Хикәя
Хикәя
Сәмирә ике сәгать буе бер аягында дигәндәй басып торып, кысылып килгән автобустан, ниһаять, төште дә иркен сулап куйды. Нинди матур кышкы көн! Салкын да түгел үзе. Агачлар ап-ак карга төренгән. Ара-тирә дөбер-шатыр үтеп киткән трамвайлар, машиналар тынлыкны бозмаса, гел сихри әкият кебек инде менә. Күбәләк-күбәләк карлар, уйнап кына очып, Сәмирәнең пәлтәсенә, бияләйләренә, кулындагы авыр сумкасына куна башлады. Авылыннан килеше иде аның. Һәр ял көнендә кайтып булмагач, кайткан чакта әнисе шулай итен-маен, башка тәм-томнарын булдыра алганча төяп җибәрә шул. Алмыйча да булмый. Шәһәр кибетләрендә, бүлмәдәш кызы Нурсөя әйтмешли, «шаром покати», берни тапмассың.
– Әй, Кар кызы! Кая, бир сумкаңны, озатып куйыйм үзеңне! – Артыннан куып җиткән таныш түгел егетнең сүзләреннән Сәмирә башта сискәнеп китте. Ләкин алай да сер бирмәгәндәй кыланды:
– Миңа ерак түгел, монда гына... Мәшәкатьләнмә, Кыш бабай, – диде.
Тик егетнең дә сүзеннән кире кайтасы килмәде бугай, кызның кулыннан сумкасын эләктереп үк алды. Алга таба янәшә атлап киттеләр.
– Таш тутырдыңмы әллә бу сумкаңа? – дип шаяртты егет. – Азык-төлек дияр идем, синең кебек нечкә билле кыз әллә ни күп ашамыйдыр ул?
– Төрле чак була, – диде кыз, – ашамыйча гына эшләп булмый. Заводта эш җиңелләрдән түгел.
Шулай танышып киттеләр. Тулай торакка килеп җиткәндә, бер-берсен әллә кайчаннан белгән кешеләр кебек иде инде алар. Ишек төбендә утыручы Хәлимә апа гына Бәкерне – егетнең исеме шулай иде – эчкә таба уздырмады. Сәмирә аны ияртеп керергә җыенган иде диярсең!
– Хуш, Сәмирәкәй, иртәгә сменадан соң каршы алырмын үзеңне! – диде дә егет, ак бүреген батырып киеп, урамга чыгып югалды.
...Әйберләрен бушатып, суыткычка тутырганчы, шул егет турында сөйли-сөйли, Нурсөянең колакларын «шиңдереп» бетерде Сәмирә. Монысы да – Нурсөя уйлап тапкан сүз.
– Алай ук канатланма әле, – диде Нурсөясе. – Егет күрдем дигәч тә... Син аны бөтенләй белмисең бит. Бәлки, аның хатыны, баласы бардыр. Матур кыз күргәч, шаяртып аласы килгәндер.
«Заводта эшлим, мин дә синең кебек тулай торакта яшим, диде лә.
– Йөрерсез инде тулай торактан тулай торакка. Мин үзем, мәсәлән, фатиры, машинасы, киләчәккә перспективасы булмаган егеткә кияүгә дә чыкмаячакмын!
– Әйттең сүз, Нурсөя, син дә! Беренчедән, андый егетләр юлда аунап ятмый. Икенчедән, кем кияүгә чыгарга җыенган соң әле монда?
– Үпкәләмә, кызый. Монда сине карарга әниең юк. Син хыялыйны бераз җиргә төшереп торыр өчен, минем кебек акыллы, төпле кеше кирәк тә кирәк инде.
– Ха-ха-ха! Тыйнаклыктан үлмәссең, билләһи! – Сәмирә бүлмәдәшен кочаклап алды да бөтерчектәй әйләндерергә кереште.
– Җибәр, тиле!
Бу әйткәләшү-төрткәләшү, көлешә-көлешә өстәл янына утырып, күчтәнәчләр белән чәй эчүгә килеп тоташты.
Ахыр чиктә, чыннан да, Нурсөянең үзенә юраганнары юш килде. Моңа кадәр әле уку белән белән мәшгуль булып, әле авыру әнисен карап, өйләнергә өлгермәгән шәһәр егетенә – үз цехларындагы участок мастеры Кәбиргә кияүгә чыкты да куйды кызый. Сәмирә генә менә...
Тукта... Бергәләшеп чәй эчүдә туктап калганнар иде түгелме? Чәйне кызлар пыяла стаканнан эчә. Аларын да кача-поса газлы су автоматларыннан чәлдереп кайтканнар иде. Кибеттә матуррак савыт-сабасы да юк ич аның. Кая анда матуррагы – бөтенләй юк. Ленин урамындагы комиссия кибетендә күз явын алырдай матур чәй сервизы күргәннәре бар барын, ә бәясе-е! Бер айлык хезмәт хакыңны чыгар да сал.
Нурсөя Сәмирәне юкка гына хыялый дип атамый. Әнә ул фатир, машина турында план корса, Сәмирә бизәкле чынаяктан чәй эчәргә хыяллана. Тора-бара Бәкер белән якыннан аралаша, киләчәк турында уйлаша башлагач та, күз алдына гел икесе кара-каршы утырып, затлы чынаяклардан чәй эчүләре килде. Егете кычкырып көләр дип уйлап, теле белән әйтмәде генә. Бәкер, егет кеше буларак, мәсьәләгә җитдирәк карагандыр, мөгаен. Өйләнешсәләр, кайда оя корачакларын да чамалап йөргән икән. Бер ял көнендә, гадәттәгечә, паркка йөрергә чыкканнар иде. Бәкер Сәмирәне, кулыннан тотып, эскәмиягә утыртты да, күзләренә тутырып карап:
– Матурым, күпме болай урманда урынсыз, кырда койрыксыз йөрергә була? Әйдә, өйләнешик! Иртәгә үк загска гариза язабыз. Яшәр өчен мин бер фатир да табып куйдым инде, – диде.
Сәмирә ни өчендер каушап төште. Югыйсә көтелгән тәкъдим иде ләбаса. Нигә соң күңелендә аңлашылмаган шик-шөбһә баш калкыткандай итә? Тәкъдимне кире кагу да дөрес булмас кебек. Ахыр чиктә:
– Әйе, әйе, үзең беләсеңдер, – дип, чак-чак телен әйләндерде Сәмирә. – Ә нинди фатир?
– Авылдаш апа табарга булышты. Бер карчык ике бүлмәле фатирда ялгызы яши, ди. Бер бүлмәсенә безне кертергә ризалашкан.
Сәмирә яңалыгын тизрәк дусты белән уртаклашырга ашыгып, бүлмәсенә кайтып керде.
– Котлыйм, кызый, котлыйм, – диде Нурсөя чын күңелдән. – Ярый әле, Бәкер турында башта начар уйлап ялгышканмын. Болай булгач, туйга әзерләнә башлыйк әйдә!
– Башта әти-әнигә хат язып салыйм...
– Нинди хат? Иң элек авылыңа икәүләп кайтып төшәсез... Ә-ә, юк-юк, икәү генә түгел! Сезнең белән бергә Бәкернең әти-әнисе дә кайтырга тиеш. Асыл кызны әти-әнидән сорап алалар бит ул.
– Чыннан да. Болай да инде әни, кайткан саен, эч серләремнең төбенә төшәргә тырыша.
– Син инде тел яшерәсең инде, әйеме? Югыйсә безне әниләрдән дә яхшырак кем аңлый? Үзебез генә әллә кем булып йөрибез шунда.
– Безме? Әллә кемме? – Сәмирә рәхәтләнеп көлеп җибәрде. – Әллә кем булу түгел бу, дускаем, оялу-у...
– Әйдә, телеңә салынма, ятыйк, кызый, иртәгә эшкә барасы бар. Кияүгә чыкканда оялырсың, – дип, Нурсөя юрганы астына чумды.
Сәмирә дә, төнге күлмәген киеп, ятарга җыенган иде инде, әкрен генә ишек каккан тавышка сагаеп калды. Кем булыр икән? Ишекне ачса, түбәнге катта яшәүче Дәлия басып тора.
– Ни булды, Дәлия?
– Анда, вахтер апа янында, сине егетең көтә. Срочно әйтәсе сүзем бар иде, ди. Төшеп мен инде.
Кыз йокы күлмәге өстеннән плащын гына бөркәнде дә аскы катка юнәлде. Аны көтеп торган Бәкер, уйлап торырга да вакыт калдырмыйча:
– Киттек, әйдә, урамда такси көтә, мин сиңа фатирыбызны күрсәтәм, – дип ашыктыра башлады.
Сәмирәнең:
– Хәзерме? Шушы килешме?.. Мин инде йокларга яткан идем, – дип карышуына да карамастан, аны күтәреп кенә алды да таксига алып чыгып утыртты.
Ә теге... бер бүлмәсендә әби торырга тиешле фатир бөтенләй буш иде. Өстәлдә матур итеп табын әзерләнгән, уртада бер шешә шәраб кукыраеп утыра.
– Әби кайда соң?
– Безне оялтмыйм дип чыгып киткәндер, күрәсең. Ярты сәгать кенә элек өйдә иде, – дип сөйләнде Бәкер.
Сәмирә ишеккә атылды. Бәхетенә, Бәкер бикләп куярга өлгермәгән. Атыла-бәрелә подъезддан килеп чыккан кыз чак кына каршыга килүче абзыйга килеп бәрелмәде. Абзый арттан чыгучы егетне дә шул арада күреп алды һәм хәлне тиз төшенде, ахрысы:
– Әйдә, кызым, өеңә илтәм, ярый әле, машинаны гаражга куеп өлгермәгән идем, – дип, кызны култыклап алды.
...Әле генә юк булып, шул арада бар булган һәм үз катына йөгереп менеп киткән кыз артыннан вахтер апа башын чайкап карап калды...
Икенче көнне эш сменасы тәмамлангач та, Сәмирә тулай торак бүлмәсенә шактый вакыт кайтмый йөрде. Урамнарны әйләнде кайсыдыр кинотеатрда ике серияле кино карады. Бер яктан, ишек төбендә Бәкер көтәдер, дип шикләнсә, икенче яктан, Нурсөя белән сөйләшергә уңайсызланды. Тик... Кайтмыйча кая барасың? Сәмирәне югалтырга өлгергән Нурсөя бик борчылып каршы алды аны.
– Кайларда гына адашып йөрисең икән син, – диде ул иң элек. – Сиңа бик җитди хәбәрем бар иде бит. Тик... ничек кабул итәрсең икән?
– Ничек булса да. Сөйлә!
– Без Бәкерне чыннан да белмәгәнбез икән. Син юкта минем янга авылдаш кызым килеп китте бит әле. Онытмаган булсаң, аның турында әйткәнем бар иде. Трамвай йөртә ул. Менә бу рамдагы Бәкер сурәтен күрде дә (Нурсөя Сәмирә тумбочкасына ишарәләде), кем бу, ди. Ну, мин сөйләп бирдем инде. Сәмирә белән өйләнешергә җыеналар, дидем. Аннары ул да сөйләде. Безнең тулай торактагы бер кыз белән йөри, ди.
– Ә бит миңа өйләнергә вәгъдә бирде...
– Яшиләр дигәнне аңлыйсыңмы, кызый?
– Рәхмәт, Нурсөя, син күрәзәче икәнсең. – Сәмирә утырган урыныннан җәһәт кенә кубарылды да, карават астыннан чемоданын тартып чыгарып, аңа шкафтагы киемнәрен, вак-төяк әйберләрен тутырырга кереште. Аннары өстәл янына утырып, цех начальнигына гариза язды. Соңыннан эштән китү шарты белән, чираттагы ялга җибәрүегезне сорыйм, диде. Гаризасын Нурсөягә тапшырып, иртәгесен авылына кайтып китте. Нурсөянең туенда кунак булуын санамаганда, ул шәһәргә яңадан әйләнеп кайтмады.
...Еллар үтте. Бу хәлләр инде күптән онытылды. Хәер, бөтенләй үк онытылмаса да, аны тормышның башка мәшәкатьләре күмеп китте. Менә бүген, гомер иткән карты белән машинага ике оныкларын утыртып, шәһәр күрсәтергә алып килделәр. Зоопаркта булдылар, «Кырлай» паркы аттракционнарында әйләнделәр. Базарга да сугылмыйча булмый бит. Кечкенә Нурислам бабасы белән төрле тимер-томыр сатылган якка, Нурсөяне җитәкләгән Сәмирә уенчыклар бүлегенә атлады. Оныгына берәр матур курчак алып бирү иде исәбе. Тик... шул ук бүлеккә таба каршы яктан бик тә таныш чалымлы берәү атлый иде. Сатучы янына ул беренче барып җитте:
– Чәй куй, зараза! Нәрсә утырасың түмәр кебек?
Бу бит... Бу бит Бәкер тавышы!
– Хәзер. Килүеңне күрмәдем бит, – диде сатучы хатын, димәк, аның хатыны.
Базарда чәйне электр кайнаткычы белән стаканда күпертеп алалар микән? Җае бардыр инде, алай таләп итәрлек булгач. Хәер, стакан булды ни дә, бизәкле чынаяк булды ни. Бөердән чыккан мондый боерыктан соң кара-каршы эчкән чәйнең тәме булырмы?
Сәмирә оныгының кулын сак кына кысты да әкрен генә:
Әйдә, кызым, ә-әнә теге якка барыйк әле, анда сиңа ярашлы күбәләктәй күлмәкләр бар, – диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк