннарын иркәләде. Айгөл, шул җилнең назын тойган хәлдә, ялгызы тротуар буйлап атлады да атлады.

Әй табигать! Рәхмәт җилеңә...   

«Азат хатын», 1983, №5

Фото: Изображение от freepik">Изображение от freepik


 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар