Проза
Киприда
Венера менә бишенче көн инде Грециянең Халкиники атавындагы Мәдәния шәһәрендә кунак сыйфатында яши. Шәһәрнең исеме төрекчәрәк әйтелешле, әйеме. Белеште — кайдандыр Төркиядән күченгән халык нигез салган икән бу ак калага. Чын менә, Греция — ак калалар иле. Мондагы чәчелгән сәйләннәр кебек күпсанлы утрауларны, ярымтауларны зәңгәр дулкынында иркәләп сөйгән Эгей диңгезенең дә бу аклыктан күзе камаша сыман. Күзнең явын ала торган, әмма пакьлеге белән сөендерә торган аклык бу! Бу илнең өчтән ике өлеше — таулар, диләр. Крем-брюле торты кебек сырлы ак кыялар, шикәр вагы кебек комлык — бөтенесе искәртә: син әкият илендә, Аллалар яшәгән җирдә!
Венера бу гаҗәеп дөньяда вакытлыча икәнлеген белә.
Чын да түгелдер әле, төш кенөдер бу. Матур төшләр кинәт бүленүчән. Юк, юк, өзелми торсын әле бу төш. Төш кенә дә түгел, балачак хыялының дәвамы да ич бу халәт.
Кызык инде. Греция, Греция дип җенләнгән иде. Әле менә Афина каласына барып элгәшкәне, мәшһүр Акропольне күргәне юк. Венераны үзенә кунак итеп, виза белән чакыртып алган, үз апасыдай яхшы танышы Вера кисәтеп куйды: «Мин бай яшәмим, көне буе кибеттә. Сине ары-бире йөртә алмам. Әнә диңгез, әнә кояш, әнә ком. Коен, кызын, ял ит. Греклар тормышын күзәткәләп ал. Берочтан үзеңә кияү эзлә. Миңа да монда иптәш кирәк. Русча сөйләшергә тилмереп яшим».
Вераның Викторы бар. Ул Россиядән күченгән грек. Тарихи ватанына кайтуы белән чиксез бәхетле. Әллә шуңа, әллә марҗа хатынын чынлап яратканга, аның кунагына да мөлаем, игътибарлы. Венера теләгән кадәр кунак булса да, күпсенмәсләр кебек тоела.
Венера, эчкә кермичә генә — ят суның гадәтен белмәссең — коенып чыкты да яр читендә кайнашкан бала-чагалардан читкәрәк китеп, комга сузылып ятты. Чиста ком өстенө җәймә җәю аңа кирәкмәгән эш — бер әдәпсезлек булыр кебек тоелды хәтта. Ул әкияти халәтеннән һаман чыга алмый иде әле. Унбер яшеннән хыялланды ул эллиннар иле белән. «Эллада каһарманнары» дигән мифлар һәм риваятьләр китабын тын алмый укып йоткан көннән алып. Юк, йотты гына түгел, үзе дә шул дөньяга чумды ул. Эллада алиһәләренең мәгъруранә яңгырашлы исемнәре үк әсир итте аны. Үзенең исеме Венера — мәхәббәт алласының исеме бит — булганга сөенүләре! Ярый әле Сания яки Вәсилә дип исем кушмаганнар үзенә. Кыш беткәндә бәрәнләгән сарыкның мич аралыгында яшәүче ике кызы да алиһәләр — Артемида белән Деметра исемнәрен алды. Кызыкайның бу иләслеге өйдәгеләрдә фәкать ягымлы елмаю гына уятты. Узар! Узды, әлбәттә. Ләкин кызның йөрәгендә таныш булмаган, хәтта җир шарында табылу ихтималы да бигүк ышандырмаган Эллада җиренә, серле Олимп тавына, тагын да серлерәк Аллаларга гаҗәеп бер табыну калды.
Соңрак ул Гомерның «Одиссея»се, «Илиада»сы аша бу дөньяга тагын да якыная төште. Хәзер инде ул антик дөньяның варислары булган грекларга күчерде сәер мәхәббәтен. Хәзергәчә әйтсәк, виртуаль мәхәббәт иде бу.
Менә антик чорның хис-гайрәте, дәрт-дәрманы дулаган ярда кызынып ята кызыгыз. Эгей диңгезенең дулкыннары гекзаметр — Гомерның шигырь үлчәме ритмында ярга кага тора. Рәхәт! Бетмәсен иде бу рәхәтлек, гомер буе дәвам итсен иде! Кинәт үзен экстрасенс дип юләрләнеп беткән дус кызының юравы исенә килеп төште. «Кызый, сине ул җирдә гаҗәеп хәлләр көтә. Язмышыңда борылыш булмагае», — дигән иде ул. Көтсен өйдә. Венера язмыштан бүләкне утыз ике яшенә кадәр көтте инде. Хәзер ул язмышка ярдәм итәргә дә әзер.
Кыз сикереп торды да тиз-тиз генә җиңел күлмәген киеп алды, фотоаппаратын муенына элде. Ярның биегрәк җиренә менмәкче булды. Аннары кире йөгереп төшеп, тез тиңентен суга керде. Ул ниндидер тәвәккәл адым ясарга җыена иде бугай. Ике кулын дулкыннарга сузып, диңгез чиксезлегенә омтылгач кына ул үзенең ни теләгәнен аңлап алды. Табигатьнең кодрәтле көчен — диңгезне шаһит итеп ялварасы килә икән аның. Башта ул дога укыды. Догасын: «Күңелемә ярый торган бер грекны бир!» — дигән теләккә ялгады. Шушы иң кирәк сүз, иң яшерен теләк кычкырып әйтелгәннән соң, тынычланды да калды. Әйтте ич инде, яшермәде. Калганы хәзер Ходай иркендә.
Тез тиңентен суда торган кызны вак балыклар сырып алган икән. Матурлыклары! Аквариумда гына була мондый тере чәчәкләр. Венера, фотоаппаратын алып, тиз-тиз берничә кадр төшерде. Аннан, Ыкта яулык белән маймыч сөзгән кызчык сыман, матуркайларны күлмәк итәгенә җыеп алмакчы булды. Йә, аулап нишләтә инде. Аучы дәрте аны диңгез читләтеп, кыя артына алып китте.
— Ау, Киприда!
Яр башында басып торган ирнең ачыктан-ачык сокланулы карашыннан, әрсез кебек тоелган елмаюыннан Венера каушап калды. Ашыга-ашыга күлмәк итәген төшерде. Юеш итәге аягына сыланып аптыратты. Ходайдан ялварып сораган кияү шулай тиз арада пәйда булыр дип кем уйлаган? Киприданың диңгездән дулкыннар ерып чыккан алиһә — Афродитаның кушаматы икәнен белә ул. Мәһабәт сынлы, куе бөдрә чәчле грек адәме дә Аполлон түгелдер. Бөдрәчәч аңа комплимент әйтте, ахрысы. Әллә юеш итәген күреп үртәвеме? Шулайдыр, әмма иреннәрендәге елмаю әрсез түгел икән, мөлаем икән ләбаса.
Иртәгесен Николае Костинаки кызның юлына төште. Нидер сорады.
— Мин аңламыйм.
— Дойч? Инглиш?
— Охи, охи, — Венера юк дигән сүзнең грекчасын килгән көнне үк отып алган иде. — Эго — мин Россиядән.
Теләген аңлатудан гаҗиз Нико, аның исеме аннары шулайга калды, Венераның беләгендәге сәгатенә ымлады. Вакытны белешә икән. Аннары кинәт кызның кулын учына алды да бармакларын берәм-берәм үбеп чыкты. Кыз бу юлы каушамады да, йөгереп качмады да. Ят халыкның әдәп канунына — этикетына исе китеп калды. Шушы күрешүдән алар «сөйләшеп» киттеләр. Ишарәләр, саннар теле бар бит әле.
— Сиңа ничә яшь?
Машина пыяласы кызга — 18, егеткә 65 икәнен, берсенең яшен киметкәнен, икенчесенең нык өстәгәнен хәтерләп калды. Венераның табиблыкка укыганда өйрәнгән латинчасы да файдага ярады:
— Нико, кардио добр?
— Добр, добр!
Икесенә дә аңлаешлы сүзләр җиңел генә табыла торды. Нико кызны грекчага да өйрәтергә алынды: «Син — Венера — астра — йолдыз. Поли — күп, педиа — балалар, каро — сөеклем. Яле, кабатла әле!»
Венерага ил күрсәтүче булды хәзер. Атаудан бармак кебек чыгып, диңгезгә төртелеп торган ярымутрауларның өчесен дә йөреп чыктылар. Никоның машинасы әйбәт. Диңгез буйлап сузылган шәп юллардан сыдыра гына. Беркөн Венераның өй каршында машинадан төшеп калганын Вера күргән икән.
— Сеңелкәем, егетнең кәттәсен каптыргансың икән. Әйтөм аны, кичке ашка да соңарып кайтасың. Ямь тапмый йөрисеңдер дип борчылган мин, юләр. Атауда мондый машина Николае Костинакида гына. Шулмы?
— Шул.
— Кассандрадагы зәйтүн бакчалары да аныкы. Плантатор ул. Салоникида зур вилласы бар, диләр. Мондагы өе дә чын сарай, диләр. Миллионер. Өйләнмәгән! Тәвәккәллә, сеңелкөш.
— Әй, Вера. Син тездең дә киттең. Мин аның кем икәнен дә син әйткәч кенә белдем әле. Бик тиз генә кияүле булмакчысың. Ә менә мин аңа синең хакта әйттем. Иртәгә туган көне, дидем. Ул безнең барыбызны да ресторанга чакыра. Барабызмы?
Венера дустына Никоның спидиясендә — өендә булуын әйтергә ашыкмады. Шәп яши Николае. Өе буш. Ләкин аның белән тагын кемнәрдер яшәгәне аңлашыла. Димәк, кияүлеккә кандидатлык кадөресе дә, Вера әйтмешли, бәхәсле мәсьәлә. Күрше күзләрдән кыенсынмыйча, өенә чакыруы гаҗәп, әлбәттә. Грек ирләре гаиләгә тугрылыклы, бу илдә никахларның гомерлеккә теркәлгәнен сөйләгәннәре бар иде инде. Өенең матурлыгы, иркенлеге гаҗәпләндермәде. Греклар шулай шәп яшәргә тиеш дип кенә уйлаган иде. Миллионер, ди бит әле өнә. Кызык. Бүген аның миллионеры эшкә ашыгуын сиздереп куйды. Күңелле яңалык итеп кабул итте бу хәбәрне кыз. Көне буе үзе тирәсендә уралгач... Эшсез кеше шикләндерә бит ул. Ә бүген әнә: «Дулевис — эш, офис, — дип ашыкты. — Кичкә киләм», — диде. Шулай яхшы, шулай аңлаешлырак.
Ресторанда күңелле утырдылар. Нико күп итеп шәраб, диңгез ризыклары китертте. Янәшәдә һәр сүзне тәрҗемә итәргә әзер Виктор белән Вера бар. Димәк, уйга килгән һәр сүзне, һәр теләкне әйтергә мөмкин. Озын буйлы, чибәр, тыгыз тәнле Никоның яратуы ташып торуын тою да рәхәт:
— Венераны мин беренче күрүдә үк яраттым. Ул яхшы кирия — хатын булыр иде.
Татар кешесе ашыкмас, серен ачмас, «ошаттым» гына дияр иде, дип уйлап алды кыз. Әмма «яраттым»ны ишетү күңеллерәк. Гел бергә булганда ике атна күп икән ул. Никога тәмам ияләште кыз. Ничекләр аерылып китәр иленә.
— Нико, әйдә, Венераны калдырабыз Грециядә, — Вера кыю шул. Тел очына китерергә ярамаган сүзне ярды да салды. — Ул бит теш табибы — стоматолог. Аңа эш табыла биредә.
— Әйе, әйе. Калдырабыз. Мин шат. Мин дә шуны телим, — Никоның күзләре йолдыз кебек кабынды.
— Менә дигән кәләш бит минем сеңлем. Әй, Нико, ишетәсеңме?!
— Әйе, әйе, Венера — прима! Тик кызганыч, ул мөселман кызы. Мин грек кызына гына өйләнә алам. — Табын янындагылар бу сүзләрдән кинәт аптырап калдылар. Венерага бик тә кыен булып китте. Нико исә аларның аның үзе өчен гаять тә ачык нәрсәне төшенә алмауларын күреп фикерен төгәллисе итте. — Без бит — антик халык. Борынгы мәдәният сагында торучылар. Грек кешесенең хатыны да грек кызы булырга, балалары да грек булып туарга тиеш. Канны сыекларга, милләтне вакларга ярамый. Без — Эллада уллары! — Милли горурлыгы ташып торган Нико табындашларына тагын бер күз йөртеп чыкты. Аның патриотик ялкынын аңлыйлармы, янәсе. — Минем балаларым борынгы грек исемнәрен йөртер. Кызым — Пенелопа, улым — Агамемнон! Мин инде туасы варисларыма исемнәрне сайлап ук куйдым.
Николае Костинаки борынгы Элладаның шөһрәт юрганын үзенә тарта башлагач, Венераның да күңелендә җен кузгалды. Даланы тояк астында биеткән, диңгезләрне кичкән җиһангир бабайлар әллә анда юкмы?! Эгей диңгезенең теге ягына үрелүгә үк борынгы төрки башкала нигезләре табылыр. Йә, тукта. Нигә дип әле ул Никоның ватанпәрвәрлегенә үртәлә. Илен дә, кавемен дә, Венераны да яратам, ди бит ул. Тик яратулар киштәсендә кызның урыны тәгаенләнгән — аңа сөяркәлек дәрәҗәсе тәкъдим ителә булыр. Хатын-кыз тоемлавы белән Венера инде карынының буш түгеллеген сиземли. Пенелопа? Агамемнон? Харисто поли — зур рәхмәт хөрмәтеңә, сөеклем Нико. Кем әйтмешли, татар кызларының үз горурлыгы!
Рестораннан канәгать таралыштылар. Иртәгәсен генә Венера боекты. Һаман, «Илкәем» җыры исенә төшеп йөдәтте:
Сагынам, дуслар, сагынам, дуслар,
Сагынам туган илкәйне шул,
Сагынам туган илкәйне...
Илкәй белән бергә сагынам
Яшьли сөйгән иркәмне.
Көтеп торыр иркәсе юк шул илкәендә. Барыбер, кайтасы килә. Хәтта ки Венера үзен иленә хыянәт иткән бер юньсез зат итеп хис итә бугай әле. Җырларның да һаман сагышлылары гына искә төшә. Мәктәп елларында калган беренче мәхәббәте дә төшенә керде өне. Ямьле кичәдән соң иләсләнеп калган күңелен тыя алмый йөрде-йөрде дө Венера бер иртәне юлга җыенды.
Нико белән аерылышу чын гашыйкларча: көлешле дә, күз яшьле дә булды. Нико хушлашкан кичне куп эчте:
«Астра, син астра!» — дип Венераны кочып елады. Кыз да әле елады, әле биеде, әле җырлады. Бер-беренә вәгъдәләр бирә алмаудан, киләчәктә очрашулар юклыгын белеп торудан иде бу гасабилек. Хушлашу гына түгел, бәхилләшү бу! Телефоннар язылды, әлбәттә.
Венера өенә кайткач, гел телефон саклады. Эшеннән ашыгып кайтты, кунакка йөрмәде, театрга бармады. Ул шылтыратыр да өйдә булмам, дип курыкты.
Баласының тәүге йөрәк тибешен дә тынлыкны сискәндереп уяткан телефонга үрелгәндә тойды ул:
— Сез Никоны хәтерлисезме? — диде теге яктагы ят тавыш.
Венераның йөрәге жу-у итеп китте. Ни булган? Җавапны ашыктырып, яңа җан тагын тибеп куйды.
— Әйе, ул исән-саумы?
— Сөйләшегез.
Телефондагы Никоның ерак тавышын ишетүгә Венераны кайнар дулкын каплады:
— Нико! Нико! — грек телендәге Нико ятлаткан сүзләр әллә кая булып беткән. Бер генә сүз дө искә төшми.
— Астра! Астра!
Телефон мәхәббәт илчесе була алмый икән. Сүзләр, ишарәләр, елмаюлар ярдәмендә сөйләшкәндә сүзләр бөтенләй артык кебек иде. Дүрт ай буе телсезлеге белән тилмерткән телефон уянып та, илләр, диңгезләр аша ишетелергә тиешле, йөрәктә оешкан сагынуны таратырга тиешле өн-хисләр дулкынында буылып калгач һәм аннары телефон трубкасы урынына төшеп яткач, Венера кулын карын өстенә куйды:
— Исәнме, улым. Менә әтиең белән дә сөйләштек. Грек кешесе ул синең атаң. Тик син, улым, татар булып үсәрсең. Исемеңдә татарныкы булыр. Арысланбәк кушарбыз. Горур исем бу. Шәҗәрәбез башындагы бабаң исеме.
Тагын биш айдан дөньяга Арысланбәк туды. Улына таныклык алганда Венера үз исемен дә Зөһрә дип алыштырып кайтты. Грек алиһәләре исеме килешми икән татар кызына.
Телефон бүтән шылтырамады. Верадан: «Нико сине һаман сагына» дигән хәбәр генә килеп иреште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
бу хэл нэрсэ дип атала инде????????????????мэхэббэтме?.. тагын бер аталы атасыз баламы? дога укып сорап ала ....моселман кызы ...татар кызы ... чит илдэ... гафу итегез,
0
0
0
0
нинди мәгънәсез язма бу?..
0
0
0
0
Грек егете бик акыллы булган! Безнен татарларга урыс ни, чуаш ни, гел булмаса гректа ярый...Этисез баланы татар кызы таба бит.Бик эчтэлекле,урнэк алырлык язма. авторга рэхмэт!
0
0
0
0
Кыз баланын язмышы шулай инде.Гомере буе хыялында йорткэн уйлары тормышка ашкан,хэркемнен уз язмышы уз кулында бит Баласын табып ташлап калдырмаган,абортка барып жанын кыймаган,гректан тусада чын моселман итеп устерер Алла боерса.Кайбер исерек тэртипсез ата белэн устергэнче ялгыз устеруе мен олеш артык. бу минем фикерем
0
0