Вафат булганына ике ел дигәндә, Галимә әбинең йортын балалары сатып җибәрде. Бу эшкә иң сөенгәне Сабит белән Кифая, булгандыр мөгаен. Йортлары авыл уртасында булса да, бер якта күршең булмаса, күңелсез икән ул. Ятим бала кебек дип әйтимме. «Яхшы кешеләр булсын инде, белгән-күргән түгел, болар читтән кайтканнар икән», - дип сөйләште якын-тирә яшәгән авылдашлар, кич көтү каршылаганда «Шулай, - диде Кифая, - күршене сайлап алмыйлар, Ходай юньлесен бирсен!»
Икенче көнне иртә белән Кифая яңа күршеләрен коймак белән сыйламакчы булды. «Гания апалар – тыкрык күршесе генә, терәлеп торганы – без, сөендерим әле үзләрен», – дип фикер йөртте ул үзенчә.
Күпереп пешкән коймак исе өйгә сыймыйча, тышка да чыгып китте. «Миннән дә алда кереп, борыннарын кытыкламакчы була күршеләрнең», – дип, үзалдына көлеп куйды Кифая.
Шкафтан җирлегенә ак чәчәкләр төшкән, кунак-мазарга кия торган күлмәген алып киеп, башына чөеп, ак батист яулыгын бәйләгәч, өйдә киеп йөри торган башмакларын да матур туфлиләргә алыштырды. Шуннан соң ике арадагы капка аша яңа күршеләренә юнәлде. Әйткәндәй, бәрәңге бакчаларында да Галимә апа белән ике арада шундый ук капка куелган иде. Бер-берсенә бәрәңге утыртышып, казышып яшәде алар.
Тик ни гаҗәп, гомер буе келәсез торган капка ачылмады. «Кадаклап куйганнар ахры», – дип уйлап, урам яктан керергә булды. Тик монда да ул каршылыкка очрады: капка эчке яктан келәле иде.
«Бәлки, күрерләр», – дип, бераз таптаныбрак басып торды да, чыгучы булмагач, кире өйләренә таба атлады. «Йоклыйлардыр әле, көтү куасылары юк, күченү мәшәкатьләре белән дә арытылгандыр».
Бу уйлары янына капма-каршы булып, икенчеләре дә килми калмады: «И-и, бу гомер йоклап ятмасалар авыл җирендә! Шундый тәмле коймак исенә булса да уяныр идем мин, шулкадәр пошмас җан булмасалар!»
Яңа күршеләр аралашырга бик талпынып тормадылар, үзләре хакында да җәелеп сөйләп ашыкмадылар. Тик шулай да авыл җирендә күпме генә яшерергә тырышсаң да, килеп чыкмый: йокыдан уянганчы нинди төш күргәнең дә урамны гына түгел, районны урап чыга дигәндәй.
Күптән түгел генә лаеклы ялга чыкканнар, гомер буе Себердә эшләгән кешеләр икән. Бу йортны сатып алуларына, Галимәттәйнең уртанчы уллары сәбәпче булган – Себердә бергә эшләгәннәр. Чыгышлары белән дә үзебезнең як кешеләре булып чыкты: берничә ел элек юкка чыккан авылларның берсеннән, имеш. Җәйгелектә генә монда яшәячәкләр, кышны шәһәрдәге фатирларына китәчәкләре дә билгеле булды.
Күршеләре уңган кешеләр булып чыкты. Соң дип тормадылар, бәрәңгесен дә утырттылар, тавыклар да алып җибәрделәр.
Хуш, ике атна эчендә ике сүз алышмасалар да, өченчесен әйтергә беркөн җае килеп чыкты бит әй.
Кифая төшке аштан соң бәрәңге бакчасына чыкса, чит тавыкларның рәхәтләнеп йөреп ятканнарын күреп калды. Саҗидәнеке – аклар, димәк аныкы түгел, бу чуар тавыклар яңа күршеләрнеке булырга тиеш. Аралашып китәргә бер сәбәп тә булыр дип, Кифая сөенә-сөенә урам як капкасына атлады, чөнки бәрәңгелекләр арасындагы капка да, яңа күршеләр тарафыннан кадаклап куелган иде.
Бәхетенә, хуҗабикә тиз чыкты, тәрәзәдән күреп калгандыр, ахры. «Ярый, Маратка әйтермен, чыгарыр», – диде дә, берни булмаган кыяфәттә, кереп тә китте.
Икенче көнне дә нәкъ шушы хәл кабатланды: күршеләрнең тавыклары тагын бәрәңгелектә.
Бу юлы үзләре дә бакчаларында казына иде, шуңа койма аша гына эндәште. Кифаяның бу вакыйгада бердәнбер сөенече шул булды: элеккечә, уртадагы капка ачык!
Өченче, дүртенче көнне дә күршеләрнең тавыклары «кунак»ка керүдән туктамады.
Бишенче көнне түземлек бетте.
Ире Самат белән киңәшләшкәннән соң «һөҗүмгә» күчәргә дигән карар чыгарылды. Ә ул түбәндәгедән гыйбарәт иде.
Шимбә көнне иртә белән көтүне кугач, Кифая бәрәңгелеккә, күршеләре яклап, утызга якын йомырка тезеп чыкты. Тавыклар – «дошманнар» озак көттермәде. Алар позицияне алуга, кәрзин тотып Кифая да килеп чыкты. Тиз генә күршеләрен чакырып чыгарды да, аларның ашыкмый гына килеп җиткәнен сабыр гына көтеп торды.
Алар капкадан бу якка чыккач: «Менә бит Ходайның рәхмәте: бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына», – дип сөйләнә-сөйләнә кәрзиненә йомыркалар җыя башлады.
Телсез калган ирле-хатынлы күршеләр, бер-берсенә карашып торган арада, Кифая кәрзинен өеп тутырды да яннарыннан: «Арадагы капканы япмасагыз да була», – дип, терәлеп дигәндәй үтеп китте.
Бу аның соңгы аккорды иде.
«Күрше хакы – тәңре хакы, юктан ачуланышып йөреп булмый», – дигән сүзләрен ишетмәсәләр дә, күршеләре барысын да аңлады бугай. Тик бер әйбер генә һаман эчләрен кырып тора әле: нигә тавыкларының йомырка саны шул килеш калды? Күрше бәрәңгелегенә салып йөргәннәрен исәпкә керткәндә, барыбер артыграк булырга тиеш иде.
Серен Самат белән Кифая бәлки берәр вакыт әйтерләр дә әле, белеп булмый. Алардан алда сез «тишмәгез» тагын. Себер җибәрә күрмәгез мине, үзегез генә белегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк