Логотип
Проза

Их...

Хикәя

М.М-кә

Берсеннән-берсе шәп айгырга җигелгән сыгылмалы тарантаста авылга килеп төшүчеләргә бәләкәйдән үк кызыга иде ул. Кайчан мин дә шулай үсеп, зур кеше булырмын да тройка атларда авыл урамнарын тетрәтеп үтәрмен икән дип, башы әйләнгәнче хыяллана иде. Еллар үтте, атлар да бетте. Ул инде башкаланың зур бер институтында доцент, укымышлы Мәрдиев дәрәҗәсенә иреште. Ләкин, дальтоник булуы сәбәпле, аңа машина сатып алу бәхете тәтемәде. Әмма туган авылына затлы итеп кайтып төшү теләге һаман да сүрелмәде.

Узган ел бер иптәше белән «Москвич»та кайтты кайтуын. Тик... яшел машинаны яшел коймалы яшел бакча кырыена туктатып куйгач искәрмәделәр, эффекты булмады. Аннары мондый машина авылда эт өере кебек хәзер, «Волга» ише нәселлерәге белән кайтсаң икән ул дип, инде кешесен дә тапкан иде, председательнең «Волга» алуын ишеткәч сүрелеп калды.

Бары тик «Чайка»да кайтып кына шаккатырып була бүгенге авылны! Чарасына керешкәч, тәки юлын тапты бит Мәрдиев. Казанга югарыдан кешеләр килгәндә генә тотыла торган «Чайка» барын ишетеп белә иде ул. Кайчандыр үзендә укып чыккан студентның дәрәҗәле генә урында эшләвен белеп алгач, икешәр катлы ишекләрне кыю гына ачып керде. «Чайка»ны бер көнгә алу бәхетенә иреште бит, җаен белеп сөйләшкәч... Гомердә бер генә була торган олы вакыйга өчен акча да жәл түгел, пыяла кебек, кулны кисәрдәй өр-яңа ике куш иллелекне шофёрның кесәсенә бөгәрләп кенә тыкты: «Бензин расходына...».

Тормышка ашачак әнә шул татлы хыялы белән төне буе саташып, бастырылып чыкты Мәрдиев. Көтелмәгән хәл килеп чыгар да ниятләгәне тормышка ашмас кебек иде. Төн уртасында торып, радионы да борып карады: дөньялар тынычмы, ул-бу ишетелмиме? Тәрәзәгә килеп карады: күк аязмы, карагруһ болытлар күренмиме?.. Аллага шөкер, бар да әйбәт шикелле...

Иртән кара «Чайка» биш катлы йорт каршына йөзеп кенә килеп туктады. Ишек төбендә утырган карчыклар, мондый да затлы фаэтонның туктавын нәрсәгә юрарга да белмичә, йөзләренә шом-сагаю чыгарып, пышылдап кына сөйләштеләр. Бала-чага да якын килеп, кул белән кагылырга кыймыйча, читтәң генә әсәренеп карады.

Мәрдиев әнисенә дип күчтәнәчләр әзерләп куйган иде. Чәй-шикәр, тәм-том тутырылган тартманы хатыны алды, зур гына карбызны тугыз яшьлек малае иңрәеп күтәреп төшеп китте. Әйберләрне багажникка урнаштырганнарын доцент Мәрдиев, пәрдә читен лезвие калынлыгы гына ачып, тәрәзәдән карап торды.

Хатыны, улы өйгә кергәч кенә, ул: «Чыгып тормагыз!» – дип, дипломатын кулына алды. Көн эссе булырга охшаса да, кара костюм кигән, галстук таккан иде Мәрдиев. Ишек төбендәге карчыклар белән ияк кагып кына исәнләште, утырырга ашыкмыйча тәмәке кабызды.

Инде машина кузгала дигәндә генә, балконга чыккан хатыны чырыйлап кычкырды:

– Эшләпәңне оныткансың ич!

«Харап итте авыл мокыты...» Йөзенә елмаю катырып, кулын салмак кына үзеннән читкә этәреп, Мәрдиев ысылдап куйды: «Назад, назад...».

Казанны чыккач, ул костюмын салып куйды, җиңен сызганды, галстугын бушатты да суыткычта төн кунып котып салкыны бәреп торган, тирләгән шешәле сыраны дипломатыннан чыгарды. Көн шундый матур. Элек юл кырыендагы кәефне боза торган чүп өемнәре дә нурга күмелгән. Тел өстенә чеметеп кенә чехонь кыстырып, салкын сыра суырып бару – үзе бер гомер! Машина селкетми дә, тәгәрмәчләре җиргә әллә тия, әллә тими, аккош мамыклы мендәрдә утырып барган кебек. Заманында илнең хуҗаларын гына йөрткән машина бит бу! Менә бит язмыш! Чабата киеп йөргән итекче Хәйрүш малае – хәзер инде фәннәр кандидаты, доцент Мәрдиев – авылына «Чайка»да кайтып бара. Шулай ул, туган, күрсеннәр безнекеләрне!

Арчага кергәч, ул тизлекне киметергә кушты:

– Тузан, – дигән булды. – Арча турында Шаляпин да, дөньяның иң пычрак шәһәре, дигән.

Мәрдиев ачык тәрәзәдән терсәкне чыгарыбрак утырды. Күрсеннәр. Үч иткән кебек, андый чакта таныш-белеше дә очрамый бит аның. Ялтыр кара «Чайка»ның иңрәеп узуын тукталып карап калалар. Башта машинага күзләре төшә, аннары эчендә утырган кешегә... Мәрдиевнең тәненә рәхәт дулкын йөгерә. Сынын катырып бара торгач, аның йөрәге кага башлады, аркасы тирләп чыкты. Арчаны чыккач, авылга кадәр утыз чакрым ара кала.

«Әни карчыкны әллә ни шаккатырып булмас, – дип уйлады ул. – Аңа нинди машина да бер, дүрт тәгәрмәч өстендә малаен исән-имин кайтарып төшерсә, шул җиткән. Кибет каршында тукталасы булыр. Машинаның ишеген ачык калдырасың, радиодан җыр яңгырый, кибеткә кереп, тузанга баткан товар арасыннан тегесен-монысын чеметеп караган буласың... Кибет янында ләчтит сатып торган агай-эненең эче янсын әле бер. «Картайганчы укыдың инде, күпме алып эшлисең? Министр булсаң, авылга юл салдырыр идең, ичмасам», – дигән булалар иде, телләре аркылы тешләнсен әле менә. Кичен, көтү кайтканнан соң, капка төбенә чыгып утыручылар күбәя. Ялык-йолык «Чайка»да терсәкне тәрәзәдән чыгарып, урам тутырып үтәсе булыр». Карт-корылар янында туктап хәер бирү өчен ул акча да ваклатып куйган иде.

Шундый ләззәттә барган Мәрдиев, урманны чыккач, офыкның каралуын искәреп дерт итеп китте. Яңгыр гына килә күрмәсен, эш харап, авылга якын да килеп булмаячак. Яңгыр яумавын теләп, ул бу минутта Аллага ышанырга, белмәгән догалар уйлап чыгарырга әзер иде. Гомердә бер генә килә торган көн бу, мин моңа ничә еллар буе әзерләндем... Әмма аның инәлеп эчтән ялваруына карамастан, кабарынкы болытлар коточкыч тизлек белән җирне кысып килә иде. Ул арада эре-эре тамчылар юл кырыенда тузан фонтаны күтәреп тама да башлады. Мәрдиев, терсәген эчкә алып, тәрәзәне япты. Йөзенә болыт караңгылыгы иңде. Бетте... тәрәзәгә бәрелеп челпәрәмә килгән тамчылар кебек, бөтен хыялы җимерелде болай булгач.

Авылга ике чакрым кала таш юл борылып китә. Шунда җиткәч, ул машинаны туктатты. Яңгыр инде болыты белән төшеп, бурый-бурый ява иде.

– Булмады, энекәш, кире борылырга туры килер сиңа, – диде ул, еламсыраган тавыш белән.

– Үкертеп керәбез аны, – диде шофёр ваемсыз гына.

– Безнең туфракны белмисең әле син, боламыкка әйләнә, атна буе кузгала да алмыйсың.

Шушындый затлы машинаны, сәләмә трактор белән тарттырып адәм мәсхәрәсенә калганчы, кире кайтарып җибәрү хәерлерәк иде.

Бөтен җирне күл иткән яңгыр туктаган арада, ул, төшеп, багажниктан әйберләрен алды. Машина белән бергә бәгыре дә суырылып китте сыман...

Иңенә күчтәнәч тулы әйберләрен асып, балагын тезгә кадәр сызганып, лачтыр-лочтыр лай ерып кайтып барган Мәрдиевне арба таккан, муеныннан пычракка баткан «Беларусь» тракторы куып җитте. Арбадагы сыер савучы кызлар, шау-гөр килеп, Мәрдиевне әйбере-ние белән тартып алдылар. Авылга сирәк кайтып, уклау йоткан кебек, гәүдәне төз куеп, вәкарь белән генә сөйләшеп йөргән Мәрдиевнең кыяфәте бүген шәбәргән әтәчкә охшап калган иде. Трактор арбасы, йолкынып, әле уңга, әле сулга китә, билдән пычрактан йөзеп кенә бара. Аяк арасына карбызын кыстырган Мәрдиев арба кырыена чытырдап ябышты, усал телле хатын-кызлар каршында сер бирмәс өчен елмайган булды. Яңак мускуллары тартылып, елмайган килеш катты да калды. «Беларусь» тәгәрмәченнән ыргытылган коймак-коймак пычрак йөзенә чәпәгәндә дә, авызын йома алмады. Их, болай кайтып төшәргә тиеш идемени ул авылга, болай килеп чыгар дип уйлаган идемени?!

Җиргә лычтырт итеп сикереп төшкәндә, ул әнисенең капкадан чыгып, килүен искәреп алды. Әнисе белән күрешкәч кенә Мәрдиевнең елмаю өянәге бетте, авызы үз урынына төшеп утырды.

Авыл башына кадәр затлы машина китергәнен әйтмәсә, үкенечтә калыр кебек иде. Чәй эчкәндә ул әнисенә:

– «Чайка» белән кайттым, әни, – диде.

Колакка катырак иде әнисе:

– Тайка белән кайттыңмыни? Терелгәнмени?! И-и, әйбәт булган инде, бер ай буе Казан бүлнисендә ята дигәннәр иде, – дип, тегермәнче Паулның кызы Тайка-Таисия турында тәфсилләп сөйли башлады.

Төн килеп, йолдызлар калыккач, Мәрдиев абзар кырыйлап бәрәңге бакчасына чыкты. Күз яше яңагын пешереп акмасын өчен, башын күтәреп, йолдызлы күккә текәлде. Аның үзалдына пышылдавын бәрәңге сабаклары гына ишеткәндер, мөгаен: «Безгә ак болыт булырга язмаган шул...».

Теги: Хикәяләр Татарча хикәяләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар