Күз яшьләренә буылып, тавышсыз сулкылдап елый-елый атлады Галия. Битенә, чигәләренә сыланып, игътибарны үзләренә юнәлтергә теләгән кар бөртекләрен гүя тоймады да, күрмәде дә...
Күз яшьләренә буылып, тавышсыз сулкылдап елый-елый атлады Галия. Битенә, чигәләренә сыланып, игътибарны үзләренә юнәлтергә теләгән кар бөртекләрен гүя тоймады да, күрмәде дә. Җирнең тик аклыктан, сафлыктан гына торган бу мәлендә кыз өчен бөтен дөньяны сөрем баскан, күңел күген мәңге ачылмастай кара болытлар каплап алган иде. Подъезд ишеген магнит ачкычы белән ачып кергәч, баскычлардан күтәрелергә хәле җитмичә, ярым караңгыда капшанып килеп стенага терәлде. Калтыранган иреннәре елгадай аккан яшьләрен йота-йота бер үк сүзләрне кабатлады: «Нишләп яраттың мине бу дөньяга, Аллам?! Нишләп тудырдың!..» Тик аңа аулакта күңелен бушатып алырга ирек бирмәделәр, өстәге мәйданчыкта кемнәрдер бар булып чыкты, менә алар сак кына итеп үзара сөйләште:
– Ишетәсеңме, Шакир абый, берәү елый әллә?..
– Песидер... Монда подъезд тулы эт тә песи...
Тынып калдылар. Галия исә үксүен буарга тырышып үз-үзе белән көрәште.
Өстәгеләрнең берсе тагы телгә килде:
– Чынлап елыйлар, ахры... Карыйм әле.
Теге адәм аска юнәлүгә, кыз өреккән кыр кәҗәсе шикелле баскычлардан югарыга йөгерде, әйтерсең лә яңа гына фатирына барып җитәргә көч таба алмый тормаган. Өч катны ә дигәнче үтеп, дүртенче катның баскыч мәйданчыгында тегеләрнең алдына килеп тә басты. Аңа ярдәм кулы сузарга теләгәне бер катны да төшеп җитә алмаган икән.
Аптырарга да түгел. Болар бит аның күршесе – мәңге айнымас Шакир абыйның дуслары. Үзе кебек үк һәрвакыт йә исереп, йә баш төзәтергә эзләп йөргән әтрәк-әләмнәр. Күршесен күргәч, чүгәләп утырган Шакир абыйның болай да канәгать йөзе тагын да яктыра төште:
– Аһ-аһ, карендәш, кем дисәк әле, син икән лә...
Тик Галиягә бу алчаклык артык тәэсир итмәде:
– Тагы подъездда сабантуй үткәрмәкчесезме?!
– Тартырга гына чыктык, карендәш, менә энекәшләр килде кунакка...
– Кунакларыгыз бетмәс! Тавыш чыгарсагыз, берсүзсез полиция чакырам, сезнең арттан подъезд чистартып йөрү җитте!
– Ярый-ярый, карендәш, өн дә чыгармабыз, хәзер керәбез, хәзер... – күршесенең солтан хезмәтчеседәй баш ия-ия төчеләнеп сөйләнүенә игътибар да итмәстән, кыз сумкасы төбеннән ачкычларын актарып табып үз фатирын ачты, бары соңгы сүзләр генә ишеккә кысылып өзелде. – Бу минем күршебикәм ул, энекәшләр, укытучы, институтта укыта, бик җитди кызыкай, әйбәт ул, әйбәт...
Галия туп-туры залга үтте һәм өстендәге кыйммәтле тунын саксыз салып паласка ыргытты, итекләрен дә бер якка бәргәч, диванына ауды да, фатирындагы котсыз ялгызлыктан, салкынлыктан сакланырга теләгәндәй, песи баласы шикелле йомарланды. Бәлки, шулай итсә, бу котылгысыз авыр тойгылар, йөрәген тырнаган кимсенү, түбәнсетелү хисе аны калдырып торыр?
Узган көн кич ахирәтенә куна барган иде. Дөресрәге, ахирәте Гөлфия телефоннан балаларын карап торуны сорады, «сорау» дигәне дә, гадәттәгечә, «Галия, балалар сиңа кала инде» йәки «Йортта калдырырга синнән башка кеше юк», ул да булмаса, «Синнән башкага ышаныч юк инде, ахирәт» дигәнрәк үтенечкә караганда, хәл ителгәнне хәбәр итү генә булды. Ул арада ахирәтенең ире Гәрәй машинада килеп җилтерәтеп алып та китте. Дуслары туйга чакырган икән. Галия бу йортта тәүге тапкыр гына дөнья көтеп калмый, шунлыктан ахирәтенең күрсәтмәләрен тыңлап та тормастан: «Йә-йә, китегез, баланы елатасыз», – дип тегеләрне ашыктырып җыендырып та җибәрде. Иректә калгач, башта туйганчы ике бәләкәчне сөйде, уйнатты, аннан мәктәп укыганының дәресләрен тикшереп чыкты. Бергәләшеп, гөрләшеп кичке аш ашап, сабыйларны куенына салып кына йоклатты. Икенче көн дә төшкәчә вакытны уен-көлке белән үткәрделәр. Эңгер куеруга әти-әниләре кайтты. Хәлсез булып арыганнар, ир кеше ярыйсы гына салып алган. Балаларны үз бүлмәләренә җибәргәч, өчәүләшеп туй маҗараларын сөйләшеп табынлап алдылар. Җайлап кына сүзнең очы киләсе Яңа ел бәйрәменә барып ялганды. Гөлфия елдагыча ахирәтен бәйрәмне үзләре белән бергә каршыларга чакырды. «Синең бездә булуың балаларга үзе бәйрәм. Ялгызың нишләп утырасың? Әйдә кил, бергә-бергә күңелле булыр», – дип үгетләде. Шул вакыт балалар бүлмәсеннән чыр-чу килгән тавышлар ишетелде. Соңгы көндә әни роленә нык кереп киткән Галия: «Һай, бәләкәчләр сугыша!» – дип торды да йөгерде. Чынлап ике һәм өч яшьләрдәге сабыйлар бер курчакны бүлә алмый ызгыша икән. Уенчыклар тартмасыннан шундыйрак тагын бер курчак табып алып, аның чәч-башын рәтләп, мактап-мактап кызларның берсенә тоттырды да, аш бүлмәсенә килгәндә, Гәрәйнең ярыйсы тавышланып сөйләнгәненә колак салып, туктап калды.
– Нәрсәгә тагы шуны чакырасың ул?! Нишләп мин бәйрәм саен аңа карап утырырга тиеш? Ичмасам ире булса икән!
– Соң, Гәрәй, – Гөлфия ирен тынычландырмакчы булды, – ул бит ялгыз...
– Аның ялгызлыгында минем ни эшем бар? Әйдә алайса, ялгыз булганнарның барысын да җый. Юньле булса, утырмас иде әле.
– Балалар үзен ярата, яннарына гел килеп тора. Булмаган ирне кайдан алсын инде...
– Ир белән яшәр өчен дә баш кирәк, үзең шулай дияргә яратасың түгелме?
– Бу очракта әйтмим бит.
– Яңа елда мин синең ялгыз ахирәтеңә карап утырырга теләмим! Карарлыгы булса икән. Парлы берәрсен чакырабыз.
Гөлфия иренә аны яклап нәрсәдер әйткәндерме-юктырмы – Галия аларны тыңлап тора алмады. Ишеткәннәреннән яман эш өстендә тотылган шикелле калтыранып, кабалана-кабалана шунда ишек төбендә торган итекләрен киде дә, элгечтәнтунын йолкып алып, башлыгын эзләп тә тормастан тышка атылды. Аның чыгып качканын өйдәгеләрнең берсе дә аңлап өлгермәде.
«Бәйрәм саен ялгыз ахирәтеңә карап утырмыйм», – диме шул Гәрәй. Уйлап карасаң, дөрес әйтә бит. Нишләп алар көтеп алган Яңа елларын минем белән үткәрергә тиеш? Үзләре кебек парлы, балалы гаилә белән утырсалар, күпкә күңеллерәк түгелмени? Гөлфия мине жәлләп чакырган буладыр да, мин – исәр, барыр җирем булмагач, ялт итеп барам да җитәм инде...»
«Карар җире булса икән», – дип тә дөрес әйтә инде Гәрәй. Карар җире юк шул. Табак биттә ыржайган борын да, зур авыз. Көлсә, тешләре кәкре, күзләре исә еламаса да шешенеп, кабаксыз булып тора. Буйга да бүкән шикелле бит ул, күпме генә азык-төлекне чамалап ашап, диеталар тотып маташса да, тәне өреп кабарткан кебек тыгыз, аяк-куллары мускуллы, көчле...»
«Димәк, башка гаиләле дуслары да аны Гәрәйләр кебек кирәк булганы өчен генә чакыралар. Ә башка нәрсәгә хаҗәте бар аның – утыз бишкә җиткән ямьсез карт кызның?! Ахирәтләренең ирләренә исә Галиянең акылы да, физика фәннәре доценты булуы да кирәк түгел, үзләре белән аралашырлык ире булуы зарур. Шул булмаган ирнең алар белән өстәл артында аракы чөмерүе яки балыкка йөрүе, һич булмаса, ватылган машиналарында казынып, тәмәке көйрәтеп гәп сатып утыруы мөһим!»
... Елап-көеп ята торгач, оеп киткән. Ишегенә «гөрс» итеп нәрсәдер килеп бәрелгән тавышка куркып уянып китте. Бүлмә дөм караңгы, теге көн фатирыннан кич чыгып киткәч, пәрдәләрен дә ачмаган. Ул арада ишеккә тагын бер суктылармы, типтеләрме – аңлаешсыз кычкырыштылар.
«Ну, бу алкашлар!» Галия утын кабызып та тормастан, барып ишеген ачып җибәрде дә, аяк астында көрмәкләшеп яткан ирләргә карап:
– Торыгыз давай! Югалыгыз күземнән! Шакир абый, мин сиңа нәрсә дип әйттем?! – дип тавышын баса төшеп каты эндәште.
Сугышучылар көрмәкләшүдән туктаса да, торып басарга ашыкмады, хәлләре дә юктыр инде. Аларны аерып маташучы, бая каядыр елаучыга ярдәмгә бармакчы булган яшьрәге, теге икесен тарткалап торгызды. Галия тишәрдәй булып әлеге иргә төбәлде:
– Монысына нәрсә калмаган, яшь башы белән бабайлар арасында эчеп йөрмәсә!
Яшь ир уңайсызлангандай итте, акланырга теләп нәрсәдер әйтергә омтылды да, бары авырлык белән көчәнеп, тын юлына тыгылган төерне генә йота алды. Аннан кызның утлы карашлары астында иптәшләрен алмаш-тилмәш сөйрәп, каршыдагы фатирга ташыды. Ишегалдындагы мәйданчык бушауга Галия дә шап иттереп ишеген япты. Тик кире урынына җитеп тә өлгермәде сак кына итеп тагын шакыдылар. Моңа да аптырамады хуҗабикә. Ул бит эчкече күрше белән яши. Шунлыктан төнге һәм көндезге әллә нинди сәер хәлләргә, гаугаларга, ызгыш-сугышка һәм бурычка акча теләнүчеләргә күнегеп беткән. Менә хәзер дә Шакир абыйсының бик үҗәт кеше булуын һәм аны ишетмәмешкә салышуның файдасыз икәнлеген белгәнгә, борылып килеп кисәк тартып ишекне ачты да:
– Шакир абый, үтенәм!.. – дип башлаган гына иде, алдында юаш елмаеп торган баягы ирне күреп, каушап китте.
– Гафу итегез... Ни, сездән гафу үтеним дигән идем... баягы өчен, – ир кеше уңайсызланудан әле бер, әле икенче аягына авышты.
Күршесе гауга чыгарганының икенче көнендә һәрвакыт менә шулай килеп, бөдрә китап сүзләре белән гафу үтенә, инде дә мәңге алай итмәскә ант итә дә... өч-дүрт көннән шундый ук маҗараны кабатлый. Кыскасы, Галиягә мондый хәл дә бик таныш һәм өйрәнелгән.
– Ай Аллам! Шайтанымамы миңа синең гафу үтенүең. Теләсә нишләгез, хет чукынып утырыгыз, тик минем ишек төбендә түгел. Аңлашылдымы?!
– Әйе-әйе, тик шулай да гафу итегез инде, сылу.
– Мин сезгә бернинди дә сылу түгел.
– Бәлки... Сез бая елый идегез шикелле...
– Анысы синең эш түгел! Алкаш! – Кыз ачуыннан тегенең борыны төбендә ишеген шап итеп япты да гарьлегеннән шунда ук сыгылып төшеп елап җибәрде. «Алкаш! Хайван! Хәзер шушы эчкечегә генә көләргә калды...
– Уф, Аллам, нишләп кенә дөмектермисең... Нишләп кенә тудырдың бу дөньяга... – дип такмаклый-такмаклый елады ул. Азмы-күпме шулай утырып, бераз ярсуы басылгач та торырга ашыкмады әле. Бу фатирда кайда, күпме, ничек утырса да, ятса да, торса да беркемгә комачауламаячак! Чөнки монда аның үзеннән башка җан әсәре юк!
– Сылу... – ишек артыннан сак кына әйтелгән бу сүздән Галия еланнан качкандай читкә тайпылды, җәһәт кенә учы белән борынын сыпырып, тавышына катылык бирергә тырышып:
– Кем бар анда?! – дип эндәште.
– Мин, сылу, Гаяз.
– Нинди Гаяз тагын?
– Яңа сезнең белән сөйләшкән... Шакир абыйның...
– Аңлашылды. Нәрсә кирәк?
– Миңа – бернәрсә дә... Сез, сылу, еламагыз...
– Нәр-сә-ә?! – «Ах, китмәгән бит бу, бөтенесен ишетеп торды микән?..»
– Еламагыз алай... Юк-барны күңелегезгә якын алмагыз. Сез көлеп-елмаеп кына яши торган кеше.
– Кит моннан, хәзер полиция чакырам.
– Китәм-китәм, тик син елама, яме.
Ул арада каршыдагы ишек ачылып ябылды. Кереп китте шикелле. Ә Галия һаман да ишеткәннәреннән шаккатып утыра бирде. «Хәзер инде аны эчкечеләр дә жәлли башладымы... Әллә нәрсәләр сөйләгән була бит әле... Юньсез...»
Таң сызылуга гына йокы даруы эчеп чак йоклап киткәнлектән, төшкә генә күзләрен көчләп ача алды Галия. Түшәмгә төбәлеп тагын да бер сәгатьләп ятты. Ә кая ашыгырга? Яңа ел каникулларына чыктылар, бөтен дөнья ял итә. Иртәгә бәйрәм. Тик аның өендә бәйрәм кәефенең әсәре дә юк. Киресенчә, мәет чыккандагыдай авыр, караңгы. Ул ике атналык ялын шушылай ятып та үткәрә ала, моңа берәү дә аптырамаячак та, хәтта бу хакта берәү дә белмәячәк тә. Галия шундый уйларга басылып ята бирде.
Телефон шалтырады. «Кем өй телефонына шалтыратырга мөмкин? Ә кесә телефоны кайда соң әле? Алар бит сумкасы белән Гөлфияләрдә торып калды. Вот юләр!»
Үҗәтләнеп зыңлаган телефонны торып алырга туры килде. Гөлфия икән.
– Сәлам, ахирәт! – дип ачык тавыш белән кычкыра бу.
– Сәлам.
– Нәрсә, авырып торасыңмы әллә? Ни булды?
– Юк, сәламәтмен, яңа уяндым...
– И йокы чүлмәге! Сиңа, ни, рәхәт, таң сарысыннан тырнап торгызган сабыең булмагач, рәхәтләнеп йокы симертәсең. Мин, малай, изрәп йоклау хакында хыялланам гына.
– Куй инде... – Галия трубканы салып куярга да уйлаган иде, тик ихлас сөйләшеп торган ахирәтен жәлләде.
– Карале, Галия, кичә нишләп әйтми генә кайтып киттең, сумкаң белән телефоның калган, шапкаң да. Ай-һай берәрсенә ашыккансыңдыр ул!
– Шулай иткән, ди.
– Ярый, киләсеңдер бит, бүген Яңа ел ла инде, әзерләнергә кирәк. Мин бу ыбыр-чыбырдан бер бушый алмыйм, аш-су арасында булашыр хәл дә юк, ике яктан асылынышып тик йөриләр. Йә, ничәгә киләсең?
– Ничәгә дип... Ни бит әле, Гөлфия... Мин килә алмамын ул.
– Ничек инде?.. Кая барасың?
– Бармыйм, өйдә булам.
– Берүзеңме? Бәй, берүзең нишләп утырмак буласың, исәр?!
– … Берүзем булмыйм...
– Ә кем була тагын? – Гөлфиянең матур күзләрен түгәрәләндереп аптырап калуын күз алдына китерүдән Галиянең күңеле күтәрелгәндәй булды. Ә теле үзе теләгәнне бытылдады:
– Берәү була... килә...
– А-ах, шилма! Вәт, астыртын! Миңа да сиздерми кем белән танышып ятасың анда?! Хәзер үк үзем киләм, сөйләтәм, күрәм!
– Пока әйтә алмыйм. Бәйләнмә!
– Ярый алайса, үпкәлим, кара аны. Синең өчен бик шатмын да бит, тик синсез ничек итеп бәйрәмне үткәрермен икән, бөтен нәрсәне кибеттән алмасам гына инде, бу балалар белән...
– Йә инде, үткәрерсез әле. Кабаланам, эшем күп.
– Аңлашылды-аңлашылды, ахирәт, җитеп килгән Яңа ел белән сине. Бәйрәмнән соң безгә алып киләсең, көтәбез! Пип-пип-пип...
Инде дә кире ятып булмас, йокысы да качты. Аш бүлмәсенә үтеп, чәйнек чыжлатты, үлән кушып чәй пешерде дә, чынаягын тотып тәрәзә алдына килеп басты. Тышта шундый матур, тирбәлеп кенә ефәк кар ява, бар тирә-як аклыкка, сафлыкка төренгән. Каршыдагы кибетләр, базар рәтләре мең төрле төстәге уенчыклар, йөгерек утлар белән бизәлгән. Кулларына азык-төлек, ялтыр тартмаларга төрелгән бүләкләр, чыршылар тоткан кешеләр тегеләй дә болай үтеп кенә тора. Тик аларның берсе дә аңа ашыкмый, аны бер җирдә дә көтмиләр...
«Тукта, нишләп Яңа елны берүзе каршылый алмый әле ул?» Капыл башына килеп төшкән шушы уйдан кызның иңнәре тураеп, карашлары ачылып китте. Чынлап та! Нигә аңа чыршы утыртып өстәл кормаска?
Өч минуттан Галия якындагы базарда чыршы сайлый иде инде. Моңа кадәр аның бер тапкыр да үзе сайлап чыршы алганы булмады. Шуңа да әле зурларын, әле бәләкәйләрен тоткалап икеләнде.
– Кунакларыгыз күп булса, танцы-мазарга комачауламасын өчен бәләкәйрәкне карагыз, аз булсагыз, инде зуррагын алырга була, – сатучы егет бик акыллы булып киңәшләрен бирде. Галия исә: «Ә бөтенләй ялгыз булсаң?» – дип ачы гына сүз атмакчы иде дә, тупаслыкның урынсыз һәм вакытсыз икәнлеген аңлап эндәшмәде. Аның ялгыз булуында чыршы сатучының ни гаебе бар?
– Менә шушы чыршыны алыгыз. – Кыз таныш тавышка ялт итеп борылып карауга кичәге Шакир абый кунагын күрде. Теге уртача озынлыктагы бик купшы гына чыршыны алып аңа сузды. – Сезнең фатирга шушысы яхшы булыр.
Галия чыршыга тотынырга ашыкмады:
– Сез минем фатирны каян беләсез?
– Сезнеке дә Шакир абыйныкы кебектер бит. Мин дә аңа шул зурлыктагысын сайлыйм.
– Шакир абыйга чыршы кирәкме? – кыз мыскыллап ирен читләрен чалшайтты.
Тик тегесенең артык исе китмәде. Бары тик:
– Нишләп кирәкмәсен, матурлык һәркемгә дә кирәк, – дип ике чыршыны да алып йортка табан китте. Галиягә түләп, тая-тая артыннан йөгерергә генә калды.
Кайтып җиткәнче ләм-мим сөйләшмәделәр. Ир кеше кызның чыршысын ишеге төбенә сөяде дә үзләренә кереп тә китте.
Бу чыршыны утырту да бер мәшәкать икән. Утыргычны баш түбән куеп, шуның эченә ныгытып та, почмактагы торбага бәйләп тә карады – ава да китә, ава да китә. Нишләргә? Идәндә яткан килеш бизәп булмый бит инде. Гадәттә, бу фатирдагы барлык ирләр эшен Шакир абый башкара торган иде. Ул краннарны алмаштыру дисеңме, телевизор, суыткыч ватылса, аларын көйләүме, яңа мебельне җыю булсынмы – барысын да шул алтын куллы абый башкарды... аек булганда, әлбәттә. Ул чакларда күршеләр һәрвакыт тату булып килешеп кенә яшәгән шикелле гәпләшеп утырып җайлап чәй эчә, кыз ялгыз өлкән кешене тәмле бәлешләр, ашлар белән сыйлый, өс-башын юып, рәтләп бирә, чөнки тегесе бервакытта да хак алмый, көчләп тә тоттырып булмый үзенә. Ә менә эчеп алса – бетте, алмаштырган кебек була да куя кеше.
«Айнымады микән...» Инде озак чыршы белән «көрәшкән» кызның күршесенә барып шакудан башка чарасы калмады. Ишекне теге адәм ачты.
– Саумысыз тагын бер тапкыр. Шакир абый ни хәлдә?
– Ару, – ир кеше моңа ни булган дигән кебек карап тора...
– Айныкмы? Айнык булса, миңа чыршы утыртып бирмәсме икән?
– Айнуын айныды ул, әмма... йокласа, дигән идем.
– Ә-ә, ярый алайса, – Галия кырт борылып китеп үз ишегенә тотынуга теге аның артына ук килеп тә басты:
– Рөхсәт итсәгез, мин куям...
– Сез?.. Белсәгез...
Ахыры бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк