Логотип
Проза

Гомер – озын ул...

(Бәян)  РСФСРның атказанган табибәсе Исламова Миңзифа Гаяз кызының якты истәлегенә багышлана 

 

(Бәян) 

РСФСРның атказанган табибәсе Исламова Миңзифа Гаяз кызының якты истәлегенә багышлана 

 

 

1бүлек. Әллә өнем, әллә төшем... 

 

«Шышш -  шышш»... «Шышш-шышш»... 

Иң элек мин шул тавышны ишеттем бугай. 

Таныш, бик таныш  иде ул миңа. Кайчан, кайда ишеттем соң мин аны? Ниндидер рәхәт, күңелгә бик якын истәлек белән бәйле бу тавыш әллә хәтеремне уята башладымы?... 

Йә инде, йә! Ярдәм ит миңа! Мин  сине хәтерләргә тиеш! Кайда? Кайчан, шул тавышны ишетүгә, йөрәгем ашкынып-ашкынып тибә башлый иде? Бөтен күңелем, җаным-тәнем белән шул тавышка  кайчан омтылдым соң? 

«Шышш-шышш»... «Шышш-шышш»... 

Кемнәрнеңдер шаяру-чыркылдашуы хәтер түрләренә үрелә башлады... 

* * * 

– Кызлар, кызлар! Карагыз, карагыз әле Дилбәргә! Күрәсезме, ничек тыңлана! 

Шунда каяндыр тагын бер шаян тавыш килеп өстәлә: 

– Әллә Дамирын аяк тавышыннан ук таный инде? 

–Үләм, җаным! Менә мәхәббәт кешене нишләтә! 

– Дамирың килеп җитте! Сизәсезме, Дилбәр? Әнә, ишек төбендә тора! 

Чынлап та, шулчак берәү ишек шакыды кебек. 

Кызлар хор белән аңа дәшә: 

– Можно, можно! Кер, Дамир! 

– Дилбәр сине дүрт күз белән көтә инде! 

Әйе, шулай булды бит! Шулай! Аннан соң... Тукта! Ә аннан соң нәрсә? 

...Хәтер хәзинәсен тагын-тагын берәмтекләп барлый башлыйм. 

– Кер, Дамир! – диләр... Дамир...  Бик таныш исем кебек... Таныш кына түгел, күңелгә бик якын исем бу! Шундый кадерле исем... Әллә йөрәгем  сулкылдый инде? Дамир... Кем соң ул? Уйларым шундый буталчык... Үзләре чуалышып беткән... Үзләре берсен-берсен чәкеп әүмәкләшә... Әллә башым да шул уйлар белән буташып «чаң-чоң» килә инде? Хәзер... Хәзер... Тагын бераз гына түзим дә...  Барлык чуалган фикерләрем бер тәртипкә килеп  тезелсен дә... А-а-а-а-а...!!! 

                                      

*** 

 

 ...– Дамир... Дамир... 

Авыру кызга иелгән шәфкать туташы дертләп китте. 

 – Зифа, ишетәсеңме? Дамир, ди... Саташа, ахры... 

– Анысы кем икән? Бик якын кешеседер инде... 

Авыру ишетелер-ишетелмәс кенә пышылдап куйды: 

– Якын кеше...   

– Сизәсеңме, ул безне ишетә! – диде Зифа исемлесе куанып. Шунда ук борчылып сорап та куйды: 

– Кайчан китерделәр үзен? 

– Иртүк... Әле яктырып кына килә иде... Дүртләр тирәсендә... 

– Абау! Иртән иртүк урамда нишләп йөрде микән ул? 

– Кем белә инде аны... «Кәҗә бистәсе» тирәсендә, диделәр... Бәрдергән машинасы – кабахәт! –  качып киткән. Әле ярый, яшьләр күреп алган үзен. «Скорый» чакырганнар... Язмышы өеннән йолкып чыгаргандыр мескенне... Аягында да өй чүәкләре генә бит... 

– Бигрәк кызганыч... Үзе шундый яшь... Өйдәгеләре дә көтәдер... Борчыладыр... Врач нәрсә ди соң? 

– Сынган җирләре юк, ди. Эчке органнарын да тикшерделәр. Барысы да нормально, ди... Тик менә башы каты бәрелгән. Врач кисәтте: аңына килгәндә янында  булырга тырышыгыз, ди... 

Кызлар тагын  нидер пышылдашты... 

          

*** 

– Мин аларны аермачык ишетәм! Ишетәм бит! Якында, янәшәмдә генә пышылдашалар кебек. Башы каты бәрелгән, диләр... Башы бәрелгән... Кем турында сөйләшәләр соң? Кемне шулай кызганалар? Башы бәрелгән, ди... 

Фикерем тагын чуалды, сибелеп бетте... 

 Мин нәрсәне хәтерләргә тиеш идем соң әле? Әйе, әйе! Хәтерләргә тиеш идем! 

Буталып беткән уйларымны чиратка салырга, дисбе тезгәндәй тәртипкә китерергә тырышам... 

Шышш-шышш...Шышш-шышш.. 

...–  Дамир, беләсеңме? Дилбәр сине аяк атлавыңнан да таный! Коридорның теге башында «затлы башмаклар»ың «шышш-шышш» килә башласа, Дилбәрнең күзләре ут яна! 

Башмаклар... Шыш-шыш... 

Әйе, әйе! Бу бит аяк тавышлары! Башмак тавышы! Кемнәрдер башмакларын шудыра-шудыра гел йөреп тора түгелме соң! Шышш-шышш... Шышш-шышш... Якында гына! Кайчаннан бирле шуны төшенмәвемне күр инде! Башмак тавышы шул! Әнә, берсе тагын атлап китте... Тагын... 

Якында гына икән лә! Янәшәмдә генә – кешеләр! Мин ялгыз түгел икән! Аларга дәшәсем, яныма чакырасым килә... Бәлки, бу билгесезлек чоңгылыннан мине йолып алырлар? 

– Әәәәә-әй! Әәәәә-әй, сееее-ез! Кешеләә-ә-әр! Монда килеге-е-ез! 

Йә Хода, алар мине ишетми! Ишетмиләр бит! Һаман да «шышш-шышш» атлауларын беләләр. Яныма килергә, ярдәм итәргә уйламыйлар да! Югыйсә бар көчемә кычкырам бит... 

– Әәәә-әй!!! Әәәә-әй!!! 

  Кинәт ниндидер имәнеч караңгылык мине үзенә суырып алды... 

 

*** 

...– Дамир, ярый әле безнең бүлмәгә керми узып китмәдең. Юкса Дилбәребез мәхәббәт сагышыннан сулып үләр иде! 

– Кара, кара Дилбәрне! Кып-кызыл булды! 

– Әбәү! Дамирын күрче! Анысы да чөгендер кебек! 

Тагын шырык-шырык киләләр. Тик берсе генә нигәдер көлми... 

 – Кызлар дим! Җитте инде сезгә! 

(Әллә кызларны шаярудан тыярга тырышуымы?) 

Уйларым тагын чуалды... 

 «Җитте инде», ди... «Җитте». 

Туктале, тукта! «Җитте» дигән кыз кем иде соң? Җитте, ди... Җитте... Әллә... Әллә  мин идемме? Бүтәннәрнең  шаяруына үртәлүче кыз мин үзем түгелме соң? Әйе, мин! Шулай иде кебек... Ә теге шаркылдыклар һаман такылдый бирә... 

...– Дамир, әйт әле! Дилбәрне бик тә, бик тә яратасыңмы? 

–  Кара, кара! Дәшмәгән була! 

– Ә без сине хәзер кызык итәбез! Үзеңне куып чыгарабыз да бүлмә ишеген бикләп куябыз. Дилбәрне свиданиегә чыгармыйбыз! 

– Без монда – өчәү, безне барыбер җиңә алмыйсың. Шулай бит, кызлар! 

Кызларның берсе (Абау! Бу бит чынлап та мин!) үртәлә-үртәлә, акланырга маташа: 

– Нинди свидание ди ул! Иртәгә семинар икәнне оныттыгыз мәллә! Дамир философия китабына гына кергән. Шулай бит, Дамир? 

(Бу – мин бит! Әйе, мин ләбаса! Ә нигә акланам соң әле? ) 

– Үлә-ә-әм! Мәхәббәт күгәрченнәре! Хәйләләп  маташкан булалар! Соңгы тапкыр әйтәм, Дамир! Дилбәрне яратам димәсәң –  китабыңны бирмим! 

(Мин тагын, тагын аларга ялынам). 

– Кызлар, җитте инде сезгә! 

– Дилбәр, тик кенә тор! Синнән сорамыйлар! Яле, Дамир, кабатла! Мин Дилбәрне я-я-я-ра-а-а-та-а-ам!!! 

Дамир дигәне дә шаяруга кушылып китә: 

– Мин Дилбәрне бик тә, бик тә, бик тә я-ра-та-а-ам! 

Шаяру-көлү бүлмәгә дә сыешмый сыман... 

  – Ә син исбатла!Үбешегез! Горько! Горько! 

«Шунда ул мине кочаклап алды... Кем соң әле ул? Ул... Ул...Онытканмын... Хәтерләмим... Мин оялудан комач булган йөземне аның күкрәгенә  яшердем кебек... Шундый таныш, якын ис...  Әллә чынлап та мине үбәргә үрелә инде? Абау! Нинди  оят... Ничә кеше карап торганда... Учларымны аның күкрәгенә терим дә читкә тартылам... 

– Ю-у-у-к! Ю-у-у-к, кирәкми! 

 Ул мине аңлады. Аңлады мине! Аңлады да кулларымны җылы учына кысты... 

– Анысы – туйда!  Шулай бит, Дилбәр? Күп көтәсе калмады инде. Тагын унсигез  көн генә! Унсигез көннән – безнең туй! Кызлар, сез барыгыз да  туйга чакырулы! 

– Ту-у-уй? 

– Ишетәсезме, кызлар, туй, ди! 

– Кызлар, күрегез әле бу Дилбәрне! Берәүгә дә әйтмичә, кияүгә чыгарга җыенган! 

– Безнең рөхсәттән башкамы? 

– Сюрпризны үзегез боздыгыз бит, кызлар! Чакыру билетын биргәндә генә әйтербез дигән идек... Шулай бит, Дилбәр! 

Ул тагын минем кулымны кыса. Учлары шундый җылы... Шундый ышанычлы... Ул мине яклый...  Ул... Ул Дамир бит! Ул бит минем ирем! Бердәнбер яраткан кешем! Минем Дамирым! Бәгырь кисәгем! 

Бик якында гына башмакларын шудыра-шудыра тагын кемдер үтте... 

«Шышш-шышш»... «Шышш-шышш»... 

                                                        

*** 

Төштән соң палатага шакымый-нитми генә  полиция киемендәге берәү  килеп керде. 

– Машина бәргән кыз монда ятамы? – диде ул як-ягына каранып. –  Шушымы? 

Халатсыз, бахилласыз, җитмәсә исәнләшми-нитми бәреп кергән бу адәм Зифаның җен ачуын чыгарды. 

– Сез кем? 

– Капитан Назиров булам! 

Зифа сәерсенеп аңа төбәлде. 

«Авыру янында ничек шулай  гамьсез, ваемсыз булырга мөмкин? Каян киләдер шундый пошмас адәмнәр!» 

– Акрынрак булмыймы? Күрмисезмени, ул – аңында түгел. 

–Яхшы, яхшы, – диде егет, тавышын акрынайта төшеп. – Аңына килмәве – начар, кәнишне... Бу кызның исемен, фамилиясен әйтәм, тәки белмәдегезме? 

– Юк... 

– Янында телефоны, документлары да юкмы? 

Зифа кызның халат кесәсеннән табылган ачкыч белән чекны, вак акчаларны капитанга сузды. 

– Шушы гынамы? –диде капитан, канәгатьсезлеген белдереп. 

Аннары чекны әйләндерә-әйләндерә карарга кереште: 

–  Тә-ә-әк... Вакыты туры килә... Димәк, иртәнге сәгать өчтә кибеткә чыккан булган... «Пятерочка»... Ярты ипи... һәм бер литр сөт алган... Монысы аңлашыла... Авария урынында ул пакетны таптык без... Шулай да аңламыйм мин бу хатын-кызны! Нигә төнлә йөрергә!  Бу кәгазь  кисәге белән әллә ни майтарып булмас кебек. Аңына килүен көтәрбез инде. 

Зифа, борчылып, аңа төбәлде: 

       – Ничек инде? Шуңарчы берни дә эшләмисезме? Бәлки, ул иртәгә генә аңына килер... Бәлки, өч көннән... Бер атнадан? 

       – Нәрсә эшләргә кушасыз инде миңа? – Капитан мыскыллы карашын Зифага төбәде. 

       – Аның гаиләсе, туганнары турында әйтүем... 

      – Полициягә әлегә  кызыбыз югалды  дип  мөрәҗәгать  итүче юк! Булса  да, өч көн үтмичә эзләргә тотынмыйбыз! Ә бәрдергән машинаны табу... Менә анысын – эзләрбез!... Тик, кызганыч, ул чатта камералар  юк икән...  Якын-тирәдәге башка камераларны тикшерергә туры киләчәк... Ничава! Табарбыз! Тапмый калмабыз!  Ә менә кызны әйтүем: исеме – билгесез... Документлары – юк... Көтәргә туры килә инде. Тә-ә-ә-к... Бүген – шимбә... Дүшәмбедә тагын килермен. Мин килгәнче, кызыйны терелтеп куегыз, яме! Ә монысы – минем телефон номеры, алай-болай кирәк булып чыкса диюем... 

Капитан Назиров, ишекне акрынрак ябарга тырышып, чыгып та китте... 

 

*** 

Шышш-шышш... Шышш-шышш... 

– Дилбәр, аның күзләре нәкъ синеке кебек! Зәп-зәңгәр! 

– И-ииии.... Тилекәем! Бәбиләр бөтенесе диярлек зәңгәр күзле булып туа, ди... 

– Кит лә! Ышанмыйм! 

– Карале, кызым, әтиең ышанмыйм, ди! 

– Мин дә зәңгәр күзле булып тудым микән? 

– «Юк, әтием, син – исключение», диген, кызым. 

– Дилбәр, аннан шундый тәмле ис килә! Гел-гел үбеп кенә торыр идем үзен! 

– Я- ра-мый! Бәбиләрне үпмиләр! Шулай бит, кызым? 

– Кая, бир алайса, күтәреп  булса да торам... 

– Я- ра-мый! Баланы кулга ияләштерергә ярамый... 

– Ярамый да ярамый! Кансу кансуф, мин аның әтисеме, юкмы?! 

– «Син – минем әтием! Мин сине яратам!» – диген, кызым. Шулай бит! ...Йә инде, Дамир... Комачаулыйсың бит... 

– Карале, хәзер синең үзеңне дә  кочакларга ярамый мыни? 

– Тссс... Тавышланма! Дилә йоклап китте... 

Шышш-шышш... Шышш-шышш... 

 

*** 

Зифа иртәнге җидегә кадәр дежурда. Төп-төгәл егерме дүрт сәгать. Кайберәүләр тәүлеклек дежурны яратып та бетерми, ә Зифа инде күптән  ияләшкән. Ни дисәң дә, гомер буе медицинада ул. Гомер буе? Абау! Егерменче елын тутыра икән бит! Егерме ел... Егерме ел буе шәфкать туташы ул. Ә үзе хирург булырга хыялланган иде. Кызганыч, барып кына чыкмады... 

Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган кызны беренче имтиханнан ук куып чыгардылар ул чакта. Бирелгән мәсьәлә-мисалларны  «ялт» итеп «бишле»гә чишәрлек белеме булса да, аны берәү дә ишетергә теләмәде, шартлатып «икеле» куйдылар да,  «шпаргалкадан файдаланган өчен» ярлыгы тагып, этеп-төртеп диярлек имтиханнан сөрделәр. Зифа шундый каушаган иде, авызын ачып үзен акларлык бер сүз дә әйтергә өлгерә алмый калды. Мәктәптә гел «биш»кә укыган, үз гомерендә бер генә тапкыр да шпаргалка кулланмаган кыз, аңына килеп, нәрсәдер төшенерлек хәлгә килгәндә, коридор уртасында берьялгызы басып тора иде инде. 

 Аның бөтен хыяллары, бөтен өмет-шатлыклары –  барысы бергә әнә шул зур  калын ишекнең теге ягында адашып  калган иде. Теге ягында бит! Калын ишекнең теге ягында! Зифа хәтта елый да алмады. Еласа да, ялынса-ялварса да, аны ишетерлек, аны аңларлык берәү дә юк иде бу дөньяда. Кызны имтиханнан кудылар! Ниндидер миһербансыз адәмнәр аны нахакка рәнҗетте! Рәнҗетте генә дә түгел, алар бер гөнаһсыз кыз баланың бәгырен үтерде! 

Медицина институтына үтү теләге күпләрне төрле-төрле харәмләшүгә илтүен, алымнарның да төрлесен куллануларын  самими авыл кызы ишетеп кенә белә иде шул. Белүен белде, әмма аларның берсе дә үзенә  кагылмас күк тоелды. Күрде бит югыйсә, күрде! Сарман кызының кулында  формулалар язылган кәгазе бар иде! Шпаргалка! Кем уйлаган әнә шул кәгазь Зифаның башына җитәр дип! 

Әле имтихан алдыннан гына танышты алар. 

– Син дә медалистмы? – дип сырышты Сарман кызы Зифага. – Минем дә – алтын медаль! Беренче имтиханны «биш»кә тапшырсак, үзебезне студент дип санарга була! 

Шул ун-унбиш минутлык аралашу да җитеп ашты: Сарман кызы Зифаның иң якын дустына әйләнде дә куйды ул чакта. Имтиханда урыннары да янәшә туры килде, кызый Зифа артындагы өстәлгә урнашты. Беренче дулкынланулар басылып, биремнәрне чишәргә генә тотынган иде, Сарман кызы аңа пышылдады: 

– Зифа... Зифа дим... 

Зифа ишетте, әмма аңа таба борылмады. Имтихан алдыннан бик нык кисәттеләр лә! 

– Зифа! 

Кызый җилкәгә ручка белән төртте. Зифа анда да артка карамады, бөтен игътибарын  мәсьәләгә юнәлтеп, партага иелә төште. Биремнәр әллә ни читен түгел – ашыга-ашыга сан артыннан сан тезде ул. Әнә шулай шатлана-каушый имтихан эшенә чумган бер мәлдә кемнеңдер тавышын ишетте. Эндәшүче шундый якында иде, хәтта кызның колагына аның сулышы да орынып үтте сыман. 

– Что там у вас под столом? 

Усал, коры тавышка дерт итеп башын күтәрде кыз. Укытучыларның иң-иң кырысы үз янына килеп басуын Зифа сизми дә калган икән бит. Күзләре белән аны бораулап,  нәрсәдер таләп итүе түгелме? 

– Повторяю! Что там у вас под столом? 

 Зифа башта берни аңламыйча  аптырабрак калды. Тегесе соравын тагын кабатлагач кына,  парта астында яткан кәгазьне күреп, шуңа үрелде... Формулалар язылган кәгазь икән... Теге кәгазь! Сарман кызыныкы! Зифа утырган өстәл астында! 

Биш минут та үтмәгәндер, Зифа инде ишекнең теге ягында басып тора иде... 

Бераздан аңына килде кебек. Калтыранган куллары белән йөзен чытырдатып каплады да үксеп елап җибәрде. Бик озак елады ул. Аны имтиханнан кудылар...  Бер гаепсезгә бит, бер гаепсезгә... Ничә еллар хыялланган уку йортына ул хәзер керә алмыймы? Зифа, калтыравын басарга теләп, йодрыкларын йомарлады. Нишләргә? Кая барырга? Каян ярдәм көтәргә? Юк бит, юк андый кеше... Кызый тагын үкседе... 

Шунда кемдер аңа пышылдады сыман: «Үзеңнең кичерешләрең... үзеңнең халәтең ( психик халәтең!) белән идарә итә белсәң генә... яхшы врач була аласың!» 

Кайда, кайчан ишетте ул бу сүзләрне? 

 «Үз кичерешләрең белән идарә итү»...  Әйе, нәкъ шулай! Үз кичерешләрең белән идарә итү! Кем? Кайчан сөйләде бу хакта? Кызның ике чигәсе берөзлексез тукылдады: кем, кайчан, кем, кайчан... Кинәт күз алдында ак халатлы ханым пәйда булды... Миңзифа апасы! Миңзифа Гаязовна! Менә ул таләпчән кырыс карашын Зифага төби... «Үзеңнең кичерешләрең, үзеңнең халәтең белән идарә итә белсәң генә, яхшы врач була аласың!» 

Табибә ханым мәктәпкә очрашуга килгән иде ул чак. Шунда аны Зифа сорау биреп аптыратып бетерде. Әнә ул – Актанышта гына түгел, ә тирә-юньдә даны таралган табибә Миңзифа Гаязовна! Үзе – кырыс, таләпчәнгә охшаган,  үзе – бераз гына шаян да кебек... Фикерләре – төпле, җаваплары – төгәл, ачык... Ул – авылда берәү генә! Авылда гынамы соң? 

– Минем дә врач буласым килә... Сезнең кебек! 

Күңелдән генә әйткән иде кебек ул сүзләрне. Эчтән генә... Башкалар да ишеткән икән. Әнә арткы партада  кемдер пырхылдап көлеп җибәрде... 

Хатирәләр... Хатирәләр... 

Зифа, тәрәзә төбенә сөялеп, күзләрен йомды да тынып калды. Димәк, ул тынычланырга тиеш! 

 «Мин тыныч... Мин тыныч...» 

Бераздан сулышы иркенәеп китте, теге калтырау та басыла төште кебек. 

«Хәзер нишләргә тиеш? Авылга кайтыргамы? Юк! Хыялыма таба беренче адымны мин барыбер ясарга тиеш. Менә хәзер үк! Казанда бит әле медицина училищесы да бар! Медучилище!» Бер генә секунд уйланып торды да, уктай аскы катка атылды һәм, документларын алып, медицина училищесына йөгерде. 

   Нахакка рәнҗетеп, имтиханнан куган кырыс укытучы да, дөреслек ачылудан куркып бөрешкән Сарман кызы да аның врач булу теләген җиңә алмады. Берәү дә  җиңә алмады! Училищега кызны биш куллап кабул иттеләр. Имтихан да биреп торасы булмады хәтта. Алтын медаль иясе лә ул! Хыялына булган беренче баскычны Зифа шушы училищеда үтте. Укытучысы Тәслимә Шамилевнаның шундый сүзе бар иде: «Башта медучилище тәмамлап, аннан соң институтта укучылар чып-чын табип булып җитешәләр», – дип кабатларга ярата  иде ул. 

Өч ел да узмады, Зифа медучилищены кызыл дипломга тәмамлап тә чыкты. Диплом белән бергә институтка юллама да тоттырдылар. Ул барыбер керәчәк медицина институтына! Менә дигән хирург булачак әле! Ул шулай уйлады, шулай булыр дип өметләнде. 

    Ә тормыш барысын да үзенчә хәл итеп куйды. Керү имтиханнарына кадәр шактый вакыт бар дип, Зифаны бер авылга вакытлыча эшкә җибәрделәр. Кыз шатланып риза булды. Авыл ерак түгел, Казан артында гына.  Кышкы пәлтәсе бик таушалган, итеге дә «ашарга сорарга» җыенып торган мәл. Кемнең генә матур пәлтә киеп, үкчәләрен шакылдатып йөрисе килмәсен. Имтиханга кадәр шуларны булдыру иде уе... Итекле дә, җылы тунлы да булды, тик укырга гына китә алмыйча калды... Әллә ничек кенә килеп чыкты шунда... 

Эшкә килгән авылында Хәйдәр белән танышты ул. Колхозда шофер булып эшләп йөргән бу егет Зифага беренче күрүдә ук ошады. Гөнаһсыз озатышып йөрүләрнең ахыры туй белән тәмамланыр дигән уй Зифаның башына да кереп карамаган иде.  Язмыш әнә шулай барысын да үзгәртеп, бутап бетерде... 

Язмыш? Нигә язмышны гаепләргә әле? 

...Институтлар бетереп, хирург була алмады шул. Монда Хәйдәрнең дә бер гаебе юк. Әллә кайчан аерылган ире исенә төшеп, Зифа моңсу гына елмаеп куйды. Шулай булды шул... 

    – Бөтен хыяллар да тормышка аша торган булса, яшәүләре әллә ни кызык та булмас иде! Әнә аның кызы – Зиләсе хәзер медицина университетында укып йөри, ул хыялланган уку йортында. Икенче курс студенты! Әнисенең хыялларын, бәлки, Зилә тормышка ашырыр? 

Үз-үзен шулай тынычландырып, шәфкать туташының бетмәс-төкәнмәс вазыйфаларына тотынды ул... 

                                     

* * * 

...Шышш -шышш... Шышш-шышш... 

... – Дилбәр! Барып чыкты бит! Булды, матурым! Барысы да тәртиптә! 

Дамир шундый шат, шундый бәхетле. Кочаклап алуы булды, мине зыр-зыр әйләндерә дә башлады. 

– Эш мәсьәләсендә – барысы да «О кей!» Ике көннән  Себергә очам! 

Мин куырылып киләм. 

– Себергә -ә-ә-ә? 

– Себергә! 

– Ничек инде – Себергә? Син бит Казаннан эш табам дигән идең? 

– Дигән идем дә... Аз түлиләр бит. Егерме мең дә юк... 

– Ә мин? Ә без? 

Күзләремә мөлдерәмә яшь тулганын тоям... Кычкырып елап җибәрмәс өчен иренемне тешлим... 

– Йә инде, Дилбәр! Бер-ике айга гына бит ул... 

Дамир мине кочагына кыса. Аңа сыена төшәм,  аның йөрәк тибешен  дә тоям кебек. Әнә ничек ашкынып тибә ул: 

«Дөп-дөп... Дөп-дөп... Дөп-дөп...» 

Шундук тынычланып та китәм... 

Дамир мине юатырга тырыша: 

– Аена кимендә алтмыш-җитмеш мең түлиләр , ди... 

– Ә түләмәсәләр? Алдасалар? Дөньясы нинди бит... 

– Түлиләр! Менә күреп торырсың! Бригадирлары – минем таныш егет...  Ышанычлы кеше... 

Күз яшьләрем тагын килеп тыгыла. 

– Ә безне тулай торактан кусалар? Мин кая барырмын? Бала белән... Заочныйга күчкәннәрне монда тотмыйлар бит. 

– Эх, син! Ничек шуны аңламыйсың? Сезне монда ташлап китәмме инде! Яңа фатир таптым бит. Иртәгә шунда күченәбез! 

Бу кадәр яңалыктан башым шаулый башлый. 

«Бала белән? Берүзем? Ниндидер чит фатирда?» 

Дамир, хәлемне аңлап, мине тагын да ныграк кыса: 

– Борчылырлык берни юк! Бер айга шул бригадир егет фатирында каласыз! Менә дигән квартира! Бәби коендырырга ваннасы да бар! Балконы... Мин кайткач, синекеләр янына Самарага китәбез. Күчтәнәчләр төяп! Кияү бүләкләре алып! Мин нәрсә – бүтәннәрдән кимме әллә?Детдом баласы дигәч тә... Әбигә – Оренбур шәле! Ә кайнешкә... Анысын карарбыз әле! Җәен син шунда буласың, ә мин эш, фатир мәсьәләсен хәл итәм. 

Шниемне искә төшереп, сулкылдап куям. Гомер бакый сәламәтлеккә туймады шул. Тол хатынга ялгызы ике бала үстерү җиңел түгел лә. Туйдан бирле күрешкән юк үзе белән. Башта – сессия дип... Аннан заочныйга күчәм дип йөгердем, күпме имтихан бирелде.  Ул арада Диләне дә алып кайттык... 

Диләне уйлавым була, бөтен тәнемне рәхәт чымырдатып, күкрәгемә сөт төшүен тоям. Җиңелчә калтырап куям... Яраткан кешемә ныграк сыенам... 

-Кызым... Кызым... 

(дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/gomer-ozyn-ul2)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар