Хатын да кайтты, дөнья да бетте.
Никкәйләремә дип кенә авылга җибәрдем соң шуны, ә? Айлык ялын шәһәрдә генә үткәргән булса, башым белән табышмак сөрмәгән булыр идем бит.
Һе! Кайтып кергәч, әйбәт кенә сөйләшеп утырган булды бит әле. Савыт-саба юганда да, өстәл-шкафларны сөрткәндә дә йөрәккә тигәнәк кадамады сыман. Кер юуу машинасын көйләп, урын-җир җәймәләрен, мендәр тышларын актаргалый башлаган иде, шыр кычкырып җибәрмәсенме:
— Ах, син, мир үгезе! Мин киткәнне генә көтеп яткансың, кәнтәй еланы!
Аяз көнне яшен суккандай итте бит, әй. Нәрсәгә коерыгы пеште моның, дип, ваннага чәчрәп керүем булды, борыныма мендәр тышын китереп тә терәде.
— Йә, нәрсә бу, әйт!
— Мендәр тышы,— мин әйтәм.
— Юрган түгел икәнен үзем дә беләм, зинахур тәре. Җәле, күзеңне ачыбрак кара. Болары нәрсә моның?
Карасам, мендәр тышына өч-дүрт чәч бөртеге ияргән.
— Нәрсә терәлеп каттың? Ни икәнен белмәгәнгә салышмакчы буласыңмы?!
— Ат кылыдыр,— мин әйтәм.— Шуңа охшаган...
Сүземне дә әйтеп бетерә алмадым, ахры, хатыным, хәле китеп, идәнгә чүгәләде. Әллә көлә, әллә елый — һич кенә дә аңламыйм.
— Дүрт аяклы бия сыйган димәкче буласың инде лифтка?! Тугызынчы катка печән эзләп менгәндер, алайса!
Тәки кайгыга салды бит хатын бу гөнаһсыз бәндәгезне. Дөньядагы барлык бичәләр шикелле пыр тузып чемодан тутыра башлады, кием шкафына кереп китәрдәй булып, чүпрәк-чапракны сортларга аерырга кереште. Хатын-кыз әүвәл эшли, ни кылганы турында соңыннан уйлый, дип әйтүләре хактыр, күрәмсең — барыр җире юклыгы исенә төшкәч, эшләпәмне башыма чәпәп, кулыма плащны тоттырды.
— Синең гөнаһың өчен мин җәфа чигәргә тиеш түгел. Үз юлыңны үзең кара!
Билгеле, ул да чыгып китмәде, мин дә тупсаны атламадым. Ләкин урыннар аерым җәелде...
Үзем ятам, үзем баш ватам. Кайдан килеп керүе бар соң мондый галәмәтнең безнең фатирга? Үземнекедер, дип, авыз ачар идең дә хатынга, тагын дөньяны туздырачак. Ник дисәң, пеләш башымда калган чәчләрнең бөтенесен йолкып бергә ялгасаң да мендәр тышына ябышканнарның берсе буе да булмаячак.
Туктале, кемнәр керде соң өйгә хатын киткәч? Әһә, бер кичне Миңнегөл әби керде. Ләкин ул ишек төбеннән дә үтмәде, ике баш суган биргәч, чыгып китте. Йөз граммың юкмы, дип Әхмәдиша керде тагын. Ул да кухняда гына кайнашты. Тәк-тәк... Марс Хәмәтдинович, ягъни пединститутның кафедра мөдире килде бит әле беркөнне. Ниндидер косинуслар, котангенсларның дөньякүләм әһәмияте турында сөйләп утырды. Аның да шомлыгы түгел бу — чәч мәсьәләсендә миннән дә фәкыйрьрәк кафедра мөдире. Тукта, тукта!.. Күрше кибеттә эшләүче Фирдәүсә, ягъни хатынның ахирәте килде түгелме соң? Әйе, әйе, хатынның китү-китмәве белән кызыксынды. Бик хәтәр бизәнгән булуы да истә калды. Аның да ире өйдә юк икән, шуңа күрә бик моңаеп йөри, имеш...
Сизеп торам, кайбер ирләр күз кысып, бармак яный хәзер. Гөнаһлы булмагыз, мыекташлар, өйләнгәннән соң чит хатыннарның кулын да тотып караганым юк. Кая монда читләрнең җаен табу, әле унбиш ел торып, үз бичәмнең дә көенә төшеп булмый. Дөрес, кайбер ирләр сөйләшкәлиләр: хатыннары сизмәгәндә тегене үпкәннәр, моны кочканнар, янәсе. Мин үзем оялчан кеше, җәмәгать. Ничек инде башкаларның теп-тере хатыннарын кочакламак, үпмәк кирәк? Соңыннан ни йөзең белән күренмәк кирәк аның күзенә!
...Бер-ике адымда гына, мыш-мыш борын тартып, хатын ята. Түзмим, аптыраудан гаҗиз булып, сорап куям:
— Карале, хатын,— дим тегеңә. — Үз чәчең түгел микән соң алар?
Орчык шикелле пыр тузып әйләнә дә караватында, авызымны ябып та куя:
— Кайчан күргәнең бар, оятсыз, минем башта ут шикелле кызыл чәч? Нәселебездә булмаганны таптырып ятма. Әллә нинди ыржыйлар белән буталасың да...
Шулай диюе булды тегенең, утлы табага салынган тере балык шикелле урынымнан сикереп торуым булды. Сикереп тә тордым, өстемә ни эләкте — шуны элеп, чыгып та йөгердем. Дөррес! Шул мәлгуннең чәчләре бу. «Ачкычны әллә кая куйганмын, өйгә керә алмадым», дип килгән иде, хәерсез. Әле генә үзем яткан караватка урын җәеп биргән идем. Төн уртасы дип тә тормыйм, хәзер җитәкләп алып кайтам Рыжый кушаматлы хәчтрүшне хатыным каршына. Чәчен дә, нинди карачкы булуын да күрсен әле Нәфисәм. Гыйбрәт алсын бер!
Бер сәгать үтте микән, рок-группа барабанчысы Люкс , Шәмсетдиновны ияртеп кайттым. Кайтып кергән хутка кычкырып та җибәрдем.
— Хатын, тор әле, тор, таптым мин теге гөнаһ шомлыгын!
Нәфисә торды, безнең янга — кухняга чыкты, Люксның аркасына ук төшеп торучы җирән чәчләренә текәлде, ниһаять, май кояшы сыман елмаеп җибәрде. Үзе көлә, үзе, Люксның пумаласын бармаклары белән аралый-аралый, сыйпый-сыйпый, сөйләнә:
— Мондый дустың барын белмәдем шул, Сабиркаем, белмәдем. Нахакка рәнҗеттем үзеңне, гафу ит, җаным. Күңелемдә һич кенә дә шик калмады хәзер, шушы башныкы иде теге чәчләр, шушыныкы...
Люксны күр тагын, бәладән котылуыма ул да сөенә, сабакы — Нәфисәм башыннан сыйпаганда күндәм генә елмаеп, сакал-мыегын сәлперәйтеп утыра. Алдына куйган рюмка белән чәйне дә онытып җибәрде хәтта.
Сер итеп кенә әйтәм, талашып дуслашсаң, хатының зөфаф кичендәгедән дә назлырак тоела икән ул, егетләр.
Шул ук төндә татулаштык асылкошым белән, яңадан гөрләшеп яши башладык. Теге хәлдән соң инде ике ел үтте менә, арабызда шылт иткән тавыш та юк.
Ә теге кызыл чәчләр һаман да әле моннан, әле тегеннән килеп чыккалый, каһәр. Үзләреннән-үзләре үрчи торган нәрсәләр, ахры. Хатыным күрмәсен, яңадан сафура бураны кубармасын, ди-ди, табылганын берсен унитазга салып агызам. Бер гөрәнкә булгандыр инде, ачуым да килмәгәе!..
фото:
https://pixabay.com/
Комментарий юк