Логотип
Проза

​Куш өянке шаһит

(БӘЯН)

Журнал чыга башлауның 100 еллыгына әзерләнгән көннәрдә «Азат хатын» төпләмәләрен җентекләп өйрәнергә, басма тарихына кагылышлы кызыклы истәлекләрне яңартырга, архив фотоларын кабат-кабат актарырга туры килде. Таныш исемнәр, таныш йөзләр... Шунысы игътибарга лаек: журналның иң популяр милли басма булып үсүендә биредә эшләгән талантлы язучыларның роле аеруча зур. Һади Такташ, Гөлчирә Гафурова, Абруй Сәйфиләр... Аяз Гыйләҗев, Хәсән Сарьян, Габдулла Шәрә­фи­ләр... Диләра Зөбәерова, Мәдинә Маликова, Кояш Тимбиковалар... Күбесе нәкъ менә редакциядә эшләү дәверендә укучылар күңелен яуларлык хикәяләр иҗат итә, аларның журналистика кысаларына сыеп бетә алмаган геройлары, матур әдәби образлар булып, җанга кереп урнаша, сокландыра, яраттыра. Яңа сәхифәбездә, үткәннәргә кайтып, шул хикәяләрне кабат искә төшерербез.   

Авылга чакырганнар. Мәктәпне бергә тәмамлаган классташлар белән очрашу була икән. Тора салып кыш уртасында өйдән кузгалуның сәбәбе шул.

Әйдәгән маршрутлар әйләнгеч булса да, төрләнмәде. Авылга да һаман шул таныш рельслар буйлап барыш. Дөресрәге, атам сапкан юл белән анам үскән яктан кайтам мин. Әнкәем Зәйнәп аджар кызы – Батумида үскән. Әткәем Зәйнетдин – Ык буе егете, Аджариядә хезмәт иткән. Сөйләүләренә караганда, әүвәл аларны охшаш исемнәр таныштырган. Икесе ике якка аударып русча сөйләшкәннәр. Әмма бик шәп аңлашканнар. Тик гомерләре генә кыска булган. Рәхимсез сугыш мине дә ятим итте. Шулай итеп, әбием карамагына – Мөслимгә кайтканда өч төрле телдә такылдаучы малай идем мин. 

Әткәй-әнкәй назы онытылган, әби дигәнебез иркәләми-типми, диләрме әле, сабырлык саклап, ипләп кенә тәрбияләде. Аның бар теләге шул – мине тәүфыйклы, акыллы кеше итеп күрәсе килде. Күндәм, томсык малай булып үстем. Шуңадыр, кайсы малай әдәпсез, кайсы кыз кыланчык, нәрсә килешә, нәрсә килешми, дәшми-тынмый гына күзәтеп йөрер идем. 

Сөйкемле малай дип йөриләр иде мине. Калын кара кашлы, куе керфекле, зур күзле, бөдрә чәчле малайны бер дә ятсынмады, үз итте Тәңкәле авылы. Менә ни өчен  чакыру хатын алу белән алгысап куйды күңел. Сагынылган икән. Унбиш ел – бер үсмер гомере. Шул кадәр вакыт узган инде без аерылышканнан бирле. Урта мәктәпне тәмамлагач, ояларын калдырган кошлар кебек, кайсыбыз кая таралышып беттек. Мин Казан университетының биология факультетына имтихан тоттым һәм сессияләр башланганын көтеп Казанда калдым.

Мөмкинлек була торып, авылга бер кайтып килмәү үкенечле икән. Самолет күтәрелә алмас, машина кузгала алмас кара көздә авылдан хәсрәт телеграммасы килде. Куна-төнә аэропортта ятсам да, очып булмады, әбине миннән башка җирләделәр.

Авыл белән ара шулай өзелде. Каникулда Грузиягә киттем. Батумида әнкәй ягы туганнарым бар иде бит әле. Студент чор, ялгыз чак, кем елмая, шуңа сыенасың. Университетны тәмамлауга тагын чакырып алдылар. Шулай итеп, якорьны мин Кара диңгез буена салдым. Күктүбәне узгач Маһинҗаури дигән бистә бар. Шунда җитәрәк – атаклы ботаника бакчасы. Менә унберенче ел мин шунда гыйльми хезмәткәр. Гашыйк булып, һушым китеп өйләнмәсәм дә, хатынымнан уңдым шикелле. Үзем кебек сабыр, басынкы. Улыма сыйныфташым Әнвәр исемен куштым. Әллә мин әйтәм, исем дигәннең дә тәэсире бар микән – малайның шаянлыгы, чаялыгы гел Әнвәрнеке. 

Сыйныфташлар дигәннән, Лениза дигән кыз бар иде бит әле безнең. Беренче тапкыр җитәкләшкән, авылча итеп әйткәндә, йөргән кызым ич ул минем. Кача-поса хат алышкан, чишмә тыкрыгы буйлап куышып, үртәшеп кайткан чаклар кайда калдылар диген. Бервакытны Ленизада үземә карата ниндидер бер яшерен якынлык сизенә башладым. Алар турысыннан үтсәм, тәрәзәгә каплана, спорт залына чыксак, минем тирәгәрәк басарга тырыша, каләм-мазар сорасам, бүләк итеп бушка бирә. Дөресен әйткәндә, миндә дә җан бар – дәрт-дәрман иңгән чак. Шуңа күрәдер, бу кыламышлар күңелгә бер төрле рәхәтлек бирә. Аннан соң үзе дә күз төшмәслек кыз түгел. Латыш кызларына тартым озынча йөзе, мөл­дерәп торган соры күзләре, елмайганда уйнаклап алган яңаклары әле дә хәтердә. Сәхнәдән дә төшеп тормый – бии, әйбәт бии. Декламация сөйли, урта­чарак сөйли, җырлый, тик зерәгә генә җырлый, көе дә юк, моңы да. 

Сизмәмешкә салышып йөргән бу «аулашуларның» бер чиге килеп чыкты. Гашыйкларның телен, күңелен ача торган, һаман шул бер яз бар бит инде. Умыр­заялар калыккан чак иде. Каен суы эчәргә мендек. 
– Каен суы витаминга бай. Буйга Миңнәхмәтне куарга теләүчеләр булса, за мной! – диде фельдшер Сәмига апа кызы.
– Асылташ зур булмый, – диде аңа каршы үзе кебек сыгылырга гына торган яшь өрәңгегә таянган Лениза, – агач җылатканчы, урман корытканчы, бәләкәй килеш калам мин.

Шәп әйтте директор кызы, әй. Сүзенә куәт биргән­дәй, бер тутырып карадым үзенә. Һәм шунда аның алмалары тәгәрәп төшәм дип торган ялварулы матур күзләре белән очраштым. Нигәдер баш әйләнеп киткәндәй булды, күңелдә тел белән генә аңлатып булмый торган бер рәхәт тойгы җәелде. Бу хәл нибары ярты секунд дәвам иткәндер. Күзләребез шундук оя­лышып бер-берсеннән качыштылар. Тәэсире калды. Кичке очрашуны телдән әйтергә батырчылык җитмәсә дә, күңелләр, күрәсең, суз куешкан. Сандыктан имти­ханга гына киеп бара торган ак күлмәк чыкты. Ваксы савыты коргаксыган икән, аптырап калмадым, баскыч куеп тормыйча, чолан өсләп кенә өй түбәсенә үрмәлә­дем. Анда әбинең тозлы казлары асылынып тора. Шун­­­­нан бер чеметем майлы калҗа йолкыдым да туф­ли­лары­ма сөрттем. Яңарып киткәндәй булдылар. Көзге­гә баксам, каршымда ыспай гына бер егет басып тора!
Лениза нинди кыяфәткә кергән диегез? Абау... Башта танымый тордым. Үкчәләр бер тотамга күтәрелгән. Өстендә келтифүтләп тегелгән кыш­тырдык күлмәк. Муенында җиде катлы сәйлән. Ул чәчләрен, мин сиңа әйтим, ни арада нәрсә белән бөдрәләндергән. Кашлары да үзенеке түгел... бизәнгән. Хушбуй сөртенгән. Исе әллә кайдан аңкып тора. Яныннан күрмәмешкә салынып узсам да, капка төпләрендәге куш өянке төбендә көтеп алдым үзен. Тагын бер гаҗәп. Башка чакта чатнап торган чая кызый башын аска иде дә телсез калды. Ул юаш­ланган саен мин кыюланам кебек... Ниһаять, кыяр-кыймас кына кулларына да үрелдем. Кайнар бармаклар уч төбенә хәрәкәтсез генә яттылар. Кершән исле битлә­ренә орындым, җылы сулышын тойдым. Рәхәт иде ми­ңа. Беренче кат үземнең хатын-кыз дөньясына таба атлавымны сиздем. Исерткеч дөнья, терелткеч дөнья... Кыюлык, егетлек сиздем үземдә. Нәкъ кинолардагыча күкрәгемә кысып кочасым килеп китте үзен. Тик тые­лып калдым. Ак беләзекле кулларын ипләп кенә иңемә салмакчы идем, кызым, нидер сизенгәндәй, тартылып куйды. Бу сагаю иде. Мин моны җил уңаена чак кына сыгылып куйган гөл сабагының шунда ук төзәтенеп, масаюлы чәчәк башын яңадан турайтуына охшаттым...

Соңлап кайтуымны әби ошатмады.
– Пошынып беттем, – диде ул, ишек ачарга чыккач, – нинди хәл бу?.. Кеше төнлә юньлегә йөрми, я бурлык, я бер-бер этлек була аның уенда. Йөземә кара якмасаң ярарые.
Миңа читен булып китте. Әле генә баштан узган татлы минутлар, исерткеч тәэсирләр барысы бергә укмашып күңел почмагына посты. Озаккамы-бүгенгәме, әллә гомергәме... Юк... юк... тирәнгәрәк китсә... Иптәшләр сизенсә... Әби ишетсә...

Баштарак мин бу кыз белән чынлап мавыктым. Ип­тәш­ләр алдында сер бирмәскә тырышсак та, күңел­ләр тышаулы иде. Яшерә торган эшмени ул яратышу? Ур­ман – колак, кыр – күз, диләр, авылда аның шулар өстенә борыны да бар. Гөнаһсыз яшь мәхәббәтне аулакта да тота алмыйсың, оялып кача ул аннан... Өянке төбен саклаулар, чишмә тыкрыгыннан җитәклә­шеп кайтулар, янәшә урамнарда яшәп, күрше парта­ларда утырсак та, язышкан хатларның эчтәлегенә кадәр «тиешле» кешелә­ренә мәгълүм иде. Тиешле­лә­ре­нә дигәч тә, әле ул чакта мин дошманнар, дуслар үрчетер дәрәҗәдә түгел идем, әлбәттә. Сүз борыч телле классташлар белән «ул-бу» булмагаеннан шөл­ләп яшәүче әби турында гына бара. Әбкәйнең алай туры әйтеп оялта, йөз ерта торган гадәте юк. Шулай да, кыеклап-мыеклап дигәндәй, ирештерәсен ирештерә торды. Тик шуны аңламадым мин: әллә ди­рек­тор кызы чынлап ошамый иде аңа, әллә балигъ бул­­­­ганчы юлдан язмасын дип минем өчен борчыла иде ул.
– Бер дә фәтуасын тапмыйм шул Ленүзәгезнең, – диде әби берчакны сүз югында сүз табып. – Әнә Фар­сыс­­танда әүвәл кыз балаларның тәпиләрен ефәк белән тышаулап куйганнар. Кыз дигәнең вак кына ат­лап, ипләп кенә басып йөрергә тиеш. Ә сезнең ул нәмәр­сәгез казык башыннан сикерә, самокатка утырып чаба.
Ишетмәмешкә салыштым. Маңгай куырылып куйды, эч пошып китте.
– Ирдәүкәрәк бугай ул директор кызы, – диде тагын икенче бервакытны, – чалбарлы тавыкмыни, малайлар булып киенгән. Әбәү, килешми кыз кешегә штаннан йөрү.
Монысын да эчкә салып куйдым. Билен өзгән килешле клеш күлмәге бар, ник шуны гына кимәскә.

Өйдә нинди фоторәсем бар, барысы да рамланып стенага кадакланган. Әби эше. Төркем белән төшкән бер зур гына фото буфет тәрәзәсеннән карап тора.
– Башкаларыгызны таныйм, – ди беркөн, минем чыгып таярга йөргәнемне сизеп, – менә бу кабак төше сыманрак озынча битлесе кем соң?
Баксам, юри танымаска салышуы – билчәйгән бармагын Лениза турына төрткән.
– Әй, – дидем дә борылып киттем. Озынча түгәрәк сылу йөз шул минутта төссезләнеп киткәндәй булды. Аның өстенә әбинең колакка гел тукып торган башка сүзләре дә өстәлде. Шулай итеп, Лениза минем күз алдымнан әкренләп ерагая башлады.

Таптым авыртмас башка тимер тарак. Әллә чыкмас­ка инде бүген. Йокы килә, яңгыр явар әле иртәгә...
Ә икенче көнне ул миңа хат язып бирде. Бик ашы­гыч кына әйтәсе бер сүзе бар икән. Утын ярганда гына кия торган якасы типчүле күлмәктән менеп киттем. Юлда Әнвәр очрады. Кулында йөгән. Утлаудан кайтуы. (Мал җанлы малай. Әтисе җигә торган «Магач»ны ул илтә, ул алып кайта.)
– Гомәр Хәям кая юл сала? – диде ул миңа, гадәт­тә­гечә юмор белән генә.
– Монда гына...
– Шулайдыр?!
Сер бирәсе килмәде, сүземне сүз итү өчен, тоттым да аңа ияреп кире борылдым.
– «Кругом» командасы булдымы әллә?
– Ярар ла, син очрамассыңмы дип кенә чыгу иде.
Әнвәр борын тишекләрен киереп авызын очлайтты да сызгырып куйды:
– Ну, суфи да инде син, парин. Рас, очрашырга теләмисең икән, нигә чыгарып бастырдың кызны өянке чатына? Шагом марш кире шунда!

Ул сүзне сузарга яратмый. Әйттем дә, бетте дә дигән­дәй, йөгәнен болгый-болгый сызгырынып китеп тә бар­ды. Мин нишләргә белми урам чатында калдым. Әйе, тегесе дә бер сагыз булды. Бер генә елмай, атыла да чыга. Чакырмасаң, үзе чакыра башлый. Бармыйм и все! Хәйлә бетмәгән.
Кайткач, эш тапкан булып ишек алдында йөрдем, мал-туарны яптым. Аннан соң бер-ике бүкән утын ярдым да, эч пошу басылмасмы дип, чишенми-нитми чоланга кереп аудым. Йоклаганмын. Үпкәли белә икән, икенче көнне күрмәмешкә салышты. Өченче көнне мин... Ялындырышабыз, янәсе.

Имтиханнардан котылгач, саубуллашу кичәсенә әзер­ләнеп йөргән көннәр иде бу. Стена газетасы чыга­рып маташабыз. Язуың матур дип, мине гел секретарь итеп сайлыйлар. Ә Әхмәт художник инде ул. Ясап куя, мин сиңа әйтим, сурәтләрне, авызыңны ачып карап торасың. Редакторлыкны вожатый Мөнҗия өстенә йөкләдек. Үзе дә былтыр унны гына тәмам­лаган. Шун­нан ары үрли алмагач, эшли торыйм әле, дип безгә килде. Мөслимнең үзенеке. Әллә табигать шулай бизи­ме, чибәр, каһәр, шул Ык буе кызлары. Түгәрәк шома йөзе, шуның уртасына кунган матур борыны, куш миләштәй уймак иреннәре әле дә күз алдымда сыман.

Соң таралыштык мәктәптән. Вожатый Мөнҗия авыл очында ук, Тайфәттәйләрдә тора. Кулында сумкасы бар, җитмәсә китап кыстырган. Күтәреп кайтмакчы булдым. Аннан соң кыз баланы берүзен ничек караңгы тыкрыкка кертеп җибәрәсең инде.

Сөйләшеп атлый торгач сизми калдык, таныш өянке яныннан узабыз икән. Күзгә бер шәүлә чалынгандай итте. Теге кыз булмагае...
– Менә мә! – диде Мөнҗия, турыларына килеп җиткәч, кечкенә йодрыгы белән капканы төеп, – эчтән бикләнгән ич... Кайтып яткан дигәннәрдер инде.
– Әйдә безгә генә, – дидем дә, тик соңыннан ник әйткәнемә үкенеп куйдым: чынга алуы бар, белмәссең бу кызлар акылын, иярде китте... – Мәле сумкаңны, айн момент.
Койма араталарына басып өскә үрмәләдем дә «һап» боларның ишек алларына. Терәткеч бастырыкны кузгаткач, шыгырдатмый гына капканы ачтым. – Рәхим итегез, синьорина.
– Мин сине рыцарь дип уйламый идем, – дигән булды Мөнҗия, сузынкы иркә тавыш белән.
– Сездәй чибәр принцессалар өчен берәү җирне күчәреннән тотып күтәргән.

Кызыйның тавышы тагын да бөдрәләнә төште:
– Көлмәсәнә, Гомәр...
Башын әйләндерә күрмим дип, сүзне икенчегә борам, ә ул һаман эчкә үрмәли.
– Сине Лениза белән йөри диләр, дөресме ул?
Дәшмим бу юлга. Моңарчы алдашкан юк, я өйрәтерләр. Ычкыныйм булмаса.
– Хуш, Мөнҗия, – дидем мин, аңа кул биреп. – Хуҗаларың чыкканчы тайыйм...
Бу минем тизрәк саубуллашасы килүем иде, ә ул үзенчә аңлаган, куллар ялгануы дип уйлаган...

Туган мәктәп, ягымлы да, кырыс та була белгән укытучылар, үсмер чакның онытылмас хатирәләре булган классташлар белән саубуллашуны мин кеше тормышының ташулы язына охшатам.
Баш әйләнгеч таныш музыка яңгырый, изге теләкләр ява, вальска бөтереләләр. Барысына да ишетелерлек итеп бер кычкырасым килеп китте. Нәрсә дип? Кемгә? Аңа, әлбәттә! Кая соң әле үзе? Авырайган күзләрем белән залны айкыйм. Аны эзлим. Әнә каршы якта. Таптым. Радиола төбендә Мөслимәсе белән басып тора. Икесе дә, шлапырлы диләрме әле, шундыйрак күлмәктән. Яннарына атлыйм мин боларның. Кыюлык шәбәйгән, күңел җилкенә. Әйтәсе сүз күбәйгән. Бу атнада очрашмау­ларга үч итеп, моңа кадәр телгә дә килмәгән әллә никадәр ят сүзләр пышылдыйсы килә үзенә.
– Лениза...
Биергә дәшкән кулым һавада асылынып калды. Алар, пар аккошлар кебек бер генә талпындылар да, халык арасына кереп югалдылар. 
– Гомәр...
– Әү...

Сүземне әйтеп бетерә алмадым, Мөнҗиянең мамыктай йомшак, җиңел куллары иңнәремә сарылды, һәм без дә, музыка хөкеменә буйсынып, биючеләр агымына кушылдык.
Гәрчә күңел дигәнең бик үк тартмаса да, кичәдән соң озата киттем бит әле мин моны.

Икенче көнне чолан тәрәзәсенең ватык өлгесеннән юка гына конверт очып төште. Бу – Лениза галәмәте иде. Күренеп тора, ярсулы хат. Эре хәрефләр кәгазьдә бәрелә-сугыла яталар.
«Хат башы, язмагыз каршы.
Хыянәтчене сугышта аталар, Гомәр. Мин дә сине күңе­лемнән аттым инде. Мәңгелеккә саубуллашыйк, Гомәр.
Соңгы сәлам белән – Лениза».

Тагын ике көннән мин аның, ата-анасы ризалыгын алмыйча, ялга кайткан күрше кызларына ияреп Павлодарга киткәнен ишеттем.
Мә сиңа! Холык кешене ни генә эшләтми. Яратыштан талашка бер адым. Институт урынына читкә китү... Дөресен әйткәндә, мин аның мондый дуамал якларын баштарак та сизеп йөрдем. Дусла­шуыбыз­дан соң тагын да сәерләнә төште ул. Кеше арасында чая да, шаян да. Икәү генә калдыкмы – тешләккә әйләнә. Сүзен тартып алып булмый, кызара. Гаепле кешедәй, күзгә туры карарга кыймый. Очрашасы урынга әллә кайчан ук килә дә күренми посып тора. Инде кайтыйм булмаса дигәндә генә, каяндыр атылып чыга. Ул көттергән, мин көткән, янәсе. Мәхәббәтнең бер төредер инде бу, күрәсең. Тик мондый төрдән котылуыма мин разый идем, әлбәттә. Шундыйракка өйләнеп, бер кәефсезрәк чагында хәтерен калдырсаң, һәм ул, үз чиратында, мин сине йөрәгемнән атып бәрдем, дигән язу калдырып, Целиноградка яисә Братскига чыгып тайса, нишләмәк кирәк? Ир кеше башын ташка ора алмый.
Чынлап та, кайда икәнсең син хәзер, үпкәчел кызый? Булмас. Кайткансыңдыр ул сәфәреңнән. Керәле-чыгалы акыллылар әллә кая тамыр җәя алмыйлар.

...Кайтасымны, ярый, хәбәр итмәгәнмен. Яратмыйм артык мәшәкатьне. Мөслимгә йөрүче өр-яңа җылы автобус Тәңкәле кырыннан үтә икән. Хәл кергән авылга! Ишәйгән, төзекләнгән.

Күңелдә моңсу бер сорау туды: кемнәргә туктыйм икән? Тоеп торам, кайсының гына ишеген шакысаң да колач җәеп каршылаячаклар анысы. Җылытып үстергән учакларны сүндерергә ярамый. Әбием нигезенә кайтам. Капкабызны ачып ябуым булды, ялт итеп берәү баскычка да чыкты. Тәрәзәдән карап каршылау юк бу якта кунакны, чыгып алалар.
– Рәхим итегез, – диде миңа яшьтәшләр чамасы, иңенә фуфайка салган ир кеше.
Өс-башны кагып торган арада каерылып өй ишеге дә ачылды. Тышкы салкын белән эчтәге җылы агым кушылып томан хасил булды, мин, шуңа уралып, сабый ча­гымда аунап үскән өйнең бусагасы аша атладым. Каршымда гаҗәпсенүе күзләренә үк чыккан ханым пәйда булды.
– Чишенегез, – диделәр алар, – ир белән хатын – бер тавыштан, – Әллә Гомәрме сез?

Чын күңелдән якын итеп дәшелгән бер җылы сүз синең әллә нинди әчкелтем-төчкелтем сыйларыңнан татлырак. Күңел моңсуланып, нечкәреп китте. Аш-су арасында үзләре белән танышып өлгердем. Бу ягымлы гаилә күрше авылдан килеп укыта икән. Ир-ат дигәнем Ибраһим – укыту бүлеге мөдире. 
Буйга да, яшькә дә аннан кайтышрак күренгән хатыны Фа­гый­лә югары классларга инглиз теленнән керә икән. 

Сүз арасында өебез эчен дә күзәтеп утырдым. Үзгәргән... Алгы якның сәкесен сүтеп, тахта җәйгәннәр. Урталыкта ялт итеп утырган акшарлы мич стенага кысрыкланган. Ул арада, мин кайтуны ишетеп, күрше-күлән, туган-тумача сыманраклар кереп тулды. Китте хәл-әхвәл сорашу. Кемнәрем бар, кемнәрем юк, кайда торма, ничек яшим, нигә кайтмыйм, ник хат язмыйм...

Бүлмәгә таныш та, ят та сыман күренгән бик интеллигент кыяфәтле берәү атлады. Тукта... Сипкелләре сирәгәйгән, буйга суырылып үскән... Шул инде. Урынымнан сикереп тордым. Куллар кысылды.
– Әнвәр, гел танырлык түгелсең!
– Туганнан бирле һаман бер Әнвәр. Картаела. Синең белән очрашу менә, ичмаса, сюрприз!
Барыбызны да тыкырдатып мәктәпкә алып киттеләр.
Таш баскычтан күтәрелүгә каршыма юантык гәүдә басты.
– Тукта, таптап үтмә. Без кайтарттык сине, понимаешь.

Игътибар итсәм: Гамир! Кара, нинди эшлекле кыяфәткә кергән. Гәүдә белән бергә тавыш та калынайган, олыгайган. Ул арада башкалар сырып алды. Китте кул кысыш, әйтерсең, беркем беркая китмәгән, барысы да үз урынында. Монысы кем соң? Фу, шайтан, Нурулла мыек җибәргән икән. Боларын уйлыйм гына, тыштан вәкарь белән эре тотам үземне. Бөгелми-сыгылмый күрешәм. Әйдә, башкалар гүелдәшсен. Килешми шул кадәр шау-шулар. Ул арада кыңгырау шалтырады.
– Иптәшләр, – диде арадан бер таныш тавыш, – залга түгел, классыбызга узыйк.
Карасам, әлеге тавыш без кереп тула башлаган классның түреннән ишетелә. Чү, тавыш кына түгел, Мөслимә ич бу. Элеккегә караганда аз гына тартыл­ган. Өстендә ак якалы кара костюм. Түшендә ромб-значок. Мин аның директор булып эшләгәнен ишеткән идем инде. Әгъләм абзыйның шушы нечкә тавышлы кызы мәктәп тиңентен мәктәпне тота диген, ә?
– Барыгыз да элеккеге урыннарыгызга утырыгыз.
Уртагарак кунмакчы идем дә, булмады. Әнвәр белән һаман шул икенче партага кысылдык.
– Иптәшләр, – диде элеккегә караганда шактый остарган иркен тон белән директор Мөслимә. – Башланды! Кичәбезнең официаль өлеше ачык. Тәңкәле урта мәктәбен 1954 елда тәмамлаучылар исемлеген тикшерәбез.
– Асфанов!
– Биредә!

Тавыш ягына борылабыз. Һаман шул ерык авызлы Иршат. Тик кара вильветкасын ак курткага алыштыр­ган. Кермәсә дә керми кешегә олысымак кыяфәт.
– Бәйрәмгалин!
– Мин!

Монысына янымдагы Әнвәр җавап биреп утыра. Әл­лә ул эреләнгән, әллә мин: янәшә утырып та сүзләр ялганып китә алмый. Себердән кайтканын гына беләм мин аның.
– Гайнетдинова!
– Мин хәзер Мөхәммәтдинова инде!
Тагын көлешү.
– Исмәгыйлева!

Исемен ишеткәч, күңелдә бер юксыну сыманрак нәр­сә тугандай итте, буш партага тагын бер карап алдым.
Шул чак ишек ачылмасынмы һәм шуннан теге вакыттагы үпкәчел кызыйныкына охшаганрак бер тавыш ишетелмәсенме.
– Мин ул! Керергә рөхсәтме?

Барыбызны да барлап хуҗа булып утырган Мөслимә, кинәт ут чыккандай, дөньясын онытып, ишеккә атылды.
– Лен...за!!
– Мөслимәү!

Кочаклаша-елаша ишек артында ук калдылар.
Тагын көлеш. Әй, егетләр! Менә сиңа директор диген, ә?! Хет, әллә кем булсын, хатын-кыз һаман шул җисемен саклый. Беләсе иде, каян кайтты икән соң тегесе? Кыяфәте, килеше болай бер дә далада үз иркендә яшәүчегә тартмаган.

Кемнәр янында утырам, кемнәр булып беткәннәр соң бу Тәңкәле малайлары?
Сорауларыма җавапны табында таптым.

Элекке класс җитәкчебез Җамал апаны күр әле син, кайсыбыз кайларда яши, ничек яши, нәрсә эшли, ничек эшли – каңгылдап, бәбкәләрен барлап торган ана каз кебек тикшереп тора икән шул. Кемгә файдага, кемгә заяга үткән унбишьеллыкка исәп-хисапны ул ясады.

Чират миңа җитте, Мөслимәләрне дә узды. Дәвам итте. Ниһаять, күзләр Лениза ягына күчте. Моңа кадәр кыймыйчарак кына утырсам да, кешедән күрмәкче, мин дә шул якка кыегайдым. Хатын-кызны теләсә олыгайта, теләсә яшәртә торган чәч бар. Фасонлы прическа аны кызый иткән. Тик изүе ябык килешле күлмәге һәм муенына аскан чылбырлы алтын сәгате генә затлы кунак икәнен сөйли. Матур күзләре элеккечә көләч булсалар да, кыяфәтенә үз дәрәҗәсен белә торган тотнаклык сеңгән.

– Күр әле, Лениза, сез озаткан корыч айгырларны егетләрең ничек иярли.
Мин сорау тулы күзләремне Җамал апага төбәдем: «Бу ни дигән сүз тагын? Монысын ничек аңларга?»
Шуны сизенепме, класс җитәкчебез Лениза исеменә озаграк тукталды.

Шул китүдән кайтмаган икән качкын кыз. Башың әйләнерлек яңалык: инженер-металлург Лениза Хар­расова – Павлодар трактор заводында конструктор!
Йөзем шәрабен да уймак рюмкадан гына йотучы абзагыз бүген узынып китте. Ярты стакан коньяк җибәрдем. Кыстаганнары өчен дә түгел, исерәсе килеп тә түгел, болай да башка киткән очрашу тәэсирлә­рен­нән айныр өчен чөмердем мин ул йолдызлы зәһәр­не. Болганды баш, буталды фикер, нәрсә дигән әле бер акыллысы: эчә белергә дә кирәк! Шулай да аз гы­на үз дөньямнан ычкынып ике арада айкалып алдым. Кем идем мин, кем мин хәзер?

Гомерем буе кешеләрдән гаеп эзләп, гаеп түгел, тырнак астыннан кер эзләп, эзләп түгел, күзләп һәм шулардан гыйбрәт җыеп, үземне кисәтеп яшәдем: менә болай булмаска, алай эшләмәскә, аны дус итмәскә, моны иптәшкә санамаска...

Кыскасы, минем каныма сеңгән бер омтылыш бар, башкалар теләсә нишләсен, әмма мин киртәмнән чыгарга тиеш түгел. Менә шушы нәрсә мине җитәк­ләп йөртте. Чокыр-чакырны читләп уздым – тәгәрәвең бар, текә тауларга үрмәләмәдем – мәтәлләвең мөмкин. Мәхәббәтнең кайнарлыгыннан качтым – яну бар, үт­кен конфликтларга кермәдем – сынуың мөмкин. Дошманнар ишәйтмәдем, дусларга ачылмадым. Әнә шулай гел бер төсле тәүфыйклы гына яшәгән булып, берәү әйтмешли, «ни пычагымны» кырдым. Менә бу озынча өстәлне сарган классташларым арасында нәрсәм яхшы икән?
Алтыдагы алтмышка бара, ди халык. Бераз салган баш белән мин уйлыйм: канга сеңгән холык-фигылең­нән утыз бишкә җиткәч айнып буламыни...
Кая соң әле үзе, үзе... Күңелнең бер почмагы кытыкланып куйды. Якамны турылап, чәчләремне ыспайлап сыпырам да каш астыннан гына шул якка карыйм һәм катып калам. Аның да күзләре миндә. Тик безнең күзләрдә беренче очрашканда кабынып киткән беренче очкыннар юк инде. Алар бер-береңә үз итеп, кызык итеп, әз генә сагынышып караштылар. Андый чакта музыка гына уйнасын. Моңы, куанычы, үткәне, хәзергесе барысы бергә кушылып җырга әйләнә. Мин сабырлык белән шуны көттем һәм морадыма ирештем. Нурулланың баяны элеккедән дә шәбрәк сайрап җибәрде. Күңелләрне оеткыч «Ык буйлары»н өздереп алды да дәртле Чистай вальсына күчте! Аның йөзенә, бөтен кыяфәтенә нур коеп торган елмаюлы күзләренә карап, сүзсез генә «әйдәгән» булдым. Шунда мин бу карашларның үзгәлегенә тагын бер кат инандым. Сөрмә тартмый да сөрмәле бу күзләр һаман да сөйкемле... тик алар миннән элеккечә оялып качмыйлар, елмаеп түгел, кычкырып көләләр, әллә шатлыктан.... әллә миннән...
– Ой, Гомәр, синең белән дә биисе көннәр бар икән.

Шундук тапкыр җавап таба алмадым. Аның каруы, килешле җыйнак гәүдәсен, ватыла күрмәсен дигәндәй, өф итеп кенә үземә тарттым да бөтереп алып киттем. Дәртле музыка көчәя төшкәч кенә колагына: «Узган кичәдән үзең качып киттең ич», – дип пышылдаган булдым. Ә ул миннән чак кына ычкынып киткәндәй итте дә, башын артка ташлап, кеткелдәп куйды.
– Көнләштермәскәең!

Юк, бу көлү генә түгел, бу миңа ирония булып яңгырады. Болай да биленә тиям-тимим дип торган кулларымны бушаттым да күңелдә ни барын бер сүз белән әйтеп ташладым:
– Үзгәргәнсең син, кызый.
– Ой, Гомәр, чынлап әйтәсеңме син моны?
– Теләсә ничек аңла!
– Шулай да?
– Яшәргәнсең, чибәрләнгәнсең, әллә кемләнгәнсең...

Лениза назлы сыны белән күкрәгемә сыенгандай итте дә тагын пышылдап кына көлде.
– Юләр малай! Син дә мондый тел бистәсе түгелиең бит.

Мин әллә нишләп киттем, каным кайнап табан асларыма кадәр йөгерде. Үз адресыма «юләр», «тел бистәсе» кебек чүп-чар сүзләр кабул итүче түгел мин. Бу юлы алар мине иркәләп үртәделәр. Шушы залда, бөтен кеше алдында биленнән шытырдатып кысасым һәм күзләренә карап «теләсә ни әйтсеннәр, бүгенгә син минеке!» – дип кычкырасым килде. Ләкин миңа акыл кереп китте. Ленизаны терсәкләреннән тотар-тотмас кына урынына илтеп куйдым.

Беренче мәхәббәт дигән нәрсәдән мин дә мәхрүм түгел икән, бар икән ул!  Тик менә вакыт-вакыт ял­тырап алган алтын балдак кына тынычлыгымны алды. Йокыга китә алмый гаҗиз булдым. Күңелгә ниндидер өметсез хыяллар иңде. Иртән дә айный алмадым бит әле мин алардан. Барысын да беләм бит инде югыйсә, иргә чыгуын да, кызы барын да ишеттем һәм бу очрашуның язылмаячак бер пәрдәлек драма булып калачагы да ачык.
Таралышыр чак җитте. Сөенечкә каршы, Лениза да безнең белән бергә җыенды. 

Култыклап булмасмы дип, янәшәрәк бардым да, өмет өзелгәч, артка калгандай иттем. Мин юри артка калдым. Дөресен әйткәндә, һаман шул куш өянке тарт­­ты мине үзенә. Яшьлек чирканчыгын шушында алдым – кызлар ирененең тәмен шушында татыдым. Соңгы тапкыр тагын бер генә кат көтеп аласы иде үзен шушы өянке төбендә. Әйтәсе сүзем бар кебек, әйтми китсәм, мәңге үкенермен сыман. Ләкин нәрсә ул? Нин­ди сүз? Нәрсә турында? Хәзергә ачыклан­маган. Каршы­ма гына килеп бассын, тел үзеннән-үзе чишелер сыман. 

Озак көтермәде үзе. Әнә борылып та кайта. Аның атлавы. Кешенең йөреше, кыланышы беркайчан да үзгәрми бит. Гаепле кешедәй, өянке артына постым. Үткәнем һәм бүгенгем алдында фәрештә түгеллегемә шушы йолдызсыз төнне шушы агач төбендә төшендем түгелме мин?!
Адымнар якынлашкан саен, кар ныграк шыгырдый.

Нишләргә? Каршына чыгып бассам, курыкмасмы? Тәвәккәллим булмаса, бер-ике... узды... Тукта...
– Лениза, бер генә минутка...
Ул борылды да шаккатып калды.
– Гомәр... Нишләвең бу? Кемгә саныйсың син мине? 

Ул боларны кеше-кара ишетмәсен диптер, пышыл­дап әйтте. Миңа шул җитә калды, кыюлана төштем: 
– Алай ук димә инде. Болай да ансат түгел миңа. Бер генә минутка, бер генә сүз әйтәсем бар, бер генә соравыма җавап бир, бер генә минут сөйләшеп тор син минем белән, бер генә...
Бу минем гомеремдә беренче мәртәбә күңелемдә ни барын телгә ни килә шуның белән аңлатырга тырышу иде.

(Әсәрнең кыскартылган варианты)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яшьлегем-җүләрлегем...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кайчандыр Азат хатын журналында елый елый укыган идем. Яшь идем. Алда ал хыяллар иде ул чакта... рәхмәт сезгә безне үткәннәргә кайтара алганыгыз өчен...

      Хәзер укыйлар