Хөрмәтле остазым Мөхәммәт МӘҺДИЕВ ядкаре
Вак яңгырлы моңсу көзнең кыска көне сүнеп бара иде инде. Тынычланып йокыга ойый башлаган ирен бимазаламаска тырышып, кузгалырга да кыймый, шым гына утыра иде Кәримә. Шулчак стенага тыштан күсәк белән ордылармыни – тәрәзә пыялалары дерелдәп зыңгылдады. Сискәнеп, сынын турайтты, ятакка күз төшерде. Сизенүе хак икән: йокламый ире. Хәлсез күз кабакларын кыймылдатырга иренеп ятуымы? Комга сеңгән су кебек, көннән-көн көч-куәте кимесә дә, элеккечә колакка сак, тавыш-шыгырдауларга үтә сизгер ул.
Шомлы шыкырдау янә кабатланды. Идрис, нидер әйтергә теләгәндәй, талпынып куйды. Яңак сеңерләре тартышты. Каны качкан, көл төсенә кергән хәлсез иреннәре арасыннан ике сүз сөзелеп чыкты:
– Әллә… ки-ле-еп тә… җит-кә-ән?
Ишетмәмешкә салышып колак яныннан үткәрмәкче иде дә, яхшысынмады. «Кем?» дип тә сорашмады. Китмәскә килгән чир белән көрәшә-көрәшә талчыккан ир генәме, хәтта ни сабыр хатын үзе дә бу тигезсез алышта арый башлады бугай. Түземлеге төкәнмәс анысы, чыдам бит ул. Тик, ялгышып, кайчактагы гаҗизләнүе тышка бәреп чыга күрмәсен. Бу юлы да: «Тузга язмаганны сөйләмәсәнә!» – дип кырт кисмәкче иде дә, туктап калды. Мәңгелекнең чигендә торган ирнең нинди хисләр кичерүен, күзенә ни-нәрсә күренүен аңлап-белеп була димени?!
– Җил генә ул, җил генә! Йокла! – Бала юаткандай көйләп, юрган астыннан сизелер-сизелмәс беленеп торган, юкарган кулын үзенең җылы учына алды, иркәләп сөйде.
Идрис, үзсүзле бала сыман үҗәтләнеп, баш калкытты:
– Үземе?! – диде өзеп-өзеп.
– Үзе! Өрәңге үзе! – дип көлде хатын, ваемсыз-уенчак күренергә тырышып.
– Өрәңге өрәгеме?
– Булмаганны! Чаган ул, тәрәзә кага.
– Чаган да… чага микән?
– Кисеп ташлыйк шуны, дип ничә әйттем. Тыңламадың ич. Үҗәт күрше сүзенә карап тыелгач соң… Әнә йорт ышыгында иркенләп үсә торгач, муртайган өрәңгең балконга авышып-ятып ук беткән. Ботагы тәрәзәгә тия. Шул шыкырдата! Иртән Исмәгыйльгә әйтеп кистерәм.
– Аңарчы… яшәп булса әле…
– Әйттең сүз! Яшәмәскә!
Хатын артык сүз озайтуның файдасыз икәнен чамалап, тынды. Юрган читен төзәткәләде. Ир, күзләрен йомып, янә йокымсырагандай итте.
Җил көчәйде, ахрысы. Шүрәле бармакларыдай тырпайган тармаклы, үҗәт өрәңге ботагы балкон тәрәзәсен каккандай бәрелә-сугыла иде: «Тук-тук!.. Тук-тук!..» Әйтерсең, нидер даулап, балкон аратасын шыкырдата. Җылы бүлмәгә кертүләрен таләп итеп үҗәтләнә сыман.
– Үч ала ул шу-ла-ай… – Кысылган иреннәр арасыннан саркып чыккан сүзнең мәгънәсенә баштарак төшенми торган хатын аңлап алгач кырт кисте:
– Сөйләмә юкны!
– Юк димә! Теге чакны… тамырын корытырга… кизәнгәнне онытмый ул.
– Агач-куаклар үч саклый белми. Табигать хәзинәсе лә. Җимешсез агач үссә, бигрәк тә саваплы икән. Аллага зекер әйтеп утыра, ди, алары, имеш.
– Менә… әйттең!
– Кеше генә үчле, мәкерле… Агач андый түгел.
Өч катлы иске йорт түрендә җәелеп үскән карт өрәңге берәүнең дә кадерлесе түгел югыйсә. Аны беркем утыртмаган. Орлыгын җил каяндыр очыртып китереп ташлаган да, дымлы туфракта шыткан ул. Тамырланган. Йолкып та ташлаганнар аны, чабып та караганнар… Муртаеп, башын аска игән өрәңгене җил дә йолыккалый, айкый-чайкый. Әмма ул талымсыз. Үсә.
Идрис, ничәмә-ничә еллар шәһәрдә яшәп тә, чын кала кешесенә әйләнә алмады. Кендеге авылга береккән-дәй, туган ягын сагынып йөдәде. Баштарак, аспирантурада укыганда, тулай торак кысанлыгына күнә алмыйча, җаны иркенлеккә тартыладыр, дип юатты үзен Кәримә.
Калада – Яңа бистәдә туып-үскән Кәримә өчен ирнең бу гамәле ят иде: Ходайның һәр бирмеш якшәмбесендә, бердәнбер ял көнендә, таңнан торып, тәмле йокыны бүлеп, япь-яшь хатынын ялгыз калдырып, аркага биштәр асып, ничек авылга кайтып китмәк кирәк?! Адәм рәтле юлы булса бер хәер! Язын-көзен тездән былчырак ерып, тузан-туфракка батып, мең мәшәкать чигеп авыл юлын таптауны аңлый алмый йөдәде ул! Карт анасы, әлбәттә, бердәнбер улын көтә, сагына. Монысы белән килешеп була. Улын ялгыз башы үстергән, укыткан, кеше иткән. Ана хакы бар – бусын да санламый булмый. Әмма япа-ялгыз түгел ич анасы, өч-дүрт чакрымдагы күрше авылда кызы – Идриснең апасы яши ләбаса! Оныклары килеп-китеп йөри! Юк, аңлый алмады Кәримә авыл дип җенләнгән ир холкын! «Бәлки, сөйгән яры, беренче мәхәббәте шунда калгандыр, аны сагынып авылга ашкынадыр» дигән шик-шөбһә җанын әз талкымады. Көнләшү-үртәлүен күрсәтеп тормышларын ямьсезләмәслек акыл бар иде аңарда. Түзде. Чөнки ярата иде ул Идрисне. Чөнки аны яратмау мөмкин түгел иде. Сөйкемле сөяге бармы – әллә нинди сихерле тарту көче биргән аңа Ходай. Тыштан кырыс, олпат ир-егетнең күңеле нечкә-нәзберек… Моны да белә Кәримә.
Әгәр нахак сүз әйтеп рәнҗетсәң, күңеле кителәчәк. Аркан белән бәйләп тә тота алмассың аны ул чакта. Теш кысып булса да килешкән иде авыл белән кала арасында киләп сарып йөрүенә. Кысан тулай торактан котылып, искерәк кенә өч катлы йортта ике бүлмәле фатир алып күченгәч, тормышлары үзгәрер сыман тоелган иде. Тик берни үзгәрмәде. Идрис һаман шул! Атна ахырына таба кыбырсый, юлга әзерләнә.
Бакча артындагы чишмә, томан астында җәйрәп яткан уҗым басуы, чәчәкле тугайлары төшенә кереп йөдәткән бер ул гынамы?! «Тора-бара дөнья баса. Идрис тә авыл юлын таптаудан туяр, ял көннәрендә икәү култык-лашып кино-театрларга, кунакка йөрербез», дип, күпме көтте Кәримә. Тик өмете акланмады.
– Юлларына бал сылаганнардыр шул авылыңның, – дип ирештереп тә карады.
– Тәлгәш-тәлгәш ак чәчәк аткан баланлыкны бер кайтып күрсәң иде! Чыннан да бал сөрткәндәй! – дип куанып, хыялый елмая Идрис. – Әти утырткан бит аларны! Гүя тупылларга кадәр аның кул җылысын саклый! – Монысын моңсуланып өсти. Һәм бәләкәй якка – эш бүлмәсенә кереп бикләнә. Икегә бүленгәндәй талкынып яшәвенә кайчак үзе дә аптырый: коеп яуган яңгыр, җил-давыл, кар-буран дип тормый, ә менә кайтмый калса, бик кадерле нәрсәсен җуяр кебек. Югыйсә мавыктыргыч фәнни эше көтә, буш вакыты юк.
– Синнән күпкә кайтышлар инде күптән академик та хакыйкый әгъза!
Хәер, җавап эзләп кесәгә керми, шагыйрь сүзе белән хатынының авызын бик тиз каплый ир:
– «Йә, бармы арада берәр даһи, Нәкый йә бер Бакый, бер Исхакый?!»
– Син бар бит, син! Ходай биргән талантың бар. Сирәгәйтергә кирәк бу кайту-китүләрне! Барысын онытып, фәнгә генә җигелергә кирәк!
Әнисе! Улы сыйган җиргә әни-карчык сыймас идеме?! Ташлап китә алмый авылын. Мал-туар да тотмый. Кыен, дип бетерде. Миләш-шомырт дисәң… Яшь үсен-теләрен, төбе-тамыры белән казып алып килеп, ишегалдына күчереп утыртырга була түгелме? Әнә кычыткан, тигәнәк баскан, буш яткан җирләр никадәр! Чишмәне, уҗым басуын монда күчереп булмый. Әрәмә байлыгы – гөлҗимеш, балан куаклары – тамырдан үрчи. Өй тирә-сендә чия, сирень чәчкә атып утырса… Бала-чага куаныр.
Хатыны белеп тәкрарлый, үзенә дә төпләнергә, утырырга күптән вакыт. Идриснең ниятен хуплады гынамы, очынып йөрде Кәримә. Торф ташып, чокыр казыдылар, Идрис авыл-дан яшь үсентеләр алып килде. Көрәк тотып, өмә ясыйбыз, дип, бөтен гаилә җыелып чыкканнар иде дә… Адәм көйләр, Тәңре көләр, диләрме?
Хәтта хыялны күпсенүчеләр була икән дөньяда. Табылды андый адәм дә…
Беренче катта, тәрәзәләре ишегалдына караган фатирда Әхияр агай яши иде. Моның белән борчак пешереп булмасын элегрәк тә сизенә идеме Идрис?! Болай да караңгы чырайлы агайның теле чәнечкеле, күз карашы ук янаулы-авыр иде ул көнне. Элегрәк тә күршеләрнең һәр сүзеннән, эш-гамәленнән гаеп эзләп, калын каш астыннан сынап, сөзеп карарга күнеккән Әхияр агай, тышкы ишекне дөбердәтеп, каты ябасыз, дип, үткән-сүткәнгә бәйләнеп калуны изге бурычы саный иде, ахрысы. Идрискә дә эләкте. Ашыга иде, сүз озайтып тормады. Агай, ахрысы, чын-чынлап үпкәләде. Янәсе, «интеллигент кисәге» гафу үтенү түгел, хәтта аның белән сөйләшеп торырга да гарьләнә. Шик-шөбһәсе генә идеме бу – ачыклап маташмады. Шул вакыйгадан соң өске каттагы күршесе артыннан «килмешәк», дип, төкереп калуны гадәткә кертте агай. Сәламенә җавап кайтармас булды.
Канны уйната торган «зәмзәм суы»н нык кына төшереп, ашап-эчеп, кызып-кайнарланып чыкканмы, шадра бите тирләгән иде агайның. Без кебек очлы-үткен күзләрен хәтәр елтыратып, чыгу белән үк өмәчеләргә җикеренергә тотынды:
– Син нәрсә, буш җир күрдем дип, күз тондырып, хуҗа булырга йөрисеңме әллә?
Ә Идрис шат, кәефе күтәренке, агайның усаллануын аңламады. Күршенең чираттагы йомры юморы – шаяртуы дип кабул итте.
– Гөлбакча итәбез ишегалдын, агай! Бергәләп! – Ак тешләрен күрсәтеп, дустанә елмайды гына. Игелекле эш башлап йөрүенә чын күңелдән инанган, кемнеңдер каршы төшеп, мәсхәрәләп көләсен уена да кертми иде ул. – Менә шомырт, балан, гөлҗимеш алып килдем әле авылдан. Тамырлары нинди тармаклы, китә, күрерсез! Кошлар сайрап уятыр, чәчкәсе куандырыр. Кирәк ке-шегә җимеше дә өлгерер. Балан кан басымыннан дәва…
– Нәрсә? Гөлҗимеш сатып баергамыни исәп?
– Юк ла… – Идрис йөз пар күз текәлгән аудиториядә һәр көн лекция укый, каушау, югалып калуны белми. Ә монда тотлыкты. Шикчел, явыз күз карашы, агайның ирен читенә эленгән мыскыллы елмаюы каушатты. Балачактан китек күңел, яралы җан гаделсезлек белән очрашканда сыкрый-әрни иде шул.
– Агач утырта, имеш! – дип, каһкаһәле көлде агай. – Ә монысын – мин утыртып куйганын ни эшләтәсең? – Чүп үләне арасыннан моңарчы күренмичә торган, талгын җилдә саз каены сыман сыгылып утырган зәгыйфь үсентегә калын сары тырнаклы бармагы белән төртеп күрсәтте: – Сездәй имансызларга ышансаң, үсеп утырган агачны көрәк белән кисеп ташларга да күп сорамассыз. Ә син, иптәш интеллигент, беләсеңме, Ходай биргән үсемлекнең җанын кыю... Кулың корыр, дияләр иде...
Ирек куйсаң, бар дөньяңны басып алырга әзер әрсез америка өрәңгесен Идрис абайламаган да икән. Гаҗәп, ник зурлап, хөрмәтләп маташа чүп арасында, үзе дә чүп мисалында йөргән өрәңгене? Ышанамы сүзе хаклыкка, юри Идрисне ирештерүдән тәм табамы – белмәссең!
– Балан сатып баючы сәүдәгәр! – дип көлде күршесе. – Ә син беләсеңме суң, спекулянтларга закуннар каты бит безнең илдә!
Була шундый кешеләр – сүзен сүз итәр өчен, башын кисмәгә бирергә риза. Тик екмасыннар сүзен – үрдә бул-сын. Ә үзенең урыны түрдә. Кемдер үзеннән уздыра, әллә кем булган, дип шикләнсә, йокысы кача. Зыялы, укымышлы милләттәшеннән үлеп көнләшә торган кара эчле адәм – бер Әхияр генә түгелдер. Идриснең чыгышын, «халык дошманы улы» дигән нахак исем күтәреп, үртәлеп яшәгәнен белә ул! Бер яктан ич алар, якташлар! Җәелеп сөйләшеп утырырга вакыты булмаса да, чамалаган иде Идрис: Сәхипгәрәй улы дигәнне ишетүгә, карт йөзеннән күләгә йөгереп үтүе тиккә түгел, сере бар!
Йөз-кыяфәте атасына тарткан Идрисне йортта күрүгә үк төсмерләп алды Әхияр. Нәселләре белән мактанчык, борынлы, тәкәббер! Шәриктәшеннән көнләшеп шикаять сырлаганда, ул, әлбәттә, әләк адәм үтерер дигәнне уйлап тормады. Куштан булганга куштылар – үтәде. Суга төшкәндәй юкка чыкканына да аптырамады, заманы шул булгач. Борын асты кипмәгән улы калды… Әнә кем булган! Әле ярый танымый. Институтта укыта, имештер. Көнчелек корты әллә кайсы күзәнәкләрен ертып үтте.
Идрис ачу белән көрәген җиргә атты. Ташка тидеме, сабы шартлап сынды. Кәримә үгетләп-җайлап караса да, кабат көрәк сабына тотынмады Идрис. Ишегалдын гөлбакча итү хыялыннан биздерде аны күршесе. Ә өрәңге әрсез! Ел саен өскәрәк үрмәли.
Әхиярнең хәйләсен төшенде Кәримә. Сирень, чия утыртсалар, беренче кат тәрәзәсенә күләгә төшә. Өскә үрләгән өрәңге ботагы, үрелеп, әнә тәрәзә кага. «Йоклап кына китсен, белермен мин сине нишләтергә!» Кәримәнең сукранганына карап өрәңге шыкырдаудан туктамады. Әмма хатын үзе тынычлангандай булды.
Гарьчел-рәнҗүчән димәктән…
Гәрчә язмышы сынауларга бай булса да, тәкъдирнең бормалы сукмаклары моңарчы Идрисне адаштырмаган иде әле. Дөрес, әткәсен – укымышлы мулла, аннан мөгаллим булган Сәхипгәрәйне – балаларын кан-яшь елатып алып киткәндә 5 кенә яшь иде аңа. Гамьсез балачакка нокта куелды. Сабый зиһене бу фаҗиганең һәр мизгелен мәңгелеккә сеңдереп калгандыр, гүрнәчәдәй үз йортларыннан бер ярлы көнлекченең җир идәнле, карындык тәрәзәле куышына куып чыгарулары да хәтердән җуелмаган. Әнкәсенең мөлдерәмә сагыш тулы яшьле күзләре, әтисенең, әрнү катыш ачыргаланып: «Мин гаепсез. Кайтырмын. Көтегез!» – диюе… Ел арты ел узды, бәгырьдәге сызлавык, рәнҗеш-үпкә, кара кан булып укмашып, шешкә әйләнде. Яман шешкә! Өрәңге ботагы тәрәз шыкырдатканга шомланып ята торган егет идемени ул? Авызында кош сайрата торган асыл зат иде дә… Җеп өзәрлек хәле булмый кымшанмый ятсын әле!
Идрисне күпләр язмыш иркәсе, бәхетле зат дип кенә белә. Янәсе, егет солтаны дан-дәрәҗәгә җиңел иреште. Студентлар, яшь галимнәр арасында абруй казанган күренекле шәхесне җае чыкканда тешләп алырга теләүчеләр дә табыла. Тешлеләрне сөендерерлек форсат чыгып тора: язмыш галиҗәнаплары бу юлы да, зурдан кубып, корбан тәкәсе итеп аны сайлады, аңа каныкты…
* * *
Әйе, шәп, фырт егетләрне көнләштерерлек артист булып туган ул дөньяга. Килеш-килбәт, буй-сын, төс-кыяфәт дисеңме, һәр сүзен җаныңа үткәзеп сөйли белү сәләтеме – һәммәсе гаҗәеп килешле, затлы, мөкәммәл. Эзләнүчән, тырыш, сәләтле икәнен таныган хәлдә дә, көнләшми мөмкин түгел! Әмма… дан-шөһрәт, абруй, дәрәҗә аңа үзеннән-үзе, җиңел килә дип исәпләүчеләр ялгыша. Бик нәзберек ул дан-шөһрәт. Бүген бар, иртәгә юк. Тир түктерми генә берәүгә дә нурлы йөзен күрсәт-ми. Ачышка тиң фәнни хезмәтенә никадәр көч салганын, үҗәтлек-тырышлык белән, үр арты үр яулаганны ул үзе белә дә, хатыны Кәримә сизенә. Текә-горур, мәһабәт рәвеш-кыяфәтенә сокланып, сөйләү манерасына, осталыгына хәйран калып, карап торган студентлары да аның төн йокысын калдырып, һәр дәрескә бөртекләп, җентекле әзерләнүен, тузан йотып китапханәнең сирәк китаплар бүлегендә баш күтәрми утыруын күрмиләр. Хыялланып аңа гыйшык тотучы, очрашу-күрешү өмет итеп йөрүче хыялый-җилбәзәк студент кызлар бихисап анысы. Сабыр-тыйнак Кәримәне егет солтаны Идрискә тиң түгел, дип исәпләүчеләр ягышалар. Идеаль кеше булмый. Талантның җайсыз-көйсез булуы да сер түгел.
Кәримә – кала кызы. Әнкәсе һөнәрчеләр бистәсендә туып-үскән, ә әтисе Гамир абзый, чабатасын аркасына асып, авылдан яланаяк чыгып киткән, үҗәтлеге чамасыз булган, тырышып-тырмашып укып, прокурор дәрәҗә-сенә ирешкән. «Намусы чиста, күңеле саф кеше генә гаделлек сагында торырга тиеш», дип, чын йөрәктән инанган хокук сакчысы алдында эш-гамәлләре, куллары бигүк чиста булмаган күп кенә түрәләр кан калтырап торды. Бердәнбер кызларын, институт тәмамлагач, үзләре янында – калада калдыру өчен, әти кеше ягыннан бер ишарә, ым кагу да җиткән булыр иде, бәлки.
Әмма Гамир әфәнде карчыгының ялваруын ишетмәмешкә салышты: «Тормышта һәркем үз сукмагын үзе салсын. Шома юлдан барса, яшәү тәмен, яшәү ямен табуы икеле», – дип котылды.
Август башында, мәктәпкә укытырга билгеләнүе хакында юллама тотып, Кәримә авылга килеп төште. Биология укытучысының сәгатьләре күп түгел, әмма дәрес бирүдән тыш, укучылары белән бергәләп, куян, сыер фермасына шефлык ярдәме күрсәтергә, мәктәп яны участогын тәртиптә тотарга тиеш икән. Эш-мәшәкать – муеннан. Җитмәсә, директорның йорт куяннары үрчетү белән җенләнеп йөргән чагы. Куян асрауга тоткан чыгымнарны каплау – бер хәер, зур керем алу турында хыяллана. «Куян малын симертүне тәэмин итү, азык әзерләү – биологның изге бурычы!» – дип аңлатты.
Ял көне иде. Иртәдән шыбыр-шыбыр яңгыр явып тора. Яңгырда куян читлекләре янына бала-чага якын да бармый. Авыл кешесенең үз хуҗалыгында да эш-мәшә-кать баштан ашкан. Озын брезент плащ киеп, чаштыр-чоштыр шул мәхлукларга үлән чабып маташа иде. Үтеп барышлый янында туктап сәлам бирүчегә күтәрелеп караса, дертләп китте. Каш астыннан сынап-сөзеп кызны күзәткән диңгезче егет чибәр иде. Ипләп кенә кыз кулыннан чалгыны алды, аякларын аерыбрак, җайлап басты, чаж-чож китереп, печән чаба башлады. Рәхәт, җиңел эшли иде ул. Яңгыр астында юеш үлән чабу михнәт икәнен әле генә үз җилкәсендә татыган Кәримә исә аның эш мәне белүенә сокланып карап торды.
Егет Идрис исемле, мәктәптә тарих укытачак икән. Килгән көненнән мәктәпне авызына каратты егет. Менә ул класска керә. Бәргәләшеп алырга өлгергән, тирләгән-пешкән малайлар утырышып беткәнче, сүзсез генә һәркайсын күздән кичерә. Секундлар уза. Класс шым була. Үткен күз карашы, кинаяле, төртмә сүзләре белән тәртипсез, классны дер селкетеп тоткан теләсә нинди атаманны урынына утырта ала. Ә сөйли башласа, сыгылмалы бәрхет тавышы сихерли. Әле генә гамьсез, үз ишләре белән әвәрә килеп кайнашкан класс, дөньясын онытып, башка яссылыкка күчә. Борынгы заман каһарманнары, аларның риваять-моңнары бар икән. Бәрәңге белән ипигә туяр-туймас тормышны онытып, шулар язмышы өчен ут йота. Яуда җиңсәләр, шатлана…
Мөгаллим абый һәммәсен үзенә гашыйк итте. Атнаун көн уздымы-юкмы, эленке-салынкы йөргән малай-шалай үзгәрде. Ә кыз-кыркынны гүя алыштырып куйдылар – һәркайсы хәл кадәренчә киенеп-ясанып, сизелер-сизелмәс бизәнеп йөри. Курчак кебек матур, чибәр туташлар икән ич алар. Күз карашлары, атлап йөрешләренә кадәр икенче. Әйтерсең уку бәйрәмгә әйләнде.
Тугызынчы-унынчы класс укучыларыннан алып яшь укытучыларга кадәр һәммәсенең яңа укытучыга гыйшык тотуын Кәримә сизми калмады, әлбәттә. Кәримәнең тарих укытучысын күрүгә баш югалтыр сәбәбе юк иде. Әнисе аны тизрәк Казанга кайтарту уе белән яна. Кызын яхшы гаиләгә урнаштыру, башлы-күз-ле итәргә хыяллана. Ханым чарасына керешкән: кияү буласы егет белән Кәримәне таныштырды. Баш югалтып гашыйк булмаса да, кирәге чыкмый калмас дип, нәфис кулъяулыкны түш кесәсенә салып куйгандай, исемен күңеленә бикләп куйган иде инде. Үзен канаты бәйләнгән – ярәшелгән кәләш итеп тоюы гамьсезләнеп уңга-сулга күз атарга ирек тә бирми. Укытучысына гашыйк булып шашынучылар аны гаҗәпкә калдыра. Артист, җырчы – сәхнә йолдызы саналган асыл зат синеке була димени? Кыз-хатын гомерлек яр сайлаганда ялгышмасын: бөтен хатын-кыз ярата торган ир белән ул беркайчан да тыныч яшәмәячәк, хәер, бүтән бер хатын-кыз да яратмый торган ир белән дә бәхетле була алмаячак ул.
Ни гаҗәп, очрашуга сәбәп эзләп, үзен эзәрлекләп, янып-көеп, «яратам» дип йөргән кыз-кыркынга Идриснең исе китмәде. Тыштан һавалы күренсә дә, салкын тәкәбберлек егетнең тышкы калыбы гына иде, күрәсең. Кәримәне шул елны ук уку-укыту эшләре мөдире итеп куйганнар иде. Ронодан килгән вәкил белән Идриснең бер дәресенә кереп утырырга туры килде аңа. Егет педагогика институтында читтән торып укый, училище белеме белән укыткан тарихчы институтны кызыл дипломга тәмамлаган Кәримәгә яңалык булырлык нидер әйтә алмас дип ышанып керде. Чыннан да, Идрис аңа күптән таныш вакыйгалар хакында сөйли, әмма ничек сөйли! Инспектор да, Кәримә үзе дә авыз ачып, шаккатып тыңладылар. «Ходай оратор сәләтен дә кызганмаган!» – дип куйды вәкил, аңа таба иелебрәк.
Ягымлы, бәрхет тавыш – күңелләргә хуҗа, ә бөркетнекедәй үткен күз карашы сихерли. Яшь йөрәкләрне күренмәс җепләр белән тоташтырырдай әллә ни булмады да сыман. Яшен чаткысы кебек серле нидер сызылып кына үтте. Әмма йөрәкләр бергә кушылып типте.
Институт тәмамлауга, Идрисне аспирантурада калдыралар. Кәримә укытуын ташламады. Кызлары, аннан уллары туды. Укытучы акчасы белән стипендиягә яшәп, тормышның очын очка ялгау җиңел түгел. Булганына шөкер итеп, кул кушырып утыра торган ир түгел Идрис. Табигать мәһабәт кыяфәт, чичәнлек кенә түгел, тырышлык, дәрт-дәрман дигәнен дә кызганмаган. Яшь аспирант студентларга дәрес бирә башлады. Студент кызлар аның артыннан өерелешеп йөри. Ул канәгать.
Ә вакыт уза, үкчәгә баса-баса, фәнгә яшьләр килә! «Синең генә авыл дип исең китә. Кандидатлык диссертацияңне якларга, доктор булырга кирәк!» Кәримәнең тыкырдатуларын гүя ишетми дә, җомга җитте исә, биштәрен барлый Идрис. Түзем-сабыр татар җанлы авыл тарта, эчкерсез әңгәмәләр яшәртә, яшәтә иде аны…
* * *
Йокы… Татлы да соң йокы!.. Рәхәт-ләззәтле йокыдан мәхрүм Идрис. Кәримәнең үзенә дә җитми ул. Их, бер онытылырга иде, изрәп, сәгадәтле йокы кочагында эреп, бар борчу-михнәтләрдән котылып, туйганчы йокларга иде! Ихтимал, көч-гайрәте кире кайтыр иде. Атна-айлар буе йокысызлыктан интеккән кеше генә аңласа аңлый йокы дигән сихәтле һәм дә татлы-ләззәтле халәтнең тылсым икәнен, никадәр көч-кодрәткә ия булуын.
Таңда җил дә тына, кошлар чыр-чуы басыла, бише-гендә – бала, сөйгәне куенында газиз яр ойый, һәр күзәнәк, җан-тән ял итә. Йокы кочагында карун – байлыгын, гашыйк – мәгъшукасын, көчле үчен оныта. Җир өстенә, талгын гына канат кагып, төн хуҗа булып ала. Йокы… Татлы… Идрис онытылып, рәхәтләнеп йокы кочагында оеп көч җыйсын өчен ул… Йә, ни-нәрсәсен бирер иде икән? Саулыгын, байлыгын, ярты гомеренме?
Җил әллә исү юнәлешен үзгәртте, тынып торды да өрәңге янә балконны шыкырдатырга тотынды. Кәримә, керфекләренә эленгән хәлсезлекне кулы белән сыпырып ташларга теләгәндәй, күзләрен уып, торып басты. Бүлмә бөркү кебек тоелды. Ул сак кына балкон ишеген ачты, әкрен генә тышка атлады.
Йолдызлар да, ай да күренми. Күкне, җирне аксыл томан сарган. Тиздән таң атар, яңа көн башланыр. Нинди булыр ул яңа көн? Йа Раббым, таң атканын күрү, яңа көнне каршылау нинди бәхет икәнен уйлыймы сау кеше?! Сырхау гына аңлыйдыр шул моны!
Шулчак өрәңге чайкалды, тармакланган юан ботак балкон киштәсенә бәрелде. Кәримә, комарланып, аны эләктерде дә усалланып үзенә таба тартырга тотынды. Ботак көчле-нык иде, һич бирешергә теләмәде. Хатын, җан көче белән киерелеп, аны үзенә таба тартып китермәкче, көче җитсә-җитмәсә, каерып-сындырып ташламакчы иде. Әмма көчләр тигез түгел шул, ручка тотып дәфтәр тикшерүдән бушамаган нәзек беләкле укытучыга агач та карыша икән! Бирешмәскә теләп тартышуына Кәримәнең җен ачулары чыкты, тәрәзәгә бәрелеп ирнең тынычлыгын бозган таза ботакны җиңмичә тынычлана алмаячак ул. Менә кулы белән тотынган чи ботак шартлап сынды, кәүсәсеннән аерылды. «Әһә, була бу!» – дип, хатын сөенергә өлгермәде, икенче кулы белән ябышкан ботак кулдан ычкынды – сынган җире халат җиңен эләктереп өлгерде. Кәримә аягы шуып идәннән аерылуын, коточкыч караңгылык өстендә – һавада эленеп калуын тойды.
«Өрәңге өрәге!» Кылт итеп иренең сүзе искә төште: «үч ала» дидеме? Чаган дисәң – чага, өрәңге дисәң – өрәге бик яман, имеш. Нинди ахмак балалык бу, йа Ходай! Коткарсаң, бер син генә коткара аласың! Җан ачысы белән кычкырмакчы булды – тавышы чыкмады. Керфекләренә яшь бөялде. Йа Рабби, ире тиккә шомланмагандыр! Курку, әрнү, шөбһә – бергә укмашып, бер мизгелдә аның зиһенен томалагандай булды.
«Бетүем шушы икән!» дигән уй башыннан яшен тизлегендә йөгереп узды. Икенче мизгелдә ире күз алдына килде. Хатынын дүрт күз белән көтеп торган ир, бер таянычсыз калса, ни эшләр? Кызгану хисе йөрәген өтте. Һәм бу хис – ире өчен хәвефләнү – өрәктән куркуга караганда көчлерәк иде. Бик якын ул – әнә ишекнең теге ягында гына, кычкырса, бәлки, торырга тырышыр. Әмма хатынының чарасызлыгын күреп, соңгы өмете дә өзел-сә? Ул чакта ни эшләргә? Алар икесе дә әле һаман могҗизага ышана, ирнең аякка басачагына өметләнә тү-гелме? Бу, чыннан да, шулай. Иң соңгы булып өмет сүнә.
Очып төшү халәте күз алдына килеп тетрәндерсә дә, аягының балкон аратасына кысылып калуын тою, нык авырту аны айнытып җибәргәндәй булды. Әлегә бу – аның җире, аның биләмәсе, монда бисмиллалы гомер еллары. Таң атканда, йокыдан уянып, балконга чыгып баса. Кызарып таң атканны карап торырга ярата иде. Шул тылсымлы мизгел күңелне һәрчак җылыта, уйландыра. Әбисеннән отып алган догалар хәтердә яңарды. Биш вакыт намазга басмаса да, ул динле нәсел баласы икәнен онытмый. Күңеле сизә: бу такталар аның догаларын, уй-хисләрен сеңдергән. Тиз һәм җиңел генә ычкындырмас язмыш сынавы – сынап, астан күз текәп торган куркыныч караңгылык кочагына атарга ашыкмас. Ул гомере буе язмыш белән көрәште түгелме?!
Горур, мәһабәт Идриснең аны – күрер күзгә әллә ни чибәрлеге, табаныннан ут чыгарырдай җитезлеге, уңганлыгы белән башкалардан аерылып тормаган гади кызны яр итеп сайлавын күпсенүчеләр булмадымы әллә? Читләтеп-төрттереп, кинаяләп, хәтта турыдан ярып та бу хакта искәртүчеләр җитәрлек иде. Хәтта ирнең туган-тумачасы да авыл эшен изеп эшли торган нык, таза хатын алмавына пошынуларын сиздерми калмады. Беришесе, кияү зур урында утыра торган бабайга аркалана, дип йөз ертудан да оялмады. Барысы да үтте. Сынаулар узды. Чөнки «яратам» дип кычкырып йөрмәсәләр дә, араларында аңлашу бар иде. Әгәр өйләнешү коры исәп-хисапка гына корылса, тормыш сынавын үтүләре, ай-һай, четерекле бит! Хәер, килешеп-аңлашып бергә яшәгән еллар да гел шома эздән, уйнап кына тәгәрәде, дисә, ялганчы булыр иде.
Җор телле, янып торган остазга гыйшык тотучы студент туташлар гынамы, купшы, кәттә ханымнар да Кәримәнең кытыгын китерүне дәрәҗә саный. Көнче күбәләкләр очкалап, хатыны күңелсезләнеп йөргәндә, Идриснең шаярып әйтә торган сүзе бар иде: «Берзаман күзләр чибәрләргә төшми башлар, тешләр коелып бетәр. Синең кулыңа карап, манный боткасы пешереп бир-гәнеңне көтеп, өйдә генә утырырмын, яме! Шул чакта икебез дә бик бәхетле булырбызмы икән?» Икесе дә көлеп җибәрәләр, киеренкелек шуның белән юыла.
Юраган юш килә икән. Кәримәнең кулына карап, манный боткасы пешереп биргәнен көтеп ятамы әллә Идрис?! Картайганын, тешләре коелып беткәнен көтәргә дә сабырлыгы җитмәгәч… Монысы да сынаудыр ла. Чираттагысы… Һәм иң мәгънәсезедер, бәлки! Хәер, асыл мәгънәсен, бәлки, Кәримә аңлап-төшенеп бетмидер әлегә. Өрәңге ботагы кулыннан ычкынып китсә, атылган таш сыман аска ыргылыр. Өченче кат кына булса да, балконнан егылып төшеп исән калулары… икеле. Ычкындырмаска иде дә, өрәңге аны аяусыз рәвештә тарта-йолка, аска сөйри. Ачы җил исә. Ботаклар, хәвефле пышылдашып, бәрелеп-сугылып, шом тарата.
Кәримә икенче кулы белән таза-нык ботакка ябышырга тырышып җан тартыша. Аягы такталар арасына нык кысылган. Шөкер, гүя шул арата саклый, ычкындырмый әлегә. Иркенләп сулыш алсын да балконга тартылырлык көч җыйсын. Табар җаен. «Җан биргәнгә җүн бирер» дип юкка гына әйтмиләр ич. Иң авыр мизгелдә газиз ирен, сөйгән ярын ташлап калдырып аска очса… Юк, күтәрә алмас ул мондый сынауны! Ә упкын кү-зеннән – томанлы кара җирдән – аңа Өмет карап тора!
Соңгы көчен җыеп, ничек кенә булса да рәшәткә читенә тотынып калырга өметләнеп, каурый кебек җиңел гәүдәсен, бер йомарлам итеп җыеп, эчкәрәк – балконга ташларга кирәк ич аңа!.. Аягының чыдамаслык булып авыртуын тойды. Бер мизгелгә хәтта аңын җуйгандай булды. Әмма үзенең кара җирдә түгел, идәндә ятуын абайлап, шатлыгыннан тыелып кына көлеп җибәрде.
Ул исән! Өрәк, әгәр булса, артка чигенгәндер. Чигенми чарасы юк, Кәримә җиңде! Өрәкле түгелдер өрәңге, шатлык-кайгыларга битараф ич ул! Каен кайгыны җиңеләйтә, имән кешегә ныклык бирә, нарат тынычландыру сәләтенә ия, диләр, ә өрәңге – битараф! Тәрәзәгә бәрелеп йөдәткән ботагы каерылуга да!
Ишекне сак кына ачып, сайгакларны шыгырдатмаска тырышып, өйгә узды. Аякның сызлавына чыдар хәл юк. Сынмаса да, биртелгәндер. Каймыктыруы хак, ләкин бу мизгелдә моның әһәмияте бармы?! Ул йоклап киткән! Йокы тылсым бит ул. Тынычландыра, бәлзәм кебек тәэсир итә, савыктыра. Моны атналар буе йоклый алмый иза чиккәннәр генә аңлый, белә. Ятуга йоклап китә торган берәү дә аның нинди зур хикмәткә ия, олы бәхет булуы хакында хәтта уйлап та бирми. Йоклыймы-йоклый. Һәм вәссәлам!
Кәримә, тынычлап йоклап киткән ирнең сак йокысын бүлдерүдән куркып, кымшанмый да утырырга риза. Чираттагы уколны кадар вакыт узып киткән. Нинди хикмәт соң бу? Тынлык. Шундый рәхәт тынлык! Ниһаять, өрәңге дә кыштырдаудан туктар икән! Укол өчен кирәк-яракны хәстәрли башлау хәерле. Сабый баланы тибрәткәндәй, назлап йоклатасы килгән иде!.. Сихәтле йокы кочагында изрәгән газизенең йөзенә сөйкемле елмаю кунган. Ул тәмләп йоклый иде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк