Килен-кайнана

(тормыштан алынган хикәя)
− Су салып бир әле, балам. Эчәсем бик тә килә, − сәкедә сызланып яткан Гөлфая, кипкән иреннәрен ялый-ялый, аяк очында шым гына утырган кызына эндәште. – Әнә мич артындагы ләгәннән... Чүмеч тә шундадыр...
Башындагы яулыгыннан курчак сыман уенчык әтмәлләп утырган Ләйлә сораулы карашын башта әнисенә, аннары намазына оеган дәү әнисенә күчерде. Нидер аңларга тырышкандай әнисенә өнсез генә бер тын карап торды да, дәү әнисенең аңа игътибар итмәгәнен аңлап, кечкенә буе белән көчкә үрелеп, агач ләгәннән чүмечкә су салды. Нәни куллары белән тотып, түкмәскә тырыша-тырыша, чүмечне әнисенә сузды. Иреннәрен кыймылдатып намаз укып утырган Саҗидә карчык урыныннан кинәт кенә сикереп торды да кызчыкка ташланды: “Бирмә, дидем бит мин аңа су! Катсын!” – ачуы йөзенә бәреп чыккан карчык сулы чүмечне оныгының кулыннан тартып алды да ләгәнгә ыргытты. Су, җир идәнгә түгелеп, оекчан басып торган Ләйләнең аяк астына җәелде. Кызчык куркып әнисенә елышты. Авырып, соңгы чиккә җиткән килененә Саҗидә су бирмәде. Зәһәрен кая куярга белмәгән карчык тынмады, пәри баласы ясама, дип кычкыра-кычкыра, кызчыкның сәкедә яткан чүпрәк “курчагын” алып тузгытты. Гөлфая, кайнар суга пешкән аягын чак кыймылдатып, сызлана-сызлана торды да мүкәләп диярлек барып су салып эчте. Үз хәле хәл булса да, йөрәгенә җыелганны әйтми булдыра алмады: “И әнкәй, үзең дин тотасың. Ничек гөнаһтан курыкмыйсың? Аллаһ күрми дисеңме? Бервакыт картаермын, килен кулына калырмын, дип уйламыйсыңмы?” Әллә авыртудан, әллә рәнҗүдән күзләреннән яшь акты. “...Син монда кирәк түгелсең! Кем чакырды сине монда?! Үләт! Бар өеңә кайтып кит!..” – кайнанасының агулы сүзләрен ишетмәскә тырышып, Гөлфая баштан ук бөркәнеп ятты.
Гөлфая иренә ияреп авылга, кайнанасы янына кайтканына үзе дә шат түгел иде инде. Әле артык карт булмаса да әнисе, үләм, чирлим, карарга кайтыгыз, дип чакырып хат язгач, шәһәрдә эшләп йөргән Әхмәт хатынын ияртте дә авылга кайтты. Гөлфаяның аягы тартмаса да, иреннән узып кая барсын? Җитмәсә кулында имчәк баласы да бар. Көзнең елак бер көнендә каладагы эшләрен, яшәгән баракларын ташлап, бала күтәргән Әхмәт белән Гөлфая Саҗидәнең салам түбәле, читән кәртәле, җир идәнле өенең ишеген шакыдылар. Хәбәренә караганда үләргә җыенган Саҗидә ипи салып йөри иде. Онлы кулларын сузып улы белән күреште, ә килен белән исәнләшүне кирәк санамады. Беренче күрүдән үк Саҗидә киленен кабул итмәде. Тәүге көннән башлап кимсетте, кыерсытты. Аңа калса, ул Әхмәтен беркемгә дә өйләндермәс иде дә бит. Әнә бит, анасы белән киңәшләшми-нитми, каяндыр бер сарыбашны табып алып кайткан! Тирә-якта мулла нәселеннән чыккан берәр динле кыз беткән диярсең! Гөлфая һәм аның баласы Саҗидә өчен бары тик артык тамак кына иделәр. Җитмәсә кайтуларына бер ел да үтмәде, яшь гаилә тагын үрчеде – кеше мунчасына кендек әбисен чакыртып, аннан Гөлфая игезәкләр күтәреп чыкты. Җиргә сеңгән, болай да кысан өй эчендә басар урын да калмады. Өч баласын, бар йорт эшен хатынына ташлап, Әхмәт корт бакчада ятты. Монда, урман эчендәге болында, колагы да тыныч. Хатыннарның үзара ызгышканын ишетми. Әнисенең холкын яхшы белсә дә, Әхмәт бервакытта да хатынын, балаларын якламады. Йорт, дөнья дип артык пошыныйча үзе теләгәнчә яшәде дә яшәде. Дөньяга тагын ике балалары туып, иске өйдә яшәр рәт калмагач, төннәрен хатыны белән урлап усак агачы юнәтеп, Әхмәт артык зур булмаган такта түбәле йорт салып чыкты. Бераздан умартачылык та Әхмәтне җиләтте. Ул биш баласын калдырып, күрше районга хисапчыга укырга китеп барды. Ярты елдан артык өйгә кайтып күренмәде, гаиләсенең кайтып хәлен белмәде. Гөлфая, ачлы-туклы өч баласын ияртеп, усал бригадир күрмәгәндә арканга бәйләп, иңнәрен кисә-кисә кырдан күтәреп салам ташыды. Кичләрен әрәмәлеккә барып нечкәрәк утын кистеләр. Сорасалар да ат бирүче булмады. Кеше күрмәгәндә күтәреп-сөйрәп өйгә агач ташыдылар. Балалары үсә барган саен кул астына керә бардылар, әниләренең ярдәмчесенә әйләнделәр. Алар белән Гөлфая утын ярды, бәрәңге утыртты, күмде, алды. Алар белән печән чапты, киптерде, ташыды, мал көтте. Авыл тормышының мең төрле мәшәкатен Гөлфая балалары белән җиңде. Колхоз идарәсендә хисапчы булып эшләгән Әхмәтнең йорт эшенә артык исе китмәде, арыдым, башым авырта, дип кайтты да ятты. Эшләп алган хезмәт хакын хатынына сирәк бирде, эчеп бетерде. Исереп гауга кузгатты. Чит хатыннарга ияләште. Гөлфаяның балаларын ияртеп кешедә кунып йөргән чаклары да булды. Балалар үзләрен үзләре киендерделәр – кышларын мунчада юкәдән чыпта сугып агентка саттылар. Гөлфая эшкә бригадка йөрде. Барлы-юклы хезмәт хакын иген белән түләделәр. Сыер, сарык малы тоттылар. Сыерның мәшәкате күп булса да, сыерлы гаилә ач түгел шул инде.
Авыр тормыштанмы, усал дәү әни тәрбиясенең нәтиҗәсеме, балалары басынкы холыклы булып үстеләр. Аталары балаларының барлыгын-юклыгын белмәде. Кияргә киемнәре, ашарга азыклары бармы – кызыксынмады. Бәләкәйрәк чакларында Саҗидә тәрәзә төбендә алар өчен тәрбия чарасы – онытып китсәләр сызырып алырга тал чыбыгы тотты. Чаршау артындагы сәкедән баш тыгып карарга да ярамады аларга. Ипигә Саҗидә һәрчак үзе баш булды. Үзе йомшагын ашап, балаларга ипи катысы гына бирде. Акчалары булмаганда Гөлфая балалары белән ак чәй – су эчте. Кайнана буларак, Саҗидә килененә үзенең кем икәнлеген күрсәтеп, исенә төшереп торырга онытмады. Кем хуҗа бу йортта? Әлбәттә Саҗидә! Бу аның нигезе. Барысы да аныңча гына, аңардан сорап кына эшләнергә тиеш! Башка эшне эшләмәсә дә, Саҗидә ипигә камырны үзе басты. Күксегән, мүкләнеп беткән камыр ачысына ипигә баш куйды. Әниләре үз кулы белән пешергән ак ипиле, көлчәле көннәр балалар өчен бәйрәм иде. Дәү әниләре, эчкече аталары өйдә булмаган тыныч мизгелләр санаулы булса да, балалар бу көннәрне көтеп алдылар. Гөлфая, йортка илле елдан артык хезмәт итүенә карамастан, килмешәк, хезмәтче хәлендә яши бирде. Язмыш аның ныклыгын төрле яклап сынады. Хатын, юл фаҗигасына эләгеп, умыртка сөяген сындырды. Кайнар су түгеп, аягын пешерде. Колхоз орлыгын агулаганда агуланды да. Кыскасы, Гөлфаяның күрмәгәне калмады. Түзде Гөлфая. Балалары хакына эчкече, дәртле иренә түзде. Явыз кайнанасына түзде. Үзәгенә үткән авыр тормышка түзде. Барысы да балалары хакына. Алар аның бердәнбер шатлыгы, куанычы булды. Үсә барган саен һәрберсе зәһәр дәү әниләреннән аналарын якларга тырышты. Аталарыннан якларга гына кыюлыклары җитмәде. Балаларына үз язмышын һич кенә дә теләмәде Гөлфая. Мин күргәнне күрмәсеннәр газиз балакайларым, дип төннәр буена белер-белмәс догасын укыды. Дога дигәннән, динле Саҗидә ураза да тотты, биш вакыт намазын да калдырмады. Тик шуңа карамастан, авызыннан яман сүз, каргыш өзелмәде. Укыган догаларын кабул итәме икән Аллаһ андый абыстайның? Киленен якын итмәгәч, аннан туган балаларын да яратмады Саҗидә. “Бер җиргә кысылган тизәк!” – дәү әниләреннән балалар җылы сүз ишетмәделәр. Аның өчен бу дөньяда үз балалары гына яхшы. Кызы Гафиядән дә уңган кеше юк. Әнә балалары нинди акыллы! Олы улы Харисы да менә дигән. Тик хатыннан гына уңмады. Эт ялкавы аның олы килене Сания! Аныкылар, Саҗидәнекеләр генә әйбәт. Гөлфаяга “сарыбаш, килен-килмешәк”тән башка яхшы сүз әйтмәде, кода-кодагыен чакырып өенә кертмәде. Үзе дә күпне күрсә дә, Саҗидәнең йөрәге йомшармады, киресенчә катты гына. Утыз җиденче елны муллалыгы өчен иренең башын төрмәдә череттеләр. Саҗидә дүрт баласы белән ятим калды. Бер кызы үлде. Өч баланы халыкка дога кылып ил хәере белән үстерде. Бай гына, нык кына дини гаиләдә туып үскән Саҗидәнең болганчык замана бөтен байлыгын тартып алды, тузгытты. Тормышының астын-өскә китерде. Сәвит власын, ярлылар түрәлеген Саҗидә кабул итә алмады. Мул, иркен тормыштан язуын, хәерче язмышка дучар булуын ачына-ачына уйлап, ул эчтән сызды, күкрәк киереп баш булып йөргән ярлы-ябагайны күрә алмады. Эченә җыелган бөтен зәһәрен ярлы нәселле килененә түкте. Тормышка булган бар үчен аңардан алды. Хаксызга рәнҗетте. Килен белән кайнананың эләгешмәгән көннәре сирәк иде. Үсә барган саен балалар аналарын яклап дәү әниләренә каршы дәштеләр. Тавыш-ызгышлы гаиләдә үсүе аларга да рәхәт түгел иде, билгеле. Ярый, аларның киләчәге бар. Үсә тордылар, бер кая да китә алмаган аналарын кызганып, төрле якка оча тордылар. Балаларым үссә, берсе янына барып урнашыр идем, дигән хыял белән яшәсә дә, Гөлфая гомер иткән ирен, олыгайган кайнанасын ташлый алмады. Үләм-үләм дия-дия, Саҗидә тагын утыз алты ел яшәде. Соңгы арада ул елдан елга сукырая барды. Гөлфая аны җитәкләп йөртә башлады. “Иманлы” кайнанасыннан аермалы, дин тотмаган Гөлфая гөнаһтан курыкты. Яхшымы, яманмы, шушы ирдән балалар үстерде, шушы йортта гомере үтте. Инде ташлап чыгып китсә, Алла сугар.
Кыз баланың язмышы, өлеше шундый. Ул үзен дөньяга бар иткән, үстергән әнисен түгел, ир анасын, кайнанасын карый. Гөлфая да, үзенең ерактагы анасын бер күрергә зар булып, озак еллар буе чит ананы – кайнанасын карады. Кайчандыр хаста килененә су да бирмичә тилмерткән карчык аның кулына калды. Телен чак әйләндереп әнкәй дип эндәшсә дә, Саҗидә аңа чын әни була алмады, киленен хаксызга каккан кайнана булып калды. Гөлфая үз анасын уйлап янды. Эх әнием, күтәрепләр йөртер идем карт көнеңдә, кая соң!
Сиксән өч яшендә Саҗидә урынга ятты. Йомышына йөри алмаган кайнанасы буялмасын өчен Гөлфая аның астын көнгә әллә ничә кат алыштырды. Космас өчен борын-авызына чүпрәк бәйләп, керен юды. Саҗидәнең мактаулы кызы да әнисе чирләгәч әллә ни ярдәм күрсәтмәде. Хәл белергә килгәндә дә, үз дөньям бар, эшем күп, дип кайтырга ашыкты. Авыр чир карау бер Гөлфаяның иңнәренә төште. Кайнанасын карашырга шәһәрдән олы килене дә кайтты. Гомере буена бер-берсен күрә алмаган Сания белән Саҗидә соңгы чиккә җитеп талаштылар гына. Сүнә барган Саҗидә гыҗылдый-гыҗылдый “шәһәр кәнтәенә” җыелган бар ачуын калдырырга тырышты. Соңгы минутында булса да кайнанасыннан гомере буена хаксызга рәнҗетелгән Сания әйтәсен тезеп әйтте. Ачуы ташыган Сания кайнанасына аш бүлеп яткан Гөлфаяга ташланды: “Сине гомерең буена кактылар. Син түзәсең! Гомерең буена кешегә санамадылар. Син түзәсең! Кешесеңме, җансыз колсыңмы син?! Ә син үләргә ятканда эчәргә су бирмәгәнен оныттыңмы теге вакытта? − дип суытырга куйган ашны бидрәгә илтеп түкте. – Менә ашасын шушыннан бик теләсә!” Бу мәхшәрдән арыган Гөлфая бер сүз дә әйтмәде, бары тик кайнанасына тагын аш бүлде. Ашасын үткәндә. Күп калмаган инде. Кирәкми аның соңгы ризыгын кисү. Ярамый. Аллаһ барысын да күрә. Аллаһ сугар. Үч алмады Гөлфая авыру кайнанасыннан. Әйе, дин тотмаган Гөлфая гомере буена зур гөнаһтан, Алладан куркып яшәде. Үзен рәнҗеттеләр, ә ул Алладан куркып беркемне дә рәнҗетмәде. Кемдер дин тотып та гөнаһтан арына алмый. Кемдер дин тотмыйча да саф җанлы.
Чыдамаслык авырлыклар белән үстергәне өчен, алар хакына барысына да түзгәне өчен, гомерен аларга багышлаганы өчен Гөлфаяның беркем белмәгән кадерен балалары белә. Олыгайган көнендә биш баласы аналарын күтәреп кенә йөртмиләр. Кулларыннан килгәнчә бишесе дә әниләрен тәрбияләргә тырышалар. Алар өчен әниләреннән дә изгерәк җан юк. Яшь чагында күргән бәхетсезлекләр өченме, Аллаһ аңа бәхетле картлык, озын гомер бирде. Инде кайнанасы үлгәнгә дә шактый гына вакыт узды. Әхмәт тә, озак кына чирләп ятып, әнисе янына күчеп китте. Иркен, якты йортта Гөлфая ялгызы гына яши. Үзе баш, үзе түш. Тыныч, имин, бәхетле картлыкка аның да бик хакы бар. Ул үзе дә инде күптән кайнана. Нинди кайнана булырга аны дөнья өйрәтте – үз кайнанасының капма-каршысы, киресе. Ике киленен ул хөрмәт итә, санга суга. Киленнәре, кияүләре дә карчыкны бик яраталар. Кайтып бар эшен җимереп эшләп китәләр. Кунакка алып китеп, җиләгәнче, өен сагынганчы тоталар. Чирләп китсә бер сүзсез карыйлар. Әнкәй, дип өзелеп торалар. Гөлфая да киленнәрен бик ярата. Яратмаска, алар аның өчен үз кызлары белән бер. Аңлаган кешегә кайнана – шул ук ана. Кайнана шул ук “ана” сүзеннән тора. Кемдер ана була белә, ә кемдер юк.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.