Ике минут элек яңгыраган телефон шалтыравыннан өстәл артындагы урындыкка барып утырды Фәния. Трубканың теге ягында эндәшкән кешенең тавышын ишеткәч, таш белән бастырылган кебек хис итте үзен. Башын өстәлгә салып чарасызлыктан үкерәсе килә башлады. Каян эзләп тапкан да, нәрсәләремә диеп нәкъ менә хәзер шалтыратты соң ул кабәхәт?
Ике минут элек яңгыраган телефон шалтыравыннан өстәл артындагы урындыкка барып утырды Фәния. Трубканың теге ягында эндәшкән кешенең тавышын ишеткәч, таш белән бастырылган кебек хис итте үзен. Башын өстәлгә салып чарасызлыктан үкерәсе килә башлады. Каян эзләп тапкан да, нәрсәләремә диеп нәкъ менә хәзер шалтыратты соң ул кабахәт?
Фәния өчен кабахәт булса да, улының үз атасы иде шул Марат...
...Авылда ятимлекнең ни икәнен белеп, әнисе белән генә үскән Фәния гел шәһәр тормышы турында хыялланды. Нишләптер, шунда китсә, авылда күргән авырлыклары онытылыр кебек. Әйе, шәһәр – шәһәр шул инде. Анда нәрсә эшләргә теләсәң дә, мөмкинлекләр буа буарлык. Телисең икән бер эш сайлыйсың, ошамый икән – икенчесенә алыштырасың. Теләге булган кеше эшсез калмый. Эшең булса, баеп китәргә дә озак түгел. Әнә шул баеп китү теләге шулкадәр көчле иде Фәниянең! Кышын урам башындагы колонкадан флягаларга тутырып чана белән су ташыганда да, тибә торган сыерларын, станга кертеп бәйләп, сыер сауганда да, җәен бәрәңге бакчасыннан корт җыйганда да, төнлә әнисе белән колхоз басуыннан җәймәгә салып яшел печән урлаганда да шәһәргә китеп ничек яхшы яшәячәген күз алдында тотып, барысына да түзде. Фәнияне эш белән куркыта алмассың! Читтән торып укырга, ике эштә эшләргә әзерли иде инде ул үзен. Кызыл төстә текә машина ала да, төрле җиләк-җимеш тутырган олы гына пакетлар күтәреп әнисе янына кайта, машина ишегенә аягы белән генә төртә – тегесе шалт итеп ябыла. Күрше апаларының авызы ачык кала... Әнә шундый детальләренә кадәр булачак рәхәт тормышын күз алдына китереп яшәде кыз.
11 нче сыйныфны тәмамлауга еллар буе төзегән планын тормышка ашырырга тотынды. Иң беренче эш итеп бер шәһәр әбисенә фатирга керде. Зөлхәбирә апа инвалид улы белән ялгызы яши иде. Улы Наил абый инсульттан соң йөри алмый, урын өстендә ята. Фатирларының бер бүлмәсен кызга бирделәр. Фәниянең килүе фатирга яңа төсмер кертте, тәртипле авыл кызына Зөлхәбирә апа да бик риза иде. Кайтырына ашарга да пешереп куя. Ә кыз кирәк вакытта Наил абыйны карарга булыша. Университетның читтән торып уку бүлегенә документларын тапшырды. Әтисез үскән кызга бюджет урынга керү кыен булмады. Эшкә урнашу исә Фәниягә алай җиңел бирелмәде. Кулында дипломы булмагач, үзе теләгән җиргә алмадылар, вакансия булган эшкә үзенең барасы килмәде. Ә амбицияләре зур иде. Анда да Зөлхәбирә апасы ярдәм итте. Наил абыйның дустының улы депутат ярдәмчесе икән. Документлар белән эшләргә ышанычлы кыз эзлиләр дип ишеткән дә, шундук Фәниягә әйтте. Таләпләрнең барысына да туры килеп бетмәсә дә, өйрәнергә әзер иде кыз. Әнә шул теләге булу, үткенлеге хәл иткәндер дә инде. Әңгәмәне яхшы гына үтеп чыкканнан соң депутатның бернче ярдәмчесе Фәниягә шалтыратып эшкә чакырды.
Фәния бөтенләй башка мохиткә кереп китте. Бөтенесе костюм-чалбардан бик матур киенеп йөриләр. Фәния дә әнисенең «Бик кирәк булган бер җиреңә тотарсың» дип җибәргән бераз гына акчасына өс-башын яңартты.
Коллективта бар да яшьләр. Бер-берсенә ярдәм итеп эшлиләр. Фәния дә тиз ияләште. Тырыш кешене бөтен җирдә хөрмәт итәләр. Барысыннан да алдан килә, иң соңыннан кайтып китә торган булды. Кичләрен кайбер көнне коллегалар берәр кафега барып кичке аш ашыйлар. Фәния генә иярмәде. Зөлхәбирә апа нык торды – теләсә кая йөрмә, дип, беркая барырга да рөхсәт бирмәде. Фатир хуҗасының сүзеннән чыгарга курыкты Фәния. Тәртипле булганы өчен бәяне дә күтәрми бит, гел шул элеккечә түләтә. Ләкин язмышы барыбер сагалап йөреп, шул эшендә эзләп тапты Фәнияне...
...Марат 11 ел буе бер хәбәр дә бирмәде бит. Моның өчен шөкер итеп кенә торды инде Фәния. Гаиләсе түгәрәк. Улы Илсур үзенең үги әти белән үскәнен белеп яшәде. Ләкин балалыгы белән микән, үз әтисе турында кызыксынганы булмады. Малай үскән саен бу сорауның берәр кайчан яңгырыйсын белә иде Фәния. Шул көнне мөмкин кадәр кичектеребрәк торасы килгән иде дә, Марат аларны үзе эзләп тапкан. Улымны күрәсем килә, дигән була хәзер әнә. Авырыйм, башка балам була алмый, дип кызгандырырга тырышты. Ләкин Фәниянең күңелен кузгатырлык бер генә сүз дә яңгырамады. Белмим, моның өчен сүз табу мөмкин дә түгелдер. Барыбер гафу итмәячәк.
...Кәгазь эшләре белән йөрергә, тегендә-монда барырга, очрашулар оештырырга һәрвакыт шофер белән машина әзер иде Фәниягә. Марат яңа кызны күзеннән югалтмады. Машинада йөрүдән кала, алар утырган кабинетка кереп хәл-әхвәл сорашып йөрде, гел Фәниянең күз уңаенда булды. Үзе авыл егете булса да, Марат бер дә шәһәрлеләрдән ким түгел. Матур киенә, үзен бик итагатьле, тәртипле тота, ягымлы итеп сөйләшә. Үз-үзенә ышанучан егеткә күз төшмәслек түгел. Авылда эштән башканы күрмәгән Фәния өчен егетнең игътибары бик ошый иде. Бер көнне эштән соң Марат Фәнияне өенә кайтарып куярга тәкъдим итте. Ул көнне эштә озагракка тоткарланырга туры килгән иде, Фәния риза булды. Әнә шул «бер тапкыр» көндәлек традициягә әйләнде.
Зөлхәбирә апа Фәниядәге үзгәрешләрне сизми калмады – кыз гашыйк булган. Беркатлы авыл кызының язмышы өчен ул үзен җаваплы санады. Марат белән таныштыруын сораган иде дә, Фәния: «Берәр җае булыр әле», – дип, гел кичектерә килде. Күрсә, бер караштан нинди егет икәнен билгели алыр иде дә, ләкин бер елга якын вакыт узса да, Зөлхәбирә апа егет белән таныша алмый калды...
Бер көнне иртәнге аш вакытында Фәния кисәк урыныннан торып, авызын каплап юыну бүлмәсенә йөгерде.
– Авырыйм бугай мин, Зөлхәбирә апа, бер рәтем юк, күңел болгана да тора. Кичәдән бирле шулай инде. Больничный алмыйча булмас, – дип, тәлинкәсен этеп куйды да, әз-әзләп кенә сөтле чәй эчә башлады. Зөлхәбирә апа кызның каршысына барып утырды.
– Син үзеңнең авырлы икәнеңне беләсеңме соң, балам? – дип сорады. Фәния сүзсез калды.
– Юк инде, Зөлхәбирә апа, бу мөмкин түгел.
– Тагын бер уйлап кара әле, шулай ук мөмкин түгелме, әллә белмисең генәме? – дип сорады Зөлхәбирә апа.
Тиз генә киенде дә, түләүле УЗИга йөгерде Фәния. Ике сәгатьтән елаудан шешенеп беткән кыз фатир хуҗасы янына кайтып егылды. Кулындагы УЗИ нәтиҗәсендә «Яралгы зурлыгы срокка туры килә, 12 атна, 2 көн» дип язып куелган иде. Фәния шунда ук баладан котылырга теләсә дә, инде соңга калганын аңлаттылар. Бу яңалык Фәниянең тормышын астын өскә китерде. Шушындый язмыш турында хыялландымы соң ул? Хәзер эштә яңа баскычка күтәрелергә торганда гына шулай бөтен тырышлыгын сызып ташларгамы? Ә бай, җиткән тормыш? Кулында бала белән нишли ала ул хәзер?
Кинәт Фәния Маратны исенә төшерде. Туктале, нишләп елап утыра соң ул? Үзе генә түгел бит Фәния! Бу туачак баланың әтисе дә бар бит! Марат бу хакта белергә тиеш! Инде күптән бергә яшәргә чакыра бит Фәнияне. Тиз генә телефонын алып Маратның номерын җыйды.
– Әйе, матурым! – трубканың теге башында ягымлы тавыш яңгырады.
(дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/gadellek-avazy-dvamy)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк