Логотип
Проза

Карурманда кара песи

- Йөз сум акча биреп тор әле!
Энгель агай салам түбәсе бер якка авышкан абзар кы­егына космос аша телевизор карый торган тәлинкә кагып маташа иде, күрше малаеның гозерен ишетмәмешкә са­бышты, үтеп китәр дип уйлады. Ләкин гозерле Ирис ашык­мады.
Ириснең чын исеме Идрис булырга тиеш иде. Гөнаһ шомлыгына күрә, җирле үзидарә Советы секретаре, Ташкент каласыннан куылып кайткан Мирумир абзый таныклык кәгазен тутырганда белепме-белмичәме бер хәрефне төшереп калдырган.
- Сиңайтәм, Энгель агай!
Сабыр ит бераз дигәндәй, Энгель агай уң кулы белән ишарәләп, Ирисне тынычландырды. Һәм шул арада соңгы кадагын кагып өлгерде. Алай-болай, көчле җил чыгып очыр­масын өчен, тәлинкәле антеннаны дилбегә кисәге белән кайчылыкка да тарттырып куйды.
Салам түбә ишегалды ягына авышкан иде, шуңа күрә Энгель агай урам ягына шуып төште.
- Әллә син дә пожарныйдагы казинога йөри башла­дыңмы? Апулей малае уенга да кертми бит сине йөз су­мың белән... Фердинадның төпчеге каладан кайтышлый ял­гыш сугылган булган менәтрәк, бозау саткан акчасын калдырып чыккан.
- Акча үземә кирәк, Энгель бабай. Каникул бетә, уку­лар башланганчы шәһәргә барып разливной сыра эчеп кай­тасы иде.
- Әниең беләме, акча эзләгәнеңне?
- Белә. Синнән сорап торырга кушты.
- Кушты, имеш... Кемне очратсаң шуннан сора дигәндер әле. Күрешергә теләп кул суза дисәң — очраган бере ак­ча сорарга тотына. Хәллерәкләр шуңа өйләрендә бикләнеп ята хәзер, өмет булмагач, соранучылар да чыкмый. Авыл үлгәнмени, һич адәм заты күренми... Узган атна кичтә, Алекс абыең, әнә, югары очтагы досугтан кайтышлый ада­шып йөргән. Яучы Луараның шайтан өермәсеннән туган кызлары берәр ярамаган нәрсә биреп миңгерәйткәннәрме, Алекс таң атканчы эзләп тә үз өен таба алмаган. “Кайсы тирәдәрәк яшим соң мин?!” — дип сорарга урамда ник бер кеше очрасын, ди...
- Боларын беләм лә... Акча бирәсеңме? Төрек төзү­челәренә дә ялландың, пенсия дә аласың — йөз сумлык кына рәтең бар инде синең.
- Рәт, имеш... Бер ел буе төзелештә кирпеч ялаган өчен төрекләр әнә, НЛО белән түләделәр, — диде Энгель агай, салам түбәгә арканлап куелган тәлинкәгә төртеп күр­сәтеп. — Ә пенсия килергә иртәрәк булыр. Хат ташучы Октябринә түткәңнең безнең ишеләрдән качып ята торган чагы.
- Ике җирдән акча алып кесәңдә йөз сум да йөртмәскә инде. Укып бетереп, эшли башласам, мин сезне акчага күмәм әле.
Күмәм дигән сүзне колагына элмичә генә Энгель агай үзенекен тукыды:
- Әниең эштәме?
- Ие. Дуңгыз фермасыннан тирес түгә, ат белән.
- Ну, пенсиягә чаклы түзсә, аннан Римманың акчага өзеклеге бетә инде... Ниме, алиментыгыз да килмиме бу арада?
- Ие. Минем әтидән дә юк, сеңелкәшнекеннән дә. Ок­тябринә түткәйнең безнең өйгә кергәне юкка инде өч ай бардыр.
Ул арада Энгель агайның тезмәсендә тавыклар куркы­нып кытаклашты, күп тә үтми, дегеткә баткан крокодил сы­ман бер нәрсә урам аша икенче якка шуышты.
- Ну, заразы, тагын ояга менгән. Регина әби мәчесе бу. Әле узган атнада гына ике йомырканы эчеп качкан иде. Тавыклардан грипп йоктырып, мәтәлеп төшкәнен күрсәм иде шуның... Бәреп кенә үтерер идем, ырымнан куркам... Кыямәт көнендә, фәрештәләр сорау алганда, өстеңнән әләкләп торалар икән алар... Мин өйрәтте димә, Ирис, бар кер Регина әбиеңә, ул акчалы итәр сине.
- Кыен бит, әллә ничек...
    — Әйе, хәзер авылда кеше йөрешми. Минем үземнең дә беркемгә кергәнем юк. Син аңа кермә, капка багана­сындагы домофонга бас, Регина әбигә ничә яшь икәнен беләсеңме?
- Юк.
- “87” санын җый, үзе эндәшер. Әйт: мәчеңне адаш­тырырга килдем, диген. Йөз сумнан да кимгә ризалашма.
Ирис “кара крокодил” сукмагыннан тайпылмаска тыры­шып кына Регина әбинең өй түренә килеп басты. Бала-ча­га шаяртмасын дипме, домофонны өскәрәк куйдырган, әгәр капка баганасы авыш булмаса, Ириснең буе җитәсе түгел иде.
- Кем икәнеңне күреп торам, кер, матальщик, капкам­ны ачтым.
Ирис кергәндә Регина әби компьютерда пасьянс, авыл­ча итеп әйткәндә — кәрт уйнап утыра иде. Аны бу зәхмәткә, калага кунакка баргач, оныгы өйрәтеп җибәргән иде... Ит җыючы әрмәннәргә абзардагы бөтен мал-туарын тапшыр­са тапшырды, барыбер шул компьютер дигән уенчыкны са­тып алу бәхетенә иреште. Әле, интернетка тоташтырып бирсәләр, Регина әбинең оҗмах белән элемтәгә кереп ка­рарга да исәбе бар...
- Беләм, йөз сум акча эзләп теләнеп йөрисең, — ди­де Регина әби, Ирискә йомышын йомышлауны җиңеләйтеп.
- Каян беләсең?!
- Минем менә бу интернатта барысы да теркәлгән. Әниеңнең ат белән дуңгыз түккәне дә, атагызның ник али­мент җибәрә алмаганы да.
- Интернат түгел, интернет...
- Үртәмә! Сез порнуха эзли торганы интернет аның...
Ә менә авыл эчендәге элемтә — интернат дип атала. Авыл­да ни бар — бөтенесе мәгълүм.
- Алайса, әйт, әти турында нәрсә теркәлгән?
- Атаң, балык тотучыларга кушылып, гостарбайтер бу­лып киткән җиреннән паспортын урлаткан. Хәзер Сахалин­да бомж булып йөри, аякка басса, хәбәр бирер... Сеңелкәшеңнең әтисе — күрше авыл кешесе ул — август ае өчен бер йөк салам җибәргән булган, әниең үзе кире борган ич. Июль аена, ичмасам, печән белән түләгәнне алиментын...
- Регина әби, акча кирәгие бит...
- Нишлисең йөз сум белән? Дөресен әйтсәң, бирәм...
- Калага барып салкын сыра эчеп кайтам. Юкса, кани­кул бетә.
- Үзебезнең гипермаркетта да эчемлекнең беткәне юк. Ипи кайтмаса кайтмый, әмма халыкны исерткечсез тот­мыйлар.
- Бездә шешәле сыралар гына. Салкын мичкәдән ак­канын эчәсем килә.
- Шешәле дип, җиденче класс баласына ярамаган тагы!
- Сигезенче!
- Сигезенчегә күчтең генә әле син, укый башламадың.
Регина әби, пасьянс уйнавыннан бүленмичә генә, сул кулы белән үрелеп, принтер ярыгыннан йөз сумлык акча алып бирде. Ирис, сөенеченнән бусага аркылы сикерәм дигәндә, никтер шикләнеп калды — акчаның икенче ягын­да сайлауларга чакырып язылган өндәмәләр иде.
- Ялган гозереңә ялган акча ярамаган тагы.
Әйе, дөресен әйтергә кыймады Ирис. Теләмәде дә. Чы­бык күпер янындагы Ганс абзыйның төпчек кызы Эльзага бүләк аласын әйтеп ташласаң... Бурычка кереп, сөйгән кы­зына бүләк алган дип, күз дә ачырмаслар...
- Песиеңне адаштырсам, йөз сум түлисеңме?
Песи дигән сүздән Регина әбекәйнең кулы капылт кы­на тавык йомыркасы чаклы йодрыкка әверелде. Ул ашыгып-ашыгып экрандагы карталарны җыеп алды да уенчы­гын сүндерде.
- Иң әүвәл адаштыр. Өч көннән кайтмаса — түлим...
- Каникул беткәч, акчаң ниемә кирәк?
- Ярар алайса, ике көннән.
“Пес! Пес! Пес!” дигән чакыруга, имән ишекне уң тәпие белән каерып ачып, теге кара песи килеп керде. Ул пед­совет утырышына чакыртылган тәртипсез укучы кебек, үз урынын алдан ук белеп, хуҗабикә белән яшь тәрбияче кар­шына килеп утырды.
Песиләрнең яшен кешеләр яше белән чагыштырып ка­рар өчен аның бер елын чама белән бишкә тапкырларга кушалар. Бу кара чутыр район сабан туенда өч ел рәттән батыр калган йөз дә ун килолы Флоридны хәтерләтә иде.
- Исеме ничек соң моның? — диде Ирис.
- Ниткән исем аңа?! Таныштырырга алып бармый­сыңдыр ич! Авылдагы һәр мәчегә исем куша башласаң, саташырсың. Каланыкылар гына ул, фатирда асраган һәр киек-җәнлеккә исем-фамилия кушып, паспорт ачып кыла­на... Минеке — сигез ел инде, мәче. Көн аралаш, кетәклеккә менеп, йомырка эчә, салмонелла кыргыры. Күршеләр белән әчелешле итеп бетерде инде... Сезнең ояга менгәне юк­мы әле?
- Юк, Регина әби, сизсәм, койрыгына ут тәртәм ич мин аның.
- Шул мәлгуньнән котыла алсам, йөз сум акчам сада­ка гына булыр, — диде карчык. — Мә, капчык авызын бәйләрсең, — дип, иске халат путасы да сузды. Ирискә кире чигенер җай калмады.
Ирис казалы песине Энгель агай кушканча адаштырыр­га ниятләде. Песиләр өйдәге кимерүчеләрне тотып бе­тергәч, эшсезлектән котыра, имеш. Андый чакта кайсысы чеби тотарга, кайсылары урлауга, беришләре йомырка эчүгә сабыша, ди...
- Сыерлар җәйләүдән кайтмаган, шуңа күрә фермалар­да күсе-тычканнарның башбаштакланган чагы, — диде Эн­гель агай, кычыткан капчыкны кайда бушатырга кирәкле­генә ишарә итеп.
Беренче сәяхәт кыска да, хурлыклы да булды. Ирис, фермадан кайтып, капчыкны хуҗабикәсенә тапшырыйм дип керсә — теге “йөз сум” салкын мич башында утыра, күзләре агач кашыкка салынган зәйтүн мае кеби ялтырый. Адаш­тыручы малайны күргәч, мырылдап куйды: “Синең аркада ач күселәр чак кына тотып ботарламады үземне!” — дип әрләве булды, ахры.
Бу юлысы ул фән кушканча адаштырып карарга булды. Мырауҗаннар суга керми, димәк ки, капчыкны инеш аръ­ягына чыгарып селкесәң — шунда калачак, шунда үзенә яңа хуҗабикә эзләячәк.
Чыкты Ирис аръякка.
Җиргә селкер алдыннан, бераз саташсын, морҗаларны буташтырсын, дип, капчыкны баш очында болгый-болгый әйләндерде...
Йомырка бирәне, утын турый торган кузла шикелле, дүрт аягын дүрт читкә җәеп, беркавым һушсыз торды да, хәл алуга, инеш кичүенә йөгерде. Таштан ташка, нәкъ Ирис­нең үзе кебек томырылып дүрт-биш сикерүгә, ул инде кайту сукмагына чыгып баскан иде. Егет ачуыннан тешләрен кысты.
- Барыбер юк итәм! Миңа бүген акча кирәк!
Ырым белән адаштырып карауны Регина әби үзе әйтеп бирде:
- Үзең белән ризык алып бар. Карурман уртасына җиткәч, песине ашат. Әгәр тәгамне кабул итсә, минем яңа нигезем икән бу, дип, шунда яшәп калачак, — диде.
Капкадан өченче кат капчык күтәреп чыгып барганда, Энгель агай үртәп калды:
- Нихәл, киллер?! Шиһап чүннигеннән кайтканы бар ин­де аның. Торна күленә, Тугаш сазлыгына, Перәү урманы­на да илткәнем бар...
Адашырдай урыннарны санаганда, Бимә кырын телгә ал­мавы Ирисне сөендерде генә.
Лаеш юлы өстендәге аркылысы унбиш чакрымлы карур­ман авыл теленә Бимә кыры дип кереп калган. Анда көтүләр барып җитми, җиләк җыючылар йөрми. Печән чабучылар болынына кермәсләр, ә утын әзерләүчеләр диләнкәсен ал­мас өчен кырыкмаса-кырык хәйлә табып, якынгарак елы­шырлар иде. Ник дисәң, Бимә кыры адаштыра. Элек ан­да, яшенле яңгыр алдыннан яшел аждаһалар төшеп, тузбаш еланнарны һавага ашыра торган булган, имеш. Имеш-мимешле чорлардан егерме буынга сикереп, инде аждаһалар, җен-пәриләргә ышанмастай кыю малай булып үскән Ирис өчен ырым-шырымнар буш әкият кенә. Ул Бимә кырына туп-туры керәчәк тә, күрше песиен калдырып, туп-турыга кире борылачак...
Карурман эченнән атлый торгач, каникулның соры көне ал­су кич белән алышынды. Тирәнрәк-төпкелгәрәк кергән саен, кичнең буявы куера барды. Бимә кырының уртасына җителгәндер инде, шәт... Яшел хәтфәле ат юлыннан чирәмле поши сукмагына, печәне чуаланып беткән болыннардан җәнлекләр таптаган аланнарга күчеп, аркадагы әсир муйнакны шактый әлсерәткәч һәм кыйблалар буталырлык итеп зыр- зыр әйләндергәч, Ирис, ниһаять, путаны сүтеп капчык авызын ачты... Ул мәчене кумады, йомшак кына сыйпап өйдән алып килгән йомырка сытыгына борынын төртте. Ләкин, ырымның хикмәтен сизенгәндәй, песинең сытык йомыркага исе китмәде, мыегына чыланганын ялмаштырды да тәпиләрен яшереп, коелган ылыс өстенә менеп ятты.
Ирис, җиңел сулап, кайтыр якка таба чигенде, берара үзен-үзе аклар өченме, сөйләнеп барды:
- Керпеләр нишләсә — шуны эшләрсең. Кошлар да гел җиргә төшми тормас, алар да яз көне күкәй сала, бераз ябыккач, ояларына менгәләрсең. Тамагың тук булыр, нин­ди этлек кылсаң да әрләүче юк монда.
Печәне чуалып беткән болын, нигәдер яшел хәтфәле ат юлына кушылмый да кушылмый. Аннан соң, үтелгән юлда кешенең өне кала. Ирис уңга да, сулга да тайпылып карады, тик күңелне юатырлык, өмет белән канатландырыр­лык һичбер таныш манзарага юлыкмады. Кояшсыз вә офык­сыз кичке урман эчендә кыйблалар буталган, алга атласаң да, артка чигенсәң дә гел билгесезлек. Кыскасы, бу — ада­шу иде.
Адаштырам дигән кеше үзе адашты...
Ирис, ачудан селтәнеп, кулындагы капчыкны абага төбенә ыргытмакчы иде — кинәт кире уйлап, тыелып калды. Ур­манның елан түше кебек дымлы, кар базыдай салкын ку­ышы, шикле кыштырдаулары, төнге ят авазлары — монда кунып калсаң сине, һичшиксез, һәлакәт көтә дип оран са­ла, малайның йөз тәңкәлек җанын үртәп, сагыш белән оты­ры күмә тора иде...
Сагаю, курку хисе акыл өйрәтә башладымы, малай, үзендә көтелмәгән әүлиялек чалымнарын тоеп, тын калды.
Гүя, шул әүлиялеге өйрәтә: “Капчыкны ташлама, кирәге чы­гар — йә мендәр, йә җәймә итәрсең, бөркәнсәң — җылы­нырсың, эченә керсәң — черкиләрдән котылырсың... Пе­сине тап! Кайтыр юлың дөрес булса, ул сиңа иярер. Юк икән — кире борыл, үзең аңа иярерсең. Песиләр урман­да курыкмый, кабаланып, китеп бармагандыр. Чакыр пе­сине...”
- Песи, песи! Пес! Пес! Пес!
- Ми-яуу!
Нинди ягымлы тавыш?! Нинди аһәң?! Ириснең әле, шушы яшенә җитеп, моңарчы песиләр мияулавына шул хәтлек тә сокланганы, сөенгәне юк иде. Кешеләр белән яши-яши акыл туплаган, бары тик кешеләр белән генә янәшәдә яшәргә хаклы җан иясе ич ул песи!
Карурман төпкелендә Ириснең җиңелгәнен көтеп тор­ган хәвеф шушы аваздан өркеп ераккарак китте. Мәрхә­мәтле, өметле, тантаналы аваз иде бу! Өйгә кайткач, сөенә- сөенә сөтләп чәй эчү, тагын өч көннән башланачак өр-яңа уку елы, үскәч, калага китеп күп-күп акча эшләүләре, сөйгән кызының туган көне, сөю һәм сөелү белән тулы яшьлек маҗаралары, җыйнап кына әйткәндә, малай әлегә үзе дә күз алдына китереп бетерә алмастай олы бер киләчәк бар иде әлеге авазда!..
Карурман аланындагы кара йомгак Ириснең аягына ки­леп сырпаланырга ашыкмады. Ике ара үрелсәң, кул җитәр­лек кенә булып калгач та аның күзләрендә мәкер, хәйлә, ышанмау һәм сагаю катыш сизгерлек уйный иде. Әйтер­сең лә, ул әле малайны гафу итәргә әзер түгел, ялынып килгән дусның дуслыгын тагын бер кат сынарга исәбе бар кебек. Икейөзлелек кенә түгелме, янәсе... Югыйсә, малай­ны карурман белән күзгә-күз калдырыр өчен аның читкә бер сикерүе дә җитә!..
Кулына алгач, сөенеченнән иң якын туганы итеп сөйде Ирис аны. Тегесе, күрше малайның тирле футболкасы аша тән җылысын тоеп, күзләрен йомды. Аның тигез мырлавы, үзенчә “ташламам” дигәнне аңлата иде булса кирәк. Бергә булгач, кайсы якка таба адашсак та барыбер диме, кайту гаме юк әле бу җан иясендә.
Малай, капчык бавын чалбар каешы белән озынайтып, песине арканлады. Арканның ныклыгына ышангач, каен то­лымы белән чалбар балагына шапылдатып, юмагайлап куа башлады.
- Әйдә, кара чутыр-аппагым, моның ише генә урман­нардан кайтканың бар ич инде синең. Әйдә, йөгер, бөтенләй караңгы төшкәнче ашыгыйк. Безне өйдәгеләр эзли торган­дыр... Яңа өй салып чыккач, бусагабыздан кертәм әле мин сине...
Песи башта ризасызлык белдереп җиргә ятты, аннан тирә-яктан кеше күзенә күренмичә генә якынлашкан ка­рурман җанварлары кыштырдавына колак уйнатып, як-якны тыңлап алды да чаба башлады. Ирис аның артыннан чак-чак кына өлгереп бара.
Авыл бөтенләй кире якта булган...
Урам утлары күренеп, үз авылын танып алгач кына ар­канны ычкындырды Ирис. Шулай да песи аны ташлап качмады, бер чама читтәнрәк теркәлде, ул авыл эченә ашык­кан кара төнне үзенә иярткән иде.
- Кайда йөрисең син?! — Сеңелкәшенең гөрелдәвек та­вышында икеләтә сөенеч бар иде. — Әтиең өч айлык али­ментын берьюлы җибәргән. Әни кибеткә китте...
Икенче көнне кич Ириснең әнисе тавык оясыннан буш төште:
 Дүртесен дә эчкән, мәлгунь! Әле моңарчы безнекенә тими торган иде... Шул дошманның башына җитүче табы­лырмы, юкмы инде?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар