Логотип
Проза

Кое

Хикәя

Ниса апаларның капкасын ачтым да таштай катып калдым. Миңа таба бозау кадәр зур кара эт чаба! Кулымдагы буш бидрәләр дыңгырдап җиргә тәгәрәде. Йөрәк, әйтерсең, тибүеннән туктады. Ялбыр гыйфрит алгы тәпиләре белән ике кулбашыма таянды, танауга сасы тыны бәрелде; гырылдап ырылдавы, кадактай очлы тешләре арасыннан салынып төшкән юеш кызыл теле миемә утлы сурәт булып уелды; авызыннан саркыган ябышкак селәгәе биткә буялып муенга акты... Күзләремне чытырдатып йомып: «Беттем!» – дип уйладым.

– Гроза! Фу! Гроза!

Кинәт җип-җиңел булып калды. Күзне ачам. Эт бакча ягына чаба. Анда хуҗасы – Ниса апаның Мәскәүдән ялга кайткан лейтенант улы җир казый. Шаркылдап көлә үзе:

– Әй, күрше, курыктың что ли? Тими ул, өйрәтелгән. Команда бирмәсәң, чебенгә дә зыяны юк.
Йөрәкнең тырпылдавын, гәүдәмнең калтыравын җиңәргә тырышып, тешләрне кысам. Бидрәләремне алам да үзебезгә чыгып йөгерәм.

– Әй, суга кергән идеңмени? Нигә алмыйсың? – дип кычкырып калалар арттан...

Ихатабызга аяк басу белән моңарчы тыелып торган яшьләрем чөбердәп ага башлый. Керләр элеп йөргән әни, төсләре үзгәреп, минем янга килеп җитә.

– Ни булды, улым?! – ди ул, мине кочаклап.

– Башкача... моннан соң... кешегә суга кермим! – димен, үкси-үкси.

– Нигә, балам?

– Эт талый язды. Ниса апаларда. Малае: «Тешләми», – дигән була. Тешләмәс! Үзе шунда булмаса, эте битне умырып кына алганые.

– Ул этне нәрсә дип вуле җибәрделәр микән, – дип сукрана әни. – Йөрәге алынган баланың. Әлдә әле Ходай саклаган үзеңне, улым! Су бик кирәккәч, кушкан идем шул. Интегеш булды ләса суга. Кер юам дисәң, кер юалма, теләгән көнеңдә мунча ягалма. Урам колонкасының бер җүне дә юк. Иң кирәктә туктатып куюларын әйт әле син! Тагын насослары ватылды микән? Ниса апаңнарны әйтәм, алар да кешедән җиләгәндер – бөтен күрше-күлән аларның коесына йөри бит.

– Их, үзебезнең кое булса-а...

– Шәп булырые да, юк бит, балам. Кое казытуы бик мәшәкатьле эш шул. Ярар, улым, бар кер, чәй куй. Мин дә керне туктатып торырмын. Кичкә таба булса да бирерләр әле суны.

Өйгә кердем дә иң башта кулларны, аннан бит-муеннарны сабынлап юдым. Барыбер җирәнүем басылмады. Этнең коточкыч кыяфәте күз алдыма килеп басты. Тагын елыйсы килә башлады. Диванга барып утырдым. Олылардан күргәнемчә, кулларымны кушырып, «дога» укый башладым.

– И Алла бабай! – дидем мин. – Әтием кое казытса иде. Үзебезнең кое булса иде. Кыз кеше кебек, бидрә күтәреп урам буйлап йөрүе бигрәк кыен. Коебыз булса, суга кергән кешеләрне бер генә дә ачуланмас идем. Актырнакны да ычкындырмас идем. Гел акыллы булыр идем, әти белән әнине гел тыңлар идем. Их, әти кое казытса...

Безнең әти бик кызу кеше. Әни белән без аның җаена гына торабыз. Эше дә авыр. Механизатор ул. Язлы-көзле басуда. Кышын ремонтта. Җәен комбайнга утырталар. Колхозның техникасы искерде бит хәзер – әле бер әйбере ватыла, әле икенчесе. «Нигә еш ватыласың?» – дип, әтине тиргиләр аннан. Болай әйбәт ул үзе. Кәефе килсә, мине мастерскойга алып бара, тракторын да йөрттереп караганы бар. Берсендә күрше Илдар, минем трактор йөрткәнне күреп, көнләшүеннән шартлый язды.
Эчсә генә кыенрак. Илдарның әтисе исерсә, кайта да ята. Ә безнеке төн буе йөреп чыга. Әнидән аракы таптыра. Мине каршысына утыртып: «Яратасыңмы мине, улым? Эчсәм дә, яратасыңмы?» – дип тинтерәтә. «Яратам», – дисәм, – «Дөресен әйт!» – ди. «Эчсәң – яратмыйм», – дип әйттерәсе киләдерме? Эндәшмим. Болай да, эчеп кайтса, шунда ук өйдәге бөтен пычак, бау-фәләннәрне җыебрак куябыз. Булуы җитеп, йоклап китсә, саташа башлый. Үзенең күзе ачык, үзе: «Әнә бит, әнә, киләләр, тоталар, а-а-а, үтерәләр!» – дип, әллә нинди нечкә тавыш белән сөйләнә. Иртәнгә чирли. Башы, йөрәге, эче авырта. Елына өч-дүрт мәртәбә ычкынып ала инде шулай. Шуңа күрә без аны ачуландырмаска тырышабыз, нервысына тимибез.

Эт вакыйгасыннан соң әти миннән һәммәсен дә әйбәтләп сорашты, хәтта кочаклап сөйде дә әле. Әллә шуннан соң, әллә әнинең җай чыккан саен «кое кирәк, кое кирәк» дип тукуы тәэсир итте – быел кое бурасы буратам, дип сөйләнә башлады.

Шатлыктан түбәм күккә тиде. Икенче көнне бөтен малайларга мактандым. Мактануын мактандым, аннан шүрләбрәк тә куйдым – казып-казып та су чыкмаса? Әти белән әни кичә сөйләп тордылар – югары оч кемнәрдер сигез метр чокып төшкәннәр – юк ди су. Шулай булса? Юк, юк! Чыгар әле, дип үз-үземне юатам аннан. Безнең ихатада кое булган бит ул. Тик мин белгәндә аны күмеп куйганнар иде инде. Бурасы черегәч, алыштырып интекмәгәннәр. Урамга су үткәргәч, колонка булгач, кое кирәкмәс дигәннәр.

Май аенда район гәзитендә «Шесть бетонных колец продается или обмен на свинину» дигән белдерү басылды. Гәзитне алган көнне үк әти бригада йортына барып телефоннан сөйләшеп кайтты. Көзен әнинең хезмәт хакы исәбенә колхоз дуңгыз баласы биргән иде. Шул үскән, симергән, аранга сыймый башлаган иде. Үзе яман шакшы, исле. Әни ничек котылырга белми иде аңардан. Башы-тоягы белән теге кешегә илтеп бирделәр дә ихатага зур-зур бетон боҗралар алып кайтып бушаттылар. Шулай итеп, бура кирәкмәде дә. Болары гына җитмәсә, әти тагын каяндыр белешкәләп куйды. «Быел бура буратсак, яренгә казыттырабыз», – дип ниятләгән иде әти. «Болай булгач, быел коелы да булырбыз әле. Аткарып чыгалсак, безнең генә түгел, балаларның гомеренә дә җитәчәк», – ди хәзер. «Алла боерса», – дип аны куәтли әни.

Бер ялда колхоз машинасы туры килеп, Уфага бәрәңге сатарга бардылар. Шәһәрләрнең бәрәңгесе самый беткән чак икән, чират торып алып бетергәннәр. Бик канәгать кайтты әтиләр. Тотынырга акча да булды.

Аннан әти идарәгә төште. Экскаваторлы «Беларусь»та безнең туган Фәрит абый эшли, барыбер дә сорарга кирәк. Колхоз рәисе: «Алырсың, түлке ягулык үзеңнән», – дигән.

– Июньнең икенче җомгасына тәвәккәлләрбез, – диде әти беркөнне кич белән.

Әни каршы төшмәкче иде:

– Ураза ае бит әле, сабыр итмибезме?

Ләкин әти кырт кисте:

– Хәзер ураза тотучы юк!

– Абыкайга әйтмибезмени?

– Әйтербез. Тик сиксәнне куган картка кем эш куша? Өйрәткәләп, күрсәткәләп торса, җиткән. Анысына әллә ни хәл кирәкми. Бер-ике атнадан печәнгә төшелә, аннан урак җитә, кое кайгысы калмаячак.

* * *
Кое казыйсы көнне иртән әни уятты мине. «Сәгать алтыда ук торам», – дип яткан кеше – йоклаганмын рәхәтләнеп. Бәләкәй якта әти белән ике-өч абый ашарга утырып маташалар. Әни миңа тиз генә Балбабайга әйтеп килергә кушты.

Киенеп тышка чыктым. Безнең турыга чүмечле «Беларусь» туктаган. Кояш антенна биеклеге күтәрелеп килә. Балбабайның зәңгәр тәрәзәле, акбур белән агартылган өе югары очта. Чаптым аларга.

Ул безгә якын гына нәсел тиешле, шуңа да әни «абыкай» дип дәшә аңа. Ә нигә Балбабаймы? Белмим. Авылда умарта тоткан кеше бер ул гына да түгел югыйсә. Ләкин нәкъ менә аңа гына шулай диләр. Бал аерткан саен күрше-күлән, бала-чаганы бал белән сыйлый – бәлки, шуңадыр.

Әни аны бик ихтирам итә. «Аның кебек бабайлар юк инде хәзер», – ди. «Хәзерге картлар, намаз укып, ил карты булып йөрисе урынга яшьләр белән беррәттән урамда йөз грамм эзләп йөриләр», – ди.

Балбабайларның капкасыннан атылып барып кергәндә, ул комган күтәреп абзар ягыннан килеп ята иде.

– Балбабай, исәнме! Әни сине тиз генә килеп җитсен, диде. Кешеләр җыелып бетте, – дип тездем, кабалана-кабалана.

– Сезгә җыенуым, балам, хәзер барып җитәрмен.

– Мин кайта торам алайса, – дип, кире үзебезгә йөгердем. Түзеп торып буламыни – минсез башлап куйсалар анда.

Мин кайтканда абыйлар табыннан кузгалмаганнар иде әле. Әтием: «Ягез әле, эшкә тотынганчы берәрне каплап куйыйк!» –ди-ди, рюмкаларга аракы коя иде. Әнигә: «Әйттем – килә!» – дидем дә тышка чыктым. Әти койма буена көрәк, лом, арканнар, бидрәләр, ике баскыч әзерләп куйган.

Атлап, үлчәп карыйм да тел шартлатам: «Алты-җиде метр тирәнлеккә ничек казып төшәрбез икән?» Беркөн әти белән багана төбе чокыганчы хәл-әхмәлгә тарыдым, ә монда ничә метр!..

Ул арада Балбабай да килеп керде. Тәрәзәдән күрептер, әни аңа каршы чыкты. Ашарга чакырды.

– Мин уразадамын, балам, әйтүеңә рәхмәт, – дип, бабай минем янга, җирдә яткан юан бүрәнәгә килеп утырды. Ике кулын күтәреп, дога кылып, битен сыйпады.

Мин аның калын жилетына, йон оекбашларына, түбәтәенә карап: «Эссе түгел микәнни?» – дип уйладым. Алай дисәң, буй-буй җыерчык сырган киң маңгаенда, ябыграк озынча йөзендә, кырып алынган башында һичбер тир тамчысы күренми. Сиксәнне куса да, зәңгәр күзләренең җетелеге җуелмаган: «л» хәрефедәй икесе дә уртага таба күтәрелеп, очып китәрдәй торган ак кашлары астыннан бик үткен, бик тере карыйлар әле.

– Казларыгыз бармы, улым? – диде ул.

– Һә-й-й, надаел инде алардан. Ата каз вәт уса-ал! Беркөн менә моннан умырып тотып алды!– Чалбар балагын кайтарып, кара янган төшне күрсәтәм.

– Кара син аны! – дип кеткелди бабай. – Нигә качмадың соң, карап тордыңмыни?

– Качарсың аңардан! Кич җиттисә, әнә тегендә, бакча капкасы алдына өелешәләр дә яталар. Юл өстенә генә. Бакчага ни кереп, ни чыгып булмый. Әни куып та тора, юк, китмиләр. Тоз сипкән диярсең!

– Тоз түгел, балам, ул тирәдә җир асты суы якын, димәк. Каз – су кошы бит, җиде кат җир астындагы суны да сизә, мәхлуккай.

Мин шаккаттым. Вәт каз дисәң дә каз! Әйтәм, куптарып та булмый үзләрен...

Ул арада өйдән әтиләр чыкты. Балбабай белән берәм-берәм кул биреп исәнләштеләр. Әти бабай янына утырды.

– Менә, тәвәккәлләдек бит әле, абыкай!

– Бик хуп, бик хуп, зур эшкә, изге эшкә тотынгансыз, балам.

– Син олы кеше, абыкай, нәрсә диярсең икән – урынны менә бу җирдән сайлаган идек, – дип, әти элеккеге кое урынына якын гына төшкә күрсәтте. – Өйгә дә, мунчага да якын, элекке кое да шунда булгач, суы да чыгар, дибез.

– Ул иске коены атаң мәрхүм белән икәү казыган идек, – диде Балбабай. – Сугыштан соң бу. Күрше Мәрван абзый балчыгын сиртмә белән күтәреп алып торды. Анда кул белән инде бөтен эш. Дүрт-биш көнләп булашканбыздыр. Сөйләгәне бар идеме атаңның?

– Юк, – диде әти, аптырап. – Бер мәртәбә бурасын сипләгәннәрен генә хәтерлим.

– Имән бура иде, шәп иде. Корыган агач кермәде аның бурасына. Имән егерме-утыз елга чыдый ул, ә судагы өлеше йөз ел да тора аның, шылт та итми.

– Әйе шул, өстәге бүрәнәләре генә черегән иде. Әнә шул бер алыштырдык та, башкача кул тимәде. Суы да кимеде. Урам колонкасы да булгач, яңартып интекмәдек.

– Бу юлы яшелчә бакчагызның капкасы тирәсенәрәк казытырга кирәк, – диде Балбабай, – чыкса, шунда чыгар.

– Бәй, анда койманы сүтәсе була бит!.. – Әти җилкәсен кашып торды. Әмма нинди тискәре кеше булса да, өлкәннәр сүзен егарга кыймады, ахры. – Ярар, – диде, кулын селтәп. – Сүтәргә тек сүтәргә. Әйдәгез, егетләр, безнең өчен биш минутлык эш инде бу.

Койманы сүткәч, ихатага алды эткечле, арты чүмечле зәңгәр «Беларусь» керде, җайлап, борылып туктады. «Тәпи»ләрен җиргә беркетте. Тирә-юньне солярка исенә тутырып, очлы тырнаклы чүмечен җиргә батырды. Җиңел генә, уйнаган кебек кенә, сыңар кул белән бер уч туфракны урыннан-урынга күчергән кебек кенә, әллә никадәрле җирне куптарып алды да борылып бер читкә бушатты.

Мин кабинада утырган Фәрит абыйны күзәтәм. Бәләкәй генә, юка гына ул, ә нинди көчле техниканы үзенә буйсындыра. Бер рычагны тарта – чүмеч җиргә кадала, икенчесен бора – фәлән хәтле туфракны «һә» дигәнче күтәреп тә сала... Их, мине күрсен иде Фәрит абый! Үзенең кырына утыртсын иде... Юк шул, әйләнеп тә карамый ул миңа.

Төш җиткәндә киң генә мәйданны өч метр тирәсенә казып та төште «Беларусь». Өч ярымга кадәр алдыра ала бу диюләре хактыр – соңга таба буе да җитми башлады. Ул инде, биле авырткан карт сымак, акрын гына, сакланып кына кылана. Эш кулга кала хәзер болай булгач. Бәлки, су чыгар, көрәк белән казып та тормаслар, дип өметләнгән идем, юк әй, суның ишарәте дә күренми.

Әни эшчеләрне әбәткә чакырды. Балбабай кермәде. «Әлегә кирәкмим инде, эшегез бармаса, чакырырсыз», –дип кайтып китте.

Мине, бер кулга чүпрәк сумка, икенчесенә кулъяулыкка төрелгән акча тоттырып, кибеткә җибәрделәр. Аракыга. «Алып куйганы йә җитмәс», –дип курка инде әни. Зур эш бит, кеше күп.

Кибеттә халык хәтсез – озак торылды. Мин кайтып җиткәндә ашап алганнар иде, аска әти белән Нурислам абый төшкән. Фәрит абый белән күрше Әхмәт абый, чиратлашып, балчык тулы чиләкне бау белән тартып алып торалар иде.

Кулга калгач, эш акрынайды-ы... Төшкән саен мәйдан да тарая, боҗра сыярлык кына итеп казыйлар, ике кеше эшләве җайсызлашкач, берәмләп кенә булаша башладылар.

Минем күңелгә шом керде. Көн кичкә авыша. Казуын да хәтсез казыдылар. Бая үлчәгәчтен алты метр диделәр. Чыкмас микәнни бу су? Күпме интегүләребез, расхутлануларыбыз бушка булырмы? Ә гарьлеге ни тора! Малайлар күзне дә ачтырмаячак!

Алма бакчасындагы аулаграк урынга посып, тагын теләк телим: «И Алла бабай, чыксын иде су, чыксын иде», – дип кабатлыйм да кабатлыйм.

Әйләнеп килүемә эшләр тагын да хөртәйгән иде. Балчыкка катнашып, кисәк-кисәк аксылт ташлар очрый башлаган. Тора-бара бөтенләй гел ташка килеп төртелделәр. «Моның астында, мөгаен, су инде», – дип, лом белән ваткалап-ваткалап ярты метр төштеләр. Әмма аның саен таш катылана, тыгызлана гына барды кебек. Кешеләр дә арыдылар. Таш бит ул – күпме генә казый аласың инде аны!
Кояш баеды. Көтү кайтты. Чокырдан лычма тиргә баткан, итекләре, аркалары кызгылт-сары балчыкка буялган әти чыкты. Чырае кап-кара... Ахыргача өметләре сүнмәгән, малайларча чәм белән эшләгән абыйларның да йөзләре сүрелде. Беркем берни эндәшми. «Инде нишлиләр?» – дип, котым очып уйладым мин.

– Фәрит! – дип кычкырды әти кинәт. – Кабыз!

– Нәрсәне? – Тәмәке тартып утырган Фәрит абый сикереп торды.

– Нәрсәне булсын! Тракторны! Давай, күмәбез! Нәрсә басып торасың? Күмәбез димен бит!

– Тукта әле, абзый, ашыкма әле, – Фәрит абый таркау гына сөйләнде. – Күмәбез дип инде... Бу хәтле чокыгач... Иртәгә тагын казып карарбыз... Бер көндә генә димәгән бит...

Тавышка чыгып җиткән әни дә сүзгә кушылды:

– Абыкайны чакырыйк мәллә? Ул нәрсә дияр иде икән?

– Башымны катырдың инде! – Әти кызып китте. – Аның сүзенә ышанып! Ул күрсәткән урынга чокыдык бит инде менә!

Әти «Беларуська таба китте:

– Кая әле, үзем!

Фәрит абый аның артыннан йөгерде. Әтине этәреп, кабинага үзе менеп утырды.

Кабызды, кузгалды...

– Их!!! – дидем мин, ачынып.

Шулчак тракторга әллә нәрсә булды – төчкерде, чәчәде дә сүнеп үк куйды. Фәрит абый сикереп төшеп, двигательдә казынырга тотынды.

– Кая әле, – дип, әти дә караша башлады. Әмма Фәрит абый алдашмый иде, ахры, нәрсәдер ватылган иде. Әти усал итеп кулын селтәде дә, «Беларусь»ның тәгәрмәченә тибеп куйды. Аннан абыйлар янына килде. – Ярар, егетләр. Булмады бу! Чукынып китсен коесы! Кадалсын! Әйдәгез, ашарга керик. Йөзәр граммны каплыйк – арыганнар бетсен, кайгылар юылсын. Юса, шул юа, юмаса, чуртым да ярдәм итми...

* * *
Төн буена котырды әти. Мин кибеттән алып кайткан аракылар беткән иде инде. Түбән очтан сәмәй алып кайтып эчте.

– Син генә миемне череттең! Син генә «кое да кое» дип бавырга төштең. Король бичәсе булдыңмыни? Ике йорт аша суга йөрүе кыен берәүгә. Нигә эттән талатып баланы (бусы – мин инде) йөртәсең – үзең йөре. Кеше хатыннары ташый бит әнә – бер дә укалары коелмый! Эт ялкавы син! Синең аркада, «кое казытам» дип, адәм мәсхәрәсенә калдым, – дип, әнине сүкте. Балбабайга да эләкте:

– Акылдан язып беткән карт сүзенә карап! «Менә монда чыгар», имеш, чыкты... Элеккеге урынга казытсак шунда!

– Күземә күренмәгез! Барыгыз, келәттә йоклагыз, – дип, безне дә куып чыгарды. Без чоланга кереп, дүртебез бер караватка сыенып, өйдән ишетелгән тавышларны тыңлап, «Әнигә сукмаса ярар иде», – дип куркышып яттык. Таң сарысы беленеп, әти йоклагач кына кердек. Аннан кече сеңлемнең астма өянәге тотты. Ул төнне әнигә йокы эләкмәде.

Иртән сәгать ничә булгандыр – көтү китмәгән иде әле, әни уятты. «Фельдшерны чакыр, улым, әтиең чирли», – диде. Әтигә приступ булган – тын алган саен аһылдап, елап ята. Фельдшер апа килеп, уколлар кадагач кына тынычлабрак йоклап китте.

Әни сыер саварга чыкты. Мин диванда яткан әти янына килдем. Сабый бала сыман бөгәрләнеп, бәләкәй генә булып ята... Күпме юсаң да карасы бетми торган зур кулларын ияк астына кушырган. Сакал-мыегы җиткән, җилсенгән саргылт йөзенә, күм-күк күз төпләренә, кашларына ук төшкән, тирләүдән учлам-учлам оешкан җитү чәченә, шәмәхәләнгән иреннәренә карадым да елап җибәрдем. Акты да акты яшьләрем. Әтине жәлләп, әнине, үзебезне кызганып, коеның суы чыкмавына, күпме өметләнүләрнең, интегүләрнең әрәмгә чыгуына...

Тәрәзәдән көтү киткәне күренде. Мин киенеп, битемне корытып, тышка чыктым. Ыржаеп яткан чокыр янына килдем. «Төнлә су чыкмады микән?» Үрелеп төпкә карадым. Коп-коры. Кичә генә бу кызыл балчыкларны хәлвәгә охшаткан идем, биек-биек туфрак-балчык өемнәрен хыялым белән кораб ясаган идем. Ә бүген... бу чокыр галәмәт зур аждаһаның авызы булып күренә. Ул гүя көлә, безне, кешеләрне: «Әһә, җиңелдегезме?»– дип үчекли, мыскыллый кебек. Күңелемдә коега карата дошманлык, нәфрәт хисе кузгалды. Әмма шулчак Балбабайны искә төшердем. «Кирәксәм, эндәшерсез», – дигән иде бит. Ул нәрсә дияр иде икән?

Киттем Балбабайларга. Ул үзе үк безгә килә чыккан иде. «Хәлләрегезне көтү куганда сөйләделәр, балам, – диде ул. – Кичә үк урармын дигән идем дә, шәһәрдән балалар кайтты».

Без капкадан кергәндә Фәрит абый да килеп җиткән, тракторын карап, кабызмакчы булып азаплана иде. Иртәләгән. Рульдә булгач, бик эчми шул – башы авыртмыйдыр. Балбабай белән күрештеләр.

– Нишлибез инде, Балбабай, күмәбезме? – диде ул.

– Күмергә өлгерербез. Эшеңне куеп тор, балам. Хәзер коега төш тә колагыңны җиргә куеп тыңлап кара – бер-бер тавыш ишетелмәсме?

– Карале, чынлап та! – Фәрит абый бот чапты. – Ничек үзебезнең башка килмәгән?
Ул кичәге балчыклы сырмасын, итекләрен киеп, биленә бау бәйләп, аска төште. Кепкасын салып, җиргә тезләнде.

– Ишетелә бит! –дип кычкырды ул. – Яп-якын калган булган!!!

Без арканга бәйләп лом, бидрәләр төшердек. Фәрит абый киерелеп-киерелеп ташны ватып бидрәгә тутыра, без өскә алып торабыз. Бер сәгать тә үтмәгәндер, кисәк-кисәк ташлар арасында комлы-балчыклы юеш җир дә күренде. Аның аша саркыган болганчык су «һә» дигәнче Фәрит абыйның итек йөзен күмде.

Балбабай мине күрше-күләнне чакырырга җибәрде. «Су бик тиз арта, җәһәт йөре, балам», – дип, ашыгырга кушты. Төпкә вак таш, гравий җәеп, чакматаш кисәкләре салып калдырып, боҗраларны төшерергә кирәк иде хәзер.

* * *
Шулай итеп, без коелы булдык. «Сезнең кое авылда бер, – диләр белгән кешеләр. – Суы бигрәк йомшак, тәмле», – диләр. Тәмле булмыйча, чиста булмыйча ни, җиде кат җир, таш асларыннан чыга бит ул!

Теге көнне үк боҗраларны төшереп, беркетеп, күмеп куйдык. Өстенә тагын бәләкәйрәк ике боҗра өстәдек. Икенче атнада әти озын муенлы, озын койрыклы, озын тәпиле «торна» – сиртмә ясатып утыртты. «Баесак, электр насосы да алып җибәрербез», – дигән иде.

Дигән иде... Кое казыткан елны югалттык без әтине. Уборкалар беткән, хезмәт көненә тигән ашлыкларны алган иде инде. Шуны «юган» көннең иртәгесенә тагын приступ булды. Район дәваханәсенә илтсәләр дә, коткара алмадылар аны врачлар.

Иллегә дә җитмәгән иде әти... Ә мин һаман бер үкенечле уйдан котыла алмыйм: «Ник шунда, кое казыткан көнне, теләкләрем, «дога»ларым кабул булган көнне: «Әтием эчүен ташласа иде!» – дип теләмәдем икән? Теләсәм – кабул булыр иде, кабул булган булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар