Балан үлде, дисәләр, бу кадәр авыр булмас иде. Искитәрлек ич бу. Булмаганны. Карт кыз үзе нидер бутый...
Ишек ачылуга, өчесе дә тынып калды. Өй кыегыннан тып-тып итеп тамган тамчы тавышы аермачык ишетелә башлады. Ул нигәдер ямансу көйне хәтерләтә, гүя тамчылар кайчандыр булып үткән хәлләрне искә төшереп моңланалар иде.
Ләйсән песи баласыдай елт итеп әбисенең куенына елышты. Әле аның бервакытта да мондый чибәр, ыспай апаны күргәне юк иде. Сылу апа ефәктәй ялтырап торган кара чәчләрен шома итеп тарап, иңенә таратып салган, керфекләре озын, гәүдәсе төз. Ул киемнәренең килешлеге, коеп куйган курчак инде менә.
Кызчык томрап торган зур кара күзләре белән әле әбисенә, әле әтисенә карап алды, кем бу, янәсе. Әбисе үз чиратында, һични аңламыйм дигәндәй, алдындагы чәшкесен читкәрәк этеп куйды да өстәл башында утырган улына текәлде.
Шәйхенур исә бу матур ханымны ишектән башы күренүгә үк танып алган иде. Тик башта үз күзләренә үзе ышанмый торды. «Булмас ла... мөмкин түгел... күпме гомер узган», – дип уйлады.
һай чибәр дә иде соң Гүзәлкәй. Уттай өттереп ала торган чибәр иде. Кая инде ул якын килү, сүз кушу, аның турында уйларга да базмый иде күп егетләр. Ә Шәйхенур, ике ел бергә укып, бер университет, бер факультет баскычларын таптап йөрсәләр дә, егетләрнең һушын алган бу кыз турында бернәрсә дә белми йөрде. Группалар аерым, аннан соң бөтенләй башкада иде аның күңеле. Ә ул башка дигәне – химия иде. Әйе-әйе, фән, химия фәне! Нәсел-нәсәбе белән җиргә берегеп яшәгән авыл малаеның фән белән кызыксынуы ничек башлангандыр, әмма бу өлкәдә аңа мәктәптән үк зур өметләр баглыйлар иде. Шул ышанычны акларга тырышып, ул китапханә залларыннан, лабораторияләрдән чыкмый ятты, үзенә бер үҗәтлек белән химия дигән тылсымлы фәннең серләренә төшенде.
Студентларның гыйльми җәмгыятенә доклад сөйләргә килгән бу көнне дә ул шул рәвешчә көйләнгән тормышына үзгәреш керер дип көтмәгән иде. Докладның төпле булуына да шикләнмәде, чөнки аның эчтәлеге кырыкмаса-кырык тапкыр тикшерелеп, тәҗрибәләр белән нигезләнгән иде. Аны нәкъ шулай, көтелгәнчә кабул иттеләр дә. Моңа берәү дә гаҗәпләнмәде. Ә менә тал чыбыгыдай зифа буйлы чибәр бер кызның бнк тирәнтен уйлап чыгыш ясавы барысын да егып салды. Кем диген әле? Гүзәлкәй! Кычыткан чыпчыгыдай бер минут та урынында утырып тора алмый торган җилбәзәк кыз. Танцылардан, театр-кинолардан арынып, кай арада җитешкән?
Шәйхенурны докладтан битәр, кызның сылулыгы әсир итте. Әле генә күзе ачылган кеше кебек йотылып, бу матурлыкны күрә алуына шатланып карады ул Гүзәлкәйгә, аның һәр хәрәкәтен, йөзен, трибунадан кәс-кәс кенә басып төшүләрен хәтеренә сеңдереп калдырырга теләгәндәй, тырышып карады.
Ничектер шулай туры килде, кыз аның янындагы буш урындыкка килеп утырды. Бу якынлыктан егетнең колак яфракларына чаклы кызарып чыкты, көрәктәй зур кулларын кая куярга белми аптырап бетте. Ичмасам чалбарын да үтүкләмәгән бит. Срам!
Билгеле, Гүзәлкәй дә дулкынланган иде. Бит очлары алланган, тулы иреннәре мелт-мелт итеп дерелдәп ала.
– Ничек? – диде ул, озын керфекләре артына яшерелгән кара күзләрен ялтыратып.
– Яхшы! – дип пышылдады егет. Әйттеме-юкмы, һәрхәлдә аңа шулай тоелды. Ул үзенең авырлыгын да, хәтта барлыгын да тоймый башлаган иде.
Университеттан алар бергә чыктылар. Чыктылар да Черек күл бакчасына кереп югалдылар. Хәер, моны Шәйхенур сизмәде. Бу мәсьәләдә кызның тәҗрибәсе күпкә зур иде, күрәсең. Колгадай озын аспирант юкка гына көтте Гүзәлкәйне бу кичне.
Һава шундый саф, сулаган саен күкрәкләр киңәеп, тәннәр җиңеләеп китә. Аяк астындагы ярмалы кар пыяладай керт-керт телгәләнеп кала, агач башларында бала йодрыгы кадәрле генә кошчыклар чыркылдаша. Бөтен тирә-як бары яшь күңел генә тоя торган ашкынулы моңга чумган.
– Кулымны изәсең бит, аю, – диде Гүзәлкәй бераз баргач.
Шәйхенур аптырап китте. Җитәкләшеп баралар икән ләбаса.
– Сабитов, синең яратканың бармы? – диде кыз. (Ул соңыннан да аңа һаман фамилиясе белән генә дәште).
Бу сорауны Гүзәлкәй чынлап биргән идеме, шаяртып кынамы, әмма егеткә җавап табарга кирәк иде.
– Химияне, – диде ул, кыяр-кыймас кына.
Кыз, башын артка чөеп, кычкырып көлеп җибәрде.
– Юләр син, Сабитов, – диде ул, көлеп туйгач, – кызларны яратканың бармы, дим мин.
Шәйхенур, миңа син ошыйсың, дип әйтергә уйлаган иде дә, базмады, әллә ни әйтеп көлкегә калдыруы бар, ышан.
– Химияне син дә яратасың шикелле.
– Беләсең килсә, нәселебез белән химиклар без, әнием институтта укыта, бабам да химик булган.
– Шулай укмыни!
– Көчле син, Сабитов, әйеме? Кулларың бастырык юанлыгы. Брр! Куркыныч хәтта.
– Мин авыл малае ич.
– Юнылмаган агач шул әле син...
Танышуларына бер ай дигәндә, Гүзәлкәй егетнең яшәгән җирен карарга килде. Шәйхенур ялгыз бер карчыкта фатирда тора иде. Кечкенә тәрәзәле озынча бүлмәдә үзе генә, юкка-барга тыгылучы, комалаулаучы юк. Әби белән бер-берсен санлашып, ихтирам итешеп, тик яшәп яттылар. Бу көнне әби кайсыдыр туганына кунакка киткән иде. Кыз белән егет аулакта карлыган кагы белән тәмләп чәй эчтеләр. Озак кына Шәйхенурның альбомын карап утырдылар. Түбәсе күктә иде егетнең. Шулай булмыйча, Гүзәлкәй кебек чибәр кыз якын итеп йөрсен әле. Хәер, якын итү генә түгел иде инде бу...
Сөйләшеп, гәпләшеп утыра торгач, көннең бозылуын шәйләмичә дэ калдылар. Кинәт кенә бүлмә эче караңгыланып китте. Агач башларын җиргә чаклы иеп, җил исә башлады, тузан өермәсе купты, күк йөзен зәңгәрсу-кара болыт каплап алды. Шәйхенур ут кабызырга дип үрелгән генә иде, шәһәр диварларын дөбер-шатыр китереп, күк күкрәде, егет куркуыннан чак артына утырмады. Моны күзәтеп торган Гүзәлкәй күзләрен кыса төшеп, кычкырып көләргә тотынды.
– Сабитов, син шулай куркакмыни? – диде ул. – Ә мин яшенле яңгырны яратам.
Кыз, оялуыңнан нишләргә белми аптырап торган егетнең кулыннан җитәкләп, тәрәзә янына алып килде.
Берничә минутка гына сузылса да, гарасат шактый мәшәкать тудырган иде. Аяк астына өзелгән яфраклар түшәлгән, зур-зур агач ботаклары аунап ята, картаеп чери башлаган тупылларны җил кәүсәсе-нне белән каерып ташлаган иде. Ә яңгыр жиргә болыты белән генә төшә кебек, коепмы коя. Асфальт өстендәге су язгы гөрләвектәй күбекләнә-күбекләнә түбәнрәк урынга юл ала.
Бераз тынып торганнан соң, тагын яшен тасмасы елкылдап китте. Шул секундта ук колакларны чыңлатып күк күкрәде. Шәйхенур үзе дә сизмәстән Гүзәлкәйне кочагына кысты. Кызның тыгыз күкрәк алмалары Шәйхенурның йөрәген яшен утыдай өтеп алды. Башка берни белән дә алыштырып булмый торган ниндидер җылы дулкын аның бармак очларына кадәр барып җитте. Яшен дә, курку да – барысы да онытылды.
– Мин синдә калам, – дип пышылдады кыз.
Тагын яшен яшьнәде. Бу юлы кодрәт бабай камчысын бик якында селтәде, күрәсең, уты хәтта күз керфекләрен көйдереп алгандай булды. Бәлки, кызның сүзләре шулай тәэсир иткәндер? Ихтимал. Тик нишләргә? Шушындый чибәркәй үзе калам дип торганда ничек итеп аны читкә тибәсең, ди. Бик ярата ул Гүзәлкәйне, бөтен җаны-тәне белән ярата. Иртәме-соңмы барыбер тәкъдим ясаган булыр иде. Ләкин уйламаганда, менә шулай капылт кына, кинәшмичә-нитмичә...
– Әниләр ни әйтер?
– Старомодный сиң, Сабитов.
– Гариза да бирелмәгән.
– Юнылмаган агачым минем...
Алар бергә тора башладылар. Кызның әнисе Фатыйма ханым бөтен гаепне егет өстенә аударды: ачуланды, тиргәде, янады. Ә соңга таба үзе, бергә торыйк, дип ялварып йөри башлады. Бердәнбер кызыннан һич тә аерыласы килми иде шул аның. Әмма бу тәкъдимне егеттән битәр кызы кире какты. Гүзәлкәйгә кечкенә генә бүлмәдә булса да үзенә хуҗа булу ошый иде. Ашка-суга осталыгы чамалы анысы, күбрәк ашханә-кафеда тукланалар. Хәер, эш ашауда гынамыни...
Шәйхенур, ике басасы урынга бер генә басып, кош кебек очып кына йөрде. Күңел үскәч, һәрнәрсәгә кул барып кына тора икән: китапханәсенә дэ җитешә, лабораториядә дә шактый эш майтарып ташлады. Бар аптыраганы шул: Гүзәлкәй- сез ничек яшәгән ул?
Бервакыт хатыны аны төн уртасында уятты.
– Сабитов, капшап кара әле, эчемдә әллә нәрсә тибенә, – диде ул.
Шәйхенур сикереп торып грелкага кайнар су агызды да, хәзер үтә ул, борчылма, дип юата-юата, хатынын җайлап кына юрганга төреп яткырды.
Гүзәлкәй юрган астыннан күзләрен генә чыгарып, ниндидер эчке бер мәгънә белән иренә карап торды.
– Ба-ла тибенә, Саби-и-тов, – диде ул, ниһаять, һәр сүзенә басым ясап, – шуны да аңламыйсыцмыни?
Шәйхенур бер мәлгә тораташ кебек катып калды. Дәрес, хатынының көмәнле икәне аңа күптән билгеле. Үзара килешеп, хәзергә аны сер итеп сакларга килешкәннәр иде, сюрприз, янәсе. Гүзәлкәй авырын җиңел күтәрде, буй-сыны да бозылмады. Ә менә баланың эчтә тибенеп ятуы, монысын Шәйхенур башына да китерми иде. Ул бик дулкынланган хәлдә карават янына килеп тезләнде.
– Җаныкаем, бәгърем....
Егет, иң матур ярату сүзләрен кабатлый-кабатлый, шашынып хатынының аякларын үбәргә кереште. Гүзәлкәй генә нигәдер башка чактагы кебек бу яратуларга җавап кайтармады, туң агачтай тик ята бирде. Аны да аңларга була иде, әлбәттә. Авыр күтәрү, бала табу уен эш түгел, алда нәрсә көткәнен берәү дә белми. Әмма бу хәбәргә иң борчылган кеше Фатыйма ханым булды.
– Нигә аны элегрәк әйтмәдең? –дип битәрләде ул кызын.
– Ә нәрсә?
– Нәрсә, нәрсә, укуың ярты юлда, аспирантура...
Шушы көннән соң ана белән бала бик нык якынаеп киттеләр. Гүзәлкәй еш кына әнисендә куна да кала башлады. Ни турында сөйләшкәннәр алар, нинди планнар корганнар, анысы Шәйхенурга караңгы иде. Тик бик сөенде ул бу якынлашуга: тату яшәүгә ни җитә?
Гүзәлкәйне больницага илткән көнне Шәйхенур бөтенләй өйгә кайтмады, төнне дә шунда үткәрде. Шәфкать туташларын ялыктырып бетерде.
Алланың кашка тәкәсе икән, бер дә харап, – дип, берсе мыскыллап та куйды әле. Шәйхенур елмайды гына, ачуланышыргамы соң, әти булачак ла ул! Кем булыр икән – кызмы, малаймы? Хәзер имана бүләсе юк, кыз да ярый. Әнисе кебек кызың булса, ә?
Әле ярый кеше сүзенә карап кайтып китмәгән иде. Гүзәлкәй төнлә тапты, кыз бала китерде. Бу шатлыклы хәбәрне әйткән әлеге төксе апаны кочаклап үпкән иде, тегесе яңагына чалт берне. Соңыннан гына белде, карт кыз икән ул.
Гүзәлкәй больницадан чыгасы көнне яшь ата бүлмәсен чистартып чыгарды, юды, базар итеннән аш салып җибәрде, бәлеш ясады, торт, конфет юнәтте. Аннан такси яллап больницага китте.
Ташкындай ургылып торган шатлыгын эченә сыйдыра алыр хәлдә түгел иде Шәйхенур. Юл буе авызын җыя алмыйча елмаеп-көлеп барды, әллә нинди сораулар биреп, шоферны ялыктырып бетерде. Мин нинди бәхетле, дип уйлады ул, гөлләр кебек хатыным бар, хәзер әнә кызым туды.
Алар килеп туктаганда, яшь бер әти, ак юрганга төрелгән баласын сак кына күкрәгенә кысып, баскычтан төшеп килә иде. Ябык чырайлы озынча хатыны яратып, үз итеп, иренең беләгеннән тоткан, бер кулында чәчәк бәйләме. Куанычлары газлы шәраб кебек атылып тышка бәреп чыгарга тора. Әйтерсең лә аларда гына бала?!
Шәйхенур бер генә минутка тукталып, бу бәхетле гаиләгә карап торды, аннан соң йөгереп, эчкә кереп китте.
– Гүзәлкәйгә әйтегез әле, алырга килдем, – диде ул таныш сестрага.
– Иртән үк тү-тү инде хатының, – диде сестра.
– Ялгышасыз, – диде Шәйхенур, – әле мин килдем генә.
– Китте инде, китте.
Сестра чәт итеп кечкенә тәрәзәне ябып куйды. Шәйхенур сискәнеп китте. Әллә балага берәр хәл булганмы? Ул ярсып тәрәзәне кагарга тотынды.
– Ни булды тагын?—диде сестра, тәрәзәдән башын сузып.
– Сез башка кеше белән бутыйсыздыр, апа!
Еларга җитешеп угаланган ирне күреп, сестра йомшый төште.
– Бер дә буташтырмыйм, наным. Кызын калдырып китте ул тәти хатын. Син аның белән үзең буталма, вәт.
Балан үлде, дисәләр, бу кадәр авыр булмас иде. Искитәрлек ич бу. Булмаганны. Карт кыз үзе нидер бутый. Гүзәлкәй мондый юлга басамы соң? Врачка кереп, хәлне ачыкламый ярамый. Намуслы кешегә пычрак атарга аларныц хакы юк.
– Врачны күрергә мөмкинме?
Сестра телефонга төртеп күрсәтте, шалтыратып белеш, янәсе... .
Врач, юантык гәүдәле, әмма төскә-биткә шактый чибәр ханым, сестра әйткәннәрнең барысын да раслады. Гүзәлкәй, чыннан да, баладан рәсми рәвештә баш тарткан иде.
– Мин кызымны үзем үстерәм, – диде Шәйхенур. Битләре уттай яна, бөтен тәне бизгәк тоткан кешенеке кебек дер-дер калтырана.
– Шаяртмагыз, пожалыста,— диде ул. Шушы минутта ишек ачылыр да, бүлмәгә тулган ай кебек балкып Гүзәлкәй килеп керер, музыкантларныкы кебек нәфис озын бармаклары белән аның башыннан сыйпап, юнылмаган агачым минем, син шуңа ышандыңмы, дияр төсле иде. Шаяртырга оста инде үзе. Шулай да нигә болай озак газапларга? Сыныйм дигәч тә...
– Белешмәдә әтисе күрсәтелмәгән, сез язылышканмы соң? – диде врач.
– Гариза биргән идек, җитешә алмый калдык... бала...
– Без баланы теләсә кем кулына бирә алмыйбыз.
Шәйхенур корт чаккандай урыныннан сикереп торды.
– Мин теләсә кем түгел, мин... мин әти!—дип кычкырды ул...
Шәйхенур, исенә килеп, Фатыйма ханымга йөгерде.
Юл буе үзен битәрләп барды. Мәми авыз, пешмәгән бәрәңге. Бәлеш пешерә, янәсе. Шундый көнне дә тамак артыннан йөрмәсәң. Көткән-көткән дә инде, Шәйхенур соңлагач, әнисенә китеп барган. Әлбәттә, шулай. Бар, юатып кара син аны хәзер. Анысына түзәр иде әле. Тик менә бала белән алай кирәкми иде, аның ни гаебе бар? Әллә юри генә кыланалармы?
Кыңгырау төймәсенә озаклап-озаклап басып торса да, ишекне ачучы булмады. Түземлеге беткәч, Шәйхенур ишекне йодрыклап төяргә тотынды.
– Нинди хулиганлык бу!
Шәйхенур әбисенең кулларыннан эләктереп алды. Әйтерсең лә бу ак чырайлы ыспай ханым кошка әйләнеп очып китәчәк иде.
– Фа-а-а-тыйма Ка-а-адыйровна... Гүзәлкәй кайда? –диде ул тотлыгып.
– Бу сорауны мин бирергә тиеш, егетем.
– Бардым, ул юк... ба-а-ла...
– Теге чакта минем кирәгем булмады шикелле.
Фатыйма ишекне шап итеп ябып, фатирына кереп китте.
– Әби... Фатыйма апа...
Әнисе кызы белән ни булганын белә иде, әлбәттә. Дөрес, бу эшкә ачыктан-ачык фатиха бирмәде, киңәшкә килгән аспирант егет Хәсәнне дә бик коры тотты. Ләкин күңеле белән аның ягында иде. Ничә әйтсәң дә, әйбәт гаиләдән, нәселләре белән интеллигентлар, егет үзе перспективалы күренә. Шәйхенурны ул баштан ук очраклы кешегә генә санап йөрде.
Хәсән больницага кичкырын килеп чыкты. Элеккечә, берни булмагандай, чынга алсаң чынга алырлык, шаяру дисәң шаяру булырдай сүзләр белән гәпкә кереште.
– Гуль, син шул авыл малае белән әллә чынлап торып үзеңне бәйләргә булдың инде,—диде ул, тигез ак тешләрен ялтыратып.
– Ул минем ирем.
– Йә, куй, романтика диген, уйнап алдың, җитте.
– Соң инде...
– Менә ике путевка. Сочига. Тузаннарны кагып кайтыйк әле бер.
– Минем балам бар.
– Замана кызы лабаса син.
– Кыстама, булмый.
– Исең киткән икән, баланы без урап кайтканчы больницада рәхәтләнеп карап торалар. Аллам сакласын, мин сине балаңнан аерырга теләмим. Ну, формальностька барырга туры килер... Кайгырма, хәзер күпләр шулай эшли... Барысы өчен дә гафу итәм, уйла, Гуль!
Күземнән югал!
Гүзәлкәй, аспирант калдырган путевкаларны, самолет билетларын учына йомарлап, туйганчы елады. Ә иртән, гариза язып, врачка кертеп бирде...
Шәйхенур югалган әнине башка эзләмәде. Бик мәшәкатьле чагы иде шул. Бергә торганлыкларына шаһитлардан, күрше-күләннән белешмәләр алып баргач, баланы, ниһаять, бирделәр. Шәйхенур университетта вакытта Ләйсәнне әби карап торды, башка вакытта студент кызлар ярдәм итте.
Ләйсән бик тиз көләргә өйрәнде. Әтисе кайтып керүгә тешсез авызын киң җәеп, күгәрчен кебек гөрли-гөрли, аңа омтыла. Кулыннан килсә, әтисенең алдына күбәләк булып кунар иде. Шәйхенур, кызын кулына алып, күпереп торган битләрен ялый, аякларын үбә. Бала очынып-очынып өскә, югарыга үрелә, үчтеки-үчтеки уйныйсы килә аның. Бу минутта алардан да бәхетле кешеләр бөтен дөньясында булмыйдыр, мөгаен.
Каникул җиткәч, студент әти белән нәни кыз авылга кайтып киттеләр. Кызганычка каршы, пароходта Ләйсәннең үпкәләренә җил бәрде. Авыру елдан артыкка сузылды. Шәйхенур Казанга башка урап килә алмады, мәктәпкә лаборант булып эшкә урнашты. Хәзер менә барысы да рәтләнде. Кызы туп кебек тупылдап тора. Бер ай элек кенә өч яшьлеген уздырдылар. Ниһаять, өзелгән укуны дәвам итәргә мөмкинлек туды.
Шәйхенур Гүзәлкәйне соңгы мәртәбә больница тәрәзәсеннән күргән иде. Ә кыз әнисен бөтенләй белми дә. Әнә ул үзен дөньяга китергән, аның өчен иң якын, иң газиз булырга тиешле кешегә матур курчакка караган кебек карап тора. Ә Гүзәлкәйнең күзләреннән, өй кыегыннан тамган тамчылар кебек, берөзлексез кайнар яшь ага.
«Азат хатын», 1983, № 9.
Фото: Изображение от freepik">Изображение от freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк